06.09.2014 - Әдәбият

Каләменең очларында кылыч көче бар

Рафига Усманова иҗатына бер караш.

аҗәеп чорда яшибез. Шигърияткә күпләп киләләр, китаплар еш чыга. Алар арасында ефәк кебек шуып, хәтердән җуелганнары һәм бер шигыре белән күңелгә кереп калып, тетрәндергәннәре, уйландырганнары була. Бу яктан Рафига Усманова — бәхетле шагыйрә. Матбугатта еш күренми, чыкты исә, аның шигырьләре күңелдән китми, дигәндәй. Китаплары да тыштан тыйнак, эчтән тирән һәм бай аның. Бу юлы “Китап” нәшриятында 2009 елда ук дөнья күргән “Мәйдан сорый йөрәгем” җыентыгына таянып фикер йөртәм. Туган туфракка, милләткә булган ихлас мәхәббәт, әнә шул мәхәббәттән бөреләнгән гаделлек, хаклык, кешелеклелек өчен көрәш хисе заман ша-гыйрәсенең ныклы гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлеге, гуманизмы турында фикер йөртергә нигез бирә. Ни генә дисәк тә, хатын-кыз поэзиясе мәхәббәт, табигать, гаилә тәртәләреннән сирәк сикереп чыга. Ә менә Рафига Усманованың бүгенге заманны энә күзеннән үткәргән шигырьләрендә чын егетлек тәвәккәллеге күрергә була. Җитдилеге, уйчанлыгы белән бүгенге башкорт шигъриятенең ана бөркете Факиһа Тугызбаева сафына баса ул. Бу икәү җәмгыятьтәге башкалар шәйләп тә, башына сыйдырмаган чынбарлыкның шагыйранә асылын ача. Патриот-шагыйрә, үткен сәясәтче, хикмәтле акыл иясе, тирән фәлсәфәче рәвешендә күз алдына килә лирик герой. Һәм бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясе үсеше хакында уйланырга җирлек туа.

Мин дә очсыз дәрәҗәләр,
Мәртәбәләр яуламам.
Әллә кемнәр була алмам,

Мин үзем булып калам, (“Туган җирем — туар җырым”) дип чәчрәп чыга лирик герой үз укучысы алдына.
Китапта шәхес концепциясе көчле дулкын булып килә. Бу дулкын шигырьдән шигырьгә куәтләнә, торган саен көчәя бара. Менә “Мең-мең шөкер” шигырендә безнең алда үз кыйбласын табуның авырлыгын сынаган, өзелгәндә ялгануның, бәгырь ярасы сызлаганда исән калуның тәмен татыган, көнчеләргә түгел, көчлеләргә иш була алган, мең газаплар аша үзен җырчы иткән мәрхәмәтле язмышына мең рәхмәт укучы шәхес пәйда була.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»