22.07.2014 - Әдәбият

Равил КАРАМОВ. "Гомер балкыш"

Бу көнне Әлзәмнәр соңгы имтиханны бирә иде. Еникеев кирәкле аудиторияне тиз тапты.
— Миңа Дүртөйледән Әлзәм Сәйфуллин кирәк иде, аны күреп буламы? — дип мөрәҗәгать итте ул ишек төбендәге бер төркем студентларга.
— Менә ул, абзый, — дип җавапладылар, әле генә “бишле”гә биреп чыккан студентка күрсәтеп.
— Исәнмесез, якташ! Мин сезнең колхозның рәисе булам...
— Еникеев абзыймыни? — диде егет, килүченең сүзен бүлдереп.
— Әйе. Мин, Әлзәм туганкай, сине үзебезнең колхозга кайтырга чакырып килдем.
— Бик рәхмәт. Тик мин бит берүзем генә түгел...
— Әллә хатының да бармы? Аңа да эш табарбыз...
— Юк, алай түгел, Еникеев агай. Берүзем түгел диюем шуннан: Илеш ягыннан булган сабакташ бер егет белән бер яккарак барырга сүз куешкан идек. Аның белән сөйләшми булмый. Хәзер ул да имтиханын тапшырып чыгачак. Аз гына көтик инде.
— Ярар, көтик. Тик хәзер үк әйтәм: миңа икегез дә кирәк. Колхозыбыз зур бит. Матросов исемендәге колхозны да кушкач, аңлыйсыңдыр, җирләребез киңәйде. Аннары аларны игенчелек һәм мал азыгы культуралары үстерү өчен файдалануның яңа схемасын эшләргә туры киләчәк.
Бәләкәй генә лекциягә торырлык сүзләр тәмамланыр-тәмам-ланмас Әлзәмнең сабакташы, кояштай балкып, имтихан бүлмәсеннән чыкты.
— Ничәле?
— Бишле.


Әлзәм дустын култыклап алды һәм кунак белән таныштырды.
— Ә-ә, безнең яктагы “Урал” колхозында эшләгән абзый сез буласызмыни? Сезне сагынып сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Мин Игъмәт авылыннан Рәзил Мусин булам.
— Тәк, егетләр, мине тыңлагыз: икегезне дә үзем эшләгән колхозга чакырам.


Егетләрнең “Ничегрәк килеп чыгар икән?” дигән соравына җавапны Еникеев үзе табарга вәгъдә бирде. Ректор гына түгел, Министрлар Советы да, обком да бу мәсьәләне уңай хәл итүгә кушылды. Биш ел бергә укыган яшь агрономнар — Әлзәм Сәй-фуллин белән Рәзил Мусин Карл Маркс исемендәге колхозга кайттылар. Бер-берсен кыерсытмас өчен икесенә дә тигез дәрәҗәле вазыйфа йөкләтелде. Еллар үтәр, бу ике белгеч Еникеевны чын мәгънәсендә Еникеев итәр, ә үзләре, укытучысы Еникеев мәктәбен үтеп, хезмәт баскычлары буйлап югары үрләр дә үрләр.
Әлзәм Сәйфуллин, урта мәктәпкәчә минем сабакташ, колхозның аерым чорында баш агрономы да булды, форсатын табып һәм дәртсенеп, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклады. Темасы: “Үз колхозы тәҗрибәсендә мал азыгы культуралары үстерү”. Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү инс-титутының “Казангул” совхозында — директор, Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, аннары — Русия Фе-дерациясенең Дәүләт думасы депутаты.
Рәзил Мусин. Ул да яхшы белгечлеге өстенә оста оештыручы итеп таныта үзен. Күрше “Әсән” колхозына рәис итеп үрләтелә. Район Советы башкарма комитеты рәисе дә булып эшләде. Аннары Югары партия мәктәбендә укытып кайтардылар да, Дүртөйле райкомының беренче секретаре итеп сайлап куйдылар. Бу чорда аның оештыру сәләте тагын да ныграк ачыла. Республикабызның Югары Советы Рәисенең җәмәгать башлангычындагы урынбасары да була ул.
Ни кызганыч, Рәзил Мусин да, Әлзәм Сәйфуллин да хәзер безнең арада юк инде. Икесе дә, билгесез сәбәпләр аркасында, якты дөнья белән бик иртә хушлашты. Еникеев мәктәбенең иң лаеклы һәм өметле укучылары иде алар, колхоз тарихында тирән эз калдырган шәхесләр.
Рәүф Ибраһимов дигән кешебез Рифхәт Еникеев чорында баш зоотехник булып озак елларгача калды. Техникум дипломы белән олы хуҗалыкның терлекчелек тармагын җитәкләү уен эш түгеллеген барысы да белеп, күреп торды. Ә Рәүф Ленин ордены тагуга иреште.
Ирек Камалтдин улы Камалов та туган колхозына зур игелек күрсәткән агроном һәм соңрак рәис. Ул тыйнак рәвештә игенчелек буенча колхоз алдынгылар рәтендә булды дип әйтә дә һәр елны җитәрлек күләмдә (димәк, дәүләткә тапшыру, азык-төлек фонды, орлык һәм фураж өчен) ашлык җитештерелде, дип йомгак ясый. Тулай җыем — йөз мең центнер тирәсе, гектар көче 30-35 центнер. Заманында иң югары агротехникалы (Кубань, Ырынбур, мәсәлән) төбәкләрдәгечә. Рифхәт Еникеевның игенчелек мәсьәләсендә елдан-ел үсә барган таләпләрен тормышка ашыру нәтиҗәсендә. Шуны да әйтергә кирәк, икмәк продуктлары хәзерләү системасында Еникеевның 12 ел эшләве рәислек чорына да ярап куйды: амбар хуҗалыгын үстерүгә ул зур әһәмият бирде. Тәүлек әйләнәсенә эшли торган, заманча техника белән коралланган ындыр табаклары завод предприятиесен хәтерләтә иде. Тәкәрлек авылындагы орлык хәзерләү “Петкус” комплексы республика тарихында, мөгаен, иң беренчесе булгандыр әле. Һәрхәлдә, чит илләрдән килгән кунаклар республиканың башка районнарында андый комплексны очратмаулары турында әйтә иде.


