05.02.2014 - Әдәбият

Чын интеллектуаль проза

Сер түгел, 1990 еллар башында Советлар Союзы таркалгач, яшәешебезнең барлык рухи өлкәләре кебек үк, әдәбият та катлаулы хәлдә калды. Социаль заказ, идеологик бертөрлелек юкка чыкты, шуның нәтиҗәсендә күнегелгән әдәби кануннар җимерелде. Көнбатыштан кергән тенденцияләр йогынтысында, әсәрләрдә чынбарлыкны реалистик күзлектән чагылдыру урынына, дөньяны сәнгатьчә кабул итүнең мең төрле “изм”лы ысуллары калкып чыкты. Хәер, “дөнья” төшенчәсен әйләнә-тирә чынбарлыкка гына кайтарып калдыру да дөрес булмас хәзер. Чөнки бүгенге көн әдәбиятында, объектив чынбарлыктан бигрәк, субъектив — авторның аңында, фантазиясендә генә яшәгән иллюзор чынбарлык ешрак чагылыш таба, “сәнгатьчә дөреслек”  төшенчәсе бөтенләй диярлек югала, чынбарлык белән миф, өн белән төш, фани дөнья белән әхирәт, әдәби әсәр белән фән кушылып, гади акыл белән аңлашылмаслык ниндидер катлаулы синтез тудырыла. Мондый әсәрләр фәндә “постмодернизм әдәбияты” дигән төшенчә астында йөри. Алар, укучының күңеленнән бигрәк, акылына мөрәҗәгать итә, идея-эстетик эчтәлекләре ягыннан да, башваткыч кебек, катлы-катлы булулары белән аерылып тора. Автор фикерен аңлау өчен укучының да әзерлекле булып, фәлсәфә, тарих, дин, әдәбият гыйлемнәрен су кебек эчүе сорала.

Турысын әйтергә кирәк, язучының җан җылысы бөркелеп торучы, бер тында укылучы, геройларның язмышлары һәм кичереш-ләре күзләргә яшь китерүче, яисә рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итүче әсәрләрне бүгенге әдәбияттан табу шактый кыенлашты. Ул гына да түгел, әдәбиятларның милли йөзе дә югалып бара. Бу аеруча урыс әдәбиятына кагыла һәм, миңа калса, аның тирән кризис кичерүенең бер күрсәткече булып тора. Мәсәлән, Виктор Пелевин, Владимир Сорокин, Людмила Улицкая кебек бүгенге көн язучыларының әсәрләрендә урыс халкының традицион мәдәнияте, фольклоры, менталитеты, яшәү үзенчәлекләре бернинди дә чагылыш тапмый диярлек, алар үзләренең космополитик характеры — миллияттән, урыс телендә сөйләшүче халыктан бөтенләй читләшкән булулары белән аерылып тора. Узган гасыр башында барлыкка килгән “сәнгать — сәнгать өчен” шигаре  бу язучылар иҗатында җиренә җиткерелеп тормышка ашырыла, чөнки әлеге әсәрләр киңкатлам укучылар өчен иҗат ителмәгән, аларның адресаты да, максаты да билгесез. Миңа калса, бу күренеш зыялы-ларның халыктан тәмам аерылып, тулаем милләтнең дә рухи упкынга якынлашуын кисәтеп тора кебек.

Шөкер, татар әдәбиятында хәлләр куанычлырак. Язучыларыбыз нинди генә сәнгатьчә ысул белән иҗат итмәсен, дөньяны нинди генә күзлектән чыгып гәүдәләндерергә омтылмасын, барыбер мәшһүр Мәҗит Гафуриның инде йөз ел элек әйтелгән “Бер адым алга атлыйм да әйләнәмен артыма, кая басканнар икән дип, күз саламын халкыма” дигән сүзләренә тугры калалар. Каләмкярләребез халык алдында зур җаваплылык тоеп, үзләренең, милләтнең йөзен, аның рухи кыйбласын билгеләүче көч икәнлекләрен аңлап эш итә. Чынбарлык белән тыгыз бәйләнеш, халкыбыз тарихына, мифологиясенә олы игътибар, милли гамь белән сугарылганлык — татар постмодернистик әдәбиятының үзенчәлеген билгеләүче төп сыйфатлар булып шулар тора.

