23.01.2014 - Әдәбият

Тормышны җырга төргән иҗат

Яңавыл районында яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы Кәүсәрия Шәфыйкова туган төягендә генә түгел, республикада, күрше төбәкләрдә дә танылу алган шәхес. Күптән түгел райондашлары аның матур юбилеен зурлап билгеләделәр.

Кәүсәрия Фидай кызы 1949 елның 3 гыйнварында Исәнбай авылында дөньяга килгән. Бик җитез, шат күңелле бала була ул. Әмма ата-ананың шатлыгы озакка бармый. Мәрхәмәтсез авыру аны башта атлап йөрү сәләтеннән мәхрүм итә, аннары куллары да тыңлашмас була. Шулай булуга карамастан, Кәүсәрия белемгә омтыла, якты киләчәккә ышанычын югалтмый. Укытучылары да кыз баланың өметен өзмиләр, өендә укыту оештыралар. Зирәк кыз үзе дә күп укый.

Ә берникадәр вакыттан ул шигырьләр, проза әсәрләре яза башлый. Аның иҗат җимешләре тәүдә район гәзитендә дөнья күрә, аннары республика матбугатында да үз урынын таба. Бу җәһәттән яшь шагыйрәнең Башкортстанда һәм аннан читтә зур танылу алуына “Кызыл таң” гәзите дә тоемлы өлеш кертә.

Узган гасырның 70-80нче елларына шагыйрә һәм язучы буларак ул яңа дәрәҗәгә күтәрелә. 1985 елда беренче китабы дөнья күрә. Бүген ул Уфа, Казан һәм башка шәһәрләр нәшриятларында басылган 15 китап авторы. Йөздән артык шигыре көйгә салынган. Башкортстанның һәм Татарстанның танылган артистлары башкаруында аларның күпчелеге татар-башкорт эстрадасы хитларына әверелде.

Рәфис Мөхәммәтдинов та авыр язмыш сынавына дучар булган талантлы әдип. Бу икәү тормыш юлын бергәләп үтәргә карар итә һәм матур гаилә кора. Күрәсең, күңелләре белән генә түгел, иҗатлары белән дә бер-берсенә бик якын бу ике шәхес. Берлектә “Ике аккош”, “Бөреләр ачылган чакта” китапларын иҗат итәләр.

Кәүсәрия Фидай кызы кеше ярдәме белән яши. Әмма ул үз өлешенә төшкән авырлыклар турында уйларын күңеленең иң тирән урынына бикләргә өйрәнгән. Шагыйрә өметне, ышанычны, саф күңеллелекне һәм мәрхәмәтлелекне үзенең иң тугры юлдашлары итеп алган һәм бу төшенчәләргә аның иҗатында зур урын бирелә. Халык шагыйре Мостай Кәрим Кәүсәрия Шәфыйкованың ихтыяр көченә, рухи ныклыгына, шәхси тәкъди-реннән күпкә югарыдан дөньяга каравына сокланып, “аны мин “Корыч ничек чыныкты” романы авторы Николай Островский, башкорт язучысы Ибраһим Гыйззәтуллин белән янәшә куяр идем”, дип язды. Әйе, Кәүсәрия Шәфыйкованың ихтыяр көче зур соклану уята. Ул —  “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яңавыл таңнары” гәзитләренең, “Тулпар”, “Мирас”, “Башкортостан кызы” журналларының еллык лауреаты. “Аргамак” журналы оештырган Саҗидә Сөләйманова исемендәге конкурсның беренче лауреаты да. Якташлары аны Гали Чокрый исемендәге премия белән дә бүләкләде. Кәүсәрия Шәфыйкова Яңавыл районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе дә.

Бәйрәм тантаналары район үзәк китапханәсендә шагыйрәгә багышлап оештырылган музей белән танышудан башланды. Якташлары аның исемен мәңгеләштерүгә күп көч салган. Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Илсөяр Проскурикова кунакларны язучының тормыш юлына, иҗатына багышланган стендлар, шәхси әйберләре белән таныштырды. Районда шагыйрә иҗаты белән укучылар да яхшы таныш. Музейда аның әсәрләре буенча балалар төшергән рәсемнәр тоташ бер стенаны алып тора.

Шагыйрәнең район Мәдәният сараенда оештырылган иҗат кичәсе Роберт Тимербаевның Кәүсәрия Шәфыйкова сүзләренә язылган “Яңа-вылым” җыры белән башланды. Гомумән, кичәдә сәхнә түреннән ул язган шигырьләр, җырлар күп яңгырады. Аларны Денис Мөхәмәтдинов, Илнур Мөфтәхов, Гөлназ Асаева, Гөлсем Бикбулатова, Хәсән Усманов, Фәнәви Салихов, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Радик Динәхмәтов һәм җырчы-композитор Наил Шәймәрданов башкардылар. Сәхнә осталары шагыйрәне күркәм юбилее белән котлап, шундый матур, тирән эчтәлекле җырлар иҗат иткәне өчен олы рәхмәтләрен юлладылар. Композитор Наил Шәймәрданов һәм Кәүсәрия Шәфыйкова тыгыз иҗади бәйләнештә эшлиләр. Наил Әхмәт улы шагыйрәнең алтмыш шигырен көйгә салган, юбилейга тагын яңа җыр алып килгән һәм бу көнне ул беренче тапкыр яңгырады.

Юбилярны район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов котлады. Ул Кәүсәрия Фидай кызына тормыш юлында бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, олы йөрәкле, якты күңелле кеше булып кала белүен сызык өстенә алды. “Төрле кыенлыклар һәм сынауларга дучар булган чакта тормышка Кәүсәрия Шәфыйкова күзе белән карарга кирәк, ул чагында барлык проблемалар да вак булып калыр, яшәү мәгънәсе табылыр”, — диде Илшат Вәзигатов. Район җитәкчесе юбилярга бүләк тапшырып, шушы чараның мәрхәмәтлелек акциясе дә булуын һәм сатылган билетлардан кергән акча тулысынча Кәүсәрия Фидай кызына тапшырылачагын әйтте.

Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев шагыйрәне тәбрикләү сүзендә Башкортстанда игълан ителгән Мәдәният елының Яңавыл җирендә шушы чарадан башланып китүен, районда тармакка зур игътибар бирелүе белән аңлатты. Ул Кәүсәрия Фидай кызына Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын һәм Мәдәният министрлыгының котлавын тапшырды. Шагыйрәне, шулай ук, Башкортстан Язучылар берлегеннән Фәния Габидуллина, Фәрзәнә Гобәйдуллина, Дилә Булгакова, урындагы язучылар берлеге рәисе Фәрит Суфияров, шагыйрә Гөлнара Хәлфетдинова, республика татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Динә Морзакаева һәм башка каләмдәшләре тәбрикләде. “Кызыл таң”, “Башкортостан” һәм “Өмет” гәзитләре вәкилләре дә юбилярга ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»