01.04.2014 - Әдәбият

Ләззәтле китап

Яхшы китап турында ”Бер тында укып чыктым” дип мактап әйтергә яратабыз. Сабакташым, хезмәттәшем Фәнис Гәрәевның 50 яше тулу уңаеннан нәшер иткән “Безнең әле җилле чаклар...” дигән әдәби-публицистик, лирик-юмористик, тезмә һәм чәчмә әсәрләрдән торган шактый калын җыентыгын  зәмһәрир салкын кышкы озын кичләр буена, арканы кайнар голландкага терәп,  тәмләп-тәмләп кенә, ләззәтләнеп-кинәнеп, берчә елап, берчә көлеп, сокланып һәм автор өчен горурланып,  шактый вакыт дәвамында укыдым.

Иң беренче күзгә ташланган нәрсә — укучы белән  ихлас диалог.  Каләм иясе укучысын юк-бар белән борчырга теләми, аның күңеленә ипләп кенә, әдәп белеп ишек кага.    “Китап чыгару минем җиде ятып бер төшемә дә кермәде” дип  башлый кереш сүзен,  көне-төне гәзит эшеннән башын алалмаган журналист, хәзерге заманда  төрле сыйфаттагы  тау-тау китаплардан гаҗиз булган укучы алдында бераз акланган сыман.

Иллә мәгәр, китапны ачып җибәргән “Әткәем печәнлеге” парчасы ук, укучының җанына үтеп кереп, аның күңел чоңгыл­ларыннан иң кадерле хатирә­ләрен актарып, сагындырып, елатып, китап хозурына тартып ала да башкача җибәрми.  Шушы бер парча каләм иясенең повесть-романнар язарлык куәсе барлыгын  әйтеп тора. Дәрьядай  фикер агышы,  үтемле, тәмле тел, кино тасмасындагы кебек җете  вакыйгалар  эзлеклелеге, динамика гап-гади генә истәлек-бәянны  сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрә.  Үзенең бөтен барлыгы, холык-фигыле, дөньяга, хезмәткә карашы, мөнәсәбәте белән Әткәй образы пәйда була. Шунысы шаккаткыч — ул барыбызның да  авылда гомер иткән, шундый ук печән кибәннәре койган әтиләрне хәтер­ләтә. Чөнки без — авыл балалары, безнең язмышлар бер, дөньяга булган караш уртак. Алар печән чапкан посадка да  безнекеннән берние белән дә аерылмый икән ласа! Әдәбиятта “типиклык” дип аталган күренеш Фәнис язмаларында тормышчанлык, гади хикмәтлелек, ихлас ягымлылык  кебек төшен­чәләрне дә үз эченә ала.

Әти-әнигә, нәсел-нәсәпкә хөрмәт, ихлас ярату  авторның үзенең дә күңел дөньясына, тыштан “керпе” күренсә дә,  калеб йомшаклыгына, кешелеклелегенә, тормыш кыйммәтләренең илаһилык белән туры килүенә ишарәли.

Китапта шактый урынны алып торган  “Шәһри Болгар — миллә­темнең мәккәсе” сәяхәтнамәсе  язылганга да 20 ел узып киткән.  Гаҗәп, дистә еллар узса да, бу язма үзенең бәһасен җую түгел, кыйммәтен тагын да арттырган ласа! Чын журналист әнә шулай итеп язарга тиештер ул.  Без бу язмада  сәнгать­кәрләребезнең шактый яшь чагын күрәбез.  Кайсыберләре инде арабызда да юк. Язманың тарихи әһәмияте бәлки шунысы белән дә кадерледер. 

Әдәбият теориясендә “хронотоп” дигән төшенчә бар. Вакыт-пространство берлеге дип атыйлар аны. Ягъни әсәрнең динамикасын, вакыйгалар хәрәкәтчәнлеген нәкъ менә шушы хронотоп билгели.  Фәнис Гәрәев китабы тормышның, сәнгатьнең  тере тарихи сәхифә­лә­рен хәтерләтә. Мәсәлән, инде халык җырчылары булып танылган Айдар Галимов, яки Хәния Фәр­хинең  моннан 20 ел элек зур эстра­дага кереп кенә баргандагы халәте кемне кызыксындырмас?   Я булмаса, утны-суны кичкән татар-башкорт музыкасы легендасы Рим Хәсәнов белән төрле чордагы әңгәмә урнаштырылган.  Халәт башка, кәеф, максатлар башка. Мондый әйберләр журналистның гомере буе сәнгатькә, шәхесләргә тугры калуы турында  нәтиҗә ясарга гына түгел,  теге яки бу образны масштаблы,  күләмле, төрле үлчәмнәрдә күрергә дә мөмкинлек бирә.

Журналистның Раиса Горбачева турындагы “Рәйсә”нең соңгы көзе”, “Демократиягә...  дар агачы ашамы?”, “Ермак” кемнең аңын ермак” кебек  язмалары  да  Русия  язмышын үз күңеле аша үткәрүе, аналитик акылы, сәяси сизгерлеге хакында сөйли. Бөтен республиканы шаулаткан “Мәгариф мәс­хәрәсе”нең шаукымы әле дә тынмый.   Чыннан да, мондый үлем­сез мәкаләләр язу өчен дөньяви проблемаларны аңлау гына түгел,  башкаларны да уйландырырлык, намусын уятырлык, битарафлык юшкыннарын кырып ташларлык кыю, үткен итеп яза белергә кирәктер.

