28.01.2014 - Әдәбият

Иҗатыңда туктап калма, Рәсим!

Рәсим Рәшит улы  Рәхмәтуллин Авыргазы районының Солтанморат авылында 1964 елда туган. Тәүге шигырьләрен мәктәптә укы­ган елларда ук яза башлый, Казан шә­һәрендә чыккан “Ялкын” балалар журна­лының лауреаты да була. Ил чигендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү технология инсти­тутының Уфа филиалында югары белем ала. Шул вакыттан бирле Стәрлетамак шәһә­рендә яши.

Шигырьләре  республика басмаларында  дөнья күреп тора. 2005 елда “Тулпар” жур­налының лауреаты итеп танылды. Ә 2009 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелгән  “Илһам чишмәләре” фестивалендә 2нче урынга лаек булды. З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2009 елда — “Июль”, былтыр “Тәүге тукталыш” дигән китаплары басылып чыкты.

Марат Кәримов,

Башкортстанның халык шагыйре:

 — Шигърияткә типсә тимер өзәрлек көчле, шул ук вакытта нечкә хисле, юмор тойгысына да ия ир-егетләр килү — куанычлы күренеш. Мин Рәсим Шәфи-Рәхмәт  шигырь­ләрен “Тулпар” журналыннан да укып белә идем. Менә шушы көннәрдә аның “Китап”  нәшриятында дөнья күргән җыентыгы кулыма килеп керде. Егет шигърияткә җитлегеп аяк баса, табигать биргән сәләтенә аның шактый гына тормыш тәҗрибәсе, аналитик акылы, җор, тирән фикерләве килеп кушыла.  Рәсим тормышны читтәнрәк китеп күзәтә, бәя бирә, көтелмәгән нәтиҗәләр ясый. Гади генә чынбарлык аның шигырьләрендә хикмәтле хакыйкать булып калка.

 Ул — шигърияткә үз сүзе белән килүче, үз төсе булган шагыйрь.  Мондый егетләрне без, аксакаллар, хуш күңел белән каршыларга тиеш. Димәк, безгә көчле, лаеклы алмаш килә. Акыл ияләренең: “Талант беткән җирдә хөсетлек башлана” дигән бик үткен гыйбарәсе бар.  Сәләтле каләмнәрне күреп, без, өлкән буын каләмдәшләре, аларның юлын ябарга омтылабыз икән, бу инде  тар күңеллелекне генә түгел, үзебезнең  талант ягыннан да  чикләнгәнлекне генә белдертәчәк. Ә Рәсимнең чыннан да каләмдәшләре кызыгырлык, хәтта көнләшерлек сыйфатлары бар. Дөньяга Такташ, Атнабайлар күзе белән карый ул.  Гадәти чынбарлыкта хикмәт таба. Аналитик акылы көчле.

Ни теләргә соң бу каләмгә? Иҗатта тирәнлеккә дә, киңлеккә үссен иде ул.  Язучы кеше үзенең эрудициясен туктаусыз баетырга тиеш.  Аның язганнары укучы өчен  тормыш энциклопедиясе булганда гына, каләм иясенең язганнарына һәр чор укучысы мохтаҗлык кичерәчәк. Камиллекнең чиге юк. Тормышның гыйбрәтле вакыйгаларын  читтән күзәтүче булып та шаккатарлык парадокслар табарга була. Ә менә шул вакыйгаларның эчендә кайнап, аны үз калебең аша үткәреп,  берчә янып, берчә балкып, укучыны шатландырырлык,  тетрәндерерлек, илһамландырырлык әсәрләр туарга мөмкин.

 Аннан соң, Рәсим Шәфи-Рәхмәт шигырьләре арасында тапталган темалар, башкаларда булган образлар, инде билгеле булган ачышлар да очраштыргалый. Иҗатта  һәр кабатлануны плагиатлык дип атарга ярамый. Элек үзең укыган әйберләр еш кына үз иҗатыңа да килеп керә. Моннан котылу юлы, мөгаен, ихласлыктыр, үз күзең белән күреп, үзең инанганнарга йөз тотудыр.

Инде үз укучысын тапкан, шигырьләренә карата байтак җылы сүз ишеткән Рәсим Шәфи поэма, баллада, шигъри роман кебек  күләмле, җитди  жанрларга тотыныр дип уйлыйм. “Талантны табигать бирә, ә бөеклек өчен  күп тир түгәргә кирәк” дигән хакыйкать тә яши.  Мин булдырдым инде дип ятарга ярамый. Үсәргә, тырышырга, киртәләрне җимереп алга барырга кирәк.  Язучы кеше туктаусыз  классикларны һәм замандашларын укырга, белемен күтәрергә тиеш. Ул — икътисадчы да, сәясәтче дә, сәяхәтче дә, философ та булырга бурычлы. Рәсим алдында, кочагын җәеп, зур иҗат диңгезе тора. Анда давыллар да, туфан да күтәрелергә мөмкин. Курыкмыйча колач салып йөзүен, кыю булуын, диңгез төпләренә чумып энҗеләр табуын телим мин аның.

Динә Морзакаева,

“Китап” нәшрияты ветераны, остаз-мөхәррир:

 — Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең иҗаты белән яхшы танышмын. Бүгенге “түгәрәк өстәл” уртасына куелган җыентыгы — аның “Китап” нәшрия­тында дөнья күргән икенче китабы. Мөхәррир буларак, “Июль” җыенты­гын укучыларга җиткерүдә  миңа турыдан-туры катнашырга туры килде.

