29.03.2014 - Әдәбият

Шигъриятле төбәк

Якташлар җылысы... Дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле хисләрнең берсе бу. Бигрәк тә чит җирләрдә гомер итеп, зарыгып, җаны өшеп, туган якларына сирәк кайтучылар өчен. Шөкер, Татарстанда 21 ел яшәп, эшләп,  дөресрәге, гыйлем җыеп кайтуыма да биш ел тула. Туган ягымда яшәп иҗат итүчеләр белән очрашып, шигърият турында сөйләшергә, аларның әсәрләрен  бергәләп тикшерергә, анализ ясарга дигән ниятем күптәннән тынгы бирми.  Шагыйрь булып туарга кирәк, дисәләр дә, илаһи хис  белән туганнарны дөрес юлга салу өчен белгеч ярдәме кирәк. Мин моңа Әлмәттә яшәгәндә шактый еллар Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” берләшмәсен җитәкләү чорында нык инандым. Хәзер андагы берләшмәгә йөрүчеләр арасында берничә китап чыгарып, Язучылар берлегенә керүчеләр дә бар.

Ә Тәтешле — аеруча шигъриятле төбәк. Җыр сәнгатендә дә, шигърияттә дә якташларыбызның моңы, тавышы үзенең табигыйлеге, ихласлыгы, кабатланмаслыгы белән әллә каян аерылып тора.  Табигать биргән илаһи нигъмәт дип атарга буладыр моны.

Ниһаять бушап, гәзитебез җитәкчелегенең хәер-фатыйхасын алып, Тәтешле районы китапханәсенә  шалтыратып, ниятемне әйттем.  Үземне афишалау, мактау, букетлар  һәм башка мәшәкать кирәкми, дип алдан кисәтсәм дә, тыңламаганнар, Зинира Шәрәфиева җитәкчелегендә китапханә хезмәткәрләре зур кунаклар чакырып, ныклап әзерләнеп, “Күңелләрдә җырлар туганда” дигән иҗат кичәсе әзерләгәннәр. Куырынып утырдым. Аларның бөтен мактаулары шәхесемне үз нигъмәте белән бизәгән Хак Тәгаләгә юнәлсен. Фәкать Аллаһ кына мактауларга лаек.

Тәтешленең 1нче урта мәктәбендә укучы бармак буе гына малай һәм кызлар күп шигырьләремне яттан сөйләде. Хәтта фәлсәфи шигырьләремә дә теше үткән аларның. Мөгаллимәләре — шагыйрә, берничә китап авторы Лиза Фатхуллина икән. Инде авылларда да балаларның теле урыслашып барганда, район үзәге укучылары шулай матур итеп ана телендә чатнатып шигырьләр сөйләве куанмаслык түгел. Зур эш бу, Лиза ханым!

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Фәрит Җиһангиров та кырык эшен ташлап, очрашуга килгән, дикъкатьле итеп шигыремне укыды,  минем иҗатымны үз репертуарына керткәне, халыкка җиткергәне өчен рәхмәт аңа.

Тормыш мәшәкатьләре үз иҗатыма берникадәр битараф карарга этәрә бугай. Инде күп еллар “Әри сандугачы” фес-тиваленең гимнына әверелгән җырымны бу очрашуда тәүге тапкыр тыңладым. Кичәгә районыбызның абруйлы шәхесләре: Күрдем авылы мәхәлләсе башлыгы Мәгъдән хәзрәт Атнабаев, Саҗидә Сөләйманова мирасын барлаучы, педагог-шагыйрә Клара Байгазина да килгән иде.

Мәгъдән абый сүз уңаеннан Әнгам Атнабаев исемен мәңгеләштерү мәсьәләсенә тукталды. “Былтыр “Кызыл таң” гәзите Уфадагы 84нче гимназиягә һәм берәр урамга Әнгам Атнабаев исемен бирү кирәклеге турында язып чыккан иде. Боз кайчан кузгалыр икән?” — дип, шуны ачыклау үтенечен белдерде ул.  Редакциябезгә  истәлеккә гаҗәеп матур шамаил бүләк итте.

