24.06.2014 - Әдәбият

Балтачта - “Илһам баскычлары”

Күңелләре моңга тулы шәхесләр күп  Балтач якларында. Тылсымлы  шигърият дөньясына гашыйклар да җитәрлек. Йөрәкләренә тынгы бирмәгән уй-кичерешләрен шигъри юлларга салучыларны ел саен үткәрелүче “Илһам баскычлары” район нәфис сүз осталары конкурсы берләштерә. Якташларының, күренекле шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен жюри игътибарына тәкъдим итә алар. Конкурс ихлас  бәйрәмгә әверелә. Быел исә  бәйрәм өч буын вәкилләренең китап туе белән үрелеп барды. Чараны алып баручылар Эльвира Солтанова (Мата авылы), Алсу Мостафина (Көнтүгеш авылы) һәр чыгыш алдыннан әсәрнең язылу тарихына кыскача аңлатма бирде.

Татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Шагыйрьнең  аянычлы һәм катлаулы тормыш юлы Нөркә урта мәк­тәбенең “Яшьлек” иҗат тү­гәрәге (җитәкчесе Ленария Нуриева) сәх­нәләштергән әсәрдә чагылыш тапты. Тукайның ятимлектә үткән балачагы, актан караны аера башлаган үсмер чагы, кулына каләм алган чоры гәүдәләндерелде. Шуны әйтергә кирәк, бу коллектив быел М. Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында үткәрелгән “Тукай моңнары” шигърият фестива­лендә беренче урынны яулады. Шиксез ки, “Илһам баскычлары” район конкурсының җиде ел рәттән Нөркә авылында үтүе дә бу җиңүгә бер этәргеч биргәндер. Нөркә­леләрнең өлкән буын артистлары чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. “Гөлбәзир” фольклор коллективы башкаруында якташ композитор Алик Локманов иҗат иткән “Ал булаеммы сиңа?” җыры бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр.

Иң зур сынау — яу яланында. Балтач районының Иске Яхшый авылында туган Хәтмулла Гайфуллинның тормыш юлы моңа ачык дәлил. Ул унсигез яшендә Беренче Бөтендөнья сугышына алына. Җиде елга сузылган канлы мәхшәр егет иңнәренә авыр сынау булып ята.  Аның әсир­лектә күргәннәре тасвирлап беткесез. Ул, көндәлек алып барып, кичереш­ләрен, уй-тойгыларын шигъри юлларга сала. Йөрәк яралары, җәфа-интегү­­ләр, шул рәвешле, кә­газь би­тенә теркәлә.  Хәтмулла ага көн­дә­ле­ге,  кадерле ядкарь булып балала­ры тарафыннан саклана. Андагы һәр шигырь тирән мәгънәгә ия. “Сынауларда сынмаган” дип аталган китапны нәшер итеп, балалары, оныклары Хәтмулла Гайфул­линның әйтер сүзен бүгенге буын вәкилләренә җиткергән. Аның кече кызы Язилә Әх­кәмова сәхнәгә үз оныклары белән күтәрелде. Якташыбыз­ның рух ныклыгы, яшәү өчен көрәшүе яшь буынга үрнәк.

Яугир туган ягына 1921 елда әйләнеп кайта. Илебез тарихында янә бер коточкыч вакыйга — ачлык бик күп­ләрнең гомерен өзә. Авырлыкларга бирешмичә, тоткында да диненә тугры калган Гайфуллинны авыл мулласы итәләр. 1931 елда кулакларга каршы сәяси кампания тәэси­рен татый. Ләкин дөреслекне таба, дөньясын саклап кала һәм, вакыт таләбенә буйсынып, колхозга керә. 1943 елның ию­нен­дә Бөек Ватан сугышына алына. Шул ук елның ок­тябрендә Запорожье өлкәсендә һәлак була. Шулай итеп, Хәтмулла Гайфуллин язмышы — илебез кичергән фаҗи­галәрнең аерым шәхестә ачык чагылышы ул.

Кичәдә Хәтмулла абзый шигырь­ләренә “Иман юлы”, “Әманәт”, “Ихлас” төркемнәре, “Сердәшләр” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр яңгы­рады. Туруннары, дулкынланып, карт ба­баларының ши­гырьләрен яттан сөйләде.

