12.12.2013 - Әдәбият

Гасырлардан өстен шигърият

Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Кадим Аралбаев һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов.Талантлы шагыйрь, күренекле галим, актив җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаев бүгенге башкорт шигъриятенә һәм әдәбият гыйлеменә керткән бай иҗаты, җитди гыйльми хезмәтләре белән шундый югарылыкка күтәрелде һәм әгәр дә гомумиләштерү ясап һәм бераз кинаяләп, үзенең образлы сүзләре белән әйтсәк, шагыйрьнең уйлары, таулардан ашып, “кымыздай тора ташып, эш бүлмәсе — Башкортстан, өстәле — Урал ташы” булыр иде.

Нәкъ шушыларга бәйлелектәндер дә, рухи тормышыбызның кайсы гына тармагын алма, гомернең кайсы гына чорын байкама, Равил Бикбаевның үткер поэтик каләме инде аны тотып алган була, шагыйрьнең фикере я заман белән бергә, я хәтта аннан алда бара.

Равил Бикбаевның халкыбызның чал тарихыдай, бүгенге борчулы һәм хәвефле тормышның үзе кебек сагышлы да, моңсу да, чагу да һәм якты да шигъриятенең үз мәлендә республикабызның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, Салават Юлаев ордены, “Башкортстанның халык шагыйре” дигән югары исем белән билгеләнүе барлык әдәбият сөючеләр һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан хаклы бәһа дип  кабул ителде.

Иҗат — ул диңгез кебек: аның арысландай ажгырып, ярсып-алкынып, ярларыннан ашкан хәтәр чаклары да, изрәп кенә йоклап яткан сабый бала сыман тынып калган мәлләре дә була. Диңгезләр торышын махсус өйрәнүче белгечләр мондый поляр (капма-каршы) күренешләрне “прилив” һәм “отлив” дигән термин белән дә атыйлар. Шуның шикелле, шагыйрь иҗатында да аның дулкынлану-тибрәлүләре, ярсу һәм ашкынулары, төрле мәлләре, һәр мизгеле, һәр этабы махсус өйрәнүгә лаек. Иҗатның һәр очрагы, һәр уңышы укучылар өчен дә, мәдәни тормыш өчен дә мөһим бит. Бу җәһәттән Равил Бикбаев үзе дә: “Шагыйрьнең һәр яңа җыентыгы аның гомер юлының бер кисәге, язмышындагы кабатланмас бер мизгелнең чагылышы, шул елларда кичергән-күргәннәре, бәхетләре-бәхетсезлекләре...” дип язды 1997 елда үзенең 60 яше алдыннан шигъри иҗатына байкау ясаганда.

Шагыйрь йөрәген кинәт карап кына аңлавы җиңелдән түгел. Ул бер минут эчендә дә әллә күпме сурәткә (образга) керә ала, берьюлы — ут та, су да, гөнаһсыз сабый да, дөнья күргән бабай да...

Берчә ул:

“Япа-ялгыз калган чакларымда

Яннарымда яшәү сулады.

Мин гомерем буе ялгыз булдым,

Мин гомердә ялгыз булмадым”,

дип яза да “Ялгызлык”, 1990, бераздан тагын:

“Минме инде сине аңламас җан,

Синең хәлдә азмы калганым...

Бар гомерем — кунар урын тапмый

Ялгыз кошның очып барганы”,

дип очлый.

“Ялгыз кошның очып барганы”, 1991.

Шагыйрь барлык халкы өчен, киң катлам укучылар өчен яза, әмма нәкъ әнә шул язган мә-лендә япа-ялгызы, берүзе генә була. Чөнки иҗат — бары тик берәүнең генә күңел дөньясы, үзенең генә фантазиясе. Шагыйрь берүзе калганда гына халык йөрәгенә җитәр сүзе, иҗат җимеше, мөкатдәс фикере ярала.