Рәсимнең ике җыентыгы да нәшриятка республикабыз Язучылар берлегендә җентекләп тикшерелеп, тәнкыйть иләген үтеп, остаз язучыларның һәм каләмдәшләренең фатыйхасын алып килде. Икесенә дә баш сүз  танылган, абруйлы әдипләребез тарафыннан язылган. “Июль” китабында укучыны авторның шигъри “кибәннәре” иленә шагыйрь, галим, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов әйдәгән иде. яңа китапка башламны филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әхмәт ага Сөләйманов язган. Алар икесе дә, Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең әдәби табышларына чын йөрәктән сөенеп-куанып, аның иҗатын югары бәһали.

Шагыйрь буларак, Рәсим Шәфи-Рәхмәт  укучыны әйтәсе фикерен анык-ачык, төгәл җиткерүе белән җәлеп итә, дияр идем. Егетләрчә тәвәккәллек, кыюлык, ни булса да, үз юлыңнан тайпылмау, үз кыйблаңа тугры калу аның әсәрләрендә  чалым­лана. Мәгънәле, мантыйклы, көтелмәгән образларга бай, мөлдерәмә кайнар хисле, эчкерсез шигырьләр  укучы күңелендә дә ихлас кайтаваз тудыра.

Шагыйрьне яңа китабы чыгу, аның бүгенге “түгәрәк өстәл”дә күренгәнчә, иҗатташларының, укучыларның игътибар үзәгенә куелу белән чын күңелдән котлыйм. “Тәүге тукталыш”та озак тоткарланмыйча, яңа үрләргә артылырга язсын, Иншә Аллаһ!

Лилия Сәгыйдуллина,

педагогия фәннәре кандидаты,

Башкортстан дәүләт университеты доценты, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы:

 — Китап белән очрашу нәтиҗәсендә хис-тойгылар, уй-фикерләр уяна һәм алар белән бүлешү теләге туа икән, димәк, китапның дөньяга килүе юкка түгел. Мин Р. Шәфи-Рәхмәтнең шигъри җыентыгын соңгы вакытта укыйсы килеп укыган китаплар рәтенә кертәм. Әдәбият­ны тормыштагы, үз тормышыңдагы  вакыйгаларны чәчмә яисә тезмә рәвештә тәфсилләп сөйләп бирү дип аңлау өстенлек иткән һәм шул аңлау укучы аңына сеңдерелгән, китап укучы саны кимеп барганда, гади халыкка аңлаешлы әдәбият кына кирәк, дигән заманда Р. Шәфи-Рәхмәтнең шигырьләре — “әдәбият  —  дөньяны сәнгати танып-белү” дигән төшенчәнең  исәнлегенә бер ишарә.

Көндәлек тормыш күренешләре, шул күренешләр тудырган уй-хисләр нилектән шигырьгә әйләнә, дигән сорауга җавап эзләп  тормыйча, аларны шигырьгә әйләндерүнең төрле алымнарына  тукталып, Р. Шәфи-Рәхмәт үз иткәннәренең берничәсенә генә күз салыйк.

“Антитезасыз шигырь юк” дигән фикернең дөреслеге  Рәсим шигырь­ләрендә ачык күренә. Антитеза шигырьдә төрлечә чагылырга мөмкин: капма-каршылыкның ике өлеше дә бирелә, берсе текстта турыдан-туры чагылмаска да мөмкин, аны “текст төбе”ннән генә табып була һ.б. Рәсим беренче юлга өстенлек бирә, аның шигырьләре арасында ике строфалыларның күп булуы да моның бер дәлиле. Мисал рәвешендә “Елгалар”, “Серләшү”, “Тимер юл вокзалында”, “Мозаика” кебек  шигырьләрен китереп була.  Без шигырьләрдә шактый еш күзәтелгән параллелизмны да анти­тезаның бер чагылышы рәвешендә карый алабыз: тәм-томны бүлеп биргән әни һәм шатлыкны аз-азлап биргән тормыш, челпәрәмә хыял ватыкларыннан төзелгән “өмет” сүзе, олыгаюны сизәм – күзләр ачылып килә һ.б.

Поэзия, гомумән алганда, тормыш күренешләрен, уй-хисләрне арттыру – гиперболаштыруга һәм күчерелмәлелеккә корыла. Галимнәр моның тамырларын халыкларның мифологик  аң  чоры белән дә бәйләп аңлата. Р. Шәфи-Рәхмәт тә  метафораны урын­лы, уңышлы тудыра һәм куллана. Шигырьләрдә окказиональ (индивидуаль)  метафоралар да күзәтелә, ә бу — авторның тел өстендә эшләү, телне тою дәрәҗәсен күрсәтүче билге.

Җыентыкның мәгънәви кырын билгеләүче төп сүзләргә мин “өмет” һәм “эш”не кертер идем: алар кулланылыш ешлыгы белән дә, җыентыкның төп образлы фикерләрен оештыруда катнашу дәрәҗәсе белән дә китапның “ачкыч” сүзләре булырга лаек.  Миңа калса, җыентык нәкъ шушы ике аңлам тирәсендә тупланган, алар китапның концептуаль үзәген тәшкил итә. Бер якта – көндәлек эш, тормыш һ.б. мәшәкатьләр белән яшәүче җир кешесе, икенче якта – еш кына тормышка ашмас хыялларны тормышка ашырырга өметләнүче, могҗиза көтүче, күкләргә тартылучы җан... Шигырьләрдә шуларның аерылгысыз бердәмлеге һәм көрәше нәтиҗәсе чагыла.

