26.08.2014 - Әдәбият

Дөнья бит ул гел шатлыктан тормый, авырлыклар һәрчак янәшә...

“Райкомга Гайнаншин чакырта, срочно кереп җитәргә кушты”, дигән хәбәргә аптырап калдым. Мине, район гәзите редакциясе хәбәрчесен, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Шәриф Сәетов чакыртса, аптырамас та идем. Ә Филарет Гайнаншин оештыру бүлеге мөдире бит... Нәрсәгә кирәгем чыкты икән? Шундый уйлар белән арадагы такта койма аша сикереп чыктым да райкомга кереп киттем. Ул вакытта партия райкомы һәм редакция биналарын такта койма гына аерып тора иде.
Оештыру бүлеге мөдире кабинетында Шәриф Сәетовның да утыруын күреп, бераз шикләнеп тә куйдым. Нинди “гөнаһларымны” таптылар икән инде... Болар юкка гына бергәләп утырмаслар.
— Менә нәрсә, — дип сүз башлады Филарет Тимерханович, — беренчедән, койма аша йөрүеңне туктат. (Тәрәзәдән карап торганнар, күрәсең). Икенчедән, җиңел-җилпе йөрү җитәр, сиңа да җитдирәк эшкә тотынырга вакыт. Пропаганда һәм агитация бүлегенә инструктор кирәк. Сине шунда үрләтергә җыенабыз.
Кара син аларны, минем редакциядә үземчә бик тырышып эшләп йөрүем алар өчен җиңел-җилпе булып күренә икән. Хезмәтемне шулай кимсетүләре, бердән, хәтеремне калдырды, икенчедән, ачуымны чыгарды.
— Нәрсә, РДКда урындык ташып йөрергә кеше кирәкмени? — дип әйткәнемне үзем дә сизми калдым. РДК дигәне районның мәдәният йорты була. Райком инструкторлары анда нинди дә булса чара үткәрелгәндә һәрвакыт президиумга урындык ташып хыялый була торганнар иде.
— Тукта, кызма әле, — дип сүзгә Шәриф Сәетович кушылды. — Урындыкны үзең ташыйсыңмы, әллә кемгә тиеш, шулардан ташытасыңмы, анысы фәкать синнән тора. Үзеңне ничек куясың бит. Син ул ягын булдырырсың, дип ышанабыз. Редакциядәге эшең белән үзеңне уңай яктан күрсәтә алдың. Яңа вазыйфада да безнең ышанычны акларсың. Югыйсә, райкомга яңа гына вуз тәмамлап кайткан яшьләрне алып җыйдык. Синең, әлбәттә, әлегә югары белемең юк, ләкин азмы-күпме тормыш тәҗрибәң бар.
Шәриф Сәетовичның бу сүзләреннән күңелем беркадәр урынына утыргандай булды. Хәер, райкомга каршы бару ул елларда, йомшартыбрак әйткәндә, зур акылсызлык булыр иде, шуңа:
— Эшкә атна башыннан чыгаргамы, әллә иртәгә үкме? — дип сорарга гына кыюлыгым җитте.
— Нинди атна башы да, нинди иртәгә ул? Бар, кайтып төшкелегеңне аша да, сәгать икедә минем кабинетта очрашабыз, — дип, Шәриф Сәетович сөйләшүгә йомгак ясады.

