01.07.2014 - Әдәбият

Шигъри күңелле галим иде...

Фән тарихында артык зур дәрәҗә-титулларга ирешмәсәләр дә, исемнәрен халык күңеленә алтын хәрефләр белән язып калдырган галимнәр дә, дәүләт бүләкләренең һәммәсен алып бетереп, әрсезлеге, танышлыгы белән зур рәсми танылу яулаган, ләкин дөньядан китүгә  хезмәтләренең дә гыйльми-гамәли әһәмияте юкка чыккан фән эшлеклеләре дә еш очрый. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта булу вакыты белән билгеләнә дип әйтер идем. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз.

Күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе Риф Мөхәммәтҗановның исеме дә татар фольклористикасы тарихына, халкыбыз күңеленә алтын хәрефләр белән языл­ган. Аның хезмәтләре бүген дә күпсанлы студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар тарафыннан җен­текләп өйрәнелә, димәк, галим дә яши...

Риф Мирхәбибулла улы­ның исеме, гыйльми хез­мәтләре, китаплары Башкортстанда яшәүче татарлар өчен аеруча газиз һәм якын, чөнки галим бөтен гомерен туган як халкының рухи мирасын барлау һәм тикшерүгә, аны саклап калуга, тирә-якта популярлаштыруга багышлады. Ул туган җиреннән, туган халкыннан беркайчан да аерылмады, аның кайгы-шатлыклары белән яшәде: татар еласа – елады, көлсә – көлде.

Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Ярмәкәй райо­нының ямьле Ык елгасы куенына сыенып утырган Усман-Ташлы авылында дөньяга килә. Яшьтән үк моңлы, җыр-шигырьгә мөкиббән малай булып үсә. Үзе дә каләм тибрәтә башлый. Туган авылында сигезьеллык белем алгач, Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәте аны Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә алып килә. 1957-62 елларда Риф абый биредә укый һәм соңыннан дүрт ел дәвамында “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли, күп­санлы очерклар, мәкаләләр яза. 1966 елда ул БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдә­бияты тарихы” фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшенә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Риф абый яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.

Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. Алтмышынчы еллар уртасыннан алып ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, 150дән артык авылны урап чыга. Билгеле, әлеге сәя­хәтләрдә катнашкан студентлар өчен бу, беренче чиратта, һичнәрсә белән алыштыргысыз аралашу мәктәбе була. Чөнки чын фольклорчы, үз фәнен яхшы белү өстенә, оста психолог та булырга тиеш. Авылларда кемнәрнең генә йортларына керергә туры килми! Гаилә низагларына да, эчкечеләргә дә, сугыш чукмарларына да, Сталин дәвереннән калган курку белән яшәүче, авызларыннан сүз тартып чыгара алмаслык “партизан”нарга да экспедиция әгъзаларына очрарга туры килә. Аларның күңеленә юл табу, хәтер чоңгылларыннан бәяләп бетергесез әһәмияткә ия рухи ядкарьләрне тартып чыгару өчен зур тырышлык салырга туры килә.

Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсә­лән, 1977-93 елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөч томлыгының һәр китабында да Риф Мөхәм­мәтҗанов туплаган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала. Ә инде “Йола һәм уен җырлары” томының нигезен, гомумән, ул җыйган материаллар тәшкил итә. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: Казанда тулы бер институт шөгыль­ләнгән эшне Риф абый тик үзенә һәм студентларына таянып кына да башкарып чыга алган! Әле бу лекция, практик дәресләр, бик күп җәмәгать эшләрен исәпкә кертмичә генә! Югыйсә, ул 20 елдан артык кафедра профоргы, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе була, авылларга барып, гади халык алдында төрле темаларга лекцияләр белән чыгыш ясый. Нинди тырышлык, эшеңә бирелгәнлек кирәк моңа!

Риф Мөхәммәтҗанов татар халкының милли йолаларына бирелгән зат иде. Аларны җыеп, өйрәнеп, онытылып барган күпсанлы йолаларга яңа сулыш өрде, фольклор коллективлары, халык ансамбль­ләре өчен кулланма әсбаплар төзеде. Риф Мирхәбибулла улының профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә якланган кандидатлык диссертациясе дә Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясен тикшерүгә багышланган иде. Ә инде аның 1979, 1982 елларда дөнья күргән “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе” һәм “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзиясе” дип аталган җыентыклары бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала.