Чәчүлекләрне чүп үләннәрсез үстерү мөһим чарага әверелде. Солычага каршы гербицид кулланылды.
Басу эшләрен вакытында һәм сыйфатлы алып баруны тәэмин итү өчен куәтле техника булдырылды. Урып җыюда 50гә якын комбайн катнашты, шуның яртысы чамасы салам ваклагычлы иде. Басу өстендә салам калдырылмады, барысы да фермалар ихатасына кайтарылды. Заманча корылган машина-трактор мастерскоенда көйләү һәм ремонтлау өчен бөтен шартлар тудырылды. Инженерлык фикерләү һәм аны тормышка ашыруда инженерлар Рифкәт Рәхмәтуллин, Зөфәр Камалов, Рәзиф Мөхәммәтҗанов зур өлеш кертте. Алар төп эшне, мәсәлән, чәчүне генә түгел, бәлки, ярдәмче операцияләрне дә (орлыкны ашламага кушу, орлыкны төяү һәм чәчкечкә салу) механикалаштыруга тәүге карлыгачлар булып иреште. Ындыр табакларында ашлык эшкәртүне комплекслы механикалаштыру хезмәт чыгымнарын байтак киметүгә китерде.


Заманында шундый чагыштыру да китерелгән иде. Карл Маркс исемендәге колхозның бер бригадасында 1970 елда бөртекле ашлыкның тулай җыемы 47,6 мең центнер тәшкил иткәндә, Киров исемендәге колхозныкында 25,1 мең центнер иде. Беренче очракта ашлык эшкәртүдә 5 кеше катнашса, икенчесендә 16 кешегә җитте. Карл Маркс колхозында бер центнер ашлык эшкәртүгә нибары 3,1, ә Кировта 18,1 кеше/сәгать сарыф ителгән. Нигә шундый аерма? Карл Маркста ашлык эшкәртү комплекслы механикалаштырылган, Кировта кул көче өстенлек итә. Үзеннән-үзе аңлашыла, Р. Еникеев җитәкләгән колхоз үрнәге башкаларга маяк булып торды. Бу колхоз елның-елында ашлык җитештерүнең үзкыйммәтен төшерә барды. Нәтиҗәдә, рентабельлелек 232 процентка җитте. Әгәр, дип әйттеләр, Дүртөйле районында ашлыкның үзкыйммәте Карл Маркстагыча булса, бер миллион сумга якын файда алыныр иде, ягъни уртача бер колхозның еллык табышы чаклы.

 

Давамы ПДФ-версияда 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»