22.01.2014 - Әдәбият

Җылы авыздан - җылы сүз

Редакциябезнең дусы, танылган шагыйрә Фәния Чанышева: “Үзем исән чакта истәлекләр китабы чыгарып каласы иде бит”дип, соңгы чорда бик борчылып йөрде. Ниһаять,  кояштай балкып,  87 яшьлек авторның “Хәтердәге якты мизгелләр”е дөньяга чыкты. Китапка күрешеп-аралашып яшәгән остазлары, каләмдәшләре, ире Гыйлемдар Рамазанов турында истәлекләре кертелгән.

Китап авторның кереш сүзе белән ачыла да, күренекле әдип, йөзьяшәр Сәйфи Кудаш турындагы язмадан башланып китә. Әйе, ул вакытта яшь гаиләгә олуг язучының гаиләсе белән аралашып яшәү бәхете тия.  Мәҗлесләрен дә бергә үткәрә, бәби тәпиен дә бергә юа, кайгы-шатлыкларын да бүлешеп яши алар. Иң мөһиме — югары дәрәҗәдәге рухи туганлык, әдәбиятка, иҗатка, шигърияткә булган уртак мәхәббәт багланышы була бу. Сәйфи Кудашның “Фәния һәм Гыйлемдәр туганнар”, дип җылы итеп язган хатлары да шушы хакта сөйли. “Сәйфи Кудаш белән аралашу, әңгәмәләшү әдәбият һәм тарихка сәяхәт  итүгә тиң иде. Аның һәр күзәнәге шигырь һәм мәхәббәт белән сугарылган һәм ул бөтен гомере буе олы мәхәббәт җырчысы булып калды”, — дип төгәлли автор сүзен.

Билгеле ки,  өч бала анасы, ир хатыны буларак,  Фәния Чанышева шигъри иҗатка гомер уртасына җиткәч кенә аяк баса, ләкин күренекле шагыйрь һәм галим Гыйлемдар Рамазановның тормыш юлдашы буларак, аңа әдәби мохитнең уртасында кайнарга туры килә. Гыйбрәтле язмышка ия татар шагыйре Хәсән Туфан белән рухи һәм иҗади элемтәләр турында да җылы итеп искә ала автор. Башкортстан җирендә туып-үскән затлы шәхес, заманыбызның зур әдибе, Татарстанның  халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан ага Еники белән дә туганлыкка әверелгән дуслыклары кадерле хатирәләр тезмәсе булып бәян ителә. Алар гаиләсенең Мостай Кәрим белән  дуслыгы да вакыйгалы истәлекләрдә саклана. “Ә бит кайчандыр барыбыз да тигез идек... Авыр еллар булуга карамастан, нинди якынлык, бердәмлек, дуслык белән яшәлгән”, — дип яза автор. Икенче бер урында: “Яшьлек елларыбызга туры килгән ачлык, ялангачлык, сугыш касафатларын кичергәнгә күрәдер, безнең буынга мәрхәмәтлелек, юмартлык, күңел сафлыгы юлдаш булды”, — ди ул.

60нчы еллар ахырында Дим буендагы “Аклан” дигән урында утызлап язучыга дача участогы бирәләр. Каләм ияләренең җәйге яллары шушында агачлар утыртып, йортлар тергезеп, үзара гөрләшеп-аралашып үткәнгә, хатирәләрдә дә аларның һәркайсы   тормышчан һәм га­ди булып күз алдына килә. Мәсәлән, олуг әдипләребез Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев турында галимнәр, каләмдәшләре язган бихисап язмаларны укыган бар. Ләкин фәкать Фәния апа Чанышева истәлекләрендә алар тере булып, бакча киеменнән, тормыштагы үз холык-фигыльләре, аралашу манералары белән күз алдына килеп баса.

