19.07.2014 - Әдәбият

Затлы китап — нефтьчеләр бүләге

“Сердце на ладонях” — “Учларыма сал син йөрәгеңне”. Татар-башкорт дөньясында үзенең популяр җырлары, шигырьләре, проза әсәрләре белән киң танылу алган Дилә Булгакованың зур күләмле, затлы китабы шулай дип атала. Китап урыс һәм татар телләрендә иҗат ителгән шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән тора. Ул 70 еллык тарихы булган һәм рухият өлкәсендә дә бетмәс-төкәнмәс саваплы эш башкаручы Татарстан нефтьчеләренә һәм шул исәптән авторның кардәше, якташы, “Лениногорскнефть“ идарәсе башлыгы Рафаэль Нурмөхәммәтовка ихлас рәхмәт хисләрен туплаган язма белән ачылып китә.

Гадәттә, теге яки бу язучының бөтен иҗатын иңләгән кирпеч калынлыгы мондый китапларны кулга алганчы ук күңелгә: “Ай-һай, укып чыгарга вакыт табылырмы, әллә тотынмый торыйммы?” — дигән шик төшә. Ә инде мондый басма хакында нинди дә булса сүз әйтергә алыну җаваплылык хисен тагын да арттыра.
“Кызыл таң” гәзитенең әдә­бият бүлегенә татар, башкорт телләрендә басылган яңа китап­лар килеп кенә тора. Һәркайсы игътибарга лаек бу басмалар чиратка тезелеп китә. Бер-ике әйберенә күз салыйм әле дип, Дилә Булгакова китабын “чиратсыз” гына кулга алуга, аңардан аерылып булмады. Әсәрләр нәрсәсе белән болай тартып тора соң әле? Каләм иясенең осталыгы нәрсәдә? Укучысы күңеленә ничек юл таба соң ул?
Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән каләм иясенең илһам чишмәләре каян килә? Мөгаен, беренче бүлеккә урнашкан “Нәнәем сабаклары” дигән кечкенә истәлек-хикәяләр үк язучының күңел дөньясына алып кереп китәдер. Иман, пакьлек, шәфкатьлелек кебек төшен­чәләр белән бергә әкиятләргә, тылсымга ышану, дөньяны илаһи төсләрдә тану сәләте булачак язучыга сабый чагында ук нәнәйләр тәрбиясе белән иң­дерелә. Балачагы әнә шундый ак күңелле, миһербанлы, кешелекле ак әби хәстәрендә үткәнгә дә, мөгаен, ул бөтен иҗат концепциясен үз геройларында гуманлылык сыйфатын үстерүгә юнәлтә.
Язучының эстетик идеалына нигез салучы нәнәй образы дөньяның ачысын-төчесен татыган, әмма яшәү ямен бер тамчы да югалтмаган, гаҗәеп йомшак күңелле, оныкларына иман орлыкларын салучы, аклык-пакь­лек сөюче, хәстәр­лекле, авыл-күршедә абруйлы ак әби рәве­шендә күз алдына килә. Нәнә­сенең һәр хәрәкәтен күзәтеп, кабатлап, аның бөтен сыйфатларын тормыш калыбы итеп алучы кечкенә кызчык — лирик героиня (кызык!) күп еллар үтеп, төрле рәвешкә керсә дә, авторның хикәя-повестьларында гел үзе булып кала. Тормышны бөтен нечкәлекләре, ваклыклары белән ярату, чынбарлыкны әкияти төсләрдә чагылдыру, башка геройларга да романтик сыйфатлар өләшү каләм иясенең стилен, язу манерасын хасыйл итә.
Дилә Булгакова тәмле тел белән сөйли белә. Аның гадәти тормышта башкаларга булган йомшак мөгамәләсе иҗатында да эстетик идеал­ның асыл сыйфаты булып китә. Күзәтүчәнлек, тормыштагы кечкенә деталь­ләргә дә мәгънәви йөк салу, фәлсәфи нәтиҗәләр чыгару әсәр­ләрне мавыктыргыч, укымлы, бербөтен итә.
Эрнест Хемингуэйның: “Дөньяда кеше турында гади һәм ихлас проза әсәре язудан да авыррак эш юк”, — диюендә зур хикмәт ята. Бу авыр эшкә бары тик Дилә Булгакова кебек үз героен ихлас яратучы, аның күңел дөньясын гадәти хәрәкәтләрдә ачып бирү сәләтенә ия иҗатчы гына алынадыр. Мисал өчен “Иманлы нигез” хикәясен генә алыйк. Үзәктә — шәһәр читен­дәге йортыннан шәһәр фатирына күчерелгән иманлы, намазлы Галимҗан карт. Язучының шәхес концепциясендәге бер таяну ноктасы булган бу образга җан өргәндә автор картның эчке рухияте һәм тышкы хәрәкәтләре арасында үзгә бер гармония таба. Яшәешне ничек бар— шулай кабул итү, протесттан