28.12.2013 - Әдәбият

Шагыйрәләр мәйдан тотты

Шигъри сүзнең кыйммәте төшүгә зарланулар еш ишетелгән заманда күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” дип исемләнгән шигърият һәм җыр-моң кичәсе белән әнә шул бушлыкны тутыруга матур бер адым ясалды. Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бик тә кирәкле һәм күркәм бу чарада республиканың төрле почмакларында яшәп, татар телендә иҗат итүче җиде шагыйрә, атап әйткәндә, Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина (Уфа), Халисә Мөдәрисова (Нуриман), Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова (Борай), Зәйфә Салихова (Бәләбәй), Гөл Мирһади (Балтач) катнашты.

Килүчеләрне Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкиле Альберт Мәкъсүтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, республиканың татар конгрессы җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм һәм БР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина тәбрикләде.

Кичә иҗтимагый оешманың гимны итеп расланган, талантлы шагыйрә һәм прозаик, күпсанлы җырлар авторы Дилә Булгакова сүзләренә композитор Резеда Сабитова иҗат иткән “Сәхибҗамал” җыры белән башланып китте. Әйткәндәй, бу иҗтимагый оешманың, гимнның һәм чара уздырылган “Нур” театрының да беренче профессиональ татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме белән бәйле булуы кичәгә олы мәгънә өстәде.

Әйе, милләтебезнең сәләтле шәхесләре арасында хатын-кызлар аерым урын алып торган һәм тора. Хатын-кыз — дөнья тоткасы. Бер үк вакытта, уңган хуҗабикә, тугры хатын, газиз әни, эш урыннарында төрле җаваплы вазыйфа биләп, һөнәренә тугры хезмәткәр булу белән бергә шигъри сүзе белән халыкның җанын, рухын тәрбияләүче, ял һәм төн йокылары исәбенә китаплар чыгаручы шагыйрәләр дә әнә шундый фидакарьләрдән иде. Әлбәттә, иҗат — ул җаваплылык һәм зур батырлык та.

Кичәне алып баручы “Нур” театры артистлары Айнур Баянов белән Айгөл Габдуллина да әдибәләрнең һәрберсенең тәрҗемәи хәле һәм иҗат уңышлары хакында бәян итеп, югарыда бәян ителгән фикерләрне куәтләде һәм көчле алкышлар астында аларны бер-бер артлы сәхнәгә дәшә торды, ә экранда чыгыш ясаучыларның тормыш һәм иҗат юлларын чагылдыручы фотосурәтләр җанланды.

Сүз дә юк, бу дөньяның агы да, карасы да, шатлыгы һәм кайгысы да бар. Сүз осталарының ялкынлы чыгышларында шуңа да ишарәләнде, көнүзәк мәсьәләләр уртага салынды, сораулар куелды, яхшыга мәдхия укылып, кире күренешләргә нәфрәт белдерелде, милли горурлык хисе өстенлек итте.

Юк, янмыйча гына балкып булмый. Әнә шулай, ирне — ир, җирне — гөл, дөнья­ны җыр итеп яшәүче гүзәл­ләр­нең йөзендә эчке һәм тышкы илаһи халәтләренең гармониясе балкыды, күңелләрне дул­кын­ландырды, тамашачылар белән хис һәм фикер бердәмлегенә ирештерде.

Һәр чәчәкнең үз исе. Шагыйрәләр чыгышы алар сүзләренә иҗат ителгән моңлы һәм дәртле җырлар белән үрелеп барды. Тамашачыларны танылган композитор Мөдәрис Гыйзетдиновның Халисә Мөдәрисова сүзләренә иҗат итеп башкарган җыры, “Нур” театры актрисасы, сәләтле җырчы Дамира Сәетованың Р. Усманова сүзләренә язылган һәм җаннарга дәва булырлык моң белән җиткергән җырлары тамашачыларны бигрәк тә нык әсир итте. Барлык җыр-моңнар кичәнең тәэсирен көчәйтеп, тойгыларны югары ноктага күтәрде. Бу оештыручыларның, атап әйткәндә, иҗтимагый оешма рәисе Динә Морзакаеваның, аның урынбасары Зәлия Ахунованың һәм алып баручыларның бердәм уңышы иде.

Кичә җыйнаклыгы, зәвыклыгы, эчтәлегенең тыгызлыгы, күп мәгънәле асылы, югары оештыру дәрәҗәсе белән дә таң калдырды. Тамашачыларның дәртле алкышлары, рәхмәтле дулкынландыргыч чыгышлары, чәчәкләр һәм бүләкләр өлә­шүе дә әнә шуларга дәлил иде.

Каләмдәш ир-егетләр­дән Мөхәммәт Закиров, Мөнир Вафин, Илдус Фаз­летдиновның ша­гый­рәләрне юмор катыш тәб­рикләве, шулай ук Башкортстан­ның халык артисты Рәсимә Гай­фуллинаның чыгышы, В. Казыйханов исемендәге Бө­тенрусия әхлак мәктәбе җи­тәкчесе Фатыйма Фаткул­лина­ның тирән эчтәлекле вәгазе дә фәһемле һәм нур өстенә нур булды.

Регина Риянова.

БДУ талибәсе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»