03.06.2014 - Әдәбият

“Кызыл таң” гәзите - әдәбият бишеге

96 еллык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитендә нинди язучылар иҗат канатларын ныгытмаган да, ниндиләре генә татар-башкорт халкының мәшһүр каләм ияләре булып китмәгән. Мәҗит Гафури, Имай Насыйри, Даут Юлтый, Сәйфи Кудаш, Әнвәр Бикчәнтәев, Якуп Колмый,  Нәҗип Асанбаев,  Таһир Ахунҗанов, Әнгам Атнабаев, Хәсән Сәрьян,  бүген дә  редакция белән актив хезмәттәштек итүче Суфиян Поварисов, Рим Идиятуллин, Фәрит Габдерәхим, Равил Шаммас, Расих Ханнанов,  Муса Сираҗи, Мөхәммәт Закиров, Рәдиф Тимершин, Марат Муллакаев, Фәния Габидуллина.  Һәр чорда басманың дәрәҗәсен, мөгаен, шундый  иҗади шәхесләр билгелидер.

Заман уза, өлкәннәр урынына яшьләр килә. Әле күптән түгел генә Башкортстан язучылар берлегенә берьюлы 14 яшь кеше кабул ителде.   Чынлап та, нигә иҗат тулпарын авызлыклаган яшь кешегә 40, 50, 60 яшь тулганын көтеп торырга? Әгъзалык — иҗатчы өчен абруй гына түгел, а зур җаваплылык та. Димәк, профессиональ язучылар сафына басучылар иҗади актив булырга, каләм­нәрен тагын да шомартырга, ка­миллекккә омтылырга тиеш.

Шушы 14 яшь язучы арасында  гәзитебез белән тыгыз элемтәдә торучы  яшь галим, тәнкыйтьче, шагыйрь Руслан Сөләйманов, прозаик Айгиз Баймөхәммәтов, шагыйрь Алмас Шаммасов һәм “Кызыл таң” өчен иң куанычлысы —  редакция­бездә инде 8 ел хезмәт куючы журналист, прозаик Айдар Зәкиев та бар.

Айдарны “Кызыл таң” укучы   бөтен темаларны да җентекле яктыртучы, бигрәк тә гайре актив спорт комментаторы, соңгы вакытта редак­циянең икътисад бүлеге мөдире дип белә. Әнә шундый тынгысыз журналист эше белән бергә Айдар  иҗат итәргә дә вакыт таба. Башкортстанда һәм Татарстанда чыгып килүче гәзит-журналлар белән актив элемтәдә тора, иҗат бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.  

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»