21.01.2014 - Әдәбият

Матурлык җырчысы

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылы гүзәл табигать почмагына сыенган. Элек-электән уңган, булдыклы һөнәр осталары белән дан тоткан авылда бүген дә тормыш кайнап тора. Күмәк хуҗалык таркалса да, биредә яшәүчеләр үз көчләренә таянып дөнья көтә. Бүген, мәсәлән, егерме җиде йортта умарта тоталар, теплицаларда яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бихисап. Гүзәл Агыйдел елгасы буенда урнашкан биектаулылар рухи байлыкка омтылып яши. Меңьяшәр урманнары, якты күлләре, челтерәп аккан чишмәләре, шау чәчәкле болыннары күңелгә сафлык өсти, йөрәктә илһам, дәрт уята. Бу төбәктә чишмәләр бихисап. Авылның бер башында Хәсән чишмәсе, урталыктагы чокырда Борхан чишмәсе ургылып акса, Сәпәр, Ахъяр чишмәләре болынга агып төшә. Тал һәм Токымкыр чишмәләре Куязы елгасына коя. Өлкәннәр сүзенә караганда, авыл читендәге Габдрахман чишмәсенең суы аеруча шифалы, шуңа да бу чишмә яныннан юлчылар өзелми.

Яшеренеп яшь талларга,

Чокыр буйлап чишмә ага.

Юа-юа ком-ташларны

Ул үзенә юлын яра.

Авылда мәчет ачылып, көн саен азан моңы тирә-якка тарала, олысына да, кечесенә дә иман нуры өләшә. Ә инде халкыбызның милли тради­ция­ләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итеп, мәдәният, ки­тапханә хезмәткәрләре мәк­тәп коллективы белән бер­лектә халык бәйрәмнәрен оештыра. Ел саен Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү күркәм га­дәткә әверелде. Шушы көн­нәр­дә авыл мәдәният йортында тагын да бер очрашу – ветеран укытучы, “Башкорт­станның халык мәгарифе отличнигы” Флүрә Газизованың беренче китабының исем туе үтте.

Флүрә Рәис кызының балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе бик яшьли вафат булганлыктан, ике баланы үстереп аякка бастыру әнисе Нәзифә апа иңнәренә төшә. Табигатькә якын булгангамы, әтисез калып үскәнгәме, кече яшьтән нечкә күңелле бала була ул. Кеше кайгысын күңеленә якын кабул итүче, ярдәмчел кыз булып үсә Флүрә. Әнә шул күңел кичерешләре мәктәптә укыган елларында ак кәгазьгә шигъри юллар булып үрелә башлый. Баштарак үзе өчен генә яза. Бик тыйнак, кыюсыз була, шуңа да язмаларын гәзит-журналларга җибәрмичә, сабыр гына дәфтәрләргә туплап килә. Авыл китапханәсендә эшлә­гәндә дә, мәктәптә физика-математика фәнен укытканда да иҗат эшен туктатмый.

— Төгәл фәннәр укытучысы булса да, Флүрә Рәис кызы һәрвакыт шигырьләр язды, укучыларда туган телгә сөю тәрбияләде, — ди хезмәттәше Фидәлия Фәхретдинова. — Мәктәптә оештырылган “Халык энҗеләре” түгәрәгенә җитәкчелек итеп, балаларны түбәтәй, калфаклар чигәргә дә өйрәтте әле ул. Аларның кул эшләре районда гына түгел, республика күләмендә танылу алды. Менә шундый осталыгы белән дә абруй яулады Флүрә Рәис кызы авылдашлары арасында.

— Газизовлар гаиләсе авыл биләмәсендә оештырылган чараларда теләп катнаша. “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеме әгъзасы буларак, һәр мәдәни чарада Флүрә Рәис кызы яңа ши­гырьләре белән таныштырып тора, — ди иҗат бәйрәмен оештыручыларның берсе, урындагы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Сафиуллина.

Шигърият, җыр-моң бәй­рәменә авторның якыннары, укучылары, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, авылдашлары да килде.

