14.12.2013 - Әдәбият

“Мин элекке “Кызыл таң”чы бит әле!”

Башкортстанның күпмилләтле әдәбиятында Әнвәр Бикчәнтәев дигән романтик, патриот, каһарман, интернационалист, искиткеч талантлы һәм эшсөяр шәхес бар иде.

Ырынбур татар педагогия техникумын тәмамлаган 18 яшьлек егетне Архангельск шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбенә директор урынбасары итеп җибәрәләр. Биредә ул, төп эшеннән тыш, реактив двигательләрне өйрәнү, һавага очу, планетаара сәяхәтләр белән мавыга, дәрәҗәле гәзитләрдә шул темага мәкаләләр бастыра. 1932 елда К. Э. Циалковскийның үзенә хат яза. Мәшһүр галим яшь укытучыга җавап биреп кенә калмый, ике китабын да җибәрә. Әнвәр, аларның берсен татарчага тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшыра, әмма ул басылмыйча кала.

Икенче уку елында Ерак Көнчы-гыштагы җанга якын Яңа Уфа дигән тайга авылында балаларга белем бирә, аннары республикабыз башкаласына кайтып, “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзитендә журналистлык эшчәнлеген башлый. Биредә 1934 елның 20 гыйнварында аның “Лондонга хат” дигән беренче хикәясе басыла. Романтик рухлы егеткә редакция бинасы, хәтта ул командировкаларга йөргән Башкортстан киңлекләре дә тар тоела. 1935 елның җәендә икенче бер “Коммуна”чы — якын дусты һәм яшьтәше Рәҗәп Хәйруллин, тагын дүрт егет гади агач көймәдә Уфадан 38 көн буе Агыйдел, Кама, Идел, Ока, Мәскәү елгалары буйлап  илебез башкаласына ишкәк ишеп барып, СССР оборона наркомы К. Е. Ворошиловка Башкортстан яшьләренең хәрби әзерлеге хакында рапорт тапшыралар. Комсомолларның бу сәяхәте республика гәзитләрендә саннан-санга Әнвәр һәм Рәҗәп репортажларында яктыртыла. Бу алтауның һәрберсен Мактау грамотасы һәм велосипед белән бүләклиләр.

Августта сәяхәттән кайткан егетләр ноябрьдә солдат шинеле кия. Әнвәр хәрби хезмәттә бер генә ел була. “Яшь коммунар”, “Водник Башкирии”, “Швейник Башкирии” гәзитләрендә эшләп ала. Башкортстан педагогия институтын тәмамлау белән аны яшьләр гәзите мөхәррире урынбасары итеп тәгаенлиләр.

Әмма берничә көннән Бөек Ватан сугышы башлана, һәм ул шунда ук үзе теләп фронтка китә. Полк комиссары курсында укып чыккан кыскарак буйлы, какча гәүдәле, ягымлы йөзле егетнең каһарманлыгына хәйран калырлык. Курск дугасындагы, Карпаттагы, Дунай буендагы, Венгриядәге хәлиткеч алышларда батырлыклар күрсәтә. Мәсәлән, рота командиры һәлак булгач, берничә тапкыр яугирләрне һөҗүмгә күтәрә. Аны дивизиянең комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар.

Әнвәр Бикчәнтәев дәһшәтле сугыш шартларында да кулыннан каләмен төшерми. Шуя шәһәрендә комиссарлар курсында укыганда язган “Кайту” пьесасын шундагы театрда куялар. Бу әсәргә Мәскәүнең Кече театры шефы Алексей Толстой да уңай бәя бирә, үзләрендә сәхнәләштерү мәсьәләләрен хәл итү өчен авторны үз янына чакыра. Ләкин Әнвәргә ашыгыч рәвештә Курск дугасына китәргә кирәк була, әсәргә башкала сәхнәсенә  менү насыйп булмый.

Яраларын дәвалап сафка баскач, майор Бикчәнтәев соңыннан “Брест крепосте” кебек үлемсез әсәрләр иҗат итәчәк һәм Ленин премиясенә лаек булачак Сергей Смирнов белән бергә “Мужество” гәзитендә эшли. Хәрби журналист буларак, аларга да пулялар һәм бомбалар астында йөрергә, еш кына солдатлар белән бергә һөҗүмгә күтәрелергә туры килә.

Милләттәш-каләмдәшебез Кызыл Байрак, “Кызыл Йолдыз”, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. Беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены исә аны 20 ел үткәч эзләп таба.

Окопларда иҗат ителгән хикәяләр тупланган “Кызыл мәкләр” дигән тәүге китабы урысча 1944 елда басыла. Автор аны сугыштан соң Уфага кайткач кына күрә. “Урыс солдаты турында новеллалар” дигән икенче җыентыгы (1946 ел) нигезен дә фронт тәэссоратлары тәшкил итә һәм биредә инде әдәби гомумиләштерүләр өстенлек ала башлый. Сугыштан кайту белән Александр Матросов турында повесть язарга тотына. ВЛКСМ өлкә комитеты делегациясе составында Матросов каһарманлык күрсәткән авыл янына баргач, герой эзеннән амбразура урынына кадәр түше белән шуышып бара. Матросов турында Уфада һәм фронт үткән төбәкләрдә бай материал туплый. Һәм нәтиҗәдә “Үлемсезлеккә хокук” (соңгы варианты “Бөркет һавада үлә”) повестен иҗат итә.

