11.03.2014 - Әдәбият

Прәннек һәм камчы белән

Аны Берлек идарәсе рәисе урынбасары Фәния Габидуллина оештырды.   Дүртөйледәге “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе  җитәкчесе Рафаэль Хафизов үзе белән бер төркем каләм тибрәтүчеләрне алып килгән иде. Алар арасыннан шигырьләр язуга маһир Гөлнара Маһиянова һәм хикәя-повестьлар авторы  Тәслия Әхмәтова  үз иҗат җимешләрен   татар, башкорт әдәбияты аксакаллары: Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Салават Юлаев премиясе лауреатлары Хәсән Назар, Ирек Киньябулатов, ”Китап” нәшрияты мөхәррире Гөлшат Абдуллина,   проза остасы, “Агыйдел”    журналы хезмәткәре Сабир Шәрипов, талантлы  ба­­ла­лар язучысы  Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Тулпар” журналыннан танылган шагыйрь Мөнир Вафин, прозаик һәм тәнкыйтьче Дилбәр Булатова, яшь галим Руслан Сөләйманов һәм башка  каләм осталары хөкеменә тапшырдылар.

Тәүдә Гөлнара Маһиянова шигырьләре тыңланды. Со­ңын­нан “прәннек белән камчы тоткан” танылган әдипләр сүз алды. Хисле, хатын-кызлар поэ­зиясенә генә хас булганча үзгә бер мантыйкка, нәфис­леккә ия Гөлнараның шигъри юллары. Шулай да кайчак рифма-ритм аксап куя, авазларның эчке гармониясенә хилафлык килә. Авторның әле үз текст­лары өстендә эшлисе, шомартасы, сүзләр сайлаганда яң­гырашка ныграк игътибар итә­се бар. Бу хакта аны аксакал-шагыйрьләр дә, замандашлары да ипләп кенә кисәтте.

— Яңадан-яңа сүз дуслары барлыкка килүенә шатмын. Каләм тоткан икән, димәк, дө­ньяга әйтер сүзе бар. Кое суы башта болганчык була, аннары чистара. Тырышыгыз, иҗат коегызны чистартыгыз, — диде, Гөлнара-шагыйрә каләменә хәер-фатыйха биреп, Марат Кәримов.

 Әйе, шигырьне үзе өчен генә язучылар да, дус-ишләр даирәсен күздә тотып әсәр тудыручылар да, халык өчен иҗат итүчеләр дә була.  Еш кына шушы өч ният, өч дәрәҗә, өч максат буталып китә. Чиле-пешле язмалар да, зур бәһа даулап, республика басмаларында, китапларда халык алдына чыга. Әнә шундый хәлләр кабатланмасын өчен дә мондый чараларны үткәрү, остазлар ярдәмендә әсәрләрне тикшерү, җитешсезлекләрне күрсәтү мәҗлесләре оештыру  бик зарур.

— Без барыбыз да кулыбызга пычак тота беләбез, әйеме?! Аның белән аш бүлмәсендә, хуҗалыкта кулланырга мөмкинбез, ләкин аны тотып, тиешле белем, әзерлек булмый торып, кешеләргә, танышларыбызга, якыннарыбызга операция  ясамыйбыз. Шулай ук, каләм дә тота беләбез. Әмма язганда сүзләрне җә­рәхәтләмибезме дип уйламыйбыз. Яза белмәгән кеше сүз­ләр­не интектерә, гарип фикер­ләр тудыра. Минемчә, каләм пычактан үткенрәк, куркынычрак. Эш итә белеп кенә аны кулланырга кирәк, — диде чыгышында Мөнир Вафин.

— Шигъриятнең көче үзендә түгел, ә шагыйрьнең тор­мышны төрле яклап үзен­чәлекле итеп чагылдыра бе­лүендә. Чын шигырь сокландыра. Аны кат-кат укыйсы килә. Ә рифма, ритм, калып  —  ул аның техникасы, тышкы күре­неше генә. Шигырьнең, иң мө­һиме, җаны булырга тиеш! Сүзләр бер төрле, ләкин шагыйрь шәхес буларак аларга үзенчәлекле, шәхси мәгънә салырга тиеш. Шигырь — сәләт һәм илһам җимеше, — дигән фикердә  каләм остасы Зөфәр Вәлит.

Хәсән Назар, Ирек Киньябулатов Дүртөйле халкына, аның иҗатчыларына соклану белдерде. Шигырь язу, аны ничек язарга кирәклеге турында фәһемле сүзләр әйтте алар.

Каләм иясе жанрны дөрес сайларга тиеш.  Бу фикерне Фәр­зәнә Гобәйдуллина җит­керде.

— Иҗатка күпләр шигырь бе­лән килеп керә. Ләкин аларның кайберсе уртакул шагыйрь, аның каравы, менә ди­гән прозаик булып чыга. Шуңа күрә, сез­дән шагыйрь чыкмый, дисәләр, борыныгызны салындырмагыз, бәлки сез менә дигән хикәячедер, — дигән фикер җиткерде ул.

Республика матбугатында соңгы чорда чәчмә әсәрләре белән танылып килүче Тәслия Әхмәтова  иҗаты турында да җылы сүзләр һәм кисәтүләр яң­гырады.   Дилбәр Булатова аның кайбер әсәрләренә тәф­силле анализ ясады.  Сабир Шәри­пов, Руслан Сөләй­манов чыгышы да  дустанә киңәшле, ав­­торга карата изге теләккә ко­рылган иде.  Тәслия Әхмә­тованың теле матур,  әсәрлә­рен­дә ул тормышны тулаем иңләп, бөтен детальләре белән тәфсилләп сурәтләргә ярата. Ләкин еш кына “проза — архитектура сәнгате” икән­леге онытыла. Кирпечләр нинди шәп сугылган булса да,  оста төзүче кулы булмаганда, аннан мәһабәт йорт килеп чыкмаячак. Авторга  сюжет төзү үзен­чәлекләре,  әсәрнең композициясе турында уйланырга кирәк. Әлбәттә, каләм тоткан һәркем  матур әдәбиятны күп укырга, уйланып укырга, өй­рәнеп укырга тиеш. Бу очракта классик язучыларыбыз иҗаты, хәзерге әдәбиятта танылган каләм ияләренең әсәрләре матур үрнәк була ала.

Әдәби мәҗлес ике автор­ның да әсәрләрен эшкәртеп, “Акчарлак” әдәби альманахына бирерлек дигән нәтиҗәгә килде. Хуплап, тагын шунысын да әйтергә кирәк: Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясендә үткәрелүчә чараларда ике милләт  зыялылары да бердәм катнаша, чыгыш ясый, фикер алыша. Күмәк кү­тәргән — күлне күтәрә, ди халык. Болай аңлашып, бер­дәм эш иткәндә, матур нәти­җәләр көттермәс.

 Ләйсән Кәшфиева,

 Регина Риянова.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»