11.01.2014 - Әдәбият

“Кызыл таң”. Заман әдәбияты. Алгарышлар.

“Кызыл таң” — республиканың  иң олпат иҗтимагый-сәяси гәзите генә түгел, әдәби-мәдәни басмасы да. Шуңа күрә  дә ул Башкортстандагы татар әдәбияты үсешенә актив рәвештә үз өлешен кертүне җитди бурычы саный, аның иң матур үрнәкләрен яктыртып бара, үзенә яңа каләм ияләрен җәлеп итә, әдәби тәнкыйтькә киң урын бирә.  Узган Елан елы “Кызыл таң”ның әдәби елъязмасында нинди сәхифәләр калдырды соң? Яңа Ат елын без нинди уңышлар белән каршы алдык?

Сүзне уңышлардан башласак, “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире Марат Муллакаевның “Нәнәй” повесте  “Ел китабы” дигән югары исемгә лаек булуын әйтергә кирәк. Әлеге китапны беренчеләрдән булып гәзитебез күтә­реп алган,  фәнни бәяләгән, аның буенча байтак фикерләр дөнья күргән иде.

“Китап” нәшриятында былтыр  татар телендә җиде китап чыкты. Хезмәттә­шебез Венера  Мәҗитованың “Биана” китабы, Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Тәүге тукталыш” дигән шигырьләр җыентыгы буенча әдәбият галимнәре, язучылар катнашлыгында “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелде.

“Кызыл таң” 2012-13 елларда әдәби тәнкыйтькә гаять зур мәйдан бирде.  Ике ел арасында Башкортстандагы татар әдәбиятына, барлык басмаларга һәм вакытлы матбугатка фәнни-аналитик байкау ясалды,  күләмле җиде гыйльми мәкалә дөнья күрде һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында узган фәнни җыенда доклад укылды. “Кызыл таң” һәм заман әдәбияты” дигән мәкаләләр җыентыгы әзерләнде, ел дәвамында  аерым авторларның яңа китаплары рецензияләнде.

Роберт Миңнуллинның “Татарларым”, “И, газиз якташларым” китаплары аерым игътибарга лаек. Гәзит халык язучысының 65 яшьлек юбилеен киң яктыртты. Аңа багышлап уздырылган гыйльми конференциядә, авторның яңа китабын тәкъдир итү кичәсендә оештыручы да, катнашучы да булды. “Кызыл таң”. шулай ук,  ел дәвамында юбилейларын билгеләгән башкорт язучылары Равил Бикбаев, Кадим Аралбаев, Гөлфия Юнысова, Ирек Киньябулатов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәрисова иҗатына караган саллы материаллар бастырды. Урыс журналисты Юрий Шуганов, удмурт халык язучысы Ар-Серги  китапларына да беренчеләрдән булып безнең гәзит бәя бирде.

Гәзитнең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин әдәбият тарихын, күренекле шәхесләрне яктырткан саллы язмалар белән әледән-әле чыгыш ясый. Ул энциклопедик язмалар укучы күңеленә хуш килеп кенә калмый, ә зур тарихы булган гәзитнең ядкәрләре сафын тулыландыра. Олуг остазыбыз, халык язучысы Суфиян Поварисов язмалары да  гәзитебезнең дәрәҗәсен күтәрә. 

Бүгенге әдәби процессны, хәзерге язучылар иҗатын яктырта бару — әдәби-мәдәни басмабызның изге бурычы. Шуңа да каләм осталарының иҗатларына киң мәйдан бирелә. Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” повесте, заман укучысын җәлеп и­тәр­дәй әсәр буларак, гәзиттә  әле дә басылып килә.

 Үткән елның апреленнән башлап  Башкортстан Язучылар берлегендәге татар язучылары бүлеген  элекке “Кызыл таң”чы, шагыйрә Фәния Габидуллина җитәкли. Шул дәвердә бихисап әдәби чаралар үткәрелде һәм гәзит  битендә яктыртылып барды.  “Нур” театрында татар шагыйрә-ләренең иҗат кичәсе шаулап-гөрләп узды. Күптән түгел Язучылар берлегендә яшь иҗатчыларның китаплары  тикшерелеп, нәшриятка тәкъдим ителде. Анда “Кызыл таң” журналисты Айдар Зәкиев кулъязмасы да уңай бәя алды. Яшь автор  Казанда узган яшь каләм ияләре җыенында да  катнашкан иде.

Гәзитнең баш мөхәррир урынбасары, үткен мәкаләләреннән тыш, оста шигырьләр һәм җыр текстлары авторы Фәнис Гәрәевнең 50 яшен гәзитебез киң билгеләп үтте. Каләм остасы үзенең иҗат җимешләреннән торган китабын да нәшер итте.

 2013 ел минем үзем өчен дә уңышлы булды. Хәния Фәрхи башкаруында “Син дөньяда яши, дисәләр” һәм Айдар Галимов репертуарыннан “Җырлы гомер” дигән җырларым Казандагы “Болгар радиосы” бәйгесен­дә җиңеп чыкты. Ә инде күптән түгел “Татар җыры” бәйгесендә Айдар Галимов башкарган “Кадерле җан” җырым (Р. Кәримов көе) елның иң уңышлы җыры дип танылды..

Узган ел Башкортстандагы татар әдәбияты һәм “Кызыл таң” өчен зур югалтулар елы да булды.  Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, талантлы шагыйрь Марис Нәзиров, гәзитебезнең дусты, олуг остазыбыз, танылган башкорт-татар драматургы, Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Нәҗип Асанбаев, гәзитнең элеккеге мөхәррире, танылган язучы Таһир Ахунҗанов арабыздан китте...

 Ат елы әдәбият өлкәсендә дә тырыш хезмәт, мул уңышлар елы булыр дип өметләнәбез. Остазлар иҗатына йөз тоту, яшь каләмнәргә, әдәбиятка аяк басучыларга ярдәм күрсәтү, аларны иҗатка җәлеп итү, дөрес юнәлеш бирү  гәзитебезнең изге бурычы булып кала. Элеккерәк чорда әдәби тән­кыйтькә өстенлек бирсәк, киләчәктә иҗатчылар белән гамәли эш җәел-дерү күздә тотыла. Бу эш башланды да ин­де. Күптән түгел редакциядә рес­публиканың төрле районнарында яшәп иҗат итүче унбер һәвәскәр каләм тибрәтүче белән “осталык дәресе” үткәрелде.  Иҗатчылар белән  бергәләп кульязмалар тикшерү, аларның әсәсрләрен камилләштерү һәм матбугатка чыгару эшләре килә-чәктә дә дәвам итәчәк.

 Ләйсән Кәшфиева,

гәзитнең әдәбият бүлеге хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»