13.03.2014 - Әдәбият

Шигърият дигән могҗизалар иле

Редакциягә шигырьләр күп килә. Җан авазы булып күңеленнән өзелеп төшкән заңны авторларыбыз үзләре өчен генә калдырмый, башкаларны да таныштыру теләге белән яна. Чыннан да, үзең язган әсәр үзеңә бик шәп булып тоелырга мөмкин. Әгәр берәр дустың яисә танышың аны мактап та җибәрсә, инде үзеңне чын шагыйрь  итеп саныйсың һәм башкаларны да шуңа инандырасы килә. Үз иҗатыңа тәнкыйть күзлегеннән карау кирәклеге хакында күп язылды инде. Аңа карап, редакциябезгә шигырь юллаучылар кимемәде, киресенчә, гамәли ярдәм сорап шалтыратучылар да байтак. Менә шундый дистәдән артык шигырь сөючене “Кызыл таң” редакциясенә “түгәрәк өстәл” артына чакырып, шигырь турында сөйләшү үткәргәч, шигъри иҗатның кеше тормышы өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуы турында янә бер ачыш ясадым. Бәлки, бу ачыш та түгел, янә бер инанудыр.

Дингә һәм шигърияткә адәм баласы татлы тормыштан килми, дигәнне ишеткәнем бар. Дөрес, бу үзенчәлек кайбер очракта нәселдән килә яки балачакта ук үзен сиздерә. Әлеге осталык дәресендә катнашучы иҗатчыларыбызның язмышын, башыннан үткәннәрен күздән кичергәч, шигърият дигән могҗизаның кешегә дин кебек үк тәэсир итүе, аны авыр чирләрдән, хәтта үлемнән йолып алуы тере мисалларда күренде.

— Күңелеңдәге кичереш-ләрне кешеләргә генә сөйләп арынып булмый. Ирексездән кулга каләм аласың. Бөтен кайгы-хәсрәтләрең, күз яшьлә­ренә кушылып, шигъри юллар булып тезелә. Гүя, бушанып ка­ласың. Яңгыр явып үткәч, зәң­гәр күк йөзендә калыккан салават күпере шикелле, тормышта матур төсләр күренә башлый, дөнья ямьләнеп китә. Яшәмәслек чаклар матур миз­гелләр белән алышына, — ди Миякә районының Канбәк авылында яшәүче Әлфирә Кәримова.

Күбәләк кебек матур, 17 яшьлек кызын фаҗигале югалт­каннан соң җанын кая куярга белмәгән Әлфирә ханымны яшәүдән ваз кичкән мизгелләрдә шигърият коткарып кала.  Искиткеч матур язу белән дәфтәр-дәфтәр шигырь-ләр иҗат иткән ул. Хәзер инде аның каләме шактый шомарган. Кайбер төзәтүләр кертеп, матбугатка да бирерлек. Моннан тыш, Әлфирә ханым көй-ләр иҗат итәргә дә әвәс. “Миякәм” дигән җырны каләм-дәшләренә җырлап та ишеттерде ул.

Уфада яшәүче Ралия Ганиева да шигърияткә рәхәт тормыштан килмәгән. Гөрләп яшәп яткан җирдән ирен югалту, сыңар канат булып калу хәсрәтен шигырьләренә салган ул.  Шуның өчен аның күп язмаларында ялгызлык ачысы, сагыш, сагыну мотивлары өстенлек итә. 

Осталык дәресе вакытында авторның берничә шигы­ренә тукталдык. Автор еш кына рифма-ритм таләпләре белән исәпләшми.  Ә бу бит шигырь өчен төп нәрсә! Буш җөмләләр, примитив образлар күренгәли. Кайчакта автор каләмгә хисләре тулышып җитмичә тотына кебек. Ә менә “Ялгызлык сагышлары” шигыре менә дигән килеп чыккан! Монда ялгызлык хисләрен аңлаучы кошчык образы пәйда була. “Ялгыз калу һәр кешене бикли кура-киртәгә” дию — үзе зур психологик ачыш! “Дөньяга килү” шигыре дә дулкынландыра, ләкин соңгысын бераз эшкәртергә кирәк. Кызганычка каршы, яңалык булмаган ши­гырьләр бар. Күп еллар мәктәптә татар теле укыткан иҗатчының  укучыларына, ветераннарга, әниләргә багышланган тәрбияви шигырьләре дә байтак.

— Мин Татарстанның Мөс-лим районы Иске Карамалы авылында дөньяга килгәнмен. Яңа Сәет авылы егетенә кияү­гә чыгып, Якутиягә киттек, күп еллар медицина хезмәт­кәре булып эшләдем. Беренче ирем­не югалттым. Дуван районыннан башкорт егетенә кияүгә чыккач, былтыр, Нуриман районының Байгилде авылына кайтып, йорт тергезеп яшәп киттек, — дип үзе белән таныштырды Рузи­лә Таҗетдинова.