Индивидуаль иҗатчы буларак, шагыйрьнең иҗат лабораториясен киңрәк һәм төптәнрәк тикшерү дә уңай нәтиҗәләр бирүе ихтимал.

* * *

“Шагыйрьнең биографиясе — аның шигырьләрендә” дигән тапкыр сүзләргә аваздаш булгандай, аның зирәк зиһене һәм ярсу йөрәге белән язылган “Автобиография” дигән киң билгеле китабы бар. Анда Равил Бикбаев үзенең кемлеген чәчән теле белән әйтеп бирә:

— Туган елың кайсы?

— Халкым туган ел.

— Куган юлың кайсы?

— Халкым куган юл.

Борын заманда аның картәтиләре болай әйтер булган: ыруыбыз — кыпчак, агачыбыз — карагай, кошыбыз — карчыга, ораныбыз — тәңре,  ә тамгабыз — дага. Шагыйрь моңа шундый өстәмә кертте:

Ыруыбыз — инкыйлабчылар,

Кошыбыз — ак күгәрчен,

Ораныбыз — дөреслек,

Тамгабыз — урак-чүкеч.

Бөтен булган көчем

Китсен шулар өчен.

Тик бу урында бер нәрсәгә игътибар итик: Равил Бикбаевның ташка басылган бу үзенчәлекле “автобиографиясе” 1968 елда язылган, димәк,үзенең “Туган елым — халкым туган ел” дигән җитди поэтик белдерүен ясаганда шагыйрьгә әле утыз гына яшь! Талантының көч-куәте җитәрдәй шагыйрь генә үзенең туган елын халкының туган елы белән кинаяләп тиң күрергә базнат итәдер һәм үзе теләп алган шушы олы бурыч-йөкне бөтен йөрәк моңы, күңел ярсуы, барлык иҗат гомере белән исбатларга, акларга омтыладыр.

Һәм бүген без, аның күпсанлы таләпчән укучылары, инде байтак еллар үткәч, бүгенге тантаналы мәлдә Равил Бикбаевның күкрәп үскән иҗатын барлап, күз алдыннан кичереп, шуны әйтә алабыз: үзең теләп иңеңә салган бу әманәт-сынауны тугры үттең, халкыңның ышанычын акладың, Шагыйрь! Иҗатың — халкың рухына аваздаш, куган юлың — халкың куган юл!

Бөтен “иярдәш килгән дуслары” исеменнән, каләмдәшләре буыны исеменнән “туган елым — халкым туган ел” дигән символик образны табып, олы итеп эндәшергә базнат иткән шагыйрь бүген үзенең олпат 75 яшен билгели. Һәм узылган шушы гомер сузымында аның туган ягы — җәйрәп яткан Ырынбур киңлекләре, тәүге сөенече һәм яшьлек моңы — “Дала офыклары”, олы әдәбият дөньясына ишекләрен киереп ачып кергән кайнап торган “Вокзалы”, тарихи “Кәрван-сарае”, буразнада мөлдерәп яткан тук орлыклардан тезелгән “Кош юлы”, “Сусадым — сулар бирегез!”, “Күк әрем”, “Мөсәл ярым гомер”, “Мәңгелек мәл”, “Базар балтасы”, “Система”, “Халкыма хат”, “Хәзинә” ише дистәләгән әсәрләре балкып тора.

Уңышларны барлаганда олы иҗатташ юлдашларының вә каләмдәшләренең — Б. Бикбайның, М. Кәримнең, Г. Хөсәеновның, Г. Рамазановның, Р. Гариповның, К. Әхмәтҗановның, Ш. Бикколның, Ә. Хәкимовның өмет тулы фатыйхалары, әле башлангыч иҗатында ук яшь бөркетне яңа биеклекләргә канатландырыр-дәртләндерер изге теләкләре, ышаныч сүзләре барлыгын да әйтү кирәктер.

