25.03.2014 - Әдәбият

Хәтердәге якты мизгелләр

Республиканың Милли китапханәсендә күренекле әдибә Фәния Чанышеваның “Хәтердәге якты мизгелләр” дигән истәлекләр китабының исем туе үтте. Аны оештыруда китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, вакытлы матбугат бүлекләре (мөдирләре — Айгөл Бурангулова һәм Эльвира Мөслимова) хезмәткәрләре зур тырышлык салды.

Айгөл Сәлимҗан кызы, Фәния Чанышеваның тормышы һәм иҗаты турында кыскача сөйләп, әдипнең моңарчы нәшер ителгән ун китабы да киңкатлам укучыларга таныш булуын әйтте.

— Минем иҗатым гына түгел, шәхси тормышым да Башкортстан һәм Татарстанның күренекле әдипләре арасында кайнап үтте, — диде Фәния Гафар кызы. —Дистәләрчә еллар буе мин аларның әсәрләрен генә түгел, үзләрен дә күреп белдем, күпләре белән дуслаштым. Бу китабыма 29  шәхесебез турында очерк кергән. Болардан тыш, берничә дистә язучы, галим, сәнгать әһеле телгә алына. Менә шушы китапханәдә 40-50 ел фидакарь эшләгән Мөхәммәт Закиров һәм Зәйнәп Гыймранова турында да олы ихтирам белән язып, иң беренче чиратта гүзәл кешелек сыйфатларын ачып салырга тырыштым.

Фәния Чанышева үзенең ире Гыйлемдар Рамазановны олы галим генә түгел, кешелекле һәм гади шәхес итеп тә күрсәткән. Гыйлемдар аганың яшь кенә килеш авыр сугыш юллары үтеп, каты яраланып, инвалид булып кайтып, тормышка, яшәүгә көчле омтылышы булуын, гомер буе кешеләргә булышуын, изгелекләр кылып яшәвен әйтеп үтте.

Бу китапның мөхәррире Динә Морзакаева Фәния Гафар кызына карата җылы сүзләр белән чыгыш ясады. “Бу — Фәния апаның минем катнашлыкта чыккан беренче китабы гына түгел. 1996 елда Уфада без аның “Көзге чәчәкләр” дигән искиткеч китабын татар телендә нәшер иттек. Ул укучылар арасында “һә” дигәнче таралып бетте. Аның 2005 елда Казанда чыккан “Елларга үрелгән җырлар” дигән китабын да бик яраттылар.

Әле без исем туена җыелган китап ике өлештән тора. Беренчесе — авторның истәлекләре, икенчесе— Гыйлемдар Рамазановның татар телендәге шигырьләре, шулай ук Гыйлемдар абый белән Фәния апаның бер-берсенә багышлап язган шигырьләре”, — диде ул.

Аларның барысын да мин дә сокланып укып чыктым. Тормышның сикәлтәле юлларын җитәкләшеп узган, бер-берсен күз карашыннан ук аңлаган соклангыч парның ихлас йөрәкләреннән чыккан тирән эчтәлекле шигырьләр алар.

Кичәдә өлкән һәм урта яшьтәгеләр белән бергә мәктәп укучылары да катнашып, чыгышларны игътибар белән тыңлап утырды. Мин, аларга мөрәҗәгать итеп: “Бу китап беренче чиратта яшь буын өчен. Монда язылган истәлекләрне укып, андагы шәхесләрдән үрнәк алып яшәгез”, — дидем.

Наҗия Сафарова яшьтәше Фәния апага багышланган шигырен укыды. Сүз осталары башкаруында экраннан Фәния апаның һәм Гыйлемдар абыйның шигырьләре яңгырады.

Композитор Тәлгать Шәрипов Гыйлемдар Рамазанов шигыренә иҗат иткән “Имәннәр шаулый” җыры Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, безнең халык яшәгән барлык төбәкләрдә популяр.

Фәния Чанышеваның тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә җыелучыларда кызыксыну уятты.

Гайса Җиһаншин,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»