30.08.2014 - Әдәбият

Хезмәттә булу — үзе бәхет

Солдат шинелен салып та тормастан район гәзитенә эшкә урнашып, икенче җәйне Башкортстан дәүләт универси-тетының татар бүлегенә читтән торып укырга кердем. Безгә бик күп фәннәрдән бихисап укытучылар белем бирә башлады. Үзебезнең татарлардан илле яшь-ләрдәге, чәчләре иртә чалланган ике абый күңелгә ничектер аеруча якын иде. Икесенең дә райондашым Галимҗан Ибраһимов турында фәнни хезмәтләр язуы да минем аларга хөрмәтемне арттыргандыр. Ул елларда берсе — бөек әдипнең тел-сурәтләү чараларын, икенчесе матбугат эшчәнлеген тикшерә иде. Өстәвенә, Үзбәк абыйның миңа автограф язып биргән “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән китабы да кулымда иде.

Бераздан мин “Кызыл таң”га эшкә килгәч, бу ике укытучым белән күңелләр тагын да якынайды. Аларның да кайчандыр бу гәзитнең мәртәбәле журналистлары булганлыгын белә идем инде. Алар миңа каләмдәш энекәшләре итеп карый, редакциядә эшләүчеләр турында сорашкалап тора иде.
Суфиян шәмсетдин улы Поварисов белән матбугат, әдәбият, фән дөньясында инде хәзер 42 ел бергә кайнашабыз. Аның шул яшендә дә искиткеч иҗади егәрлеге, үз алдына югары максатлар куеп, аларны эзмә-эзлекле тормышка ашыруы белән таң калдыра. Бу яклап ул Гиннессның рекордлар китабына керерлектер. Тау-тау фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр иҗат итеп, ил һәм ике республика күләмендә югары исемнәргә лаек булган бу шәхес кечелекле дә, үтә гади дә, кайчак хәтта беркатлылыкка да бирелеп китә.
Иманлы гаиләдә туып, кечкенәдән авырлыклар күреп үскән кешеләр генә шундый гүзәл сыйфатларга ия була аладыр.
Хәзерге Илеш районының Тыпый авылында 1924 елның 29 августында туган ул. Бер елдан әтисе Шәмсетдин вафат булганда алты баланың иң өлкәне Мирхаҗиян 12нче яшь белән генә бара. Әсмабикә абыстай утызынчы елларда коточкыч репрессияләргә эләгә, алты баласы белән урамга чыгарып ыргытыла. Миһербанлы бәндәләр аларны өйләрендә чиратлап яшәтергә була.
Малай башлангыч сыйныфларда бик яхшы укый, стена гәзитендә шигырьләре, әкиятләре, мәкаләләре күренгәләп тора. Әмма дүртенчедән соң укуын ташлап, үз тамагын үзе туйдыра башларга мәҗбүр була. Чабаталарны ныклы да, матур да итеп үрә. Тирә-якта “Суфиян чабатасы” дигән төшенчә телгә керә.
Шулай да бер елдан Тыпыйда җидееллык мәктәп ачылгач, укуын дәвам итә, соңрак җиң сызганып колхозда эшли, читкә чыгып китә — Салехард якларында кырыгар градус салкында шпал сала.
1942 елның августында, 18 яше тулып килгәндә, үзе теләп фронтка китә. Алкино лагеренда полк мәктәбен тәмамлагач, Югары Ставка карамагындагы аерым миномет полкының беренче расчетына командир итеп җибәрәләр. Украина, Польша, Румыния, Венгрия,Чехословакия, Германия җирләрен фашизм коллыгыннан азат итүдә катнаша. Ике тапкыр контузия ала. Күп шәһәрләрне алганда, елгаларны кичкәндә, дошманның ут позиция­ләрен пыран-заран китергәндә каһарманлык­лары өчен икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, өченче дәрәҗә Дан орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. Югары Башкомандую­щий­ның 21 Рәхмәтенә лаек була. Днепрны кичкән­дәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, әмма ниндидер аңлашылмаучылык аркасында бу исем бирелмичә кала.