азат булу, тирән сабырлык һәм якты иман — болар барысы да һичнинди ясалмалылыкка урын калдырмыйча, динамикалы, тулыканлы образ тудырырга мөмкин­лек бирә. Каләм иясе, гүя, әлеге картның һәр сүзен, ым-хәрә­кәтләрен, сулышын, хәтта уйларын махсус тасмага яздыртып бара. Монда гади генә деталь символик образ дәрәҗәсенә үсә. Гөрселдәп килеп төшкән матча да гади матча гына түгел, үзенә эленгән күпме бишек җырлары сарылып калган аңа. Ә инде йорт хәрабәләре арасыннан килеп чыккан иске Коръән — карт өчен олы хәзинә, сүтелгән йортының соңгы һәм олы бүләге. Изге китапны кочаклап, алмагач төбенә утырган килеш карт бакыйлыкка юл ала. Үлеме дә матур аның. Чөнки теге дөньядан гомер юлдашы — Зәйтүнәсе көтеп, кулын сузып тора.
Искелек белән яңалыкның бәрелеше урынында яралырга тиешле протест, рәнҗеш, үлем ачысы, фаҗига урынына Дилә Булгакова олы йөрәкле, саф иманлы Шәхеснең үз-үзе һәм әйләнә-тирә белән булган гармониясен бирә. “Кусок”тагы Әүлия бабай да шундый, “Туй күлмәге”ндәге Шифа әби, “Карлыгачлы лапас”тагы дәү әти дә. Алар — дөньядагы караңгы­лыкны, вәхшилекне үз йөрәкләре белән капларга, бәхетсезлек чоңгылына эләгүчеләрне коткарырга сәләтле иманлы затлар.
Чынбарлыкның дисгармониясе һәм рухи гармония — язучының төп иҗат коралы әнә шул әверелештә түгелме соң? Менә ни өчен аның әсәрләрен укуы рәхәт, җанга шифа, аның китаплары магнитлы!
Шәфкать туташы буларак, гомерен тоткыннар арасында уздырган каләм иясе аяныч язмышларны да читләп үтми. “Үрмәкүч” хикәясендәге бичара ана Суфия һәм аның зинданнан кайткан улы Мөслим белән гайре табигый мөнәсәбәте, “Гафу ит мине, картинәй!”дәге рухи һәм җенси кыйбласына хыянәт иткән тоткын Наил — болар барысы да кара чынбарлык. Язучы психологизм дигән корал белән оста эш итә, геройларның эчке халәтен тасвирлаганда тойгылар гаммасын эшкә җигә, тышкы кыяфәтне, хәл-хәрәкәтләрне төгәл гәүдәләндерә.
Тормыш юлында ялгышкан, сазга баткан, хәтта рухи таркалып, җинаять юлына баскан геройлар күңелендә дә бер якты чаткы күрә автор. Монда да иман төшенчәсе, баласы, оныгы өчен ут йотучы аналар, нәнәйләр, алар рухы ярдәмгә килә. Әдәбиятның бурычы да шундадыр. Яктыга, яхшыга өмет уяту — язучы иҗатындагы шәхес концепция­сенең кыйбласы булып тора.
Начар ният белән яхшыга ирешеп булмый. Явызлык үз җәзасын алырга тиеш. Бу фикер “Буаз елан” хикәясен үзәктән ярып уза. Әсәр реаль сурәтләре, бүгенге көндә иманыбызга корт булып төшкән им-том, сихер темасын кузгатуы белән дә көчле. Автор кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тирән үтеп керә, аның күңел сизгерлеге көчле, мантыйгы нечкә тоемга нигез­ләнә.
Әлбәттә, әдәби әсәр үзенең сәнгатьчә теле белән укучы күңеленә керә, аны дулкынландыра, уйланырга мәҗбүр итә ала. Язучы табигать әвере­лешләрен рәссамнарча төгәл, детальле, романтик, шигъри, әкияти итеп күрә һәм сурәтли. Аның сөйләм тембры тыныч, сүзләрнең тәмен, хисси тәэсир көчен белеп эш итә автор. Шуңа күрә кечкенә бәяннар, нәсерләр дә уңышлы килеп чыга.
Әлеге китапның саллы өлешен алып торган чәчмә әсәрләрнең урыс телендә тәрҗе­мәдә дә бирелүе китап укучылар санын күпкә арттырыр, мөгаен.
“Учларыма сал син йөрә­геңне” китабында автор шагыйрә буларак та үзенең иҗат энҗе­ләрен шигырь, җыр, мөнә­җәт жанрларында туплый. Дилә Булгакова шигърияте — үзе бер зур аерым тема. Тирән образлы, романтик канатлы шигырьләр белән бергә шагыйрә дини эчтәлекле җыр текстлары һәм мөнәҗәтләр дә иҗат итә. Кыска шигырьләре – афоризмнары да дөньяда күпне күргән каләм иясенең акыл хәзинәсе энҗе­ләре.


Ләйсән КӘШФИ,
филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»