22.02.2014 - Әдәбият

Мин серләрен ачтым кояшның...

Кулымда шагыйрәнең иң яңа басмасы — “Сайланма әсәр-ләр”енең беренче томы. Төрки дөньяда  күптән танылган шагыйрә,  моннан күп еллар элек Салават Юлаев исемендәге премия алган талантлы шәхеснең кирпеч калынлыгындагы сайланма шигырь-поэмаларын күргәч, каушап калына. 

Башкорт шигъриятенең алтын таҗын кигән шагыйрәне аңлап, аның милли горур­лыгы, шигъри ядкәрләренең тарихи тирәнлегенә төшеп булырмы, аның югары идеаллары  йөзен ачармы, әзер­легем җитәрме бу гаҗәеп рухи хәзинә турында сүз әйтергә, дип дулкынланып китапны ачуга, хуш күңеле, илаһи күз карашы, гаҗәеп ихласлыгы, хикмәтле гадилеге белән укучыны Факиһа апа үзе каршы ала кебек.

Минем артта таң сызыла,

Алга җиләм, алга җиләм.

Әйтерсең, мин, төнне телеп,

Кояшка юл ярып киләм.

(“Яшьлек”).

Факиһа Тугызбаеваның кояшка юл яручы шигърияте, чыннан да,  кү­ңел юшкыннарын кубарып, калеб-кә заман битарафлыгы катырган бозларны эретеп, чынбарлыкның  асылына төшенергә, шигъриятнең илаһи моңын тоярга, өзелеп әрнергә, бәгырь яраларына шифа табарга, яшәешкә яңа туган сабый сафлыгы белән әйләнеп кайтырга ярдәм итә. Аның шигърияте хакында “Сайланма әсәрләр”нең беренче томына баш сүз язган Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, сүз-фикер тылсымчысы, шигърият бөркете Хәсән Назардан да төгәлрәк, фәл-сәфирәк, үтемлерәк итеп әйтеп булмыйдыр да. Шагыйрьләрне рух илчеләре дип атаган, шигъриятне моң, акыл, вакыт, шәхес берлеге итеп таныган Хәсән ага: “Факиһа — рухи яктан Акмулланың кызы, Бабичның сеңлесе”, дип каләмдә-шенә варислык таҗын кидерә. Һәм бу юкка гына түгел. Юрий Борев әйткән конгениальлек төшенчәсе нәкъ менә бу икәүнең  шигъриятне тудыру һәм аны аңлау тирәнлегенә барып тоташадыр.

Факиһа Тугызбаева шигърияте гап-гади укучыны да иң беренче үзенең яктылыгы, кояшка омтылышы белән җәлеп итә. Һәм шигырьдән-шигырьгә   фәлсәфи яктан тулыланып, баеп килүче бу символик образ иҗатны бербөтен итүче дә, шагыйрәнең иҗат концепциясен бар итүче дә булып тора. Виктор Гюгоның: “Во внутреннем мире человека доброта — это солнце” дигән сүзләре шагыйрәнең эчке дөньясы, дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәте хакында әйтелгән кебек.

“Кояш кеше” — аяк баскан урыныннан тирә-юньгә нурлар чәчрәтүче асыл яр,  “Бәбиләре матурмы икән?” дип тәрәзәдән үрелеп караучы “Карт Кояш”,  иманына  шаһит-кояш, сөйгәненә генә көндәш булган мәшһүр кояш, басу-басу кояш-көнбагыш,  каен ботагына кунган кояш, бөре-ләнеп яткан чәчкәдә яшеренеп яткан яңа кояш — әнә шулай каләм иясе бу образга яңадан-яңа сыйфатлар өстәп, үзенең шигъриятен, гәүһәр кырларыдай, балкытып-балкытып җибәрә.

“Утлы хәтер” шигырендә лирик герой  меңәр еллар янып та, һаман дөрләүче, кешелекнең яшәешен бар итүче Кояшның серен ача.

Кояш әйтте миңа:

— Беләсеңме,

Мин — ул Җирнең утлы Хәтере,

Яктыртканга Тарих

һәрбер көнен,

Кеше гомер итә, ул — тере!

— Мине сакла, Кеше! — диде Кояш,

Туры карады да күземә.

— Сүнеп куйсам, уенчык туп булып

Калыр кебек Җирнең үзе дә!

 (“Утлы хәтер”).