Күңелдә уңай тәэсир калдырган шигъри җыентык белән танышу барышында миндә: “Монда ни җитми, нәрсә күрәсем килә соң?”— дигән сораулар да туды. Иң беренче чиратта, миңа диапазон җитми. Диапазон дигәндә мин белем, мәнфәгатьләр, ихтыяҗлар, эрудиция һәм кешене характерлаучы шуның кебек башка кайбер күрсәткечләр киңлеген, күләмен, сыйфатын, ягъни автор тудырган поэтик дөньяның киңлеген-тарлыгын күз уңында тотам. Дөрес, әгәр бу дөнья кешенең тормышка карашлар системасы, эстетик принциплары һ. б.  Чагылышы, гомере буе җыйган байлыгының нәтиҗәсе икән, бүген я иртәгә яңарыш көтеп булмый. Һәр кешенең үз дөньясы...

Гомумән алганда, Р. Шәфи-Рәхмәтнең “Тәүге тукталыш”ы —  туктаусыз йөгерүдән тукталып, уйларга һәм уйланырга, тормыш һәм әдәбият хакында сөйләшергә этәрүче тукталыш. Кирәкле тукталыш. Китап, һичшиксез, үз укучыларын табар.

Мөнир Вафин,

“Тулпар” журналының шигърият бүлеге мөдире,

Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре

берләшмәсенең поэзия секциясе рәисе:

 — Әдәбиятта темалар да чиклән­гән, аларны җиткерә торган сүз, тыныш билгеләре дә бер үк. Шагыйрь­нең шагыйрьлеге әнә шул күпләр таптаган юлда үз сукмагын салу, башкалар әйткәнне аларга охшатмый, ягъни үзенчә күреп, үзенчә сурәтләп бирү, кабатланмас фикер һәм аны бирү формасына, оригинальлеккә ирешү. Мин шагыйрьләрнең мондый “сукмак салу”дагы үзенчәлекләрен билгеләгәндә, гадәттә, аларның гына каләме тудырган табышлар — чагыштырулар, метафоралар, эпитетлар, башка тәгъбирләрне мисалга китерергә яратам. Аларны “троплар” дип атыйк. Гегель дә юкка гына “поэзия ул — метафоралы сүз”, дип әйтмәгән. Мондый табышларны Рәсимдә дә таптым. Мәсәлән,

                                     Бертуктаусыз бара гомер-поезд,

                                     Өстәләләр еллар-вагоннар.

                                     Юлдан тайпылырга ирек бирми

Кырыс язмыш кебек рельслар.

Басуларың — җәйгән табын кебек,

Каеннарың чыккан каршыга.

Йокымсырап торган афишаны

Уятырга теләп җил исте.

Күңел тулышкан, әйтерсең,

Китәргә торган буа.

Яралы җан, хәле бетеп,

Кычкырыр, ярдәм көтәр.

Шәфкать туташы — кыш килеп

Ак белән бәйләп китәр.

Сөю эзләп, йөрәгеңне шакыйм.

Ничә еллар, мәхәббәткә туймый,

Йөрәгем бит хәер сораша.

Мин бәхетсез, чөнки синең белән

Аралашам бары җыр аша.

Рәсим иҗаты мондый тропларга  бай түгел. Ләкин ул поэтик фикер тудыруда, шигъри композициядә үз синтаксик конструкцияләре белән эш итә. Шуларның берсе — янәшәлек, тиңдәш кисәкләр. Китапның баш сүзендә билгеле галим Әхмәт Сөләйманов аларны “бер генә сүздән торган атама сөйләмнәр” дип атап, моны эксперименталь шигърият, ди.

Акбур. Парта. Укытучы.

Велосипед. Җыелыш.

Көндәлек. Футбол, Гипс. Сыткы.

“Икеле”. Әти. Каеш.

Рәсимдә бер генә сүздән тормаган, атап әйткәндә, тиңдәш сүзтезмәләр, тиңдәш җөмләләр белән иҗат ителгән уңышлы шигырьләр дә шактый.

Тиңдәш кисәкләр, сүзтезмәләр белән уңышлы эш иткән кебек, аның иҗатына, гомумән, барыбыз өчен дә билгеле булган, гади, ләкин безне борчыган, җанга тигән хәл-вакыйгалар, күренеш-предметларны янәшә куеп, тулы бер картина тудыру хас. Гадилек, янәшә кую эстетик чара дәрәҗәсенә җиткерелә.

Гади генә табигать күренеше  белән шигъри сурәт, уңышлы образ тудыруга ирешә. Образлыкка ирешүдә Рәсим иҗатындагы  сыйфатларның берсе —  нәтиҗә ясау, йомгаклау. Аларның кайберләре мәкаль-әйтемнәр булып китәрлек:

Никадәрле максат биек булса,

Шулкадәрле тирән үкенеч.

Сине ялгыз ясыйм, әгәр китсәм,

Синең белән калсам — мин ялгыз.

Болар Рәсим шигырьләрендәге тагын бер сыйфат — ул да булса, рәсем-күренешләрне, предмет, халәт-кичерешләрне янәшә куеп, шигырьне каршы фикер — антитеза белән тәмамлауга да мисал булырлык.

Рәсимнең мәхәббәт шигырьләре дә үзенчәлекле. Аеруча беренче сөю-көюләре, тәүге мәхәббәте, үкенечләре турындагы шигырьләре уңышлы.

Бу темага иҗат иткән ихлас шигырьләре — иң уңышлылары.

Китапта буш, әдәбиятка яңалык алып килмәгән шигырьләр дә очрый, ләкин алар аз. Соңгы, “Тарту көче” дигән кыска шигырьләр тупланган бүлектә алар аеруча еш очрый. Кыска шигырьләрендә шагыйрь рифмадаш сүзләрдән ассоциация тудырырга тырыша, ләкин һәр шигырендә дә аңа ирешә алмый, шигырь рифма тирәсендә   сүз уйнату кебек кенә булып кала.