Күренекле башкорт язучысы Әмир Әминевның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында татар телендә дөнья күргән “Кар кешесе” дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгына карата да шушы ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әлеге китап “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә дөнья күреп, язучының Башкортстанда киң танылу яулаган “Усман ташы”, “Кытай-город”, “Йолдызак”, “Бер көймәдә”, “Танкист” повестьлары һәм  “Кар кешесе”, “Сукбай”, “Алдану”, “Бүре балалары” кебек хикәяләре белән Татарстан укучысын да таныштыру максатын куя.

Язучы төп сыйфатлары белән постмодернизм әдәбиятына караучы әлеге әсәрләрендә заманча иҗат алымнарын башкорт халкы-ның гасырларга сузылган чал тарихы, милли менталитеты, рухи кыйммәтләре, фольклоры белән табигый рәвештә бәйләү осталыгына ирешкән. Бу хикәя-повестьларда хыялый, иллюзор вакыйгаларга зур урын бүленсә дә, аларның нигезендә бүгенге тормыш чынбарлыгы, чорның актуаль проблемалары ята. Мәсәлән, “Усман ташы”, “Кытай-город”, “Бүре балалары” әсәрләрендә автор, гиперреалистик алымнар кулланып, авылларның һәм, шулар белән бергә, милләтнең дә юкка чыга бару проблемасын күтәрә; “Бер көймәдә”, “Кар кешесе” хикәя-повестьларында Табигать һәм Кеше арасындагы бәйләнешләрнең өзелүе, җир-суларыбызның үз гаебебез белән пычрануы, экологик һәлакәт алдында торуыбыз хакында оран сала, адәм затының рухи бөлгенлеккә төшүен аның табигатькә мөнәсәбәте үзгәрүе аша ача. Рухи экология — матди байлык бәрабәренә күңелләрнең хәерчеләнүе  мәсьәләсе язучы­ның “Танкист” повестенда гаять калку итеп гәүдәләндерелә.

Шушы проблемаларның берсе дә чишелеш тапмаса, безне “Йолдызак” повестенда тасвирланган, бүгенге чынбарлыкка аеруча якын һәм шуның белән тагын да куркынычрак киләчәк көтә. Автор укучыларын гамьсезлек йокысыннан айнырга, бары тик куллануга корылган психологиядән баш тартып, халкыбызның меңьеллыклар дәвамында тупланган күңел хәзинәсенә таянырга чакыра. Мәшһүр инглиз язучысы Джордж Оруэллның 1948 елда тәмамланган “1984” романы белән әлеге повесть арасында тәңгәллекләр шактый.

Шуны да әйтергә кирәк: Әмир Әминевның геройлары кешеләр арасында, җәмгыятьтә яшәсә дә, алар — постмодернизмга хас булганча, күңел һәм акыл дәрәҗәсе ягыннан кардәшләреннән бер баш өстен торучы, төп халык массасыннан аерылган ялгыз шәхесләр. Бу геройлар акчага, сорыкортларча яшәүгә, гамьсезлеккә корылган бүгенге дөньяны кабул итә алмый, аны үзгәртү өчен көрәшкә чыга, кешеләрне гамьсезлек йокысыннан уятып, алар күңелендә миһербанлылык, шәфкать, кешелекнең киләчәге өчен җаваплылык хисе, матурлык тойгысы тәрбияләргә өметләнә. Кызганыч ки, бу якты хыяллар чынбарлыкта якташларының таш бәгырьләренә бәрелеп ватыла. Чөнки халыкның төп өлеше, “массалар” өчен, мондый затлар “ак карга”ларга, ул гына да түгел, куркыныч Кар кешеләренә тиң.