Автор күп язмый, кирәген, иң мөһимен яза. Каләмдәшләрен кадерләп, яратып яза. Гүя, бер мизгелгә ул аларга яшү хокукы, үзләренең бөтен барлыгы белән балку мөмкинлеге бирә. Автор геройлары тормышындагы вакыйгаларны, шатлык-фаҗигаләрне үз йөрәге аша үткәреп, мөһим мизгелләренә тукталып, шатланып һәм ачынып бәян итә. Һәркайсында Фә­ния ханымның үз об­разы да чагылып-чагылып куя. Көнкүрештәге уң­ган­лык, кунакчыллык,  кайгыртучанлык, шигъриятне, иҗатны тирәнтен аңлау, кешеләрне барлык кимче­лекләре белән бергә ярату...

Бу мизгелләр турында Фәния Чанышева болай дип яза: “Су буенда учак ягып, күңел ачулар, кунакка йөрешүләр татлы төш сыман күңел түрендә саклана. “Ак­лан”да яшәгән утызлап язучының хәзерге көндә исәннәрен санар өчен сыңар кулның бармаклары да җитә. Ә бит һәр өйдән шатлык очкыннары чәчелеп тор­ган чаклар бар иде! Бер уй, бер максат белән, киңәш корып яшәгән иҗат әһелләренең һәр берсен күз алдына бастырып, тирән сагышка чумасың. Их, бу дөньяның фанилыгы! Ут күршеләребез Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, Якуп Колмый, каршыбызда гына Яныбай Хамматов, Зәйнәп Биишева, Габдулла Байбурин, Әнгам Атнабаев... Һәркайсы холык-кылыгы, сөйләшүе, гореф-гадәте белән күңелгә уелып калган”. “Бу — гади дуслык кына түгел, шигъри һәм рухи туганлык”,  — ди Башкортстандагы каләмдәшләре янына Дим буена кунакка килгән Хәсән Туфан.

Әлеге китапның, бәлки, төп кыйммәте дә шундадыр.  Каләм әһелләре арасында булган кешелеклелек, туганлык, миһербанлылык сыйфатлары алгы нәүбәткә чыга монда. Еллар уза. Әдәбият мәйданына яңа язучылар килә. Ә шушы асыл сыйфатлар сакланамы соң? Әллә алар китап саны һәм югары исемнәр артыннан куу ярышында туган мәкерле ялагайлык, яраклашучанлык, хөсетлек, көнчеллек кебек кире сыйфатлары белән алышынамы?

Фәния Чанышеваның әлеге китабы бүгенге заманда язучының җәмгыятьтәге урыны, кыйммәте  турында  да уйланырга  мәҗбүр итә. Үткәннәргә ихлас сокландыра, бүгенге хәлебезгә карап уйландыра, иртәгәгә күз төбәп шомландыра да бу китап.

Истәлекләр арасында Әлмәт шәһәрендә гомер иткән татар шигърияте йолдызы, якташыбыз Саҗидә Сөләймановага караганы булу гаҗәпләндерде. Баксаң, ике шагыйрә арасындагы туганлык, дуслык җепләре аларның студент вакытына ук барып тоташа икән! Иҗаты һәм тормышы шактый яхшы өйрәнелгән зур шагыйрәнең биографиясенә  бу мәгълүматлар яңа асылташлар булып өстәлер.

Фәния Чанышеваның әлеге хезмәте — аның гомерендәге иң татлы иҗат җимешләреннәндер. Аллаһы Тәгалә аңа бүгенгәчә сакланган тышкы чибәрлек белән бергә ак бәхет тә, гаилә бәхете белән бергә, җәмгыя­тебезнең йөзек кашы булырдай кешеләр белән кайнашып яшәү мөмкинлеге дә, иҗат  итү сәләте белән бер­гә туксанга якынлашканда да җуелмас зиһен һәм феноменаль хәтер дә биргән. Бу кат-катлы  бәхеткә ия Фәния апаның әле тагын да шушындый гүзәл китаплар иҗат итәренә ышаныйк.

 Ләйсән  Кәшфи,

 филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»