Китапта ритм чатаклыклары юк, мин аны  бер генә шигырендә тойдым, ә менә рифма өчен генә “ясалган” строфалар, башка шагыйрьләр фикере һәм үзен-үзе кабатлау очраклары бар.

Илдус Фазлетдиновтагы, башка кайбер шагыйрьләрдәге таныш фикер­ләр дә очрады. Лилия Сәгыйдуллина андый кабатлануларны “типологик образ” дип атый.

Кыска гына язмада китапка тулы бәя биреп булмый, шуңа Рәсим Шәфи-Рәхмәт иҗатындагы күңелгә ошаган, укучыга тәэсир итәрлек, сискәндерерлек  кайбер “калку урыннар”, тырпаеп торган җирләр турында гына әйтеп үттем. Матур, эчтәлекле, фикри китап, былтыр татар телендә чыккан иң игътибарга лаек шигырь китапларының берсе. Уңышлар сиңа!

Фикеремне Рәсим стилендәге бер дүртьюллык белән тәмамлыйм.

Тудың. Үстең. Каләм алдың.

Каләмең куй! Азма син!

Дошманнарың шартлавы бар,

Болай әйбәт язма син!

Рафаил Хафизов,

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь:

— Шагыйрьнең “Тәүге тукталышы” нинди икән? Шигъриятендә заман рухы, чор сулышы сизеләме? Табышлары күңелгә хуш киләме?

Китап биш бүлектән тора. Без һәр бүлектән үткән белән бүгенгене тоташтыручы, киләчәккә ымсындыручы бәхет лирикасын тоемлыйбыз. Шәһәр һәм авылның шигъри күренешләре белән очрашабыз. Шагыйрь өчен мәхәббәт — үзе бер зур дөнья, һәм укыган саен ул яңа яклары белән ачыла. Югыйсә, гап-гади алар — аяктан егарлык чагыштырулар да, оригинальлеккә омтылып язылган ясалма юллар да юк. Нәкъ менә шул гадилеге, аңлаешлы булуы белән җәлеп итә икән лә ул шигырьләр.

Китапның тәүге битләреннән үк күзгә бәрелеп торган матур сыйфат — аларда күңел кичерешләренең табигать мизгеллә­ренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Рәсим — җир улы! Шигырьләренә дә зур тормыштан, шушы туфрактан килеп керә. 

Тагын шуны күрмичә калып булмый: кичерешләреннән, уйлануларыннан туган шигырьләрдән, салават күпередәй балкып, авторның лирик “мин”е үсеп чыга. Ә лирик “мин” исә — “Мин таңнарга барам, Мине көткән кояш янына” дип сөенүче һәм бер үк вакытта “Мин төннәрдән туйдым, Караңгыда айлар-еллар үттеләр”, — дип көенүче уйчан, гамьле замандашыбыз ул. Лирик герой җирне тагын да ямьләү, тагын да матурлау өчен бөтен барлыгы белән янып-көеп яши.

Шагыйрьнең үз халәтен күрсәтүче, күңелебездә рәхәтлек тудырырлык “Июль” шигыре бар. Шигырь нинди сыйфаты белән алдыра соң? Автор биредә кайберәүләр кебек “ах, гомерем үтте” дип сыкранмый. Яшәүнең матурлыгын укучыга отышлы табылган чагыштырулар аша әйтеп бирә. Ул шулкадәр эчкерсез сөйли, шигырьне укыганда син үзең дә геройның хәленә керәсең. Өлкән яшьтә булсаң да, үзеңдә дә “әле бит июль генә” икәнлегенә ышана башлыйсың.

Китапны укыганда күп нокталар (...) күплеге күзгә чалынды. Уй йому формасында куелган бу нокталар — шул ук борчылу, хәвефләнү, уяулыкка чакыру тамгалары. Безне шулай уйланырга чакыруы аның.

Укып карыйк:

Без көрәшкән тормыш килдеме соң? Ничек яшәү? Ничек хәлкәйләр?

...Безнең тормышларны аңласалар, Җиргә авар иде һәйкәлләр.

Болай дип тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, кичергән кеше генә әйтә ала.

Дөрес, китапта шагыйрьнең мөмкинлегеннән түбәнрәк язылган шигъри юллар да (шигырьләр түгел) бардыр. Кем дә юк инде ул, артык вакланмыйк әле, егетләр! Юкса, Рәсимнең серле шигърият бакчасына таш ыргытырга маташучы да табылды. Урлашкан, плагиат, имеш! Мин китаптан моны сизмәдем. Чөнки стиль нәкъ Рәсимчә, бары аныңча. Күпмедер дәрәҗәдә кемгәдер охшарга тырышу бар икән, гаеп түгел, бу кайсы ягы белән начар соң? Урлашу түгел, бу аһәңдәшлек дип аталадыр? Әйтик, Рәсимнең “Күрәзәчедә” дигән шигыре бар. Мин дә, шул шигырь йогынтысында кайнап, “Шигырем” дигән бик матур шигырь яздым. Сюжет охшашлыгы булса да, мәгънә дигәнең җир белән күк арасы ич! Үпкәләшмик. Охшарга тырышалар икән, сөеник. Матурлыкны сакларга, ишәйтергә тырышсак, уңарбыз, кара көнләшү белән яшәсәк, туңарбыз, җәмәгать!