Әнә шулай итеп, шагыйрә иҗатында Кояш  образы, “яшәү чыганагы”, “тереклекне бар итүче” кебек глобаль төшенчәне генә түгел, ә ”утлы хәтер” символик образы нигезендә “кешелек язмышы елъязмачысы”, “дөньяви тарих”, “мәңгелек кыйммәтләр” дәрәҗәсендәге  фәлсәфи  мәгънәгә ия була. Шагыйрә иҗатындагы шәхес концепциясе дә  нәкъ шуңа нигезләнә. Эстетик идеалның Кояшка кыйбла тотуы — лирик шәхеснең намус, иман, сафлык, фидакарьлек, тугрылык сыйфатларына йөз тотуы дигән сүз ул.

Шагыйрәнең “Кояш юлы” шигы-рендә дә Кеше һәм Кояш янәшәлеге үзгә бер фәлсәфи яссылыкта сурәтләнә. Алсу таңның биләвеннән чыккан иртәнге сабый кояш яшь балага ишарәләсә, көндезге кояш — карашлары яндырып торган япь-яшь хатын йөзе. Ә кичке  сабыр кояшта каләм иясе якты акыл, картлык билгесе күрә. “Гомер юлы — кояш юлы” дигән шигъри ачыш гаҗәпләндерә дә, инандыра да.

 “Бәби туе”  поэмасындагы “Кеше хәтеренә таянганга әйләнә Җир” дигән шагыйранә гипотеза да лирик шә-хеснең фикерләү куәте, гасырлар аша күрү сәләте,  кешелек тарихын аңлау тирәнлеге турында сөйли.

У-у-а-а!

Шушы өннән шар ачылды тәрәз,

Кояш уктай күккә атылды. —

Учларыннан, гүя, кояш очты

Бала тапкан матур хатынның.

Җиргә кеше туу һәм яшь ананың учыннан кояш атылып күккә очу... Димәк, Җир йөзендәге һәрбер кеше тууны Кояш үз хәтеренә теркәп бара. Кояш янәдән “утлы хәтер” образында пәйда була.

Шәхес — шагыйрә өчен глобаль төшенчә. Кояш, Ай, Йолдыз, Җир кебек күк җисемнәре образына мөрә-җәгать итү дә әнә шул Кеше тарафдарына, аерым алганда,  хатын-кыз образына олуг бурыч йөкләү  дигән сүз.

Тәүге тапкыр мин көчемне белдем,

Ана булган көннән нибары.

Кулларымда — Сабый, күрәсеңме:

Кулларымда минем — Җир шары.

(“Кулларымда — сабый”).

Хәтер, Кояш, Тарих ... Бер-берсеннән аерылгысыз бу өч төшенчә гадәти генә чынбарлыкны кешелек тарихы, мәңгелек кыйммәтләр белән бәйләүче дә булып тора. “Җиләклекне атлар таптады” шигырендә  әби-нең күңел халәтен тасвирлаган мондый юллар бар:

Әйтте әби җаны өшүдән:

“Ил тарихын ирләр таптатса,

Кулларында калыр буш йөгән...”

 

Ир егылмас Вакыт атыннан:

Кул болгады әби — сыбайлылар

Җилде, әнә, Кояш артыннан!

Кояш, яктылык — шәхесне вакыт давылларында адаштырмыйча юл күрсәтеп, әйдәп баручы көч, намусны уятучы, фидакарьлеккә канат куючы илаһи кодрәт  төсен ала.

Кеше һәм Кояш тәңгәллеге шагыйрә иҗаты буенча үсә, тулыканлылана барган Шәхесне ачуда хәлит­кеч роль уйный. Һәрчак кояшка омтылган, үзендә олуг күк җисеменең сыйфатларын тәрбияләүче лирик герой үзенең күңел халәтен һәрдаим шушы тәңгәллектә үлчи. “Болыт” шигырендә кояшсыз көндә кәефе төшеп, үз-үзенә поскан лирик герой янә күккә бага:

Кабырчыкка качкан кучкар кебек,

 Болытларга поскан кояш та

 Кеше кебек үзе нинди көчле,

 Кеше кебек үзе юаш та.

