12.12.2013 - Әдәбият

Туган туфрагыннан илһам ала

“Мин бит иҗат агачыма сутны туган җирдән алам!” дигән шигъри юллар белән башланып китте Илеш районы үзәк китапханәсендә талантлы якташыбыз, “Кызыл таң” гәзитенең Илеш, Бакалы, Чакмагыш районнары буенча үз хәбәрчесе, танылып килүче яшь шагыйрә һәм прозаик Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” дигән китабының исем туе.

Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов, мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков, Венераның бер төркем остазлары — “Кызыл таң”ның баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Әлфия Закирова, “Тулпар” журналы­ның бүлек мөдире Дилбәр Булатова, “Китап” нәшриятының тугандаш халыклар әдәбияты секторы мөдире Гөлшат Абдуллина, Чакмагыш район  гәзитеннән Рәзифә Сәхапова катнашты. Шулай ук авторның иҗатын яраткан авылдашлары, әдәбият сөючеләр, дуслары, мәктәп укучылары җыел­ган иде.

Венера 1978 елның 24 июлендә Иске Кыргыз авылында Зөһрә һәм  Зимфир Мәҗитовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 3нче сыйныфка кадәр ул – Иске Кыргыз башлангыч, арытаба Яңа Аю урта мәк­тәпләрендә белем ала. 6нчы сыйныфта укыганда районның “Маяк” гәзите редакциясендә эшләп килүче яшь хәбәрчеләр мәктәбенә йөри башлый. Нефтекама педагогия училищесына укырга керә һәм иҗат белән актив шөгыльләнә. Шигырь­ләре, мәкаләләре еш кына “Өмет”тә, “Тулпар”да басылып тора.

Училищены кызыл дипломга тәмамлап, Башкортстан дәүләт педагогия универси­тетының филология факультетында белем алуын дәвам итә. 5нче курста укыганда “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлегенә эшкә чакырыла. Менә шул вакыттан Венера бу коллективта хезмәт сала, үз зонасындагы данлы кешеләр, аларның матур эшләре турында яза.

Венера шигырьләренә Урал Рәшитов, Ризван Хәки­мов, Вәсил Галимов, Мөдәрис Газетдинов, Марат Шәйбәков, Илназ Мөсәллимов, Ришат Мәҗитов иҗат иткән җыр­ларны Айдар Галимов, Дамира Сәетова, Рөстәм Шакиров, Илнар Миңнекәевлар башкаруын да әйтеп үтәсем килә.

Соңгы вакытта Венера үз каләмен проза өлкәсендә сыный башлады. Шуның нәти­җәсе буларак, быел җәй “Китап” нәшриятында аның тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Анда тормышчан әсәр­ләр тупланган. Автор күтәргән тема-проблемалар актуаль һәм заманга аваздаш: гаилә, аның эчендәге  мөнә­сәбәтләр, эчкечелек, рухи һәм матди дөнья бәрелеше, мә­хәббәт һ.б. Тугыз хикәяне үз эченә алган җыентык “Биана” әсәре белән ачыла.

Килгән кунаклар Венера Мәҗитованың һәр әсәре үзен­чәлекле, үзе эзләп табып, тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрә бе­лүен, үз тавышына дәгъва итүче яшь язучыларның берсе булуын билгеләп, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр. Тән­кыйть­челәр китапның иң уңышлы әсәре дип танылан “Биана” хикәясе язылуга сәбәпче булган Ираида Фәт­хуллина да (Сеңрән авылыннан) чарада катнашып,  авторга җылы сүзләрен әйтте. Авылдашлары исеменнән элекке мәктәп директоры, хезмәт ветераны Сәгыйть Муллаәхмәтов һәм Иске Кыргыз авылы старостасы Илгиз Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Шулай ук Түбән Яркәйдән Илбира Җәлилова, район үзә­геннән Галимә Галиева, сыйныфташы Эльза Закирова, яшь хәбәрчеләр мәктәбендә бергә шөгыльләнгән дусты Гөлнара Шаһапова, табиблар Рәмзия һәм Альберт Авсаховлар Венераны зур бәйрәме белән котлады.

Китапның исем туе җыр-моң белән үрелеп барды. Атап әйткәндә, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр Венера Мәҗитова шигырьләрен, аның җитәкчесе Әлфия  Вәлиева әсәрдән өзек сөйләде. Венераның текстларына язылган җырлар да яңгырады. Уфа “Нур”  татар дәүләт театры артисткасы Дамира Сәетова, районның сәнгать осталары Рәсилә Басыйрова, Рәсидә Мостафина, Илшат Сибәгатуллин, Илнар Миң­некәев дәртле, моңлы җыр­лары белән, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Йөзбикә Миңнебаева тальянда уйнап, такмаклар җырлап ямь өстенә ямь өстәде. Музыкаль яктан Иске Кыргыз авыл мә­дәният йорты хезмәткәре Ринат Мә­җи­тов бизәде. Кичәне китап­ханәнең уку залы мөдире Клара Хәлиуллина оештырды һәм матур итеп алып барды.

Венерага киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын, яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерсен!

Лира Гәрәева.

Илеш районы.

 

Сәгыйть Муллаәхмәтов элекке укучысын котлый. 
Алар янында – Әлфия Закирова белән Рәзифә Сәхапова.

Фото: Сәгыйть Муллаәхмәтов элекке укучысын котлый. Алар янында – Әлфия Закирова белән Рәзифә Сәхапова.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»