12.12.2013 - Әдәбият

Иң мөһиме - кыйблаң дөрес булу

Иҗатта профессионаллар һәм үзешчәннәр була. Заман алга барган саен каләм тотучылар да күбәя, шигърияткә дә таләпләр арта, үзешчәннәр бакчасына еш таш атарга туры килә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: шигырьне бик оста язып та, аның идеясе, концепциясе гуманизм, иман төшенчәләреннән ерак булырга мөмкин.

Ярты гасыр гомерен эшче  һөнәренә багышлаган шигъри җанлы, илаһи матур тавышлы,  байтак китаплар һәм популяр җырлар авторы Әсхар Кәш-фуллин, бәлки, шигърияттә осталык өлгесе күрсәтәм дип язмыйдыр да. Ходай биргән шигъри дулкын аны гомер буе озатып барган, күрәсең. Һәм иң мөһиме, ләззәт күлендә йөзеп кыйбласын югалтучы башка күп иҗатчылар кебек ул картлыгын көч-хәл бетеп зарлануда түгел, ә иман юлында, җан тынычлыгында, күңел бәйрәмнәрендә каршылый.

Бәндә хатадан хали булмый. Әсхар Кәшфуллинның да лирик герое — Совет чынбарлыгын узган,  дин тыелган заманда гомер иткән, шулай да иманлы әниләрдән калган илаһи очкынны күңелендә саклаган гап-гади кеше. Автор-ның  күптән түгел генә дөнья күргән “Җиһаннан килгән аваз” китабын укыгач бу фикергә килдем. Мөфти Тәлгать Таҗетдиннең хәер-фатыйхасы белән дөньяга чыгарылган әлеге җыентык Ислам дине тәгълиматын шигъри формада укучыга җиткерү максатыннан эшләнелгән.

Өлкән яшьтәге язучының  эстетик идеалы — теше төшеп бетсә дә кызлар дип уфыручы мәҗнүн зат — сакаллы сабый түгел, ә рухи җитлегүнең барлык баскычларын үткән, дөньяны үтәли таныган, Ходайның барлыгына һәм берлегенә инанган иман әһеле. Адәм баласына Ходай биргән гомернең максаты да шул бит инде — караңгыдан яктылыкка бару,  гөнаһлардан арынып саваплы булу, күңелдәге иманны яктырту. Үзенә фани дөньяның тиешле йөген йөкләп гомер юлыннан баручы лирик герой “дәһрилектән сүрелеп” иманына кайтып килә. Ул гомере буе үзенең адашып, ялгыш юлда йөргәнен аңлый, үкенә:

Өзгәләнәм белмәгәнгә

“Тәбарәк” сүрәләрен.

Динебездән яздык, тыңлап,

Коммунист түрәләрен. (...)

 

Кайтып  барам иманыма

Туктаталмас беркем дә!

Калдырмамын намазымны,

Уразамны бер көн дә.

Лирик герой, күңелендә иман орлыклары булса да, баштагы мәлдә намазга басарга кыенсына, ләкин бу дөньяның авырлыклары аны Тәңре алдында баш ияргә мәҗбүр итә. Бу — миллионнарның дингә кайту юлы. Илаһият күзлегеннән караганда, адәм баласы өчен бу —  бердәндер дөрес юл.  Мәңгелектә кеше әүвәлге тормышы хаталы булса да, соңгы гамәле белән ярлыкана.

Ялгышларың җәза бирә

Таза тәнгә чир өстәп.

Үлем барсын да тигезли,

Тора һәрчак дөресләп, —

дип шагыйрь бик гади һәм төгәл итеп чынбарлыкны шигъри кысага иңдерә.

Әсхар Кәшфуллин әхлаклылык, гыйффәтлелек идея-ләрен алга сөрә. Бүген күпләрнең кыйбласы буталган, нәфес шайтанына җанын саткан заманда азгынлык, зиначылык бакчасына кыю таш ата ул. Бозык затлар җир йөзендә яшәгәндә үк үз әҗерләрен ала, адәм рисваена кала, әхлакый яктан гына түгел, физик яктан да чери, дигән фикерне үткәрә шагыйрь.

Дин юлына басу, каләм иясе әйткәнчә, һәртөрле начарлыктан һәм бәла-казадан  бердәнбер котылу юлы.