Гомер иткән Якутиясен, еракта калган оныкларын сагынудан, сагышланудан ул  күп­тән түгел шигырьләр яза башлаган.

Башлангыч чор өчен ши-гырьләре начар түгел. Ләкин иҗатчының каләмен байтак шомартасы бар әле.

Благовар районының Яңыш авылыннан килгән Әнисә Имаева күп еллар укытучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Шигырьләре  тел ягыннан шактый шома, фи-керләре дә дәлилле, төгәл.  Әйләнә-тирәнең матурлыгына гашыйк һәм шушы гүзәллекне шигырь теленә сала белүче иҗатчы “дөньяда яшәү — үзе бәхет” икәнлегенә генә инанып калмаган, “Авырлыклар күбрәк күргән саен, Тормыш, сине ныг­рак яратам!” дип үз инануын ярып сала.

Туймазы районында туып-үскән, гомерен хисап эшенә багышлаган, хәзерге көндә Уфада яшәүче Лена Нәбиул-линаның шигырьләре табигать могҗизаларына, туган якка гашыйк җан турында сөйли. Ул төрле темаларга тотына. Фикерне бер төенгә җыеп, җыйнак итеп язарга омтылса, бәлки, матур гына ши­гырьләр килеп чыгар иде. Автор сүзен еш кына озынга суза, вакыйгаларны шигъри телдә бәйнә-бәйнә сөйли, ә әйтер фикер, шигъри яңалык томан эчендә кала.

Ә нәрсә сөенечле? Каләм иясе  нечкә хискә ия, шигырь ритмын яхшы тоя, тапталмаган, уңышлы рифмалар таба. Шигырьнең эчке техникасы ярарлык булган хәлдә, ул аның тышкы төзелеше, композициясе турында уйламый. Кирпечтән йорт салу өчен аны ничек яхшы итеп өяргә кирәк булса, шигырьдә дә фикер үсте­релеше бер мантыйкка буйсынырга тиеш ич. Шигырь техникасына төшенергә кирәк. Оны да, чүпрәсе дә бар, икмәк уңсын өчен тырышлыкны кызганмаска гына кирәк.

Гомерен китапханәче хез-мәтенә багышлаган Хәмдия  Низамова  —  редакция­без­нең күптәнге дусты.

Җәннәт фәрештәләредәй,

Иман нурлы йөзләре.

Җанга канәгатьлек өсти

Мәрхәмәтле сүзләре, —

дип яза ул “Кызыл таң” кызлары турында.

Шигъри иҗат белән дини  тормышны бергә алып бара ул. Хәмдия ханым — нечкә кү­ңелле лирик. Тормыш авырлыкларына бирелмәсәң, язмы-шыңа һәрвакыт рәхмәтле бул­саң, Аллаһ сине ташламый, күңел бәйрәмнәре көтеп тора, дигән фикердә ул. Һәм шәхси тормышында да шуны исбат итеп яши.

“Осталык дәресе”нә Нефтекама шәһәреннән ерак араны якын итеп килгән Рәфисә Гыйзетдинова гомерен хисапчы эшенә багышлаган. Аның шигырьләре Яңавыл язучыла­рының “Тәлгәш” дигән җыентыгында да урын алган.  Шигырьләренә туган як, табигать, тормыш чынбарлыгы үзенең кабатланмас төсләре белән килеп керә.  Шулай да сүз­ләр сайлаганда, фикерне  дәлилләгәндә камиллеккә ирешәсе бар әле авторның.

Фируз Әхтәмов Әлшәй районыннан. Редакциядә бер шәлкем шигыре күптән ята.  Дөньяга битараф була алмаган, табигатькә гашыйк затның шигырьләре бу. Кеше гомере турында фәлсәфи уйларга да бирелә каләм иясе.  Сурәтләр тере, нәфис, хис-тойгылар түгелеп тора. Ләкин авторның әллә тел байлыгы җитми, әллә рифма-ритмны тою сәләте сай,  язмалары, нишләптер, камил килеп чыкмый, чөнки шигырь техникасы аксый. Шулай да табышлар бар. Бигрәк тә кеше холкына багышланган иронияле, чәнечкеле шигырь­ләре игътибарны җәлеп итә. “Чикләмәгез кеше хисләрен” дип башланган шигырь автор­ның күңел дөньясын, аның теләк-ниятләрен, рухи их­тыяҗ­ларын ача кебек. Ориги­наль образ-чагыштырулар да бар:

Минем кебек бәндәләрнең

Булмый шул кадерләре.

Башкалар үрмәләгәндә,

Мин — тупса күтәрмәсе.

Биредә рифма бик уңыш­лы булмаса да, чагыштыруы шәп.  Авторга үз текстлары өстендә эшләргә, хисләрен лаеклы кысага салырга омтылырга кирәк.