Риф Мирхәбибулла улы­ның халык йолаларына гашыйклыгы турында шул да сөйли: ул лекцияләрендә нинди генә темага алынмасын, ахырда барыбер йола иҗатына кереп китә иде. Моның серен мин, еллар үтеп, университетта үзем “Татар халык иҗаты”н укыта башлагач кына аңладым. Баксаң, барлык фольклор жанрлары да тамырлары белән борынгы йолачылыкка, ыру-кабиләнең тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә килеп тоташа икән. Бу йолалар үзләре күптән югалсалар да, аларның калдыклары әкиятләр, легендалар, риваятьләр аша символлар рәвешендә безнең көн­нәргә кадәр килеп җиткән. Риф ага моны үзе тирән аңла­ганлыктан, студентларына да төшендерергә тырышкан.

Риф Мирхәбибулла улы имтиханнарны гаять таләпчән ала иде. Аның предметыннан “бишле” эләктерү – сирәкләр өлешенә тигән бәхет. Ләкин  кырыслык битлеге артына аның юмор-сатирага гаять бай күңеле яшерелгән иде. Ул, хәтта, үзенә кушамат тагылуга да үзе сәбәпче булган. Югары курс студентлары безгә түбәндәге тарихны сөйли иде.

БДУның татар филологиясе кафедрасындагы хезмәттәше  Камил Дәүләтшин белән. 1970нче еллар.Җәйге сессия вакыты... Ниндидер бер студент Риф Мөхәммәтҗановка имтихан тапшырырга килгән. Укытучыга авырлык төшмәсен дипме, зачет кенәгәсен үзе тутырырга булган бу. Предмет атамасын, имтихан датасын да язып куйган. Билге төшерәсе һәм имза куясы гына калган. Тик укытучының фамилиясен тар гына графага сыйдыра алмаган: “Мухамет” өлеше сыйган, “зянов”ы төшеп калган.

Ярар, имтиханны “яхшы”га тапшырган бу. Билгесен куйдырырга дип, зачеткасын остазына сузган. Риф абый аның язганнарын җентекләп укыган да:

– И, кызым, ни дип, интегеп, “Мухамет” дип язып тордың? “Муха”сы да җитәр иде, – дип көлеп җибәргән.

Шуннан соң галимгә студентлар арасында “Муха” кушаматы гомерлеккә тагылды. Яраткан “Муха”быз иде ул... Үзебезнең “Муха” иде...

“Кеше күңеле – мең катлы”, – диләр. Яраткан остазы­бызның шигъри күңелле зат икәнлеген белсәк тә, аның оста каләмле шагыйрь дә булганлыгын үзе исән чакта бел­мәгәнбез шул. Юкса, узган гасырның 60-70нче елларында аның йөздән артык шигыре республика вакытлы матбугатында дөнья күргән булган. Ә беркайда да нәшер ите­мәгәннәре, “күңел өчен” генә язылганнары күпме? Кайда, кем кулларында саклана? Бу сораулар җавапсыз кала... Аның поэтик осталыгын “Ярмәкәй чишмәләре” иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кечкенә генә җыен­тыкта дөнья күргән берничә шигыреннән дә күрергә мөмкин.

Күренекле галим, педагог Риф Мөхәммәтҗановның җәмәгатьчелек эшчәнлеге турында да сөйләп үтмәсәм, язмам тулы булмас иде. 80нче еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, ул республика татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручы­ларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли агарту фондын җитәк­ләде. Аның “Телем, җирем, халкым” (соңыннан “Рәйхан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды. Ул әлеге проблемалар буенча Башкортстан радиосыннан да еш чыгыш ясады. Бүгенге көндә Башкортстанда татар телендә дүрт республика басмасы дөнья күреп, өч югары уку йортында татар бүлекләре эшләп килә икән – монда Риф аганың да өлеше бар.

“Ходай яраткан кешеләрен тизрәк үз катына алырга тырыша”, – дигән ышану яши халыкта. Риф аганың да гомере бик кыска булды. 1996 елда, нибары 57 яшендә, хәерсез замананың аяусыз чире аны арабыздан алып китте. Ләкин ул салган иҗади очкын мең­нәрчә шәкертләренең күңе­лендә әле дә яши, вакыт сынавын узган гыйльми хез­мәтләре аның рухына мәң­гелек һәйкәл булып тора. Юксынабыз Сезне, Риф ага... Юксынабыз... Урыныгыз җәннәттә булсын!

Илдус Фазлетдинов,

филология фәннәре кандидаты,  доцент.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»