“Яшәү көче” шигырендә авыр, сикәлтәле юлда хәле бетеп ташка башын салган, бәлки кабер ташым шул булыр, дип исәпләгән юлчы: “Оят Кояштан!” —  дип, әлеге ташны алып кайтып, өенә тупса итеп куя.  Халыкта “Оялу — иманның бер билгесе” дигән инану яши. Гомумән,  Факиһа Тугызбаева иҗатында ап-ак итеп юылган, кояш нурында балкып торган тупса образы кат-кат очрый. “Айдай балкып” торган тупса, әлбәттә, пөхтә йортка, сафлык бөркелеп торган күңел дөньясына әйди. (“Хушлашу” шигырендә автор ишек тупсасын атлап чыгып китүне йөрәк аша атлап үтү белән чагыштырган иде.) Шагыйрәнең табигатенә салынган чисталык, пөхтәлек гадәте намус, иман, мәхәббәт, тугрылык кебек рухи сыйфатлар югарылыгын ала. “Иртән иртүк торып идән юам” шигырендә  дә Шәхеснең  эчке асылы, идеаллары гади генә итеп ачыла:

Әнкәемнең тормыш сабаклары

Бик та гади, бик тә килешә.

Кояш нурыннан мин алтынланам,

Ай нурыннан керәм көмешкә.

Бәлки шуңа бик тә кадерледер

Ай-кояшлы булган бу гомер.

Иртән иртүк торып идән юам,

Бер күрмәсә кояш, бер күрер.

Кояш —  Тәңре, Ватан  кебек үк, шагыйрәнең намусы, фидакарьлек байрагы,  иҗат кыйбласы.

Гомеремдә тәүге кабат, соңгы кабат

Тәңрем Кояш алларында бирәмен ант.

Ант итәмен кулларыма мин ут алып:

 “Ут булырмын, утсыз калса әгәр халык,” —

ди ул “Ант” шигырендә.

 Факиһа Тугызбаева тудырган Шәхес — ул ерак тарихлар аша, милләт гамен йөрәгенә алып, гаделлек тантанасы өчен аяусыз көрәшкә күтәрелүче.  Ул  — милли шәхес, ул — халыкчан шәхес, ул — заманыбыз куйган авыр матди һәм әхлакый-рухи мәсьәләләрне чишәргә алынган фидакарь зат.

Халкыбызның иманын, ватанпәр-вәрлеген, фидакарьлеген сынаган Бөек Ватан сугышы, шагыйрәнең балачак хатирәләре сеңеп калган сугыштан соңгы еллар, алар буынының аңын биләгәне рухи атмосфера “Утлы мирас” поэмасында  гаҗәеп тере картиналарда, үзгә бер динамикада, эпиклык һәм лиризмның оста үрелешендә бирелә.  Ни гаҗәп! Монда да символик образ үзәк урынны ала. Монысы да КОЯШ! Ягъни ул — сугыш каһарманы-атасының медале. Кайнар кояш булып бөтен гомерен яктырткан ата медален лирик герой мирас итеп баласы уч төбенә дә салмакчы.

Медаль — сүнмәс һәм сүрелмәс кояш.

Ул кояшта — әткәемнең каны.

Ул кояшта — иман,

Йөрәкләрдән

Йөрәкләргә күчәр әткәй даны.

Әлбәттә, Кояшка йөз тоткан Шәхес бервакытта да кыйбласын җуймый. Аны тарих давыллары да,  заман зилзиләләре дә адаштыра алмый. 

Шәхеслек башкорт халкының  акча эзләп чит якларга китүенә әрнеп иҗат ителгән, ватанпәрвәрлек идея-ләрен йөкләгән, туган җир, туган тел хафасы белән язылган “Торнага ялвару” поэмасында да алгы чиратка чыга. Радиация афәтенә каршы чаң сугучы “Кыңгырау” поэмасы,   тарихи тетрәнүләрне кеше яшәеше, туу, үлем фәлсәфәсе аша үткәргән “Каңным — Сәмруг кошның кальгасы” дастаны кебек зур күләмле эпик әсәрендә дә  шагыйрәнең иҗаты аша кызыл җеп булып узган шәхес концепциясе милли каһарманлыкка нигезләнә.

Ир-егетләрчә фикер-хис кыюлыгына ишарәләп,  Факиһа Тугызбаева — җитди шагыйрь, дип әйтергә яраталар. Каһарманлык — аның  канында. Каләм иясенең фикер сөреше, мантыйгы да, үҗәтлеге, ихтыяры да — көчле затныкы. Заманыбызны басып алган икейөзлелек-не, сатлыкҗанлыкны, куркаклыкны Тукайча каһкаһә белән фаш итә дә белә ул:

Арагызда юкмы әпкәләйләр,

Эт шикелле савыт ялаган?!

Үз-үзләре өчен курка алар,

Ләкин курыкмыйлар Алладан.