Язучының “Аккошлар Уралда кала”, “Зур оркестр”, “Оҗмах вәгъдә итмим”, “Илче кызы”, “Адъютантка үлем юк”, “Ничә яшь сиңа, комиссар?”, “Хушыгыз, көмеш яңгырлар!”, “Кычкыруга охшаш яз”, “Бакенчылар еламый” кебек повесть һәм романнары әдәбиятыбызны яңа биеклеккә күтәреп, аның алтын фондына кереп кенә калмады, кайберләре дөньяның утыздан артык теленә тәрҗемә ителеп басылды. Шул исәптән, кытай, болгар, поляк, латыш, эстон, молдаваннар аның китапларын үз телләрендә укыды һәм укый. Китапларының тиражы һәм күптеллелеге буенча төрки әдәбиятлар арасында Әнвәр Бикчәнтәев Чыңгыз Айтматов һәм Габдрахман Әпсәләмов белән бер рәттә торадыр, мөгаен.

34 яшендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, шул вакыттан иҗат белән генә шөгыльләнә. Китаплары еш һәм күпләп басылуы аңа матди мохтаҗлык кичермичә яшәү мөмкинлеге биргәндер. 1956 елда Мәскәүдәге Әдәбият институтын читтән торып тәмамлый. “Оҗмах вәгъдә итмим” романы өчен 1963 елда Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Галимов Сәләм (1967 ел) һәм Салават Юлаев  (1974) исемендәге премияләр, “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме (1970), “Почет билгесе” (1963) һәм Октябрь революциясе (1972) орденнары белән бүләкләнә.

Башкорт әдәбиятын СССР, хәтта дөнья күләменә алып чыккан мәшһүр әдипнең 100 еллыгы зиннәтле сарайларда киң колач белән үткәрелер иде. Әгәр элекке заманнар булса. Рухи кыйммәтләр аяк астына салып тапталган бу җәмгыятьтә моны эшләү мөмкин түгел шул.

Башкортстан Язучылар берлегенә рәхмәт. Мөмкинлекләренә карап эш иттеләр — үзләренең залына өлкән яшьтәге әдипләр, галимнәр җыелып, әдәбият сөючеләрне, студентларны да чакырып, юбилярны искә алу кичәсе үткәрделәр. Беренче булып сүз алган БДПУ профессоры Рәиф Әмировның әйтүенә караганда, Бикчәнтәевның әсәрләрен һәм аның турында материалларны Төркиягә соратып алганнар, якташыбызның юбилеен ул илдә дә зурлап билгеләячәкләр икән. Ә инде әдип биографиясендә “ак таплар” да байтак булуын (мәсәлән, кайда туганлыгын), әдәбият сөючеләрнең бихисап сорауларына аның хакындагы күпсанлы хезмәтләр дә җавап бирмәвен әйтүе җанлы сөйләшүгә этәргеч бирде. Шул ук уку йорты доценты Гөлнур Нәбиуллина Бикчәнтәев романнарын бүгенге студентларның да кызыксынып өйрәнүе турында белдерде.

Каләмдәшләре юбилярның югары әхлакый сыйфатларын искә төшерде. Шагыйрә һәм прозаик Фәния Чанышева, мәсәлән, болай дип сөйләде: “Без Гыйлемдар белән гаилә корып, балабыз тугач, Уфа урамнарында фатир  эзләп йөри идек. Әнвәр абыйны очраттык. “Сез иртәгә минем әнкәй янына барыгыз, мин аңа бүген үк хәлегезне аңлатып бирермен”, — диде. Шулай итеп, без аның әнкәсенә фатирга кердек. Сталин урамындагы баракта аның ике кызы — 1923 елгы Сания, 1927 елгы Салисә дә тора иде. Бикчәнтәевлар безне бертуганнарыдай якын күрде”.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Ирек Киньябулатов, прозаиклар Мөкәрәмә Садыйкова, Сабир Шәрипов сөйләгәннәрдән Әнвәр Һади улының киң мәгълүматлылык, тыйнаклык, зыялылык үрнәге булып торучы образы күз алдына килеп басты. Чыгыш ясаучылар дөрес бәяләде: әдип үзенең әсәрләре белән миллионнарча балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне Ватанны, тормышны, кешеләрне ярату рухында тәрбияләде; татарча фикерләп, сөйләшеп, урысча язган бу талант иясе башкортларның колоритлы образын тудырды; башкорт язучыларының алгы сафында барып, Башкортстан әдәбиятының ерак тарафлардагы чын-чыннан илчесе булып саналды. Аның 100 еллыгын том-том китапларын нәшер итеп каршыларга иде дә бит...

