05.06.2014 - Әдәбият

“Славян кочагы”нда

Болгариядәге Варна шәһәрендә “Славян кочагы” дип аталган VIII халыкара шигърият фестивале узды. Аны  Славян әдәбият һәм сәнгать академиясе һәм Болгария Язучылар берлеге оештырды.  Фестивальгә Русия, Болгария, Сербия, Македония, Хорватия, Словения, Черногория, Польша, Бөек Британия, Германия, Әрмәнстан, Латвия, Литва, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдән илледән артык танылган шагыйрь килгән иде.  Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы президиумы әгъзасы Ольга Бояринова җитәкчелегендәге Русия язучылары делегациясе составында шагыйрьләр Надежда Мирошниченко, Владимир Федоров, Людмила Снитенко, Илья Лируж, Татьяна Суздальская, Сергей Добронравов һәм безнең якташыбыз Марсель Сәлимов бар иде.

Фестиваль мәйданнарында чыгыш ясап, юморист-шагыйрь Башкортстан белән Болгария арасындагы мәдәни  элемтәләр турында сөйләде. “Россия — Болгария” җыентыгында басылып чыккан юмористик язмалары да шушы хакта. Шигърият академиясе җитәкчелеге кушуы буенча Марсель Сәлимов Славян әдәбият һәм сәнгать академиясе президенты Елка Няголовага М. Ю. Лермонтовның 200 еллыгына багышланган альманахны тапшырды һәм шушы уникаль басмада басылып чыккан урыс шагыйренә багышланган шигырен укып ишеттерде. Марсель Сәлимовның  Болгариягә алып барган күчтәнәчләре арасында  “Кызыл таң” гәзитенең дә аерым саннары бар иде.

Фестиваль кунакларына Башкортстан шагыйренең  бигрәк тә Н. В. Гогольнең 205 еллыгына багышланган “Яшь аралаш көлү”  театрлаштырылган тамашасында катнашуы ошады.

Фестиваль кысаларында шагыйрьләр Славян язмасы һәм мәдәнияте көне уңаеннан уздырылган чараларда да катнашты.

 Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»