Ә иң мөһиме: шагыйрь күкрәгендә Ана сөте белән кергән, бишек җыры белән бирелгән, туган ягы — туган туфрагы белән кодрәтләнгән, заман җилләренә дөрләп-ялпылдап ачыла барган талант уты кабынган иде.

Бөек трибун шагыйрь Владимир Маяковский заман һавасы белән сулауны, актуальлекне иҗатка куәт бирә торган мөһим сыйфат дип бәяләгән. Нәкъ менә шушы сыйфат, Равил Бикбаевның тумыштан балкыган табигый таланты белән кушылып, аның арытабангы иҗатында яңадан-яңа поэтик ачышлар ясарга булышлык итте. Ул үзен Ватанның һәм туган халкының тарихи үткәненнән аерылгысыз итеп күрде, дөньяви бөтенлекнең аерым күзәнәкләрдән, бөртекләр-дән һәм өлешләрдән төзелгәнлегенә тиз төшенде.

“Кеше өч нәрсәгә табынырга тиеш, — дип ачты ул үзенең әлеге шул “Автобиография” китабын, — иленең узганына, бүгенгесенә һәм туар киләчәгенә. Әүвәлге белән киләчәк — кешелекнең ике канаты. Мин баш өстемдәге кояшка гына кызынып яшәмим. Шәфәкъ моңсулыгы да, сызылып кына аткан таңның яктылыгы да миңа бердәй кадерле” (1969). Шушы программасына тугры буларак, шагыйрь уйлары халкының ерак үткәненә барып әйләнә, бүгенге космик чорны байкый, киләчәген уйлап хәвефләнә:

Йөрәгемә күчкән бар җылысы

Күптән инде сүнгән утларның.

Айда табар төсле космонавт

Картәтиләр аткан укларны.

Күченсә дә алар дала буйлап,

Булмаган һич дала камгагы*.

Төнге күккә баксам, уйлап куям:

Җидегән йолдыз — җиде ыруымның

Күккә тишеп салган тамгасы.

“Ук”, 1968.

Ерак кыйтгаларда шартлаулардан

Ут капкандай минем чылгыйга.

Төшләрендә атом сугышын күрә

Хәреф танымаган сабыйлар.

“Сусадым — сулар  бирегез”, 1987-88.

Китаптан китапка Равил Бикбаевның шигъриятенә хас булган төп идея-тематик мотивлар тирәнәя, заман сулышына сизгерлеге арта. Аның иҗатының төрле амплитудаларда тирбәлүенә игътибар юнәлткән академик Гайса Хөсәеновның билгеләвенчә, шагыйрь Җир шарының һәр тарафыннан искән төрле җилләрне, тетрәнүләрне җәһәт тоя, шатлыклы һәм хәвефле өн-тавышларны чос ишетә, хәл-вакыйгаларны зирәк күрә. Ул планетабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен изге гамь уты белән янучы бөек бер җанга әйләнә.

Яшәүләр юк хәзер күңелләрне

Ваемсызлык белән иркәләп,

Бүген әгәр күзсез, телсез булсак,

Күзсез, телсез булыр Иртәгә.

“Мәңгелек мәл”, 1985.

Империалистик даирәләрдә атом, водород, нейтрон бомбалары һәм космик корал белән Җир шарына кизәнүче сугыш чукмарлары калкынган хәтәр мәлләрдә кешелекне уяулыкка чакыру, галәм хәстәрлеге белән яшәү — шагыйрьләрнең иң изге миссиясе. Бу җәһәттән Е. Евтушенконың “Әни һәм нейтрон бомба” поэмасы, Б. Олейникның “Тугыз” поэмасы, А. Вознесенскийның, Р. Рождественскийның, О. Сөләймановның яңа әсәрләре сафына башкорт шагыйре Равил  Бикбаевның халык рухын, аның изге омтылышларын, гаделлек һәм явызлык турындагы карашларын, көн кадагына сугар эпик колачлы “Ностальгия”, “Мәңгелек мәл”, “Сусадым — сулар бирегез!” кебек поэмалары өстәлде. Бу әсәрләрдәге югары гражданлык тойгысы, публицистик үткерлек, ювелирларча эшләнүдән балкып торган образлар муенсасы, көчле уй-фикерләр үсеше шагыйрьнең тынгысыз эзләнүләре, күңел сызланулары, йөрәк ярсулары һәм сагышлары җимеше булып тугандыр. Шуның өчендер дә аның шигърияте күпкырлы, төрле юнәлешле, тирән мәгънәле. Равил Бикбаев — нечкә күңелле лирик шагыйрь дә, киң эрудицияле философ шагыйрь дә, ялкынлы оран сүзе белән йөрәкләрне җилкендерер трибун шагыйрь дә.

