05.06.2014 - Әдәбият

“Хатыннар” турында сөйләштек

Район мәдәният сараеның кече залында узган әлеге чарага, башлыча, хатын-кызлар килде. Бу, әлбәттә, очраклы түгел, очрашуыбызның төп сәбәбе — яраткан әдибәбезнең былтыр гына дөнья күргән “Хатыннар” трилогиясе турында сөйләшү иде.

Ә инде фикер алышуларда “Башкортостан кызы” журналы­ның баш мөхәррире, шагыйрә Гөлназ Котыева белән әлеге басманың бүлек мөдире, яшь иҗатчы Гөлнара Хәлфетдино­ваның катнашуы чарага аерым ямь өстәде. Гөлнур Якупованың иң матур иҗат еллары нәкъ шушы журнал белән бәйле. Район гәзитеннән респуб­ликаның иң абруйлы журналларының берсенә эшкә килгән Гөлнур шагыйрә һәм язучы булып “Башкортостан кызы”н­да эшләгән елларда таныла. Инде күренекле язучы булган Гөлнур Якупова үзен зур иҗат юлына чыгарган басмадан бүген дә аерылмый, журнал укучыларны тирән эчтәлекле язмалары, шигырьләре, поэмалары белән сөендереп тора.

Кыргыз-Миякәнең әдәбият сөючеләре язучының “Хатыннар” трилогиясен яратып кабул итте. Очрашу барышында күпләр бу әсәрнең әдибә иҗатында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Миякәлеләр Гөлнур Якуповага әлеге зур хезмәте өчен рәхмәт әйтү белән бергә яңа иҗат уңышлары теләде.

Кәүсәрия Әхмәдуллина,

район китапханәсе хезмәткәре.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»