Теләк рәвешендә тагын шуны әйтәсем килә: Рәсим вакыйгаларга нигезләнгән сюжетлы шигырьләрдә үзен иркенрәк сизә. Туган авылы Солтанморат турында эпик әсәр тудыра алыр иде. Яшәгән җире Стәрлетамак та зур колачлы, вакыйгаларга хәйран бай шәһәр. Шагыйрь киләчәктә поэма жанрына мөрәҗәгать итсә, һич тә отылмас. Бу заманны һәм дәверне тулырак күрсәтергә мөмкинлек бирер. Автор үз иҗатында эре характерлар тудырыр, шигырь сөючеләрне тагын да шатландырыр иде. Моның өчен аңарда көч сизелеп тора.

Әйткәндәй, мин китапка җентекле анализ ясауны максат итеп куймадым. Бары сөенечемне белдердем генә: үз дөньясыннан чыгып, кешелек сыйфатлары, яхшылык һәм яманлык, гаделлек һәм гаделсезлек турында уйланучы, өметне акларлык шагыйрь килә, каршы алыгыз, дип әйтәсем генә килде. Кыскасы, Рәсим Шәфи-Рәхмәттә чын шагыйрь йөрәге тибә!

Хәерле юл, шагыйрь!

Илдус Фазлетдинов,

филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университе­тының татар

филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, “Тулпар” әдәби-нәфис журналының җаваплы сәркәтибе, Башкортстан­ның һәм Русиянең Язучылар берлеге әгъзасы:

 — “Тәүге тукталыш”... Миңа калса, Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең әлеге шигъри җыентыгының аталышы ук символик мәгънәгә ия. Автор яшәлгән еллар, тормыш тәҗрибәсе югарылыгыннан да, поэтик каләменең камилләшүе җәһәтеннән дә, беразга гына тукталып, үткәннәргә байкау ясап, нәтиҗә чыгарып, киләчәккә яңа максатлар билгеләр, шул максатларга ирешү юлларын ачыклар вакытка җиткән. Бүген, бар яктан да катлаулы дәвердә, бюджет исәбенә чыгарылган җыентыгыңны кулга алу – икеләтә бәхет.

Әлеге җыентыгы белән Рәсим Шәфи-Рәхмәт үзенең катлаулы ассоциацияләр аша көчле поэтик образ тудыру осталыгына ия философ-шагыйрь булып җитлегүен тагын бер тапкыр раслады. Шигырьләрендә новеллизм – әйтеп бетерелмәгәнлек алымының шактый зур урын тотуы – аның укучысын да шагыйрь итә. Автор әйтергә теләгән фикерен укучысына чәйнәп каптырмый, аны уйланырга мәҗбүр итә, башына – фикер, күңеленә хис орлыгын сала. Ягъни укучы шагыйрьнең автордашы дәрәҗәсенә күтәрелә. Рәсим Шәфи-Рәхмәт – поэтик сурәт тудыру остасы. Ә инде, шуңардан чыгып, ниндидер нәтиҗәгә килү синең карамагыңда. Фикерлә, хислән, уйлан, нәтиҗәгә кил! Барысы да үзеңнең тор­мыш тәҗрибәңә, акылыңа, белем дәрәҗәңә, күңелеңдә йөрткән мораль-әхлак сыйфатларыңа бәйле! Менә бер мисал:

Төн – сихерле вакыт. Төнлә

Кагыйдәләр – бүтәннәр.

Төннәрен серләр ачыла,

Төнлә кавыша тәннәр...

 

Төнлә ялгышлык эшләнә,

Төнлә кылына хата...

Соңрак аңлау килә. Шуңа

Таңнар кызарып ата.

Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең күпчелек шигырьләре фикер парадоксларына нигезләнгән. Антитезалар белән эш итү – аның ярат­кан алымы. Мәсәлән, “Гөлләр” шигырендә ул “гөлләр кеше­ләргә охшаш” дип, моны конкрет мисаллар белән дәлилли дә ахырда:

Гөлләр кешеләргә охшаш:

Хас та безнең ишеләр.

Аһ, әгәр дә шул гөлләргә

Охшасалар кешеләр... –

дип, көтелмәгән нәтиҗә чыгарып куя. Чынлап та, дөньяны матурлыкка төрү, башкаларга зыян салмыйча, гадел тормыш көтү, булганына шөкер кылу, матди байлык артыннан кумыйча яшәү ягыннан да гөлләр безгә үрнәк шул. Күптән түгел укыдым: цивилизация барлыкка килгән 40000 ел эчендә кешенең рухи асылы дүрт процентка гына үзгәргән икән. Димәк, без тәүтормыш чорларында мамонт аулап йөргән ерак бабаларыбыздан рухи үсешебездә һаман да ерак китмәгәнбез, һаман да ерткыч булып калабыз. Тик корбаннарыбыз гына мамонтлар түгел, ә үзебез кебек кешеләр. Коралыбыз да ук-җәя, сөңге түгел, ә көнләшү, хөсетлек нәтиҗәсендә туган авыр сүз, нахак гаеп. Рәсим үзенең артык зур булмаган иҗади гомерендә боларны күп күрде, “таяк”ны ару “ашады”.