Дүртөйледән “осталык дә-ресе”ндә өч каләм иясе —Таһир Якупов, Светлана Васикова һәм Клара Вәлиева катнашты.

Таһир Якуповны гәзит укучы дүртьюллык — робагыйлары аша яхшы белә. Бу юлы ул үзенең поэма, балладага тартым күләмле әсәрләрен укып ишеттерде.  Теләк шул:  зурлап сүз алганда зур идеяне күтәреп чыгарга кирәк, афористик фикер тыгызлыгы озын шигырьләргә дә кирәк ул.

Светлана Васикованың шигырь шәлкеме белән гәзит укучы күптән түгел генә таныш­ты. Үсә торган, тырыш ка­ләм. Без аңа зур өметләр баглыйбыз.

Клара Вәлиева шигырь-ләре турында былтыр матбу­гат­та әйтелгән иде инде. Хис­ләре нечкә, иҗат дәрте зур аның. Шигырьләр өстендә ныклап эшләргә, хис һәм фикер бердәмлегенә ирешергә  кирәк.

“Кызыл таң” редак­ция­сен­дә узган  беренче “осталык дәресе”нең төп әһәмияте авторларыбыз белән якыннан танышуда, күзгә-күз карап, ши-гырьләр турында сөйләшүдә булгандыр. Дөрес, ике сәгать эчендә барлык авторларның да иҗатын җентекләп тикшереп булмый. Бәлки тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итеп, аерым шигырь тикшерүләр үт-кәрүне гадәткә кертергәдер. Үзешчән шигырь язучылар моңа зур ихтыяҗ кичерә.

“Осталык дәресе” ахырында шигырь язучыларга төп кагыйдәләр таратылды, теләкләр җиткерелде.

Бу резолюцияне гәзит укучы башка дусларыбызга да тәкъдим итәбез.

1. Шигырьне бармактан суырып чыгарып язмагыз, күңелегездә хисләр ташканда гына кулыгызга каләм алыгыз. Белегез,  бүгенге көндә иҗат — ул рухи ихтыяҗ. Шигырь бастырып, китап чыгарып тамак туйдырып булмый.

2. Шигырегез яңалык алып килсен, ул укучыны сокландырырлык, дулкынландырырлык, гаҗәпләндерерлек булсын.

3. Шигырь кизәнгән җиренә суксын.

4. Шигырь фәһемле булсын. Кыскалыкта осталык икәнлеген онытмагыз.  Хискә бирелеп, буш сүз  белән мавыкмагыз.

5. Үз иҗатыгызга үзегез гашыйк булмагыз. Тәнкыйтьне күтәрә белегез. Күрше-күлән, дус-иш мактаганга ышанмагыз.

6. Шигырьне үзең өчен генә язу да  нервлар өчен файдалы. Һәр язган әйберегез башкаларга да шулай тәэсир итәр дип уйламагыз. Редакциягә юлларга ашыкмагыз.

7. Яхшы шагыйрьләрне күбрәк укыгыз. Аларның осталыгына игътибар итегез, өйрәнегез. Ләкин урлашмагыз.

8. Шигырегез гәзиттә басылган очракта да “мин — шагыйрь” дип уйларга ашыкмагыз.

9. Чын шигырьсез китап чыгаручыларга,  әрсезләнеп, язучылар сафына басучыга кызыкмагыз. Талантлылар арасында  тагын да кыенрак хәлгә калуың бар.

10. Шигырь язганда ил-көн өчен актуаль темаларны сайлагыз.  Югалткан мәхәббәт, сагыну, сагыш, ялгызлык темасына ябышып ятмагыз.

11. Лирикада да,  сатира-юморда да оптимизм хөкем сөрсен.  Зарлану, нәфрәтләнү, сүгенү, рухи баткаклыкка, чарасызлыкка төшү — шигърият юлы түгел. Укучыны  яктылыкка алып чыгарга омтылыгыз.

12. Бер-берегездән көнләшмәгез. Әрсезләнмәгез, ялагайланмагыз. Талант Ходайдан икәнлеген аңлагыз. Шигърият бәхет капкаларын саф күңелле, зур йөрәкле кешеләр өчен генә ача.

Редакциядән теләкләр:

Редакциягә иң яхшы дип табылган, мөмкин булса, әдәби түгәрәкләрдә тикшерелгән яисә район гәзитендә бәя алган шигырьләрегезне (саны 10нан артмасын) компьютерда басып, kashfi@ mail.ru  адресы белән юллагыз.

Мондый мөмкинлек булмаганда, редакциягә беркайчан да  бердәнбер шигырь дәфтәрен җибәрмәгез. Редакциядән кулъязмалар кире кайтарылмый.  Шигырьне пөхтә итеп, ак кәгазьгә күчереп, редакция адресына салыгыз.

Ләйсән Кәшфи,

филология фәннәре кандидаты, шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»