18.01.2014 - Әдәбият

Авылдашлары аны онытмый

Тәтешле районы — туган җире, туган халкы данын илебез киңлек­ләренә тараткан шәхесләргә бай төбәк. Аларның берсе, татар халкы­ның күренекле шагыйре, балалар язучысы, драматург Кәрим Әми­ринең тууына 120 ел.

Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) 1893 елның 28 декабрендә Бөре өязе Тәтешле волостеның Бүләгарт-Кайпан авылында бу якларга хәзерге Борай районыннан күченеп килгән Хөсәен мулла гаиләсендә дөньяга килә. Өлкәннәр сөйләве буенча, аның туган йорты Олы урамда, хәзерге Ленин урамында авыл мәчетеннән ерак түгел тау битендә урнашкан була. Бу хакта шагыйрь “Безнең авыл” шигырендә язып калдырган.

            Безнең авыл — зур авыл,

           Тау башында тора ул,

           Көнгә каршы ялтырап;

Тын кара урман белән,

Кырдагы юллар белән,

Сер алмашып, хәл сорап...

Дулкынланып, нурланып,

 Гөлчәчәккә чолганып

Балкып тора кырлары;

Челтер- челтер сөйләшеп,

Дулкын белән серләшеп,

Агып тора сулары...

Булачак шагыйрьгә башлангыч белемне авылдагы мәдрәсәдә әтисе бирә. Соңрак, 1909-10 елларда, ул үзе дә шунда балалар укыта.

Кечкенә Кәрим еш авырый. Шул сәбәпле, әтисе аны әледән-әле Казанга табибларга алып бара. Алар Казан буйлап йөри, театрга керә, әдәби очрашуларда була, әтисе аңа кибеттән китаплар алып бирә. Казан иҗади тормыш белән кайный, ымсындыра. Булачак язучының шигърият белән кызыксынуы да, бәлки шуннан башлангандыр. Хөсәен мулла да алдынгы карашлы  булган, улын заман таләплә­ренә җавап бирерлек кеше итәргә тырышкан. Аның шулай булуын Кәрим Әмиринең Уфа, Пенза губерналарында, Мордовиядә укытучы булып эшләвен­нән аңларга була. Мордовиянең Татар Юнеге авылында аны хөрмәтләп искә алалар, исеме мәктәп тарихы битлә­рендә урын алган. Анда: “Авылда балаларны мулла укыта. Парталар юк, укучылар идәндә утыра. Мәдрәсәдә, башлыча, дин дәресләре укытыла. 1914 елда авылга укытучылык итәргә Кәрим Әмири килгәч, мәктәп зур үзгәрешләр кичерә: беренче парталар барлыкка килә, география, тарих укытыла башлый, фәнни китаплар кайтартыла. Булачак язучы яңача укыту, аң-белем таратуда авылда беренче кеше була”, дигән юллар бар.

Кәрим Әмиринең әдәбияттагы юлы 1913 елда, Ырынбурда нәшер ителүче “Шура” журналында басылган шигырьләреннән башлана. Ул Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә Гражданнар сугышы һәм аннан соңгы үзгәрешләр чорында актив иҗат итә. Аның “Бабай”, “Даһи”, “Шәрык сәхрәсе”, “Сулган чәчәк”, “Ачлык көннәрдә” һәм башка шигырьләре, поэмалары бер-бер артлы гәзит-журналларда басылып чыга, беренче шигырьләр җыентыгы 1919 елда дөнья күрә.

Казан шәһәре Кәрим Әмиринең күңелендә бала чагыннан ук матур истәлек, якты хыялларын тормышка ашырыр мәркәз булып урын ала. Шуңадыр да ул, күп җирләрдә йөргән­нән соң, Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам итә. Татарстан матбугатында да якты эзен калдыра якташыбыз, “Эшче”, “Татарстан хәбәрләре”, “Уку ударнигы” гәзитләрендә җаваплы секретарь вазыйфасын башкара, бер үк вакытта үзе дә төрле темаларга очерклар яза.

