04.03.2014 - Әдәбият

Укыгыз, көлегез, файдасы күп белегез!

Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән Мәдәният елы уңаеннан чаралар башкалада һәм район үзәкләрендә генә түгел, төпкел авылларда да әледән-әле үтеп тора. Бәләбәй районының Тузлыкуш авыл клубында якташ-әдипләре, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Камил Фазлыйның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе дә Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Шагыйрьне тәбрикләргә хакимияттән, “Кызыл таң”, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитләреннән, “Тулпар” журналыннан рәсми вәкилләр, иҗатташ дуслары, күпсанлы авылдашлары килде.

Чараны Тузлыкуш авыл Советы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова ачып, әдипнең тормыш һәм хезмәт юлын барлады. Ләлә Мөдәрис кызы билге­ләвенчә, Камил Фазлыйның бөтен тормышы туган авылы, газиз якташлары белән бәйле. 1975 елда Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап кайтканнан бирле ул, хаклы ялга киткәнче, туган мәктәбендә балаларга белем бирә. Шул исәптән унбер ел дәвамында мәктәп директоры йөген тарта. Камил Фазлетдинов укытучы буларак та зур абруй казанган шәхес. Ул — Башкортстан Рес­публикасы­ның мәгариф отличнигы һәм атказанган укытучысы. 2006 елда  Русия мәктәп­ләренең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңеп, ил Президенты грантына лаек булган.

Шушылар хакында җиткереп, Ләлә Харисова “авылны саклап калуда, аның әхлакый һәм рухи-мәдәни үсешендә сезнең хезмәтегез бәяләп беткесез”, дип билгеләде.

Арытаба ул Камил Фазлыйга Бәләбәй районы һәм Тузлыкуш авылы хакимиятләренең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, билгеле ша­гыйрә һәм язучы, әдипнең иҗатташ дусты Зәйфә Салихова чыгышында Камил Фазлыйның бай иҗади эшчәнлегенә тукталды, аның биш китап авторы, күпсанлы мәртәбәле премияләр лауреаты булуын сызык өстенә алды.

— Ул шагыйрь генә дә түгел, коеп куйган журналист та. Аның һәр язмасы яшәештәге иң четерекле мәсьәләләрне чагылдыра, хәл-вакыйгаларга гади халык күзлегеннән бәя бирә, ялганламый. Шуңа да аларны укучы җылы кабул итә һәм редакцияләр каурый калә­меннән төшкән һәр язмасын көтеп ала, — диде Зәйфә Салихова.

Әйткәндәй, тантанада Камил Фаз­лыйның журналистлык эшчәнлеге югары бәя алды. Зәйфә Салихова аңа Башкортстан Журналистлар берлегенең Мактау грамотасын һәм “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите “Тирә-як мохитне саклау елы” кысаларында журналистлар арасында оештырылган конкурс­та җиңүче дипломын тапшырды. Чарада “Кызыл таң” гәзитенең һәм “Тулпар” журналының рәсми вәкилләре сыйфатында катнашучы әдипнең уллары Илдар һәм Илдус Фазлетдиновлар (икесе дә җаваплы секретарьлар) Камил Фазлыйны әлеге абруйлы басма­ларның Рәхмәт хатлары белән бү­ләкләде. Район гәзитенең генә түгел, республика басмаларының да даими авторына яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булуын һәм укучыларны саллы язмалары белән сөендерүен теләде.

Күпсанлы авылдашлары һәм укытучылар коллективы исеменнән әдипне урындагы ветераннар Советы рәисе Римма Исхакова, элекке хезмәттәше Рузилә Хәкимова һәм аксакал Мәгъдүм Әхмәдиев котлады. Шагыйрьнең икенче авылдашы, моң алиһәсе, талантлы композитор Зөлфирә Әбүбәкерова Камил Фазлый сүзләренә иҗат иткән җырларны башкарды.

Гомумән, иҗат кичәсе җыр-моң, уен-көлке белән тыгыз үрелеп барды. Авыл сандугачлары Фидәлия Гәрәева, Мәгъдүм Гәрәев, Рәмзия Сөнәгатул­лина, Рузилә Гафарова, Ирина Вәли­әхмәтова кичәне җыр-моңнары белән бизәсә, коеп куйган артистлар Зөлфия Миңнуллина һәм Гөлсинә Зарипова, Камил Фазлыйның юмористик әсәрен сәхнәләштереп, залда утыручыларны  көлдерде. Оста алып баручы Лена Юлаеваның хезмәтен дә аерып билгеләп үтәргә кирәк. Нәкъ аның сценарийны гаять оста, эчтәлекле итеп төзүе нәтиҗәсендә өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Хәер, халык таралышырга ашыкмады да, чөнки ахырда сүз әдипнең үзенә бирелде. Ә ул чәнечкеле-төртмәле, юмористик ши­гырьләре белән кичәгә килүчеләрне авызына каратты.

Кыскасы, әдип өчен дә, авылдашлары тормышында да бик озакка хәтердә калырлык булды бу кичә. Ә урындагы хакимият тарафыннан мондый кичәләр оештырыла, халыкның рухи-мәдәни үсеше һәм социаль тормышы турында шушы рәвешле хәс­тәрлек күрелә икән, авылларыбыз да, һичшиксез, яшәячәк әле!

Вәли Нургалиев.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»