Сер түгел, Рәсим Шәфи-Рәхмәтне шагыйрь буларак республика халкына “Тулпар” журналы танытты, аны басманың “Ел лауреаты” итеп тә таныды. Инде беренче шәлкеме басылып чы­гу белән үк бер танылган шагыйрь, кат-кат редакция телефоннарына шалтыратып, Рәсимнең иҗаты, нигездә, аның шигъри табышларын үзләштерүләрдән торганлыгы хакында бәян итте, якташын “плагиатчы” дип атады. Икесенең дә җыентыкларын җентекләп карап чыктык, укыдык, фикер алыштык. Аерым өйрәнчек шигырьләрендә ияреп язу чалымнары сизелсә дә, “әдәби плагиат” дип атарлык нәрсә тапмадык. Ә ияреп язу иҗатка яңа аяк басучыларның һәммәсенә дә хас. “Шигърият” дигән сихри илдә үз юлыңны тапканчы башкалардан өйрәнәсең, аларның иҗат лабораторияләренә үтеп керергә тырышасың. Шуңа да икенче бер каләмдәшнең “Кызыл таң”да Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең шигъриятен бетереп ташлаган мәкалә бастырып чыгаруы безнең башка күсәк белән суккан кебек тәэсир итте. Автор Рәсимнең аерым юлларын шигырь контекстыннан аерып алып, бөтенләй башкача интерпретацияләп, әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлеге, фикере, җаны бер-берсеннән тулаем  аерылып торуына карамастан, аларның “урлануы” турында нәтиҗә чыгарган иде бу язмада. Бәлки, шулар да чыныктыргандыр Рәсимне, дөнья ваклыкларыннан югарырак торырга өйрәткәндер. Шуңа күрә “Гөлләр” шигырен мин шагыйрьнең йөрәк сызланулары, йокысыз төннәре нәтиҗәсе дип бәялим.

Шуны да әйтим: Рәсим Шәфи-Рәхмәт авыр чакларда да егет булып калды, күсәк күтәреп, башкаларга ташланмады. Гәрчә, кайберәүләр шагыйрьнең чыгырыннан чыгуын көтеп, шуңа өмет итсәләр дә... Бүгенге көндә аның җыентыгы дөнья күрүе, республикадагы төп татар гәзите “Кызыл таң” редакциясендә “түгәрәк өстәл” артында халык шагыйре Марат Кәримов белән бергәләп, аны тикшереп утыруыбыз – үзе үк Рәсимнең оппонентларына иң көчле җавап, минемчә.

Төп фикер җебемнән аерылыбрак киттем, ахрысы. Алда әйтүемчә, антитезалар белән эш итеп, шигъри парадокслар тудыру шагыйрьнең яраткан иҗат алымы булып тора.

Дөньяны бары тик үзенчә күрү, кеше “ак” дигәндә “кара” дип әйтергә курыкмау, парадоксаль фикерләү осталыгы, катлаулы ассоциацияләр тудыру маһирлыгы – шагыйрьнең асыл сыйфатлары шулдыр. Шигырьләренә карап, мин аларны артык хисси, эмоциональ дип әйтә алмыйм. Киресенчә, хис ягыннан шактый саран алар. Юк, саран да түгел, авторның шәхсиятле стиле шундый – ул укучы күңеленә фикер орлыгы сала да, тегесе аны үстереп, күңеле аша үткәреп, әлеге фикри оеткы хискә әверелә, тирән лирик кичерешләр тудыра. Фикер чәчеп, хис уручы ул  Рәсим Шәфи-Рәхмәт.

Җыентыкка тәнкыйть күзлегеннән караш ташласаң, җитешсезлекләрне дә табарга мөмкин. Миңа калса, авторга “Студент еллары дәфтәреннән” һәм “Тарту көче” дип аталган бү­лек­ләрне шактый “тарап” чыгарга кирәк иде. Шуңа җыентыкның “Тарту көче” бүлегенә урнаштырылган күп кенә афористик шигырь үрнәкләре (барысы да түгел!) китапның төп эчтәлеге белән конфликтка керә, гармонияне бозып, диссонанс тудыра. Шунысы шатландыра: аталган бүлекләр җыентыкның нигезен тәшкил итми, күләм ягыннан шактый кечкенә алар. Авторда “уңышлардан баш әйләнү” хисе, ялган эйфория тумасын өчен генә әйтүем...

Йомгаклап, шуны ассызыклыйм: Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Тәүге тукталыш” дип аталган җыентыгы авторның зур уңышы булып тора һәм әдәбиятыбызга көчле, кабатланмас фәлсәфи шагыйрь килүен дәлилли. Ак юллар аңа!       

Ләйсән Кәшфи,

филология фәннәре кандидаты, шагыйрә:

 —  Рәсим Шәфи-Рәхмәт — шагыйрь булып туган шәхес. Бәлки, тор­мыш шартлары,  сайлаган белгечлеге, башкарган эше аны шигъ­рияттән читкә тарт­калаган,  дөнья мәшәкатьләре күп чакта аны үз гаменә күндергән, хыялый булмаска, фәлсәфәгә чуммаска үгетлә­гән­дер. Ләкин әйләнә-тирәгә балаларча самими караш, ихласлык аны шагыйранә сокланырга гына түгел, гаять оригиналь парадоксларны танырга мәҗбүр итә.

Шигырь яңалык алып килергә тиеш, дибез. “Үз шигырегез үзегезне сискәндерсен”, — ди Николай Шошанни.  Теоретиклар шигырьнең эвристик функциясе турында да фикер йөртә.  Ягъни талантлы кеше хакыйкатькә үзеннән-үзе килеп чыга һәм үзе үк шуңа аптырап кала.

 Дөньяга үзенчә карый

 Дүрт яше тулган малай.

 Аңа кырык яшьтәге дә,

 Сиксәндәге дә — бабай.

                                                                  Дөньяны үзенчә күрә

                                                                 Сиксәнгә җиткән бабай.

                                                                Аның өчен дүрт яшьлек тә

                                                               Кырык яшьлек тә — малай. 

Көзгедәге кебек чагылыш,  бәхәссез хакыйкать, шулай итеп, гади генә шигъри юлларга үрелә. “Улым белән әңгәмә” шигырендә дә шушы капма-каршы янәшәлек телгә килә. “Мин сөйлим үткән тормышны, ул — киләчәк турында”, — дип каләм иясе өлкән һәм яшь буынның дөньяга карашын, күңел дөньясын ачып сала.