Сүз уңаенда гына булса да әйтеп киткәндә, аның фәлсәфи лирикасы үрнәкләре (мәсәлән, “Кеше елы”, “Ностальгия” циклы, “Эзлим”, “Кәрвансарай”, “Мөсәл ярым гомер”, “Мәңгелек мәл” поэмалары, “Тамгалы ук” хикә-яте, “Җыр” балладасы һәм күп шигырьләре) — аның гомумән бөтен иҗаты кебек үк махсус өйрәнүне көтүче аерым бер өлкә, күтәрелмәгән чирәм.

Шагыйрь Равил Бикбаев иҗатына багышланган күзаллауны зур булмаган ретроспектив йомгаклауга таба борганда шуны да әйтергә кирәк: ул үзе тасвирлаган хәл-вакыйгаларның табигатенә, рухына кулай килүче поэтик формалар, шигъри чаралар, ритмик моңын-көен табу җәһәтеннән дә гел эзләнүчән, шуның нәтиҗәсендә уңышлы ачыш-табышларга юлыгучан новатор әдип тә.

Ул башкорт  халык иҗатының кобаер кебек классик өлгеләреннән алып, М. Акмулла, Ш. Бабич, М. Гафури, М. Бурангулов һәм хәзерге заман шагыйрьләренең поэтик үрнәкләренәчә игътибарлы булып, Б. Бикбай, Башкортстанның халык шагыйрьләре Р. Нигъмәти, М. Кәрим, Н. Нәҗми, Р. Гарипов традицияләрен яңа югарылыкта, үзенчәлекле дә итеп үстерүдә армый-талмый эшли.

Шагыйрьнең янә бер мөһим сыйфатына тукталып үтәсем килә. Ул да булса: үз иҗатына югары таләпчәнлек белән карарга, язганнарын тәнкыйть күзлегеннән үткәрергә дә батырлыгы җитүе; кеше (башкалар) турында сүз әйтердән алда, иң тәүдә үзеңә караш ташларга җөрьәт итүе:

Мин ашыктым.

Җирнең барлык ямен

Мин күрмәкче булдым.

Йөрәгемә

Бетермәкче булдым сыйдырып.

Ярыр буразнаны ашыгудан

Үткәләдем бары чыйдырып.

1976.

Тел очымда чак-чак тотканымда

Кайберәүгә рәнҗү сүземне,

Ишетәмен күңелем эндәшкәнен:

— Үзеңне бел тәүдә, үзеңне!..

Мин фәрештә түгел.

Кылганнарым

Булыр хата, булыр саваплы.

Ни булса да булыр! Тик аларның

Барысы өчен үзем җаваплы.

1986.

Равил Бикбаевта Туган ил тойгысы, туган Уралга мәхәббәт хисе, ил белән җан берлеге, газиз туган якка илаһи бирелгәнлек иҗатының әле башланып кына торган чорында ук өр-яңа табышларда, нечкә кылларда яңгырады:

Дөнья бигрәк сәер,

Менә мин дә

Әйләнермен бер чак тузанга.

Әллә нигә озак карап тордым

Җилләр тузан йотып узганга.

Җилләр!

Сезгә минем үтенеч бар,

Тыңламыйча аны үтмәгез:

Мине, зинһар, тузан көенчә дә

Уралымнан алып китмәгез!