Тугызынчы дистәне ваклаучы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әхнәф Маз­һаровның да  яшьләргә әйтер сүзе бар. Республика күлә­мендә үткән шигърият фес­тивальләрендә җиңү яулаган якташыбыз залдагыларга мөрәҗә­гатендә яшәешнең җыр-моң белән ямьлерәк булуын ассызыклады. Әхнәф аб­зыйның һәр китабы, һәр чыгышы — тәрбия үрнәге.

Хатын-кыз күңеле — үзе үк моңлы җыр. Моны Башкортстан Язучылар берлеге әгъ­засы Гөлнара Шәймө­хәм­мәтованың шигърияте ачык дәлилли. Гөл Мирһади псевдонимы белән иҗат итүче якташыбызның “Алмалы үлән­нәрем” китабындагы байтак  шигырьләренә көй язылган. Мисалга,  “Балтачым” исемле ши­гырь­гә Тәтешле районында яшәп иҗат итүче Рәвис Суфияров көй язган. Аның саксофонда үзе уйнап, үзе җырлавы тантанага кабатланмас ямь өстәде. Гөлнара сәхнә өчен әсәрләр дә иҗат итә. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең балалар театр студиясе  (җи­тәкчесе Гөлчирә Мөкый­мова) Г. Мирһадинең “Елга буенда” этюдын тамашачылар игътибарына тәкъдим итте.

Быел исә  З. Биишева исе­мендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында Гөл Мир­һадинең “Адашкан сер”  исемле проза китабы дөнья күрде. Якташыбыз  чыгышында  ки­тап­­та өч повесть урын алуын, аларда бүгенге көн геройлары киче­решләре, шатлыклы һәм көенечле вакыйга­ларның бәян ителүен әйтте.

“Туган якта туган хисләр” китабы авторларының берсе Мөкат­дис Сәмиев, шулай ук Гөлчи­бәр Әхмәт­галиева, Фә­ния Нурисламова, Рәзилә Гәрәева һәм башкаларның шигырь укулары залдагыларны моң-аһәң иленә әйдәде сыман. Фигать Галин иҗат итеп, “Рәйхан” төркеме башкарган җырлар да соклангыч булды.

Тантаналы чарада башкаладан килгән кунаклар да тәэссоратлары белән уртаклашты. Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхиб­җа­мал” төбәк оешмасы рәисе, Баш­корт­стан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Морзакаева — өч дистә ел гомерен  китап эшенә багышлаган кеше. Хезмәт юлында бергә көч салырга туры килгән балтачлылардан уңуын ассызыклады ул. Балтач төбәге иҗатчылары Фатыйх Сәйфран, Рима Ка­һарман, Аида Хәйрт­дино­ваның әсәрләре җыентык­ларда, аерым китап булып чыгуын телгә алды. Динә ханым билге­лә­венчә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән шигърият кичәсендә Гөл Мирһа­динең катнашуы очраклы түгел. “Нәүруз гүзәле” конкурсында Шәй­мөхәммә­тов­ларның кызы Эльвина­ның уңышлы чыгыш ясавында да әни­сенең өлеше зур. Балтач төбә­ген­дә “Сә­хибҗамал” оешмасы бүлек­чәсенең әгъзасы һәм әйдәү­чесе булган Гөл Мирһадига уңышлар теләп, аңа оеш­маның Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Китап” нәшриятының рес­публи­ка халыклары әдә­бияты бүлеге мөдире Гөлшат Абдуллина талантларны күрә һәм үстерә белгән төбәккә ихтирамын белдерде. “Тулпар” жур­налының бүлек мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова, Г. Мирһади иҗатының танылу алуына бер дәлил буларак, язучының  “Туган як әдипләре” (Уфа, 2013) уку-укыту әсба­бына кертелүен әйтеп үтте.  Кунаклар, шулай ук, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы үтенече буенча мәдәният хезмәткәре Камилә Халиковага оешманың Рәхмәт хатын  тапшырды.

Район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов мәдәният өлкәсендә үт­кәрелгән чараларга тукталып,  китап туй­ларының әһәмиятен билге­ләде. Җитәкче фикеренчә, әдәбият тик ях­шы­лыкка өн­дәүче, халыкларны бер­ләштерүче көчкә әйләнергә тиеш.

Кичә ахырында “Илһам баскычлары” конкурсы җиңү­челәренә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.

Бу конкурс каләм тиб­рәтүчеләргә һәм  аларның укучыларына яңа дәрт, илһам өстәде,  аларны бер баскыч югарыга күтәрде.

Рима Вәлиева-Каһарманова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»