31.05.2014 - Әдәбият

“Без - яшьлеге илнең”

Миңа бер каләмдәшем болай диде: “Менә син дөньядан киткәннәр турында күп язасың, соңыннан үзеңне берәрсе искә алып язар дисеңме, заманалар үзгәрә бит...” Моңа каршы нәрсә әйтәсең? Бәлки, шулай да булыр, искә дә алмаслар. Без бит Пушкин дәрәҗәсендәге әдипләр түгел. Гомумән, мин бу хакта уйлап баш ватканым юк. Бары шуны яхшы беләм, искә алулар, мактаулар үлгәннәр өчен түгел, ә тереләр өчен кирәк. Киткәннәрнең тормышын, эшләрен һәм иҗатын алар белергә, ә бәлки, максатлы яшәү өчен үрнәк тә алырга тиешләрдер. Мин үзем яхшы белгән каләмдәшләрем Шәриф Биккол, Фәрит Исәнгулов, Сәйфи Кудаш, Наҗар Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Әнгам Атнабаев, Сәгыйть Агиш, Шамил Анак, Хәсән Сарьян, Муса Гали, Әмир Гәрәев, Нәҗибәк Хафизов, Мәхмүт Хөсәен, Гариф Гомәр кебек күренекле язучылар турында очерклар язып бастырдым. Хәзер ничектер алар алдында бурычымны үтәгән кебекмен. Ләкин әле онытылып калганнары да юк түгел. Шуларның берсе — каләмдәшем дә, хезмәттәшем дә — талантлы шагыйрь Әхмәт Гайсин.

Күптән түгел редакциядә сөйләшеп утырганда, гәзитнең үз хәбәрчеләре турында сүз чыккач, Әхмәт Гайсинны хәтергә төшерүче күренми, дигән фикер әйттем.

— Аны белгән кешеләр дә сирәктер инде. Сез аны шагыйрь буларак та беләсез, кул астыгызда да эшләгән, бәлки, язып китерерсез, — диде яшьрәк каләмдәшем. Дөрес, “Кызыл таң” энциклопедиясендә аның хакында белешмә бар, ләкин ул гына шагыйрьне күз алдына бастырмый.
Әхмәт белән мин дә якын дус булмадым, әмма аны хөрмәт иттем, шигырьләрен яраттым. Аның “Капка төбендә ташта утырам синнән башка” дигән шигъри юллары менә хәзер ничә дистә ел буена мине озатып килә. Югарыда әйтелгән белешмәдәге язуларга игътибар итик.

Әхмәт Исламгали улы Гайсин 1937 елда Благовар районының Иске Күчәрбай авылында туган. Урта мәктәптә укый. 1960 елда Башкортстан дәүләт университетын тәмам­лый. “Ленинец” гәзитендә эшли. 1963 елда “Кызыл таң”га эшкә чакырыла. Озак еллар гәзитнең үз хәбәрчесе вазыйфасын башкара. Бик күп очерклар, мәкаләләр авторы. Ул әйбәт шагыйрь дә иде. “Язгы таң”, “Канат”, “Иртәгәм”, “Без — яшьлеге илнең” дигән китаплары төрле елларда Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрде. 1974 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Әхмәт Гайсин 1984 елда вафат булды.

Шуны да әйтергә кирәк. Әхмәтнең туган авылы Күчәрбай — республикабызда киң билгеле. Шушы авылдан егерме ике китап авторы, 1956 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәис ага Габдрахманов чыккан. Әхмәт еш кына: “Мин Рәис абыйның балалар өчен язган маҗаралы хикәяләрен, повестьларын мәктәптә үк яратып укый идем”, — дип сөйли торган иде. Малай чактан әдәбиятка тартылган, аның матурлыгына сокланган үсмер иҗади юлга басмыйча булдыра алмыйдыр. Әхмәт тә шигырьләр яза башлый. Озакламый алар балалар гәзитендә күренгәли. Ул чакта гәзитләрдә тоташ битләп шигырь бастыру мөмкинлеге юк иде. Бер шигырең дөнья күрсә, ул синең өчен күрелмәгән бәхет була торган иде. Әлбәттә, күбрәк патриотик шигырьләр сайлап алынды. Заманы шундый иде, шуннан ары беркем дә уза алмады. Алгарак китеп, шуны әйтәсе килә: хәтта ул чакта ук күренекле шагыйрь булып танылган Хәким ага Гыйләҗев та редакциягә нибары ике шигырь алып килде. Алар туган җиргә бәйләнешле кайнар патриотик тойгы белән сугарылган иде. Без аны шунда ук бастырып чыгардык. Икенче көнне ул килеп рәхмәтен белдерде. Бүген кешеләрнең күңеле нәкъ әнә шундый әсәрләр сорый, ләкин, кызганычка каршы, тирән милли образларга нигезләнгән нинди дә булса яңа фикер салынган андый әсәрләр сирәк очрый.

Бераз читкәрәк кителде, сүз Әхмәт Гайсин турында иде. Әхмәт белән мин язучы Вазих Исхаков аша таныштым. Ул чакта Гайсин “Ленинец” гәзитендә эшләп йөри иде. Какчарак гәүдәле, йөзгә чибәр, күзгә туры карамыйча гына оялчан сөйләшүче егет миңа ошады.

— Әйбәт журналист ул, матур шигырьләр яза, бәлки укыганың да бардыр. “Кызыл таң”га эшкә аласы иде. Сынатмаячагына ышанам, — диде Вазих. — Талантына юл киңрәк ачылыр иде.

— Мәсьәләне мин генә хәл итмим бит, мөхәррир нәрсә дияр.

— “Талантлы журналистка урын һәрвакыт табыла”, — дип ул үзе әйтә, каршы килмәс, мөгаен.

Әхмәт хакында Вазих мөхәррир белән дә сөйләшкән булып чыкты. Әхмәт коллективка тиз ияләште, үз кеше булып китте, күп һәм яхшы эшләде. Еш әйтелгән фикерне кабатлау, искә төшереп үтү артык булмастыр. Редакция җитәкчелегенең алмашынуы эш мөм­кинлекләрен киңәйтте, иҗатка тулы юл ачты. Мондый шартларда кул кушырып утырып булмый. Әхмәт моны яхшы аңлады, командировкаларга еш чыкты, әйбәт мәкаләләр язды. Минем “Йөрәк аша үткән сукмаклар” дигән автобиографик китабымда шундый сүзләр язылган: “Мөхәррир сәләтле яшьләргә таянып эшләде. Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗи, Рим Идиятуллин, Илдар Низамов, Фәнил Мансуров, Равил Шаммасов, Әсгать Мортазин һәм башкалар гәзитне укымлы итүгә саллы өлеш керттеләр...”

 Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»