“Китү” шигыре дә табышлы. Автор ата-ана йортыннан балаларның чыгып китүен һәм ата-ананың мәңгелеккә юл алуын янәшә куеп, уйландырырлык юллар иҗат итә.

Ата-ана образы, бигрәк тә әни кешенең асылы шигырьләрдә үзгә бер тирәнлек белән ачыла. “Өлкәннәр нигә җәй көне дә киез итек кия, шәл ябына?” — дигән гади генә сорауга автор җор һәм тирән мәгънәле җавап таба: чөнки алар бөтен җылысын балаларына биреп бетерә икән бит!

 Парадокска корылган “Гаҗәп хәл” шигыре дә табышлы. Чит-ят кешеләрнең очрашып, танышып, өйләнешеп, бер кашыктан ашап, балалар үстергәннән, мең-мең җеп белән бәйләнеп, иң-иң якын кешегә әйләнгәннән соң, аерылып, кабат чит-ят кешегә әйләнүе кемне дә гаҗәпләндерерлек. Моны без барыбыз да күрәбез, шаккатабыз, ә Рәсим-шагыйрь оста итеп, барча кешене  уйландырырлык итеп әйтеп бирә алган.

 Рәсим хисләргә исереп кенә кулына каләм алмый, ул әйләнә-тирәне үзгә бер яссылыктан күрә, шуны шигъри сүз белән әйтеп бирә ала. Еш кына аксакаллар акылы, йөзьяшәрләр фәлсәфәсе саркылып тора аңардан:

 Һәрвакыт нәрсәдер көтеп

 Гомерләр китә үтеп:

 Тәүдә үтә дөнья көтеп,

 Соңыннан — үлем көтеп.

Рәсим Шәфи-Рәхмәт дөнья ыгы-зыгысын чак кына читкәрәк китеп, мыек астыннан елмаеп күзәтә кебек. Укучы ирексездән яшәү мәгънәсе, фани дөньяның заңы, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр була.

Әдәбиятыбызны әйдәп баручы шәхес концепциясе, Кеше турында уйланулар Рәсим Шәфи иҗатын да уртадан ярып бара.  Үз-үзенә юмор белән бакканда да  (“Мин һәм келәм”), тирән фәлсәфи уйлар кичергәндә дә  лирик шәхес гуманлылык пози­циясендә тора, “Кешелекле булыйк. Кеше без!” дип, үз ишләрен пакьлеккә, хак юл сайларга дәшә.  Бу яктан гаҗәеп үзенчәлекле яңгырашлы “Гомер үтә” шигыре дә кызыклы. Кешене, ни рәвешле яшәсә дә, үтә торган бу гомердә намус кушканны үтәргә чакыра ул.  Монысы да — мәңгелектән бер ишарә, гуманлылык позициясенең нигез ташы.

Яшәештәге спираль рәвешле кабатланулар парадокслар булып шигъри калыпка салына. “Урын” шигырендә автор яшьләрнең картларга урын бирүен һәм картларның үлеп, үз чиратында, яшьләргә урынын калдыру фактын кара-каршы куеп, фәлсәфи нәтиҗә ясый.

 “Иске әйберләр” шигырендә карт кеше халәтен “кирәкләре дә булмаган, ташларга да кызганыч” әйберләр белән янәшә куюга да каршы килеп булмый.  Юллар арасына авторның картлыкка мөнәсәбәтле башка фикерләре дә сеңдерелгән кебек. Үткән тормышның телсез шаһите булып, чормаларда моңаешып яткан әйберләр берәү  килеп тузанын сөртсә дә куана белә икән, димәк, инде җәмгыятькә файда китерә алмый торган өлкәннәребез дә без әйтмәгән җылы сүзгә, карашка, игътибарга үтә дә мохтаҗ бит, дигән  гуманлы фикер ярып үтә бу шигырьне.

Кеше гомере — каләм иясен уйландыра, яңа шигырьләргә илһамландыручы үзәк тема.  Анда чынга ашмаган хыяллар да, үкенечләр дә җитәрлек. Лирик герой үз язмышын рельс буйлап баручы поездга тиңли:

 Үзгәрталмас поезд юнәлешен,

 Сорасам да елап, үкереп.

Ярты гомер үткән хыялланып,

 Ярты гомер үтәр үкенеп.

 Ләкин кеше  якты өмет белән яши, бәлки, шәхеслеккә дә юл шушы  яктылыктадыр? “Тукталышлар” шигырендә дә шушы ук идея  үстерелә.

Автор дөнья ваклыклары белән мәшгуль кеше гомеренең заялыгына да басым ясый. Әнә бит фатир, гараж, дача, машина алу максаты белән  урлап, алдап, ашыгып гомер сөргән кешедән болар барысы да кала (“Максат”). Димәк, адәм баласы төрле даирәдә төрлечә аталып йөртелсә дә (“Мин кем?” ), югарырак максатлар белән яшәргә тиеш! Чөнки ул — КЕШЕ. Соңгы кыңгырау яңгыраганчы, соңгы тукталыш җиткәнче  аңа әле гуманлылык сыйфатларын файдаланып, мәңгелеккә калырлык игелекләр  кылырга мөмкинлек бар!

Шигърият шуңа да шигърият инде ул. Яктылыкка, яхшылыкка дәшүче, шәхесне дөнья ваклыкларыннан югары күтәрүче көч ул. Рәсим дә моны тоя, аңлый, башкаларга да төшендерергә тырыша.