Фәнис Гәрәевнең  Илештән чыккан билгеле кешеләр, җитәк­челәр, анда яшәүче фидакарьләр турындагы очерк-мәкаләләрен укып ак көнләшү хисләре кичердем.  Якташлар турында язу, аларның нәсел-нәсәбен, тормышын шәхси белеп язу —  журналист булган кешенең иң изге бурычыдыр ул.

Якташы, хезмәттәше  Идрис Сәетгалиев белән берлектә язылган  “Иске Күктау фаҗигасе” дигән язма кемне генә битараф калдырды икән?  Фактлар төгәллеге өчен авторларга бихисап халык белән аралашырга туры килгән. Мате­риалның күп өлеше алар авызыннан бәян ителә.  Якташларын гына түгел,   республикада мондый олы афәткә тарыган  бөтен халыкны тетрәндергән, онытылырга тиеш булмаган вакыйгаларны яктырту — изге бурыч. Һәм автор аны намус белән үтәп чыккан.

 Фәнис Гәрәевның  проза әсәрләрен бер укысаң, ул вакыйганы, ул сюжетны беркайчан да онытмыйсың. Шуларның берсе — “Кое каргышы” хикәясе.  Автор уйлап чыгарылган образлар белән эш итми шикелле.  Журналистның күзенә чалынган, бәгыренә кереп урнашкан  геройлар, фактлар, җанланып, сәнгати дәрәҗә алып,  әдәби әсәр геройлары булып китә.  Автор сүзгә бик таләпчән. Анда буш җөмлә, урынсыз ым очрат­массың. Образлар төрле яклап эшләнгән, тулы канлы. Диалоглар төзү,  сюжетка лирик чигенешләрне оста үрү әсәрнең терелеген, динамикасын  тәэмин итә.  Тискәре герой буларак, Габит — җыелма образга торырлык тип.  Андагы начар сыйфатларны әллә күпме кешегә бүлсәң дә  җиткереп булыр иде. Бәлки, автор  буяуларны куерту, гипербола алымын да куллангандыр. Әсәрнең  төп кыйммәте — аның идеясендә: явызлык  тиешле җәзасын алырга тиеш.  Автор кизәнгән җиренә суга.

Фәнис Керпе-Гәрәй  юмористик-сатирик әсәрләр язарга да  бик әвәс.  “Кызлар кендек җилләтә”,  “Герой-ата буласым килми!” кебек әсәрләр бүгенге эстрада сәхнәсе өчен язылган кебек. Заманча да, фәһемле дә, тәрбияви әһәмиятле дә алар. Автор сатира-юмор жанрына хас ысулларны, хәйлә юлларын яхшы белә. Сюжетны көтел­мәгәнлеккә кору,  гротеск, гипербола, литота, ирония, сарказм — һәркайсыннан файдалана ул.  Оятсыз шәрәлеккә бармый, чамасын белеп эш итә. Вакыт-вакыт теле керпе кебек чәнечкеле, кырмыска бәвеле сыман әче аның, ләкин шифалы. Ул  кирәгенчә генә төрттерә, сатира угын тиешенчә төгәл ата, тупаслыкка бармый, кимсетми, мыскылламый  — фаш итә, куырып ала. Әлбәттә, әдәби әсәрләренең уңышлы булуы  авторның  ныклы белемле, талантлы, мәгълүматлы журналист булуы белән бәйле.

Фәнис Гәрәев — нечкә лирик та. Аның популяр җырларын санап китү бу юлы артык булыр.  Шигырьне дә  ул рухи яктан нык тулышып, җитлегеп кенә яза.   Хисләр дөньясында әлегә берәү дә әйтмәгән яңа сүз әйтү,  меңәр еллар җырланган мәхәббәт хисенең яңа чоңгылларын табу теләге белән яна ул. 

Сүзгә талымлылык, сөйләмдә төгәллек  — Фәнис Гәрәев иҗаты­ның алтын таҗы. Эштә дә, тормышта да, иҗатта да шундый ул.

Дуслык — журналист өчен иң изге хис. Ул дусларны нык сынап, сайлап кына ала һәм аларны кадерли белә. Китапта авторга карата дуслар фикере дә урын алган.  Мактанырга яратмаучы, ясалма дан-шөһрәткә омтылмаучы, ләкин йөрәгендә әле туачак күп әсәрләрен, илаһи мәхәббәтен саклаучы  каләм иясе хакындагы дежур сүзләр түгел бу — ихлас хәер-фатыйха, изге теләк, дога.

Фәнис сабакташ, каләмдәш, хезмәттәш,  без әле синнән  күп нәрсә көтәбез.  Гомер буе киеренке журналист эшендә җыелган тормыш тәҗрибәң әдәби әсәрләр булып милли хәзинәләребезне тулыландырына ышанабыз.

 Ләйсән Кәшфи.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»