Шундый ук чын каһарманлыкны Суфиян Шәмсетдин улы тыныч тормышта — фәндә һәм әдәбиятта да күрсәтә. Фронтта ул бик мәргән ата, аны хәтта “минометчы снайпер” дип йөртәләр. Сугыш бетеп, Венгриядә торганда минометтан ату ярышында беренче урын ала. Бер хәрби хәбәрче килеп, төз ату серләре турында энәсеннән җебенә кадәр сораша-сораша яза да моңардан кул куйдыра. Гәзиттә күләмле генә мәкалә килеп чыга.
1947 елда демобилизацияләнгәч, Үзбәкстанның Наманган өлкәсе Уйча урта мәктәбендә хәрби әзерлек дәресләре алып барганда мондый хәл тагын кабатлана: уку елы ахырында тикшерү вакытында мәктәп өлкә буенча беренче урын ала. “Комсомолец Узбе­киста­на” гәзитенә үз тәҗрибәсе турында язуын сорыйлар. Яза. Басылып чыга. Бераздан гәзитнең үз хәбәрчесе сыйфатында да хезмәттәшлек итә башлый. Бер үк вакытта үзлегеннән укып, 1951 елда урта мәктәпне гел “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Монда да гел “бик яхшы”га укый, бер үк вакытта мәкаләләр бастыруны дәвам итә.
1955 елда институтны кызыл дипломга тәмамлагач, Татарстанның Актаныш районы Бурсык авылы урта мәктәбендә директор булып эшли. Каләме астыннан мәкалә, очерк, сурәтләмәләре чыгып кына тора.
Суфиян Поварисов 1958 елда Уфага кайтып, “Кызыл таң” гәзитенә эшкә керә. Аның үзе кебек үк кыю фронтовик, ул вакытта инде бай тәҗрибәле журналист Нәҗип Асанбаев түбәндәгеләрне хәтерләгән иде:
“Салават шәһәрендә үз хәбәрче булып эшләп йөрим. Бервакыт Суфиян Поварисов дигән яңа авторның нефть-химия темасына шактый кызыклы, тирән эчтәлекле, төзек тел белән язылган мәкаләләре басыла башлады. 1959 елның язында ул мине эзләп Салаватка килде. Уфаның нефть эшкәртү, синтетик спирт заводлары турында күп язмалар бастырган да, хәзер Ишембай нефть ятышында эш барышы белән танышып, материаллар җыярга ниятләгән. Һәм без икәүләп иң ерак промыселга китеп бардык. Нефть чыгаручылар арасында куна ятабыз, ашауга, йоклауга ис китми. Суфиян, югалган әйберне табарга кушылган овчарка сыман, берөзлексез эзләнә, йөгерә, сораша, күзәтә, әмма кирәген тапмыйча калмый. Са­лават нефть-химия комбинатында йөргәндә дә ул үзен разведчикларча тотты — хәер, ул бит Курск утлы дугасы каһар­маны булган. Мәгәр “Кызыл таң”га эшкә килгәндә портфелендә “Вәгъдә” дигән бер пәрдәлек пьесасы, бер поэмасы, гәзит-журналларда бастырган байтак шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре булу турында бер авыз сүз әйтмәде. Үзем дә Уфага килгәч, мин аның мактануның ни икәнен дә белмәгән үтә дә тыйнак, сабыр кеше икәнлеген аңладым”.
Башкортстан дәүләт университетының тарих-филология факультетында 1959 елда татар бүлеге ачылгач, Суфиян Шәмсетдин улын да анда укытырга чакыралар. Тәүдә ризалашмый, ректор Шәйхулла Чанбарисов ”Кызыл таң” мөхәррире Гата Алмаевка үзе шалтыратып сөйләшкәч, кафедра мөдире Габделхәй Әхәтов редакциягә кабат-кабат килеп үгетләгәч, инде яратып өлгергән эшеннән сыкрана-сыкрана аерыла. Сүз уңаенда әйткәндә, аның кул арты җиңел була: “Кызыл таң”да бергә эшләгән Бәйнә Сәлимгәрәева, Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов та озакламый университетка күчә.
