24.07.2014 - Әдәбият

Китапханә заман белән бергә атлый

Чакмагыш авылында җәйләрен ачык һавада уку залы эшли.

Безнең китапханәдәге гаҗәеп диванны күрмичә, шунда утырып күңел булганчы бер сөйләшмичә җибәрмибез”, диделәр Чакмагышка баргач. Кызыксынуым көчлерәк булып чыкты, кердек китапханәгә. Әфлисун төсендәге диван, чыннан да, искиткеч иде. Без шунда әңгәмә кордык.
 

Балачак иле... җирән төстә


Район үзәгендәге балалар китапханәсендә өстәлләр, утыргычлар, киштәләр, стеналар — барысы да кояш төсендә, сабыйларны әллә каян җәлеп итеп тора. Балачак иле кайда, дисәләр, ул нәкъ менә биредә, дип җавап бирер идем мин.
Алтмыш елдан артык тарихы булган китапханә аңа нигез салучыларның традиция­ләрен дәвам итә. Шул ук вакытта баш китапханәче Илмира Шәфыйкова җитәкче­легендә тырышлык салучы коллектив заман белән бергә атлый — “модельле” исемен йөртә. Соңгы елларда телгә кергән бу яңа төшенчәне ачыклап китүне үтендем.
— Бүгенге китапханә мәгъ­лүмати җәмгыятьтә яшәүче, заманча танып-белү, элемтә чараларыннан файдаланучы кешеләрнең таләп­ләренә җа­вап бирергә тиеш. Димәк, китапханәләрдә хезмәт­лән­дерүне модернизацияләү мәгълүмат технологияләрен кертү нигезендә гамәлгә ашырылырга, китапханәчеләр алар белән эшли белергә тиеш. Дәүләт әлеге стандартны авыл җирендә яшәүчеләргә сыйфатлы мәгълүмати-хокукый хез­мәтләрдән файдалану мөм­кинлеге бирү максатында билгели, – диде үзәк район китап­ханәсе директоры Эльвира Газизова.
Мегаполислардан читтә яшәүчеләр заман агышыннан артта калырга тиеш түгел. Нәкъ шуны күз уңында тотып, Чакмагыш балалар китапха­нәсе, фонд арттырылу белән беррәт­тән, күптөрле басма матбугат кына түгел, электрон һәм аудио-видеопродукция белән дә тулыландырылган. Модельле китапханә – күпфункцияле мәдәният учреждениесе. Уку залының үзенчәлекле бизәле­ше, китапханәчеләрнең төрле яшьтәге балаларны яңача ысуллар белән китап укуга җәлеп итүе, мәгълү­матның даими яңартылып торуы китапханәне китап алу гына түгел, аралашу, мавыктыргыч чараларда катнашу, ял итү урынына әверелдерү мөмкин­леге дә бирә. Ял итү нидән гыйбарәтме? Ел әйләнәсенә төрле конкурсларга, кичәләргә, бәйрәмнәргә, очрашуларга, мавыктыргыч уеннарга, турнирларга, эчтәлекле әңгәмәләргә рәхим ит. Эшчәнлекне туган якны өйрәнү, экология, әхлак, хокук, мәгълүмати хезмәт күрсәтү юнәлешендә алып баручы иҗади хезмәткәрләрнең дә әһәмияте зур. Китап фонды 31594 данә тәшкил иткән китапханәгә 3 меңнән артык бала йөри. Һәр чара, күргәз­мәләр балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып оештырыла, әлбәттә. Шулай ук, уку залында матур бизәлгән татар әдәбияты почмагы үзенә әллә каян җәлеп итеп тора.
Җәй көне нинди китапханә инде, табигать кочагында, елга-күл буйларында ял итәргә, көч тупларга кирәк, диярсез. Сез хаклы, әмма ял файдалы да булырга тиеш. Эссе көннәр, көләч кояш ничек кенә кызыктырмасын, яңа уку елына тәкъдим ителгән әдәбият турында да онытырга ярамый. Нәкъ менә шуның өчен китапханәчеләр... үзләре балалар янына килә. Менә өченче ел инде җәйге каникул чорында Чакмагыш авылының нәкъ үзәгендә ачык һавада уку залы оештырыла. Быел аны ачу тантанасы 21 майда ук үткән. Китап укучылар парады, әкият геройлары катнашлыгындагы театрлаштырылган тамаша, китапханәчеләр белән тамашачылар флешмобы, уеннар, конкурслар урамнан үтеп баручыларның олысын да, кечесен дә җәлеп иткән. Чарада балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, өлкәннәр – 600дән артык кеше катнашкан. Һәм менә шуннан соң җәй дәвамында атнаның аерым көннәрендә, гадәттә, төштән соң балалар ачык һавада китап укып кинәнә. Аларны җирән кояш үзе күзәтә.
Миллилек югалмаячак
Чакмагыш районында яшәүче 30305 кешенең 16734е татар милләтеннән. Шунлыктан, республикада гамәлгә ашырылучы китапханә эшен үстерү программасына ярашлы, биредәге үзәк китапханәдә татар милләтеннән булган кешеләр белән эшләүдә база китапханәсе һәм рес­пуб­ликаның милләттәшләребезне хезмәтләндерүче барлык китапханәләре өчен методика үзәге оештырылган. Аның төп максаты – халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасын саклап калу, файдалану һәм тарату, яшь буында патриотлык тойгысы тәрбияләү, милләттәш­ләребездә тамырлары, үз халкының, туган төбәгенең тарихы белән кызыксыну уяту, аларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, шулай ук татар телендә нәшер ителүче әдәбият белән таныштыру. Шуларны гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан һәм Бөтендөнья татарлары конгресслары, Татарстан китап нәшрияты һәм Милли китап­ханәсе белән эшлекле мөнә­сәбәтләр урнаштырылган. Алар ярдәмендә фонд татар телендәге китаплар белән тулыландырыла. Үзәкнең эшен баш китапханәче Алсу Гәрәева оештыра.


Резеда НУРТДИНОВА. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»