02.04.2014 - Әдәбият

Иң зур бүләк - балалар куанычы

Уфа шәһәре Киров районының Аврора урамында урнашкан, бик төгәл һәм мәгънәле “Хыял” исемен йөртүче 22нче балалар китапханәсендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу үтте. Ул республикадагы “Балалар һәм үсмерләр әдәбияты атналыгы” кысаларында узды. Очрашуга килгән язучылар — Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрә һәм прозаик Дилә Булгакова, урыс телендә иҗат итүче балалар язучысы Рәшидә Бик һәм шагыйрь Мөхәммәт Закиров анда Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика художество гимназиясе, 9нчы мәктәп укучылары белән очрашты.

Китапханә мөдире, утыз еллап гомерен шушы яраткан хезмәтенә багышлаган Рима Ирдигитова үзе җитәкләгән зур булмаган коллектив әгъзалары белән мөһим чарага җентекле әзерләнгән иде. Китап күргәзмәсе, язучыларның туган районнары  күрсәтелгән Башкортстан картасы, Интернетта казынып, һәркайсыбыз хакында табылган мәгълүматлар да шактый. Рима Марат кызы, очрашуны ачып, балаларны әдипләрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Фәния Габидуллина Башкортстан Язучылар берлеге алып барган эшчәнлек хакында сөйләде, 11 апрельдә яңа рәис сайлау буенча гомум җыелыш булачагын әйтеп узды, аннары, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды.

Әле әйтелгәннәрдән чыгып, бу очрашу шулай үтә рәсми рәвештә балалар өчен күңелсез бер чара булган икән, дигән фикер кала күрмәсен. Мин үзем, мәсәлән, А. Пушкинның ике строфалык кына бер шигырен урыс телендә укып ишеттердем дә, аны бик зур игътибар белән тыңлап утыручы 6нчы, 7нче сыйныф балаларыннан:

— Бу шигырьне кем язган? — дип сорадым.

— Мөхәммәт  Закиров язган! — дип кычкыралар малайлар.

— Юк.

Кайсыдыр “Есенин!” дип кычкырды.

— Пушкин! — диде, ниһаять арадан бер малай.

— Дөрес. Бу шигырьне мин татар теленә тәрҗемә иттем. Хәзер сезгә шуны укып күрсәтмәкчемен.

Рәшидә Бик — әйтүемчә, урыс телендә балалар өчен искиткеч талантлы шигырьләр авторы. Бу юлы ул шигырь формасында иҗат иткән бик күп табышмаклар әйтте. Аларда табышмак җавабына әйләнгән хайваннарның, җәнлекләрнең яки предметларның төп сыйфатлары шулкадәр оста тотып алынган ки, Рәшидә кыска гына шигырен укып та өлгерми, балалар, берсен-берсе бүлдереп, табышмакның җавабын кычкыра да башлый.

Дилә Булгакованың чыгышы да гаҗәеп җанлылык тудырды җыелучыларда. Дилә балаларга тәгаенләнгән, бик матур итеп бизәлгән китабыннан шигырьләр укып ишеттергәч, үзенең калфаклар чигүен дә әйтте һәм:

— Кызлар, сезнең кайсыгыз озын чәч йөртә, озын чәчләр хатын-кызны бик матурлый бит ул, — дип мөрәҗәгать итте. Башта оялыбрак торсалар да, озын чәч йөртүче кызлар күбәеп китте, калын толымнарын сүткәләп, хәтта истәлеккә фотога да төштеләр. Соңыннан әдипләр, гадәттәгечә, автографлы китапларын таратты. Аларның үзләрен дә истәлеккә календарьлар белән бүләкләделәр. Кунак ашы — кара-каршы.

Мөхәммәт Закиров,

шагыйрь, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Гаян Локманов исемендәге бүләк иясе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»