1962.

Шагыйрь үз гомеренең һәрбер тамгалы ызанына җитди уйланулар, гамьле моңланулар аша килде. Моңа аның әлегәчә язылган бик күп шигырьләре һәм “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән “Җир шарына басып...” дигән моңсу шигъри хисабы дәлил:

Узганымны уйлап зарланмыймын,

Каргамыймын үткән вакытны,

Юлларыма ул яшеннәр атты,

Күкләремдә җәйгор балкытты.

Шул җәйгорлар, шул яшеннәр белән

Ташсын иде бергә көчләрем.

Якты көнем илгә сибелеп сүнсен,

Үземә калсын моңсу кичләрем.

            1978.

Илле яшь тә  әле яшәлмәгән...

Бер төш сыман гомер йоратым*:

Шул гомердә нәрсә кыйраттым?

Җир шарына басып,

Илленче кат

Очып барам,

Кояш уратып...

            1988.

Кыска гына бу мәкаләмдә мин Равил Бикбаевның янә бер эшчәнлеге — галим һәм тәнкыйтьче булуы хакында сүз әйтмәдем. Бу йөкне дә ул күндәм һәм елдам тартып бара. Аның күренекле башкорт шагыйре Ш. Бабичның катлаулы тормышына һәм чагу иҗатына багышланган монографик хезмәте, “Заманның шигъри елъязмасы”, “Кеше елы” дип исемләнгән публицистик китаплары, башкорт поэмасын анализлауга багышланган гыйльми-популяр хезмәтләре зур бәһаләүгә лаеклы.

Бүгенге юбилей шагыйрь һәм галим Равил Бикбаевның гына бәйрәме, аның гына тантанасы түгел, ә барлык башкорт әдәбиятының, алай гына да түгел, бөтен башкорт милли сүз сәнгатенең бәйрәме, меңләгән әдәбият сөючеләребезнең, ди-мәк, барлык халкыбызның матур рухи тантанасы да.

Шагыйрьләрен күтәреп, иҗатын ил-көнгә яңгыратып, хөрмәтли алган халык — бәхетле халык, шигърият бәйрәмнәре уздыра алган ил — мәдәниятле ил.

Күпкырлы, күпкыллы, моңлы һәм нурлы, тирән һәм якты иҗатың белән арытаба да сөендер халкыңны, Равил Төхвәт улы, башкорт әдәбиятын күпмилләтле Русия әдәбияты киңлекләрендә яңа биеклекләргә әйдәш!

Юбилей уңаеннан язылган мәкаләмне халкыбызның яраткан шагыйре, олы иҗатлы әдип һәм ялкынлы җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаевка багышланган шигырем белән тәмамлыйм.

Диңгез

Диңгез күрсәң,

Ярга килеп бассаң,

Әллә нишлисең дә китәсең:

Әллә каның кайный

Диңгез кебек —

Өтеләсең,

Нидер көтәсең.

Уйларыңда ургый асау диңгез,

Тынгы тапмый башың каңгыра.

Әллә сине ата-бабаларның

Диңгездәге каны чакыра.

Диңгез буе тулы гәрәбәләр,

Кайсы газизләрнең күз яше.

Кандашларың белән сөйләштең син

Өнсез генә, моңсу күзләшеп...

 

Ярсуыңны бассаң

Талкасларда,

Сусыннарың кана Соранда.

Җан сарсавын,

Гомер буе эзләп,

Диңгездәнме калды сорарга?..

Тыңлап торам

Диңгез белән ярның

Тынмас көрәшен, дау, низагын.

Сагыш тулы ярсу йөрәгеңдә

Диңгез дулый, сыймый, тарсына.

Алкымыңа килгән дулкыннарны

Тыңлап ята диңгез тын гына...

Палдиски шәһәре, 1997 ел.

Кадим Аралбай,

Башкортстанның халык шагыйре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»