11.03.2014 - Әдәбият

Базы буеның тылсымын тоеп яши

Шигырь белән канатландым

Шигырь белән яшьнәдем.

Яшәмәслек чакларда да

Шигырь белән яшәдем.

Гаделсезлек, авырлыклар

Какты-сукты дөньяда.

Җиңеләйде гомер юлым

Шигырьдән көч алганда... 

Ак кәгазь белән каләмне күңел сердәше итеп, шигърият илендә яшәүче Сәрия Сафиул­линаның узган елда “Кызыл таң” гәзите каршында “Базы буйкайлары тылсым­лы...” ди­гән шигырьләр һәм хатирәләр җыентыгы дөнья күргән иде. Бу уңайдан күптән түгел Илеш районы үзәк китапханәсендә китапның исем туе үтте.

Автор, Кужбахты авылында туып-үсеп, бүген Югары Яркәй авылында яши. Мәгариф ветераны район үзәк китапха­нәсендә эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубының, “Маяк” гәзите каршындагы “Балкыш” әдәби  берләш­мәсе­нең, район ветераннар хор­ы­ның актив әгъзасы булып тора. Авыл уңганнары, хезмәт алдынгылары турында сурәт­ләмәләр, гыйбрәтле язмышларны яктырткан мәкаләләре район һәм республика матбугаты битләрендә даими рәвештә дөнья күрә.

Әлеге  китапта шигырьләр, мәкаләләр тупланып, авторның төрле елларда язылган һәм заман асылын, гомер агышын үз язмышы аша чагылдырган иҗат җимешләре урын алган. Шулай ук, китапта авторның  “Авылкаем”, “Әнкәем” җырлары (композиторлар Мөдәрис Морзаханов, Мөдәрис Газетдинов көйләре) да бар.

Чараны район үзәк китап­ханәсе хезмәткәрләре Клара Хәлиуллина һәм  Роза Мамалимова әзерләгән. Алар иҗат­чының тормыш юлына һәм әсәрләренә байкау ясады, кичә җыр-моң белән үрелеп барды.

Каләм иясен котларга дуслары, якыннары, иҗатын яратучылар җыелган иде. Югары Яркәй авыл Советы биләмәсе башлыгы урынбасары Алсу Мослыхова, мәгариф ветераны Сәрия Сафиуллинага һәм тагын берничә активистка район Хатын-кызлар советының Мактау грамоталарын, Югары Яр­кәй авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  Район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков, район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Кужбахты авыл биләмәсе башлыгы Альфред Хәтмуллин, авылдашы Винер Латыйпов,  шагыйрьләр  Рафаэль Хафизов, Фәнис Рәхмәтуллин, Зәли­фә Кашапова, Светлана Васикова, Югары Яркәйдән хез­мәт ветераннары Фәнә Мин­һаҗева, Рәвилә Шәһабетди­нова, 1нче гимназия укытучысы Галимә Галиева авторга ихлас теләкләрен белдерде. 86нчы һөнәри лицей һәм урта мәктәп укучылары, Чияле-Әтәч урта мәктәбе укытучысы Гөл­наз Кәбирова  яттан шигырь сөйләсәләр, Рания Әхмәт­җәнова башкаруында җыр яңгырады. Хезмәт ветераны Мөгътәбәр Шаһиянов скрипкада “Зәңгәр күлмәк” җырын уйнап-җырлап ишеттерде.

Сәрия апаның ире Кәрим абыйның да әйтер теләкләре бар иде. Ул Сәрия апа сүзлә­ренә язылган “Авылкаем” җырын башкарды.

Бай тормыш тәҗрибәсенә ия, көчле рухлы, шигъри күңел­ле Сәрия апага сокланмый мөм­кин түгел. Аның иҗади җыентыгы китап укучылар тарафыннан  яратып кабул ителер, шигърият сөючеләр күңе­лендә үз урынын табар. Автор күңеле белән һаман яшь булып кала һәм илһамланып, дәрт­ләнеп иҗат илендә гомер ки­черә.

Илфира Нигъмәтуллина.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»