23.07.2014 - Әдәбият

Зирәк шигърияттә дә кирәк

Кешенең язган шигырьләре, әлбәттә, аның эчке халәте белән бәйле. Мин моны үземнән беләм. Уңай шартлар туганда һәр каләм иясендә шигырь борынларга мөмкин.


 
Гомерен журналистикага, “Кызыл таң” гәзитенә багышлаган Рәзилә Низамованың шигырь куәсе тумыштан булса да, аның тынгысыз хезмәте, эшен чын күңелдән башкаруы шигъри иҗат диңгезенә баштан-аяк онытылып чумарга ирек бирмәгән. Ләкин һәр­нәрсәнең үз вакыты була. Рәзилә Низамова белән бер бүлмәдә эшләү, журналистның ара-тирә шигырьләр язуын күзәтү, яңалары турында бергәләп сөйләшүләр тын гына агып яткан чишмәне кузгатып җибәрде бугай. Рәзилә Низами дигән псевдоним да аңа бик килешле. Ә аның күптән инде тулы бер җыентыкка соралып торган шигырьләре нәшриятка юл алды. Хәзер алар “Сандугачлы иртә” дигән җыентыкка тупланып чыкты.
Гомер йомгагын сүткән саен адәм баласының күңел катламнарында, уй чоңгыл­ларында илаһи образлар ярала шул, җанда туган хисләрне кешеләргә әйтеп бирү их­тыяҗы туа, шигырь борынлый.
Гомер буе иҗат эшендә кайнаган Рәзилә ханымның дөньяга шагыйранә, фәлсәфи күзлектән каравы гаҗәп түгел. Авыл кызы бит ул. Табигать манзаралары, фасыл әвере­лешләре аны битараф калдыра алмый. Ләкин каләм иясе туган авыл, су буе, әнкәй кебек темаларда гына таптанып калмый. Әллә белгечлеге белән тарихчы булганга күрә, ул гасырлар, чорлар, мәңгелек һәйкәлләр, иманга кайту, авыллар язмышы хакында уйлана. Еш кына шигырьләргә шуларны гәүдәләндергән символик образлар килеп керә.
Рәзилә Низами — хис кешесе, ул нечкә фикерли, һәр образны үзенчә күрә, яңача итеп әйтеп бирергә омтыла. Тургайны “нурдан төшкән кош” дип атый ул. “Әни” сүзе — үзе бер дога” диюе белән дә автор хаклы.
Фәлсәфи мантыйк шигырь­ләрне оптимистик һәм көчле итә. Тау чишмәсенең: “Бәхет юлын табар, чиләкләргә яңгыр булып явар” диюендә дә тирән мәгънә шәйләү авыр түгел.
Рәзилә-шагыйрә, дөрес, кайчакта эчке гармониядән читкә тайпылып китә, шигъри калыпны алмаштыра. Ләкин аны шагыйрә иткән нәрсә — башкалар күрмәгән очкынны шәйләп алу зирәклеге:
Ак яулыклы әбекәйләр —
Сөйкемле йөзләр.
Яулык очына гына да
Тимәсен күзләр.
“Яулык очы” детале әлеге юлларны шигырь иткән дә инде. Ә Рәзилә Низамида мондый детальләр очрап кына тора. Чөнки ул дөньяны үзенчә күрә, кеше күзенә эләкмәгәнне шәйли белә: китеп барган җирдән, юл тузаны арасыннан энҗе бөртеге тапкан шикелле.
Рәзилә Низами байтак кына җыр текстлары да язды. Әле күптән түгел Флүрә Шәрипова аның сүзләренә “Дим” дигән җыр иҗат итте һәм аны сәхнәдән яңгыратты. Бу шигырьдә туган як образы чагылыш таба. Җирсенү аның “Хас минем Ташлым!”, “Бөрле­гәннәр елмая”, “Кылганнар моңы” дигән шигырьләрендә дә чагыла. Ә “Иске мәчет”тә туган авылның киләчәге өчен борчулар белдерелә. Гомумән, бу цикл шигырьләре белән Рәзилә Низами туган як җырчысы буларак күз алдына килеп баса.
“Тал басмалары”ннан киләчәккә атлаган Рәзилә Низами чиксез араларны узып кайдан да кояшлы Башкортстанга әйләнеп кайта.
Син бит — минем илем
түре,
Син — Агыйделем, Димем.
Энҗе кебек балкытасың
Киң Урал тауның билен, ди ул.
Тарихи Ватаны да аның нечкә күңел түрен били. “Дуслык җыры”н һәм “Илем җыры”н укыганда строфалар үзеннән-үзе көйгә салына кебек.
Журналистиканың шигърият белән янәшә атлавы гаҗәп түгел. Иҗат кешесе икесен дә иңләргә, бүгенге көнне тарих битләренә уярга ниятли:
Кулымдагы йомгагыма
Вакыйгалар бәйләнә.
Хаклык тулы мәкаләләр
Чын тарихка әйләнә.
Җыентыкта публистик шигырьләр аерым урын алып тора. Рәзилә Низаминың “Авыл уңганнарына” дигән шигъри репортажы гәзит геройларына багышланган булса, “Шәһәр читендә дию” дигәне табигатькә сакчыл караш таләп итә, ә “Үксез үсенте” — социаль юнәлешле шигырь, ул җәмгыятьтә тамыр җибәр­гән ятимлек ачысы турында бәян итә.
Юл чаты. Күз яшенә
төелеп,
Бер бала шыңшый,
өзә җанны.
Юл өсте язмышлы
яшь үсенте
Ялгызы аралый тузанны, дип яза ул.
Үзенә якын “ак халатлылар” темасын да ул урап узмый. Ә бөтен кеше ял иткәндә кизү торып гадәтләнгән жур­налистның күңеле көндәлек эш белән йомыла, дип уйласагыз, ялгышасыз.
Бинада кизүләр генә,
Тынлык колакны яра.
Кешеләр күренмәсә дә
Гәзитнең эше бара, — дип яза ул күбебез кышкы каникулларда рәхәтләнеп ял иткән чорда.
Рәзилә Низамова — тән­кыйтьне күтәрә белүче, камиллеккә омтылучы каләм иясе. Аның шигырьләре дә уку­чыларның күңелендә лаеклы урын табар, дип уйлыйм.


Ләйсән КӘШФИ,
шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»