Клара ханым хатирәләре мине кире Әлмәткә, Саҗидә Сөләйманова сукмакларына, нефть институтында ел саен үтә торган шагыйрә фестиваленә алып кайтты.  Заманында Әлмәт — Тәтешле дигән рухи күперне салган идек без. Бу элемтәләрне һич кенә дә югалтырга ярамый. Чөнки татар әдәбияты йолдызы Саҗидә Сөләйманованың кендек каны Тәтешле җирендә тамган. Ул, иң беренче чиратта, үзебез-нең кеше, Башкортстан кызы.

Ниһаять, осталык дәресе мизгеле җитте. Төп максатыбыз  шул иде, югыйсә. Эшебезне Күрдем авылында яшәп иҗат итүче, үзнәшер белән чыгарган күп китаплар авторы, исеме республика матбугатында күптән билгеле Хәниф Нурисламов кулъязмаларыннан башладык. Гомерен колхоз эшенә багышлаган олы яшьтәге каләм иясе иҗат белән байтактан шөгыльләнә. Үзнәшер белән шигырь җыентыкларын чыгарып тора. Инде сигезенче дистәне ваклаучы  автор  үзенең балачагы, канлы сугыш еллары, сугыштан соңгы авыр чор һәм хәзерге заман турында бер үк вакытта гади дә, хикмәтле дә итеп яза.

Шүре ясыйм. Әнкәй  җырларына

Кушылып “җырлый” минем тыпырчам,

Бер без генә түгел, ил белән шул

Яшәргә дип шулай тырышкан.

(“Әнкәй һәм киндер”).

Хәниф Нурисламов шигырьләрендә сугыш елларына туры килгән ач-ялангач балачак тере һәм күз яшьләрен китерерлек әрнүле булып гәүдәләнә. Өч  оныгына көн саен, авызыннан өзеп, кесәсенә салып өч бәрәңге китерүче кече күңелле, зур йөрәкле Зурнәй образы пәйда була:

Шул кесәдән өч бәрәңге чыга,

Тәгәрәтеп мичтә пешергән.

Ач кешегә бәрәңге дә — “алтын”,

Шул алтынны Зурнәй китергән.

(“Зурнәй”).

Аның лирикасында хис-сурәт кичереш-кәеф белән тәңгәл килеп матур, гыйбрәтле дулкынландыргыч нәтиҗәләргә китерә.  Лирик герой сабыр холыклы, күпне күргән, бердәнберенә тугрылыклы, югалту-кайгыларны күтәрә белүче, яшәү ямен җуймаган, дөнья матурлыгын җырга сала белә торган гали зат буларак күз алдына килә.

Хәниф Нурисламов шигырьләре башлап язучылар өчен үрнәк булырлык. Шулай да, камиллекнең чиге булмаганын исәпкә алып, бүген дә актив иҗат итүче каләмдәшебезгә әсәрләрне тагын да үтемле итү, “кизәнгән җиргә катырак сугу”, сүзне кыскарак тоту кирәклеге турында әйттек.

Миләүшә Гәрәева — яшь һәм өметле шагыйрә. Үзнәшер белән чыккан китабын яратып укыдым. Менә дигән шигырь җыентыгы “Китап” нәшриятында үз чиратын көтеп ята. Миләүшә район гәзитендә җаваплы секретарь булып эшли, әле кечкенә улын үстерә. Миләүшә — табигать кызы, авыл баласы. Безнең якларның илаһи гүзәллеге шигъри тәлгәшләр булып аның иҗатына үрелә. “Без — авылдан өзелеп төшкән бер моң” дип үзенең рухи халәтен, күңел хәзинәләрен,  тормыш кыйбласын һәм илаһи кыйммәтләрен  бер юл белән аңлата белә ул.   Яшь кешегә йөкне күп төяргә була. Аңа әле яшисе дә яшисе, өйрәнәсе дә өйрәнәсе, шигърият иленең яңа серләрен ачасы, яңа биеклекләр яулыйсы.

Гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлаган Лиза Фатхуллина — актив каләм иясе. Шигъри җыентыклары да шактый аның. Күп темаларны иңли, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Шәкерт-ләрен дә иҗатка әйди — монысы инде иң изге эш. Лизаның хисләре ташып тора. Хәтта фикердән дә, сүзләрдән дә алдарак йөгерә кебек алар. Автор күңеленә килеп кергән шушы дулкынны тыя алмый, барысын да әйтеп калырга ашыга кебек. Туган җир кадере,  милләт белән горурлык тойгысы, якташ шәхесләребезгә соклану, табигатьнең илаһи мизгелләре, әдәп-әхлак —  болар барысы да аның язмаларында урын тапкан.  Минемчә, укытучылар арасында шундый каләм иясе булу — районыбыз өчен зур хәзинә. Чөнки ул шигърияткә, әдәбиятка, иҗатка килер буыннарны да әйди, аларга да илһам орлыклары сала.

Осталык дәресе вакытында Лиза Фатхуллинаның берничә шигырен “сүтеп җыйдык”. Баксаң, автор дөньяны  шагыйранә  күрә белә, ләкин  сүзне озынга суза, кирәкмәгән чоңгылларга килеп керә, теманы тармакландыра, кыскалыкта — осталык принцибын оныта икән. Аның 7 строфалы шигыре 3 строфага калдырылды. Нәтиҗәдә мәгънә тыгызланды, артык юллар алып ташланды, мантыйк ныгыды, әсәр күпкә камилләште. Каләм иясе еш кына ритм таләбе белән исәпләшми, шигырьләргә прозаизм килеп керә. Артык патетик рух, тапталган метафоралар да заман шигырен бизәми.

Осталык дәресенә шигырьләрен алып килгән Лилия Нурмачева Сараштыбаш авылында клуб мөдире булып эшли, шигырьләр чыгарырга да, җыр-моңга да әвәс. “Чынлап торып шигырь яза башлавыма ике генә ел, шулай да район гәзитендә шигъри язмаларым басылды”, — ди ул. Табигатькә соклану, үткән елларны сагынып искә алу, яшәештән ямь табу  аның әле кыяр-кыймас кына ясалган шигъри адымнарын соклану, гаҗәпләнү кебек нәфис фикерләр белән характерлый. Лилиягә әле шигърият дигән илаһи дөнья-ның күп серләрен ачасы бар. Аңа шигырь китапларын күбрәк укырга, шигырь калыбы, аның эчке гармониясенә җитди игътибар бирергә кирәк. Осталык дәресендә аның кайбер шигырьләрен  тиешенчә эшләдек. Авторга файдалы булырдай кисәтүләр ясадык.

Нурия Шәйхетдинова да иҗат дөньясына яңа аяк баскан. Ул Сараштыбашта китапханә  мөдире булып эшли. Китаплар илендә кайнашу, мөгаен, аны әйләнә-тирәгә яңача карарга, хыяллар иленә юл тотарга әйдәгән. Ул үзенең уй-хисләрен, сагыну-сагышларын, соклану-хозурлануын шигъри телдә әйтеп бирергә булган. Без аның язмаларын да карадык, теләк-фикерләрне җиткердек.

 * * *

Икенче көнне туган авылым Югары Кодаш китапханәсендә мәктәп укучылары белән очраштык. Күп шигырьләр укылды. Балачак, мәктәп хатирәләре яңарды. Китапханә мөдире Илүсә Кәшфиева чараны һәрвакыттагыча бар тырышлыгын салып, эчтәлекле һәм фәһемле итеп әзерләгән иде. Авылыбызның абруйлы мөгаллимәсе, хәзер инде ветераннар советы рәисе, җыр-моңга һәвәс Венера Әхмәдуллина Экология елында Әри елгасы буенда ачылган чишмәгә багышлап язылган “Нурислам чишмәсе” дигән җырны яңгыратты.

Киләсе очрашуларда балалар язган шигырьләрне, иншаларны тикшерү, яшь буынны әдәби иҗатка җәлеп итү мәсьәләсе кузгатылды.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»