07.08.2014 - Әдәбият

Юлга чыктык без — әдипләр, шагыйрьләр: Нинди гүзәл безнең барган ил-җирләр!

23-25 июльдә бер төркем Башкортстан әдипләре рес-публиканың төньягында, атап әйткәндә, Мишкә, Караидел, Аскын, Тәтешле, Яңавыл, Борай районнарында иҗади сәфәрдә булып кайтты.

Узган елда шундый ук сәяхәт Башкортстанның көнь-ягы — Күгәрчен, Зианчура, Зилаер, Баймак, Сибай аша узган иде. Язучылар берлегенең элекке рәисе, мәрхүм Риф Тойгынов оештырган ул маршрут Чиләбе өлкәсендәге борынгы бабаларыбыз төяге, хәзер шул заман комарткыларын саклаган искиткеч заманча музее булган, илебезнең төрле тө-бәкләреннән күпсанлы туристларны үзенә чакырып торучы тарихи Аркаим җирлегенә барып җитте. Шуңа күрә җитәк-челек эстафетасын дәвам итүче күренекле драматург Наил Гаетбайның быел шундый ук зур сәяхәткә төньяк зонаны сайлавында үзенә күрә аерым бер мәгънә бар.
Әлеге үтә дә җаваплы сәяхәткә күренекле язучы Галим Хисамов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар телендә язучы иҗатчылар төркеме башлыгы, шагыйрә Фәния Габидуллина җитәкче-лек итте. Мәртәбәле делегация составында Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе, прозаик Ногман Мусин, Башкорт-станның халык шагыйре Марат Кәримов, профессор, филология фәннәре докторы, тән-кыйтьче Рәиф Әмиров, шагыйрь, язучы, Ф. Кәрим һәм Рәмзилә Хисаметдинова исе-мендәге әдәби бүләкләр иясе, әйткәндәй, беркайчан да кураеннан аерылмаган оста курайчы һәм җырчы Мәүлит Ямалетдинов, былтыргы һәм быелгы сәяхәтләрне оештыруда турыдан-туры ярдәмче, үзе әйткәнчә, җырчы-шагыйрь Мидхәт Әбделманов, шагыйрь, популяр сатирик Рәдиф Тимершин, шагыйрә һәм драматург, Сибай язучылар оешмасы җитәкчесе Әминә Яхина, ша-гыйрьләр Рафаэль Хафизов, Фатих Сәйфран, Радик Хәким-җанов, Әхмәтдин Әфтәхетди-нов, Мөхәммәт Закиров бар иде.
Башта ук шуны да искәртеп китик: күбебезгә яхшы мәгълүм сәбәпләр аркасында, гомумән, Русия күләмендә нәфис әдә-биятка, шигърияткә, каләм әһелләренә игътибар нык кимегән бер чорда, бу шаукым бер безнең республиканы гына читләтеп үтә алмый әлбәттә. Китаплар чыгару кыенлаша, гонорарлар киселә, матди файдага йөз тоткан базар икъти-садының рухи кыйммәтләргә исе китеп бармый. Шуңа күрә әдипләребезнең халык белән җанлы очрашулары да сирәгәя бару бер дә гаҗәп түгелдер. Әмма һәр каләм иясенең кү-ңелен кырып торган бу мәсьә-ләләрдә уңай күренешләр дә күзгә ташлана башлады. Әйтик, быелгы ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Без телгә алган сәяхәт тә шуның кысаларына сыйды. Киләсе ел Әдәбият елы булачак. Бу да күңелгә өмет өсти. Димәк, җәмгыять акча коллыгыннан котыла барып, таушалмас кыйммәтләргә йөз бормакчы.
Яктыртылган мәсьәләгә менә шулайрак якын килгән очракта Башкортстан язучы-ларының мондый сәяхәтләре-нең әһәмияте бермә-бер арта. Әйтүе генә ансат, ул алты районны үз эченә алды. Бөре шәһәрендә дә көтәләр иде. Өлгерә алмыйбыз, дип, алдан искәртергә туры килде. Берүк гафу итә күрсеннәр.

 

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»