Шигырьләре сурәтле, динамикалы аның. Язучы еш кына ниндидер әверелешләрне, эволюцияне күздән кичерә һәм һич кенә дә көтелмәгән,  отышлы нәтиҗә ясый, күп кенә дөньяви сорауларга җавабы да шул була аның. “Олыгаюны тоям” шигырендә лирик геройның чәчләре агарып, аркасы бөкрәеп, корсагы кабарып, колагы тыгылып, тешләре бозылып, башлары иелеп килсә дә, өмете шиңсә дә, күзләре ачыла икән бит! Кешенең шәхес булып җитлеккән мизгеле түгелме соң бу? “Тормыш” шигырендә дә шушы ук хакыйкать гаҗәеп тере картиналарда укучы алдына килеп баса. Адәм баласы бер янып, бер туңып, бер назланып, бер кыйналып, агуланып, сыйланып кына КЕШЕ була икән бит!

Дөрес, Рәсим Шәфи язган хакыйкать һәр очракта яңалык та булмаска мөмкин. Ләкин үзең өчен ясаган теге яки бу ачышны шагыйранә яңгырата белергә дә кирәк бит әле. Бу өлкәдә дә автор уйлана, эзләнә, яңачалыкка омтыла.  Бер урыс язучысына ияреп язган  “Гомер турында” шигырен генә алыйк. Автор монда бер күзәнәкле җөмләләрне эшкә җиккән. Мантыйк бар, хронотоп үз ролен үти, сурәтлелек, динамика да  менә дигән. Шигъри табыш бар. Яңачалык  та ярылып ята.

Юк кына әйберләр каләм иясен таң калдыра, уйландыра, табышларга юлыктыра. “Каберлектә ишеткән сүзләр” искәрмәсе белән бирелгән  дүртьюллык болай яңгырый:

 Туган елы. Үлгән елы.

 Ә уртасында — сызык.

 Бар гомере — шул сызыкта.

 Моңсу... Кызганыч... Кызык...

Әнә шулай күп шигырьләрендә гомер турында уйлана шагыйрь.  Вакыт узган саен аның карашы киңәя, фикере тирәнәя, инанулары җирлекле була бара, шигырь юллары афористик яңгыраш ала. Шагыйрь аңлый:

Бәхетсезлек булмау — бәхет булу,

Кайгы булмау — шатлык булуын.

Башка шагыйрьләрдәге кебек  үк, Рәсим Шәфи-Рәхмәттә дә авыл темасы сагыну-сагыш, бераз гына үкенеч мотивлары белән үрелеп, төсле, тере манзара барлыкка китерә. Әти-әни, туганнар, күршеләрнең якты образы туа. Печән кибәннәре, бәрәңге бакчалары,  өй артындагы миләшләр күз алдыннан уза. Җылылык, ихласлык бөркелеп тора бу шигырьләрдән.

Рәсим шигърияттә әле егетлек чорында гына. Абынулар да, таптанулар да, алга сикерешләр дә булыр.  Заман шигъриятенә шундый үз фикере булган, җитди, үҗәт ир-егетләр киләм дип тора икән, дөньяны тарсынмыйк, күңел капкаларын киңрәк ачыйк, җәмәгать!

Земфира Муллагалиева, шагыйрә, 

Башкортстанның һәмРусиянең Язучылар

 берлеге әгъзасы:

 — Кеше күңеле  —  дәрья. Ул дәрья­ның нинди генә чаклары булса да, поэзия — Рәсимнең сердәше дә, яклаучысы да.  Рәсим һәркемгә серен ачып, аралашып бармый. Башта мин аның тыйнаклыгын  танысам, азактан нечкә зәвыклы шигырьләрен укып сокландым. Минем өчен ул  уникаль шагыйрь   булып чыкты.

 “Түгәрәк өстәл”дә катнашкан ка­ләм­дәшләребез  китапны төпле, фәнни караш белән барлап чыкты. Һәм бик югары бәя бирелде. “Түгәрәк өстәл”нең хуҗабикәсе Ләйсән Кәшфи миңа: “Рәсимне Сез якыннан беләсез, кешелек сыйфатларына азрак кагылып китегез әле”, дигәч, бер шигыренә тукталасым килде.  Рәсимнең кайбер шигырьләрен, әле китаплары чыкканчы ук, танышы да, таныш түгеле дә күчереп алып, ятлап йөриләр. Туганнарына, дусларына бүләк тә ул, табыннарда теләк тә ул.

 Аның, мәсәлән, “Теләкләр” шигыре чәчәннәр җырлап йөргән кобаердан ким түгел. Виртуоз алым белән язылган. Һәр юлыннан аерым бер шигырь язарлык. Менә шушы шигыре аның кешелек сыйфатларына кагыла инде…

Менә  аның якыннарына, дусларына, кешегә булган күңел мөнәсәбәте.

Тагын бер кечкенә вакыйгага тукталасы килә. Мөхәммәт хәзрәт Галләм “Ихлас” мәчетендә үткәрәчәк Корбан бәйрәменә безне гаиләбез белән чакырды. Рәсим анда  хатыны Лена белән килгән иде. Алар икесе дә  үзләренең ипле, итагатьле тотышлары белән танышларыма, дусларыма бик ошады. Ә инде Рәсимгә шигырь укырга тәкъдим иткәч, ул: “Юк, юк, мин  әле мондый зур урында чыгыш ясарга оялам да, әзер дә түгелмен”, — дип кырт кисте. “Шагыйрь булырга кыенсыну — талантның бер билгесе”, диюләре хактыр.

Сәхифәне Ләйсән Кәшфиева әзерләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»