Мәсәлән, “Усман ташы” повестеның үзәк герое — көтүче Рамазан карт, ирләрнең эчкечелек, наркомания сазлыгына батуына, шуның аркасында авылда акылга зәгыйфь балалар күбәюенә ачынып, сәламәт киләчәк буын тудыруны “дәүләт әһәмиятендәге эш” дип карый һәм үзен шуңа багышлый — исерек ирләрдән, авыру балалардан йончыган хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәткә кереп, аларны авырга калдыруны үз өстенә ала. Һәм, чынлап та, “таза орлык таза иген үстерер” дигән мәкальдәгечә, тугыз айдан авылда сәламәт балалар туа; мәктәп яшенә җиткәч, алар төрле олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңеп, зирәклекләре, талантлары белән бөтен илгә таныла, хәтта фәндә “Усман авылы феномены” дигән яңа төшенчә тудыралар. Ләкин без капчыкта озак ята алмый: гарьлекләренә чыдый алмыйча, аракы, тәмәке сөреме белән агуланган авыл ирләре, төнлә килеп, Рамазанны үтергәнче кыйныйлар. Һәм, нәтиҗәдә, “Рамазанович” һәм “Рамазановна”лар мәктәп тәмамлап, тиздән читкә чыгып киткәч, авыл янә элекке халәтенә кайта: зәгыйфь, авыру эчкече ирләрдән шундый ук балалар туа; аларының саны да елдан-ел кими, шуның аркасында, урта мәктәп башта — сигезьеллык, аннары, гомумән, башлангыч итеп үзгәртелә, тәмам ябылу алдында кала. Халыкның һәлакәткә атлавын барлык тулылыгы белән ачу өчен язучы уңышлы деталь куллана: эшкуарлар район үзәгендә күмү-җирләү бюросы ачып, авыл-ның меңьеллык күрке булган Усман ташыннан кыйммәтле кабер ташлары ясый башлыйлар. Аларның иң зурысын, авыл хатыннары җыелышып, Рамазан карт кабере өстенә куя. Уйлап баксаң, әлеге кабер ташы Рамазан картка гына түгел, ә бөтен авылга, аның киләчәгенә, ул гына да түгел, меңьеллык тарихын, рухи кыйммәтләрен җуеп баручы тулаем милләткә куелган булып чыга! Искиткеч көчле, тәннәрне чымырдатып, сискәндереп җибәрә торган деталь!

“Бер көймәдә” повестеның үзәк герое Габит та Табигать-Ана белән бәйләнешен югалтмаган, ата-бабалар рухын күңелендә саклаган “соңгы могикан”нарның берсе. Сода заводына чимал өчен, ата-бабаларыбының изге урыны — атамасы борынгы мифларда, легендаларда мәңгеләштерелгән тарихи тауны җимерүче, туган якның күрке булган коралай-боланнарны атып юкка чыгаручы замана байларына, җансыз чиновникларга берүзе каршы чыга ул. Үзенә теләктәшләрне дә кешеләр арасыннан түгел, ә табигать дөньясыннан — кошлар, хайваннар арасыннан таба. Үзенең һәм кайчандыр үзе һәлакәттән коткарган бөркет баласы гомере хакына ул җаһил бәндәләрнең чираттагы һөҗүмен  кайтара. Ләкин бу җиңүнең нәтиҗәсез булуы да ихтимал. Чөнки таш бәгырьле буш җаннарның саны көннән-көн арта бара, ә Габит кебек “ак каргалар”ның үзләрен тиздән “Кызыл китап”ка кертергә кирәк булачак...

Китапка исем биргән “Кар кешесе” хикәясендә әлеге зат Урал тауларына үтеп кереп, үзен табигый яшәү мохитеннән мәхрүм итүче, урман-кырларны, җанварлар дөньясын аяусыз рәвештә кыручы кешелек җәмгыятеннән үч алучы дәрәҗәсенә күтәрелә. Аларның ишәеп, район үзәгенә һөҗүм итүләре дә шуның белән бәйле. Баксаң, без үзебез дә, әлеге Кар кешеләре кебек үк, яшәү даирәбезне киңәйтү өчен җирдәге башка тереклекне кысрыклап чыгарырга тырышабыз бит! Таби­гатьтә һәркемнең, шул исәптән, адәм баласының да, үз урыны, үзенә җитәрлек ризыгы бар. Башкалар өлешенә кул сузуның, дөнья гармониясен бозып, ахырзаман-апокалипсиска китереп җиткерүе мөмкин дип кисәтә автор. Нәтиҗәдә, кешелек тә тәмам юкка чыгачак.

Кешелек җәмгыятенең үз тарихына, хәтта ата-анасына игътибарсыз, акча автоматларын хәтерләтүче рухсыз, бәгырьсез көтүгә әверелүен Әмир Әминев ышандырырлык итеп “Танкист” повестенда сурәтли. Аның үзәк герое — дәүләтнең ваемсызлыгы, балаларының хыянәте, оныкларының таш бәгыре аркасында йорт-җирсез, сукбай хәлендә калган сугыш ветераны — үзенең соңгы төяген, гамьсезлек илендәге соңгы плацдармын шәһәр уртасындагы мәйданда постаментка куелган танк эчендә таба, хыялында булса да, шуның белән дөнья гадел-сезлегенә, яшәү мәгънәсезлегенә каршы көрәшкә күтәрелә.