— Мин Флүрә Рәис кызы белән Дүртөйленең үзәк “Мирас” мәчетендә дин сабакларын үзләштереп йөргәндә таныштым, — ди “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзасы Әнисә Ягъфәрова. Ул “Учларымда гөлләр коена” дигән өр-яңа китабымның беренче укучысы булды. Флүрә Рәис кызының ике калын дәфтәргә тупланган шигырьләрен күргәч, китап итеп бастырып чыгарыйк, дигән тәкъдим ясадым. Ул — бик тыйнак, сабыр кеше, шуңа бу тәкъдимгә бер ел үткәч кенә риза булды. Китапка бергәләп “Тал чишмәсе” дип исем бирдек, чөнки ул — табигать баласы, Куязы елгасы буенда таллыкта ургылып аккан чишмә аның күңеленә балачактан якын.

 Әйе, һәр иҗат кешесенең үз кыйбласы була, диләр. Флүрә Газизова да сәнгать дөньясына еллар аша килеп керә. “Тал чишмәсе” китабын укып чыккач, күңелдә, хатын-кыз шигърияте барыбер үзенчәлекле икән, дигән фикер туды. Гүзәл затларга гына хас күңел дөньясы, хыял-омтылышлары, илаһи сиземләү, сагыш-борчылулары, әниләр җылысы, нәнәйләрнең иманы һәм, иң мөһиме, хатын-кыз­ның дөньяга булган мәхәб­бәте ачык чагыла Флүрә Рәис кызы язмаларында.

 Иҗат бәйрәмендә укучы балалар, “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеме әгъзалары аның бер шәлкем шигырен укып ишеттерде. Автор данлыклы якташыбыз, Башкорт­станның халык шагыйре Наҗар ага Нәҗмигә атап та шигырьләр язган. Анда шундый юллар бар:

Моң чишмәсе, Наҗар абый,

Ут-давыллар аша үттең.

Җирең саклап, телең яклап,

Син халкыңа хезмәт иттең.

Китапта автор, яшьлек елларын сагынып, мәхәббәт темасын да урап үтми. Ул үзенә сердәш итеп урман, агачларны, чәчәкләрне ала. Бу ши­гырендә, мәсәлән, күңе­лендәге хисләрен юкә белән бүлешә:

Өй алдымда юкә чәчкә ата,

Чуклы таҗларыннан бал тама.

Татлы сөю тәме иренемдә, —

Сагышларым хәтта баллана.

Юкәләрем күпереп чәчкә ата,

Хуш исләрен бөрки йөземә.

Күңелемдә сөю уты яна,

Һич карамый гомер көзенә.

— “Тал чишмәсе” китабын кулга алып, беренче битен уку белән аннан нур бөр­келүен тоясың, — ди бәй­рәм­дә катнашучы язучы-шагыйрә Тәслия Әхмәтова. — Таудай олы рухи байлыкны сыйдырган ул. Шигырьләре берчә сагышландыра, берчә моңлан­дыра, берчә елата, берчә елмайта... Әйтик, үзе бер поэмага торырлык “Әниемә” шигырен укыгач, күзләр яшь­ләнә. Ә инде “Шәһри Болгар”, “Салават”, “Рәсүлебез­нең туган көне” шигырьлә­рендә чал тарихыбыз чагыла.

— Флүрә апаның тагын бер яраткан шөгыле бар — ул шифалы үләннәр җыю белән мавыга. Җыеп кына калмый, дару үләннәренең шифасы, аларны дөрес куллану турындагы мәгълүматны авыл халкына да җиткерә. Ул табигатьне ярата. Аның шигырь­ләре дә туган якны сөю, матурлыкка омтылу, мәрхәмәт­лелек, шәфкать­лелек хакында, — ди авыл китапханәчесе Нәсимә Фәррахова.

Ветеран укытучыны сәхнә түрендә якташлары, моң­дашлары менә шулай котлады. Очрашу сәгатьләре сизелмичә үтеп тә китте. Тормышны, кешеләрне, Туган илен һәм аның табигатен яратучы шагыйрә апабыз ки­ләчәктә дә иҗат җимешләре белән сөендереп торыр, дип ышанабыз.

Гөлүсә Фәрваҗева.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»