Ходай ризалыгы өчен

Коръән укытыйк.

Күңелләрне аздырмаска

Ураза тотыйк.

Әнә шулай итеп, автор көннәр буе ач торуның да мәгънәсен, әһәмиятен кыска гына итеп әйтеп биргән.

Шулай да кайгы-хәсрәт,  төрле бозыклыклар, чир-үлем күпләр өчен сабак була алмый икән әле. Шагыйрь шушы гыйбрәтләрне аңламаганнар өчен шигырь белән янә чаң кагарга ниятләгән.

Күп җырлар авторы буларак, Әсхар Кәшфуллин дини темага да җыр текстларын оста яза. Аның:

Җырлыймын туган телемдә,

Туган илемдә,

Әлхәмделиллә,

Әлхәмделиллә, —

дигән юллары үзе үк көй сорап тора.

Изге Коръән авазлары

Савыктырсын,

Савыктырсын.

Йөзләрегез шатлык тоеп,

Янып торсын,

Янып торсын, 

кебек юллар да — җыр текстының камил үрнәкләре.

Шигырьләр дини тема кысаларын киңәйтеп, камил әхлак, күркәм холык, дөньяви игелекләр, җирдә яшәүнең мәгънәсе кебек әхлакый, фәл-сәфи юнәлеш ала.

Ә кемнәрдер көнләшәләр,

Күңелләре тарсына.

Син әүлиядәй күрәсең

Кешеләрнең барсын да, —

дип, автор Тәлгать Таҗетдингә багышланган шигырендә ике юлда  эстетик идеалның асылын ачып сала. Чыннан да, башкаларга ышану, самимилек, ихласлык кына кешенең күңел сафлыгын, иманы камиллеген күрсәтә шул.

Автор изге Коръәнгә нигезләнеп фикер йөртә. “Тәкәбберлек илә явызлыкны динле булып кына җиңәрлек”, — дип, ул хакыйкатьне тагын  бер кат раслый. Шагыйрь: “Тәүфыйк — бәхет нигезе”, —  дип барыбызга да билгеле гап-гади чынбарлыкны югары әхлак һәм Ислам дине таләпләренең берлегендә күрә.

Мәкер, хәйлә, хыянәт иткән— утта,

 Бер-берегезне каргамагыз юкка.

Болар берсе дә шагыйрь уйлап чыгарган хакыйкать түгел, барысы да изге Коръән тәгълиматларына, кешелекнең камил акыл тәҗрибәсенә нигезләнә. Ягъни җир йөзендә адәм баласы һәр начар гадәте өчен кешелек каршында да, Ходай каршында да үзе җавап бирә. Кылган гөнаһлары өчен бу дөньяда күреп бетерә алмаганын теге дөньяга алып китә. Шулай булгач, аны каргау, ягъни аңа начар ният җибәрү дөрес түгел. Өстәп әйтсәк, каргышның яртысы каргаучының үзенә төшүчән.

Еш кына шигырьләр дөньяви мотив ала, шагыйрь мондый очракта үз инануларын гыйбарә рәвешендә тәкъдим итә. Аның:

Кем белән көлгәнеңне онытсаң да,

Кем  белән елаганың онытма, —

дигәне күңелне чеметеп ала. Чыннан да, адәм баласы  күңеле күтәренке чакта теләсә кем белән көлешергә мөмкин, ә менә кайгы-шатлык яшьләрен бары тик җаныңа якын кеше белән генә түгеп була.  Рухи кардәшләр җир йөзендә генә түгел, ахирәттә дә кирәк.

Шагыйрь — шагыйрь инде, дөньяны гадәти адәм баласыннан аермалы буларак, җанлы төсләрдә, тере образларда күрә ул:

Каеннар Коръән укыйлар,

Бар дөнья тулган назга.

Талларга кадәр баскан бит,

Баскан изге намазга.

Әнә шулай итеп, Әсхар Кәшфуллин әле рухы белән фанилыкта калучы, ак сакалы биленә җитсә дә “гыж” дип, нәфсе кытыкланган каләмдәш-ләренә шигърияттә күркәм үрнәк күрсәтә.

Ләйсән Кәшфи,

 филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»