26.04.2014 - Әдәбият

Тукаебыз - күңел түрендә, моңы аның халык телендә

“Тукай моңнары” республика сәнгатьле уку конкурс-фестивале талантлы балаларны икенче тапкыр Уфага җыйды. Башкорт­стан­ның төрле район һәм шәһәр­лә­рен­нән килгән 200гә якын укучы Габдулла Тукайның һәм бүгенге заман күренекле татар шагыйрь­ләренең әсәрләрен укып ишеттерде.

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында узган сәнгатьле укучылар бәйгесен абруйлы жюри бәяләде. Аның рәисе Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов иде. Башка жюри әгъзалары да һәркемгә таныш, күренекле шәхесләр булды: Рәиф Әмиров, Мөнир Вафин, Әхәт Вилданов, Фирзәт Габидуллин, Алик Локманов, Әхмәт Дәүләткулов, Илдус Фазлетдинов, Флүсә Назаргулова, Дилбәр Сөләйманова, Лотфулла Хәбибов һәм башкалар.

Конкурс ике номинациядә узды.
“Тукай төрле телләрдә” номи­нациясендә татар телендә сәнгатьле укучы 52 бала арасыннан Дүртөйле шәһәреннән Радим Гарифуллин — 1нче, Благовар районыннан Радик Шәңгәрәев — 2нче, Агыйдел шәһәреннән Илүзә Таһирова 3нче урынга лаек булдылар.

Башкорт телендә сәнгатьле укучылар арасыннан 1нче урынны Кыйгы районыннан Анжелла Сәгыйтова, 2нче урынны Балтач районыннан Регина Фаткуллина, 3нче урынны Караидел районыннан Илфира Хәйдәрова яуладылар.

Урыс телендә шигырь укучыларның җиңүләре шул ук тәртиптә түбәндәгечә билгеләнде: Күмертау шәһәреннән Алсу Шәмигуллова, Яңавыл районыннан Вилдан Саттаров, Күмертау шәһәреннән Александра Карамышева.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»