Акыллыны телсез иткән, милләт-не кырып салган, кешеләрне сукыр тычканга әйләндергән курку хисенә каршы торучы Шәхес бүгенге көнгә иман җуеп яраклашырга тырышкан замандашын афәттән араларга теләп, Газраил йөзле капиталга кизәнә. Ә бит капиталның сөмсез йөзен тану белән, куркынган замандаш тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куйган.

Ишекләргә кара?! Кара тимер!

Агачны тиз вата караклар.

“И Ходаем, карак түгелме?” — дип,

Дертләп китәм, күрсәм таракан.

(“Капитал”).

Сарказм — шагыйрәнең ышанычлы коралы. Бүгенге көндә, капиталга баш орып, заманга яраклашып, карны да сатып бирергә әзер зат кеше-лекнең рухи җимерелүенә, гуманизмның әҗәленә ишарәли.

“Шүрәледәй акылсыз бу заман” кешене очышлардан тыя, аның җанын йолыккалап тора.

Дөнья асыллары үттәй ачы,

Баш иелә бара аскарак.

Батыр, дигәннәрем бахыр була,

Каһарман ир икән ач карак...

(“Очып кара...”).

Шәхеслек — шагыйрәнең канында, ул — аның иҗат кыйбласы, иманы, язмышы.   Җирдә гаделлек, хакыйкать даулаган шагыйрә “Зур җыелыш...” шигырендә эстетик идеалын туры сүзле,  кечкенә, ләкин куркусыз хатын рәвешендә гәүдәләндерә. Зур җыелышта тулы зал “йөрәксез”ләр дөрес сүзне әйтергә дер калтырап утырганда, хакыйкатьне нәкъ шушы куш йөрәкле сибек хатын ярып сала.

Кайчакта лирик герой заманга каршы баса да үз позициясен ачыктан-ачык  әйтеп бирә: 

Мин һәркемгә  кояш булмас идем.

Ай да булалмамын һәркемгә.

Мин кояшмын кояш арасында,

Мин әреммен үзе әремгә.

Шулай да, шагыйрәнең идеалына якты өмет, ышану хисе көч бирә: “Ышанам мин җирдә мәрхәмәткә, Ышанам мин җирдә тылсымга”, — ди ул “Әҗәлгә дару бар, диләр...” поэмасында.

Факиһа Тугызбаева шигърияте ирләрчә кыю яңгыраса да, асылда  лирик герой барыбер нәфис зат булып кала. Хатын-кызның илаһи көчен  кешегә гомер бирүдә таныган ша-гыйрә чынбарлыктагы бөтен авырлыкны ана йөрәге белән күтәрә.

Мин кайгыдан, бала тапкан кебек,

Мең-мең газап белән котылам.

Ә шулай да дөнья, сабый кебек,

Итәгемә минем тотынган.

 (“Күз яшьләрен күреп...”).

Тирән образлылык, нечкә хис,  һәрбер әсәрдә шагыйранә ачышлар иҗатчыдагы рациональ акыл  куәте һәм нәфис тойгы бердәмлеге хакында сөйли.  Шигърияттәге  илаһи табышлар,  ачышлар, әүлиялек тә шушыңа тамырланадыр, мөгаен.

Факиһа Тугызбаеваның мәхәббәт шигырьләре — үзе бер дөнья, аерым зур тема. Мәхәббәтнең илаһи бөеклеге, мәрхәмәтсез көче, үлемечле йөрәк ярасы лирик геройны каһарман да, корбан да, оҗмах та, тәмуг та итә икән, димәк, шагыйрә бу тылсымлы дөньяның да шаһинәсе тәхетен алган!

Ходай биргән тел ачкычы шагыйрәгә яшәеш серләре сандыгындагы гаҗәеп хәзинәләр белән кинәнергә насыйп иткән. Моны каләм иясе үзе дә бик яхшы аңлый. “Мин гап-гади сүздә йолдыз ачам”, — дип юкка кына әйтми ул.

Йолдыз гына түгел, шагыйрә  әле дә булса яшәешнең һәр шәендә КОЯШны таба:

Көз ул түгел мизгел карчыгы,

Һәр яфрак — кояш ярчыгы.

 (“Көзге урман”).

Чөнки ул — адәм баласы туры да карый алмый, миллиард чакрымнарга якын да бара алмый торган Кояшның серләрен ача алган шагый-рә.

Ләйсән Кәшфи,

филология фәннәре кандидаты, шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»