Көтелмәгән очрашу
Төштән соң райком ишеге төбендә Марат Зыятдиновны очратып тагын бер аптырадым.
— Ни эшләп йөрисең монда?
— Бәй, эшлим.
— Ничек инде, эшлисең?
— Инструктор булып, пропаганда һәм агитация, ягъни үзебезчә әйткәндә “халыкка үгет-нәсихәт бирү һәм коткы тарату” бүлегендә.
— Күптәнме?
— Икенче атна инде. Туктале, син мине сорауларга күмеп ташладың да ул, ә үзең ни эшләп райком бусагасын таптыйсың?
— Мине дә эшкә чакырдылар бит. Син эшләгән бүлеккә.
— Чынлапмы? — Маратның йөзе яктырып китте һәм ул мине кочаклап ук алды. — Димәк, бергә эшләячәкбез.
...Марат белән алтынчы класста укыганда пионерларның район слетында таныштык. Алар икетуганы Фәнис белән Иске Кайпан сигезьеллык мәктәбеннән килгәннәр иде. Берсе — барабанчы, икенчесе — быргычы. Шуннан башлап очрашканда хәл-әхвәл белешеп йөрдек, яхшы ук дуслашып та киттек.
...Район үзәгендә урта мәктәп тәмамлагач Марат Мәскәү химия-технология институтының Уфа филиалына документлар тапшыра. Беренче имтиханга керер алдыннан абитуриентлардан бер-сенең әтисе шаярыптырмы, чынлапмы: “Бу уку йортын тәмамласагыз, кәнфит ясаучы булып чыгасыз инде”, дип ычкындырмасынмы...
Бу сүзләр Маратның йөрәгенә ук булып кадала. Ничек инде кәнфит ясаучы? Егет була торып, җыен хатын-кыз арасында эшләп йөрерме? Ул елларда без, авыл малайлары, күбрәк техника белән саташа идек шул. Хәтта бүген иң “крутой” исәпләнгән банкта эшләүче ир-егетләргә дә кызганып карый идек. Шундый уйлар белән Марат, беренче имтиханны яхшы гына тапшыруына карамастан, документларын ала да авылга кайтып китә.
— Ярый, улым, укырга теләмәгәч, эш-ләрсең, — дип каршы ала аны әтисе Әхияр абзый. — Әле фермага кышкылыкка эшчеләр туплыйбыз. Тәтешлегә барып бер атна укып кайтырсың да, фермага кочегар булып төшәрсең.
Темадан читкәрәк китү булса да, шуны әйтергә кирәк, Әхияр абзый озак еллар ферма мөдире, бригадир булып эшләде. Авылда гына түгел, районда ихтирамлы кешеләрнең берсе иде. Таләпчән җитәкче һәм “каты куллы” хуҗа булды ул. Ма-ратның әнисе Зәкия апа гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Ул елларда районда “Башкорт-станның атказанган укытучысы” исемен йөртүчеләр нибары биш кенә кеше булып, аларның берсе Зәкия Газизовна иде. Маратның Роза апасы исә педагогия институтын тәмамлап, мәктәптә, аннары шактый еллар райкомда эшләде. Менә шундый гаиләдә үсте Марат. Заманы өчен шактый җитеш тормышта яшәсәләр дә, әти-әнисе уллары Марат белән Айратны очындырмадылар, кечкенәдән эшкә өй-рәтеп үстерделәр. Шуңа әтисенең: “Фермага кочегар булып төшәрсең”, дигәне бик кискен яңгыраса да, Маратның каршы дәшәргә кыюлыгы җитмәде.
Фермадагы беренче эш көнен бүген дә яхшы хәтерли ул. Әтисе иртәнге сәгать дүрттә уятып, чәй эчтеләр дә фермага юнәлделәр. Ул авылдан шактый гына читтә урнашкан. Шуңа алар барып җиткәндә биш тулды. Кочегарның иң беренче эше — иртәнге савым башланганчы су җылытып өлгертү. Чөнки сыер җиленен салкын су белән юарга ярамый. Аннары салам парлау, бәрәңге пешерү... Шулар арасында казан астына ягу өчен утын да хәстәрләргә кирәк. Кыскасы, кочегарның эше, кем әйтмешли, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел.
Кичкә кадәр эт булып арыса да, беркемгә дә сиздермәскә тырышты егет. Аңа җебеп төшәргә ярамый. Чөнки ул — ферма мөдиренең улы!
Менә шулай көн артыннан көн үтте. Октябрь бәйрәме, Яңа ел да артта калды. Район хәрби комиссариатына чакырып, Маратны ДОСААФның Бөре шәһәрендәге автомотоклубына укырга җибәрделәр. Тырышып укыды егет. Чөнки шофер булу аңа ошый иде. Руль артына утырып бер җилдереп узу гына да ни тора! Бу инде сиңа ферма кочегары түгел...
Әмма руль артына утыру тиз генә язмаган икән. Майда уку тәмамланды һәм чыгарылыш имтиханнары тапшырдылар. Ләкин, менә бәла, Маратның унсигез яше тулмаган. Ә ансыз шофер таныклыгы бирелми. Авылга “шоферлар курсын уңышлы тәмамлады” дигән белешмә тотып кайтырга туры килде.
— Улым, инде укып та кайттың. Бәлә-кәйдән техника яратуыңны беләм. Әлегә тракторда эшләп тор. Ул да бик якшы техника, — дип, әтисе Маратка “Т-40” тракторының ачкычларын тапшырды. Бу вакытта Әхияр абзый комплекслы бригада җитәкчесе иде инде.
Ә шофер таныклыгын, ягъни “права”ны Марат нәкъ унсигез яше тулган көндә — 1972 елның 25 августында колхоздан Бөрегә Агыйдел комы алырга юлланган йөк автомашинасына утырып барып алып кайтты. Ләкин ул вакытта колхозларда техника аз, шуңа укып кайткан һәр шоферга машина тоттырып бармыйлар иде.
“Өйрәнгән яу сугышырга яхшы” дигән-дәй, Марат басу эшләре тәмамланганчы тракторында эшләде, ә көзен аны тагын фермага кочегар итеп тәгаенләделәр.
Менә бәхет, 1972 елның 14 ноябрендә Маратны хәрби хезмәткә алдылар. Арттырып әйтүем түгел, без яшь вакытта армиядә хезмәт итү чыннан да һәр егет өчен зур бәхет санала иде. Районнан кырык егет бер автобуска утырып Уфага киттеләр. Ничек шулай туры килгәндер, берничә көннән аларның берсен дә түкми-чәчми дигәндәй Иваново өлкәсенең Тейково шәһәрендә урнашкан ракета гас-кәрләре дивизиясенә алып килделәр. Шунда ук берничә егетне “учебка”га сайлап алдылар. Алар арасында Марат та бар иде.

 Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»