07.06.2014 - Әдәбият

Иҗат яратучы кыз

Ләйсән Шәйбәкова — иҗатка мөкиббән киткән тырыш кыз. Ул Югары Яркәйдәге урта мәктәпнең 11нче сыйныфында укый. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларда ук яза башлаган кызның язуга сәләтен  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Басыйрова күреп ала. Ул аңа “Маяк” гәзите каршында эшләп килгән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә шөгыльләнергә киңәш итә. Кыз җитәкчеләре Рәмзия Хәдимуллина үткәргән дәресләргә бик теләп йөри. Шулай итеп, Ләйсәннең беренче шигырьләре район гәзитендә дөнья күрә.

Ләйсән соңгы ике елда каләмен “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шомарта. Үткән елда аның шигырьләре “Кызыл таң” гәзитендә һәм “Тулпар” журналында басылды. Йөрәгендә иҗат уты йөртүче кызга, алда торган имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзе сайлаган уку йортына керү насыйп булсын, дип телибез. Гәзит укучыларга аның бөек Тукаебызга багышлап язган иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Зәлифә Кашапова,

“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Илеш районы.

* * *

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны без кечкенә чактан яхшы беләбез. Сөекле шагый­ребезнең исемен телгә алуга аның “Исемдә калганнар” дигән язмаларында бәян ителгәннәр хәтергә килә. Шуларга менә бу юллар өстәлә:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Әйе, аны язмыш аямый.  Ятим малай башыннан ниләр генә үтми. Бер җирдән икенче җиргә күчеп, авыр юллар узып, бәләкәй Апуш зур Тукайга әве-релә. Аның беренче иҗат җи-мешләре Казан шәһәрендә туа.

Эх, нишләп язмыш Тукайны шулкадәр сынады икән?! Мин ятим булмасам да, аңа әти-әнисез ничек авыр булуын аңлыйм. Әтием бездән читтә яшәгәнлектән, аның белән бик сирәк күрешәм. Аллаһка шөкер, әти-әнием исән-сау, ә бит Тукай­ның минем яшьтә беркеме дә булмаган. Габдулланың башта әтисе, аннан соң әнисе якты дөньяны мәңгелеккә ташлап китә.

Дөнья Тукайны тормыш көтәргә бәреп-кагып өйрәтә. Аңа барысын да үзенә эшләргә туры килә. Мин шагыйрьнең язмышын “әче балан” дип атар идем. Ата-ана мәхәббәтеннән, назыннан мәхрүм булган, ятим, беркемгә дә кирәк булмаган малай... Бик кызганам мин аны. Аның ата-ана кочагына сыенасы, алар белән киләчәк хакында киңәшләшәсе, сөйләшәсе килгәндер. Төннәрен шагыйрь,  беркемгә дә сиздермичә, күңеле йомшарып, күз яшьләрен дә түккәндер. Белүебезчә, ул бик тыныч, үз-үзенә бикләнгән булган.

Тукай үзенә ышанырдай, таянырдай, үзен аңлардай кеше эзләгән. Минемчә, ул аны тапкан. Берне генә дә түгел, хәтта икене. Беренчесе — аның якын дусты Фатих Әмирхан, ә икенчесе — аның илһам чишмәсе Зәй­түнә Мәүлидова. Фатих Әмирхан Габдулланың дусты гына түгел, каләмдәше дә, фи­кер­дәше дә, тәнкыйтьчесе дә  бу­ла. Зәйтүнә исә — аның беренче һәм соңгы сөйгән яры. Габ­дуллага шигырьләр язарга илһам бирүчесе дә дисәк, бер дә ялгыш булмас.

Тукаебызны авыр язмыш, йөрәгенә еллар буе җыеп барган, беркемгә дә белгертәсе килмәгән серләре, күңел яралары бу дөньядан шулай иртә алып киткәндер, бәлки. Ә бит аңа иҗат итү өчен нибары сигез ел гомер бирелгән булып чыга. Әмма халкыбызга нинди бай мирас  калдырды! Зур талантлар­ның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тиб-рәтүе белән түгел, ә нинди әдәби мирас калдыруы белән бил-геләнә.

Мин кабат-кабат “Исемдә калганнар” әсәрен укыйм да, янә шагыйребезне кызганып куям, ә язмышында балан тәмен тоям. Шул ук вакытта горурланам да. Горурланам, чөнки шигърияте белән ул безне — татар халкын — бөтен дөньяга танытты. Бөек Тукаебызның әдәби мирасы гысырлардан-гасырларга күчеп сакланачагында бер шигем дә юк. Сез дә, дусларым, Тукайны укыгыз, яратыгыз һәм дә сокланыгыз!

 Ләйсән Шәйбәкова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»