С. Поварисов 1966 елда “Татар телендә чагыштырулар” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
“Докторлыкка әзерләнә башлагач, — дип хәтерли Суфиян абый, — Галимҗан Ибраһимовның тел диңгезенә чумып, анда аркылыга-буйга йөзә-йөзә төбенә үк төшеп, сүз энҗеләрен ныклап җыярга тотындым. Профессорлар Габделхәй Әхәтов, Җәлил Киекбаев киңәше белән диссертация темасы итеп “Галимҗан Ибраһимовның тел-стиль үзенчәлекләре”н алдым. Шундый ук теманы Казанда да ике галим алганлыгын белгәч, уңайсызланып куйган идем. “Пушкин теле буенча әнә егермеләп докторлык, йөзләп кандидатлык диссертациясе якланган. Ибраһимовның телен өйрәнү сезнең өчегездән соң да киләчәк буыннарга калачак әле, эшлә әйдә”, — диде өлкән хезмәт­тәшләр. Казандагы бер иптәш, нишләптер, эшен дәвам итмәде, ә без икәү бер-беребезне, әлбәттә, кабатламадык, бер-беребезне тулыландырдык кына. Һәм бу бөек талант иясенең гыйльми мирасы киләчәк галимнәренә тикшерү өчен дә калачагына ышандык.
Ул елларда татар теле буенча да диссертацияне... урысча язып яклау тәртибе кертелгән иде. Бакуда Фәннәр академия­сендә 1982 елда әйбәт якладым, беркем дә каршы чыкмады. Ә менә Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе (ВАК) расламады. Аларның да үз тәртибе — һәр ун диссер­тациянең берсен үткәрмәскә икән. Монда инде артыннан йөрмәгәннәрнең эшләре шундый язмышка дучар була. Мин дә нәкъ шундыймын — таныш-белеш юк, артыннан йөрмим, өстәвенә, партиясезмен. Дөрес, бер елдан соң кабат тапшыру рөхсәт ителә. Ләкин мин инде кабат бармадым, чөнки 60 яшькә җитеп килә идем бит инде, Җиңү бәйрәме туры килде. “Нигә соң ул сугышта катнашканлыгын, өстәвенә, “Дан” ордены кавалеры икәнлеген әйтмәгән, бернинди тоткарлык булмас иде”, — дип әйткәннәр азактан”.
Гомумән, Суфиян абый Галимҗан Ибраһимовның тел-стиле турында уннан артык китап чыгара. 1974 елда ун табаклы “Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү” басыла. Тагын дүрт елдан соң Казанда чыккан “Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү” китабының үзәгендә дә Г. Ибраһимов иҗаты куелган. Ә инде 2012 елда Уфаның “Гыйлем” нәшриятында урыс телендә басылган “Галимдҗан Ибрагимов — величайший мастер художественного слова” дигән утыз табаклык китап бөек милләттәшебез эшчәнлеген, иҗади мирасын урыс телле укучыларга тәфсилләп җиткерә. Тулаем алганда, Суфиян Шәмсетдин улы классигыбыз иҗаты буенча 100 табакны тәшкил иткән 80 хезмәт язган. “Өч докторлык өчен материал бар анда”, — дигәннәр ул хезмәтләр белән танышкач. Әйткәндәй, Суфиян абый докторлык диссертациясен кабат язып яклый, исемен дә “Татар әдәби телен үстерүдә Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге” дип үзгәртә.
Г. Ибраһимов буенча тау-тау гыйльми хезмәтләр язган олы талант иясенең бу шәхес турында трилогия иҗат итүе көтелмәгән хәл булып та саналмаска тиештер. Моңа бит ул шундый зур әзерлек белән килә. Бөек әдип туган Солтанморат авылына еш барып йөри, андагы кешеләр белән аралаша. Гаять күләмле эшкә тотынырга төп этәргеч Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов белән сөйләшү була. “Тукай турында, Җәлил турында романнар бар. Галимҗан турында да язарга кирәк. Әллә кемнәргә әйтеп карадым, дәрт итә алмадылар. Син бит аның иҗаты буенча докторлык диссертациясе яздың, әйдә, алын әле шул эшкә”, — ди татар әдәбияты аксакалы.
