25.01.2014 - Әдәбият

Язучылар иңендә мөһим бурыч

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга агымдагы елга Юлламасында Мәдәният елында рухи тормышны үстерү, тарихи тамырларны барлау, иҗат коллективларына һәрдаим ярдәм күрсәтү җәһәтеннән мөһим бурычлар билгеләде. Әдипләребез дә бу җәһәттән үз иңнәрендә зур җаваплылык тоя. Башкортстанда урыс, башкорт, татар һәм башка халыклар әдәбиятларының нәтиҗәле үсеше өчен барлык шартлар тудырылган.  Башкортстан Язучылар берлеге, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты, республикада чыгып килүче вакытлы матбугат  — барысы да бер йөгәндә халыкны рухи-мәдәни агартуга, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә. Республика күләмендә  әдәби чаралар да даими үткәрелеп тора.

 Бу җәһәттән агымдагы ел башы да вакыйгаларга бай булды. Яңавылда күре­некле шагыйрә Кәүсәрия Шәфый­кованың 65 яше  киң билгеләп үтелде. Зәки Вәлиди исе­мендәге республика Милли  китапханәсендә  язучы Гали Ибраһимовның тууына 95 ел тулу уңаеннан тантана Тимер­гали Килмө­хәммәтов, Мирас Иделбаев, Рәшит Низамов кебек күренекле галимнәр һәм язучылар катнашлыгында оештырылды.  Шул ук китап­ханә ай ахырында прозаик Гөлнур Якупованың “Хатыннар” трилогиясен тәкъдир итәчәк.

Күгәрчен районының Ту­ембәт авылында  Зәйнәп Биишева исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте. Дөрес,  быел бүләкне  язучылар алмады, ул иҗади сәләтле укытучыларга тапшырылды.

Кызганычкка каршы, гыйнвар аенда әдәбият күген кышкы яшен  дә телде. Һич көт­мәгәндә Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов арабыздан китеп барды. Аны М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасыннан язучылар һәм киң җәмә­гатьчелек соңгы юлга озатты. Мәрхүм Чишмә райо­нының Хаҗәт авылында җир­ләнде.

Янә бер тетрәнү: Аскын районында туып үскән якташыбыз, Казанда яшәп иҗат итүче күренекле татар шагыйре Госман Садә  вафат булды.

Тормыш дәвам итә. Язучылар тормышында да алдагы чорга бихисап әдәби чаралар, юбилей кичәләре, очрашулар бил­геләнгән. 

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»