1921-22 елларда илебез халкы ачлыкка дучар була. Шушы вакытта барлык керемен ачлар файдасына биргән “Әдәби ярдәм” гәзите чыга башлый. Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Миргазиз Укмасый, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Фәтхи Бурнаш һәм башка бик күп язучылар кебек үк, Кәрим Әмири дә әсәрләрен гәзиткә түләүсез бирә.

1937 елдагы репрессияләр вакытында якташыбызга “халык дошманы” дигән исем тагыла, китаплары тыела. Бу чорда аңа нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килгәндер, билгесез, әмма хаклык хәтта ул заманда да өстен чыккан — 1939 елдан Кәрим Әмири СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

Әдип каләмен драматургия жанрында да сынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр “Кыйссаи Йосыф” әсәре нигезендә язылган “Йосыф вә Зөләйха” трагедиясен  Татар дәүләт театры сәхнәләштерә. Яшь драма-\тургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, шул заманның көн кадагына суккан “Печән базары”, “Казан кызы”, “Пайтәхет җәлладлары”, “Мәхәббәт җыры” пьесалары да уңыш казана. Кәрим Әмири балалар өчен дә китаплар яза. Аның “Музыкант” дигән озын хикәясе, “Ак кәҗә” дигән әкият-поэмасы аерым китап булып басылып чыга.

Кәрим Әмиринең халык авыз иҗаты, халкыбызның йолалары белән кызыксынуы билгеле. Ул беркайчан да туган авылын онытмаган. 1994 елда “Идел” журналының беренче санында аның “Кайпан җыены” дигән сәхифәсе дөнья күрә. Язучы бу әсәрендә, узган гасыр башында үз күргәннәренә таянып, шул чорның рухын ача алган. Туган авылларында үткәрелгән җыен турында бәян ителүе белән бу хатирәләр якташлары өчен аеруча кадерле.

Үзе исән чакта Кәрим Әмиринең 18 китабы дөнья күргән. Аның шигъри, чәчмә әсәрләрен туплаган 22 китабы нәшер ителә. Гомеренең соңгы елларын ул Казанда үткәрә һәм 1962 елның 28 гыйнварында бакыйлыкка күчә.

Тәтешлелеләр, аеруча Бүлкайпан авылы халкы, данлы якташларын онытмый. Аның исемен мәңгеләштерү җәһә­теннән авылның бер урамына Кәрим Әмири исеме бирелгән. Узган гасыр башында яшь Кәрим Борай районының Чишмә авылында эшләгәндә туган йортына сирень үсентеләре кайтарып утырткан була. Авылдашлары аның бу агачлары тамырларын да корытмаган, хәзер алар мәктәп ихатасында үсә. Якташлары турында истә­лекне киләчәк буынга җит­керүгә дә игътибар зур. Аның иҗаты буенча мәктәптә дә­рес­ләр, шигырь­ләре һәм “Кайпан җыены” әсәре буенча рәсемнәр конкурслары үткәрелә.

Күптән түгел Бүлкайпан мәктәбендә “Кәрим Әмири­нең тууына 120 ел” дигән темага фәнни-гамәли конференция үтте. Анда район­ның татар теле укытучылары, укучылар, мәгариф бүлеге белгечләре катнашты. Чарага килүчеләр данлы якташларының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч салган укытучылар Рәдис Әсхәбетдинов һәм Резида Гаянованың чыгышын зур кызыксыну белән тыңлады. Мәктәп җитәкчесе Радмир Хәлимҗанов 1995 елда язучының улы Әнвәр Кәримов белән очрашуы турында сөйләде.

Чараны йомгаклап, районның мә­гариф бүлеге начальнигы Әдеһәм Фәрваҗетдинов Кәрим Әмиринең исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»