“Патша Русиясе вакытында туып, СССРның барлык үсеш чорларының шаһиты булган каләм остасы ярый әле илнең бүгенге хәлен күрмәде!” — Күмертаудан атказанган укытучы Хәдичә Солтангәрәеваның шундый сүзләре белән дә килешмәү мөмкин түгел. БДУ профессоры Мирас Иделбаев интернат-мәктәптә укыганда Әнвәр Бикчәнтәев һәм аның замандаш-каләмдәшләре белән булган очрашуларны сагынып искә алды. Учалыдан Спартак Ильясов Мулдакай мәктәбендә Бикчәнтәева  фамилияле Гөлбикә һәм Гөлчәчәк апаларда укыганлыгы, алар үзләрен Әнвәр агага сеңел тиешле санаулары хакында кызыклы факт китерде.

Мәгълүм булуынча, әдипнең рәсми биографиясе шулай башланып китә: “Әнвәр Һади улы Бикчәнтәев 1913 елның 4 ноябрендә Уфа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган”. “Бу дөрес түгел, Әнвәр ага Авыргазы районында дөньяга килгән. Ә тагын да төгәлрәк мәгълүматлар әнә залда утыручы якташы Фәриттә бар”, — диде чыгышында Рәиф Әмиров.

Мин исә шуларны өсти алам. Авыргазы районындагы Әпсәләм — әле чагыштырмача яшь авыл, ике гасырны тутырып кына килә. Аны Түбән Новгород (Нижгар) татарлары нигезләгән, соңрак берничә гаилә, шул исәптән, Бикчәнтәевлар, Казан ягыннан килгән. Булачак язучының әтисе Һади Мөхәррәм улы Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган, Әпсәләмдә дәрәҗәле генә кеше булган.

Авыл өстеннән Гражданнар сугышы үтә.  Ул, корбаннар һәм җимереклекләр китерү белән бергә, авылдашларны гына түгел, кайчак бертуганнарны да баррикаданың капма-каршы ягына ташлый. Җиңелгән яктагылар канына җиңүчеләр тозны кашыклап салгандыр. 1923 елда Һади абзыйның, гаиләсен алып, Ырынбурга күченүенең һәм аның күренекле язучы булып киткән улының Әпсәләмне туган авылы итеп танымавының сәбәбе шундадыр дип фараз кыласы гына кала.

Җитмешенче еллар башында сигезьеллык мәктәп укучылары һәм укытучылары аңа: “Сез безнең авылда тугансыз икән, Сезне хәтерләүче әби-бабайлар бар” дип хат язган иде. Әдип аларга, мин сезнең авылныкы түгел, дигән мәгънәдә җавап җибәрде. Ә бит авылның өлкән кешеләре Хәбибулла Фәхретдинов, Гөлчирә Фәхретдинова, Харис Зәйнуллин Әнвәр белән бергә уйнап үсүләре, мәдрәсәдә бергә укулары турында сөйләштерә иде. Язучының туган нигезе дә билгеле.

Һади абзыйның бертуган энесе Ибраһим Бикчәнтәев 1916 елда ук Мәскәү университетын тәмамлый. 1918-21 елларда Ырынбур укытучылар институтының химия-биология факультетында укый. Тәүдә “Хөсәения” мәдрәсәсендә математика һәм татар тарихыннан укыта. Совет чорында Ырынбур губернасының халык мәгарифе комиссиясе әгъзасы булып тора. Көнчыгыш халык мәгарифе институтының биология, математика буенча әйдәүче белгече була, Ырынбур губерна совет-партия мәктәбендә, Башпедтехникумда, Татбашпедрабфакта, дәүләт педагогия институтында укыта. Күп кенә фәнни китаплар яза. 1937 елда репрессияләнә, арытабангы язмышы билгесез.

Тарихи Ватанда калган ерак туганнар да милләтнең горурлыгы. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Уфага да еш кына килеп спектакльләр куючы Фәрит Бикчәнтәевны кемнәр генә белми икән! Ул үзе дә, әтисе — данлыклы актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев та, әнисе — күренекле актриса Наилә Гәрәева да — Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары. Бер гаиләдән өчәү!

1953 елда Әнвәр Бикчәнтәев “Кызыл таң”да тагын бер тапкыр эшләп ала. Редакция архивында аның эшкә алуны сорап язган  гаризасы да саклана, ул анда хезмәт батырлары турында очерклар сериясе язарга теләвен белдергән. Ул очерклар, әлбәттә, гәзиттә басылып чыккан.

Ул урыс телле гәзитләргә актив язышса да, кайбер мәкаләләрен “Кызыл таң”га да бирә иде. Гадәттә, мөхәррир урынбасары булып эшләгән язучы Расих Ханнанов янына килеп йөрде. Саф татарча сөйләшүенә соклансак, ул үзе: “Мин элекке “Кызыл таң”чы бит әле!” — дип елмаеп куя иде.

Әнвәр Бикчәнтәев — Салават Юлаев премиясе алган дүрт авыр-газылының берсе.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»