Менә шулай “бер роман” дип башланган эш Галимҗан Ибраһимов турында “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында” һәм “Оҗмахка бер адым” романнары белән тәмамлана.
Сугыш темасына шактый өлкәнәйгәч иҗат иткән икенче трилогия-эпопеясе — “Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт” һәм “Канлы бәхет” романнары авторны татарда һәм башкортта гына түгел, башка төрки телле халыклар әдәбиятында да танытты.
Суфиян Поварисовның барлык әсәрләре дә документаль нигезгә корылган. Аларның иң беренчесе — “Кызыл таң”га килү белән үк язган “Яратам сине, тормыш!” повесте. Начар кешеләргә ияреп, тайгак юлга баскан һәм ирегеннән мәхрүм ителү алдында торган 19 яшьлек кызның язмышын сурәтли ул. Элекке фронтовик һәм укытучы, ул чактагы журналист буларак, автор аны үзенең җаваплылыгына тәрбиягә, рәсми рәвештә әйткәндә, порукага алган, эшкә урнаштырган була. Кыз әйбәт кенә эшләп китә, тәртибе яхшыра, кияүгә чыга. Поварисов аның хакында “Кызыл таң”да “Тормыш юлында” дигән очерк бастыра. Бер бүлмәдә утырып эшләгән һәм “Ул кайтты” пьесасын язып йөргән Әнгам Атнабаев: “Давай шул очеркыңны пьеса итеп яз!” — дип киңәш тә бирә. Беренче зур күләмле әсәрне Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Гайса Хөсәенов, Ногман Мусин да бик яраталар. Ул 1963 елда — “Агыйдел” журналында, 1965 елда аерым китап булып басыла.
Социалистик Хезмәт Геройлары Тимерхан Нәҗмиевка, Ләйлә Мәрданшинага, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага, Илешнең биш партизанына багышланган повестьлар яза. 18 яшендә үзе теләп фронтка киткән кыз (бер алышта батальоннан бишәү генә исән кала) турындагы “Ышанам сиңа”, төп героинясы 10нчы сыйныфтан соң фермага эшкә барган кыз булган “Сөмбел” повестьлары да документаль нигездәге әсәрләр.
Халык язучысы һәм профессор публицистика белән шөгыльләнүен үзенең озын гомере буена өзлексез дәвам итә. Ул күтәргән җитди проблемалар буенча гәзит битләрендә еллар буе бәхәс-дискуссия бара. Гәзит мәкаләләре китапка әверелеп китә. Һәр китапта ниндидер проблема хәл ителә. Башкорт һәм урыс телләрендә дөнья күргән “Бәхет турында легенда” китабында райондашлары-илешлеләрнең зур хезмәттә яулаган бәхете, “Авыл кем кулында?” китабында исә хәзерге авылның киләчәк язмышы чагылдырыла.
Суфиян Поварисов — драматург та. Аның югарыда телгә алынган, Татарстанда чакта ук язылган “Вәгъдә” пьесасына Габдулла Әхмәтшин, Шакир Насыйров, Әсгать Мир-заһитов уңай бәяләмә бирә, берничә халык театрында тамашачылар аны яратып карый. “Туй күлмәге” дигән тәүге күп пәрдәле пьесасы берьюлы Сибай башкорт дәүләт драма театрында һәм Чиләбе шәһәре халык театрында бара. Башкорт дәүләт академия драма театрында “Кәрлә йолдыз” комедиясе һәм “Авылымның айлы кичләре” драмасы сәхнәләштерелә.
Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре Суфиян Поварисов әле дә университетта студентларга белем бирә, фәнни хезмәтләр яза, әдәби әсәрләр иҗат итә.
“Хезмәттә булу — үзе бәхет”, — ди олуг юбиляр.


Фәрит ФАТКУЛЛИН


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»