Кояшлы аланда шигырьләр яңгырады

Владимир өлкәсенең Вязники шәһәрендә 41нче Бөтенрусия Фатьянов шигърият һәм җыр бәйрәме узды. Вязники өязендә туып-үскән күренекле урыс совет шагыйре, җырлар авторы Алексей Фатьяновка быел 95 яшь тулган булыр иде. Гомеренең кырык елында ул 200гә якын җыр язган, аларның күбесе әле дә популярлыгын югалтмаган.
Бәйрәм чараларында Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Иваново, Краснодар, Симферополь шәһәрләреннән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар, шагыйрьләр катнашты. Башкортстаннан кунак буларак билгеле шагыйрь-юморист Марсель Сәлимов чакырылган иде. Шагыйрә Лариса Васильева, композитор Олег Иванов, җырчы Лариса Долина кебек сүз осталары, эстрада йолдызлары белән бергә якташыбыз “Солнечная поляночка”да башкорт һәм урыс телләрендә чыгыш ясады. Русия шагыйрьләренең очрашу кичәсендә дә булды, ХХ гасыр җыр музееның зур залында, Никологоры бистәсенең мәдәният һәм ял паркында шигырь укыды. Бәйрәмдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
А. И. Фатьянов исемендәге мәдәни үзәк (аның генеральный директоры — шагыйрьнең оныкасы Анна Китина) Алексей Фатьяновның “Соловьиная ночь” җыентыгын, “Поет гармонь” дигән беренче китабын кабатлап бастырган. “Форум” халыкара журналында да аның шигырьләр тупланмасы чыккан. Шул ук “фатьянов саны”нда Марсель Сәлимовның да юмористик хикәяләре басылган.
Фатьянов бәйрәменнән соң юморист Псков өлкәсенә “Словенское поле-2014” халыкара тарихи шигърият фестиваленә юлланды. Былтыр ул фестивальнең лауреаты булса, быел — жюри әгъзасы. Әлеге чара 2 майда Профсоюзлар йортында янгын вакытында вафат булган шагыйрь Вадим Негатуровка багышланган. Марсель Сәлимовның әйтүенчә, конкурс эшләренең төп темасы — Русия тарихы. Әмма күп кенә шигырьләр Украинадагы вакыйгаларга кагыла — бераз вакыттан алар да тарихи шигърият булачак.
Фестивальнең лауреатлары булып Латвиядән Елена Копытова, Псков өлкәсеннән Эдуард Петренко танылды. Фестивальне оештыручы Андрей Бениаминов һәр катнашучыга Вадим Негатуров истәлегенә багышланган китап бүләк итте. Ә узган фестивальнең нәтиҗәләре буенча “Словенское поле -2013” җыентыгы чыгарылган, анда М. Сәлимовның шигырьләре дә бар.
Быелгы фестиваль Старый Изборск шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгын, “Изборск” дәүләт тарихи-архитектура һәм табигый-ландшафт музей-тыюлыгының 50 еллыгын билгеләү белән туры килде. Бәйрәм кысаларында Печора районы халкы алдында чыгыш ясаганда, Марсель Сәлимов халыклар дуслыгы турында шигырьләр укыды.
Шагыйрьнең чыгышлары кайда да бик җылы кабул ителде, Башкортстанга кызыксынуны арттырды.
Үз хәбәрчебез.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”