15.03.2014 - Әдәбият

Сатирикның чираттагы җиңүе

Русия Журналистлар берлеге узган елгы уңышларын барлады.  “Ватан журналистикасының алтын китап киштәсе” Бөтенрусия конкурсында Марсель Сәлимов җиңүче дип табылды. Абруйлы премия шагыйрь-сатирикка “Заманы нинди — көлүе шундый” дигән яңа китабы өчен бирелде.

Китап “Русия язучысы” Мәскәү нәшриятында Николай Дорошенко редакциясендә чыккан. Шигырьләрне башкорт теленнән урыс шагыйрьләре Александр Филиппов, Николай Переяслов, Иван Тертычный, Роберт Паль, Леонид Соколов һәм башкалар тәрҗемә иткән.

Җиңүчеләр Мәскәүдә Үзәк журналист йортында бүләкләнде.  Русия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов, якташыбызга лауреат дипломын тапшырып, иҗатын югары бәяләде, аны Русия халыклары хәзерге заман әдәбиятының иң чагу һәм талантлы вәкилләренең берсе дип атады.

Айгөл Юлъякшина әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»