Гомумән, постмодернизм әдәбиятына хас булганча, Әмир Әминев әсәрләрендә дә реаль тормыш һәм иллюзор вакыйгалар, чынбарлык һәм миф, фани дөнья һәм әхирәт бергә үрелеп килә. Хыялый вакыйгалар чынбарлык фаҗигасен тулырак ачу өчен ярдәм итә. Мәсәлән, автор туфан вакытында, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, дөньядагы барлык тереклекнең икешәр вәкилен үз көймәсенә тутырып саклап калган Нух пәйгамбәр турындагы кыйссаны “Бер көймәдә” дигән повестена кертеп җибәрә. Ләкин шушы җанварлар арасында да бер хәсисе табыла: тычкан кимереп, көймә төбен тишә. Шулай булгач, кешелек дөньясындагы көнчеллек, бер-берсен күралмау хисләре әлмисактан ук килә, дигән фикерне үткәрә язучы. Тәмам бозылып беткән адәм затын рухи һәлакәттән, рухи туфаннан коткару өчен яңа Нух пәйгамбәрләр — Габитлар кирәк. Шул рәвешле, миф белән чынбарлык табигый берлеккә ирешә.

“Йолдызак” повестенда бер ялгыз йортка бикләп куелган Рәүфнең тимер рәшәткәле тәрәзәләре алдыннан әле 1812 елгы башкорт амурлары үтә, әле аның каршында патша гаскәрләре Салават батыр белән аның әтисе Юлайны җәзалыйлар. Рәүф, йорт астыннан юл казып, тоткынлыктан котылырга тырышса да, бу нәтиҗәсез тәмамлана: кеше сөякләре өстендә утырган йорт нигезе ишелә һәм юлны баса. Өйдәге бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган аклы-каралы телевизордан  иң түбән зәвыклы тамашачыларга юнәлтелгән юмор кичәләре, эстрада җырчыларының шундый ук концертлары, күңел, акыл үсеше өчен берни дә бирмәгән Америка боевикларының туктаусыз агылуы бүгенге чынбарлыгыбызга ишарә.

Милләт инкыйразы, беренче чиратта, аның гасырлар дәвамында күнегелгән тормыш рәвешеннән, ата-бабалар төягеннән баш тартудан башлана. Моны язучы аеруча тәэсирле итеп, гиперреалистик алымнар белән  “Кытай-город” повестенда ачып сала.

Милләт инкыйразының икенче бер сәбәбе — башка тел, башка мәдәният вәкилләре белән катнаш никахларда икәнлеген ачу өчен Әмир Әминев “Бүре балалары” дигән хикәясендә кешеләр һәм хайваннар дөньясы арасында уңышлы параллель китерә. Аналары — эт, аталары бүре булган көчекләр, бераз үсә төшкәч, көчлерәк кан чакыруы буенча, авыл йортын ташлап, урманга качып китәләр. Ул гына да түгел, бүреләрне чакырып китереп, үз әниләрен — Актырнакны да талаталар.

“Кеше — шул ук җанвар” дигән Ницше тәгълиматы (ә бу фәлсәфә постмодернизм мәдәниятенең нигезендә ята) биредә җиренә җиткереп тормышка ашырыла.

Әмир Әминевның әлеге повесть-хикәяләре турында озак сөйләп булыр иде. Аларның һәр-кайсы катлы-катлы сюжетлы, һәр катламда тирән сер, фәлсәфә яшерелгән. Бу әсәрләрне интеллектуаль проза үрнәкләре исемлегенә кертеп була. Алар укучыдан да тиешле әзерлекле булуны таләп итә, кешене уйландыру, аңа фикер орлыгы салу максатын куя. Миңа калса, Әмир Әминев иҗаты мисалында башкорт прозасы үз үсешенең яңа этабына аяк басты. Бу мәртәбәле иҗатка җентекле анализ бирү, аның үзгә хасиятләрен ачыклау — тәнкыйтьче-галимнәребез алдында торучы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Илдус Фазлетдинов,

филология фәннәре кандидаты, доцент.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»