07.12.2013 - Әдәбият

Иң яхшы ел китабы

Китапның әһәмиятен, бөеклеген нинди күр­сәт­кеч билгели? Язучының дәрәҗәсеме? Әллә ки­тап­ның тышлыгының бизә­лешеме? Бу таләп­ләрнең берсе дә чынбарлыкка туры килми. Китап киш­тә­ләрендә танылган язу­чыларның, ялтырап торган калын-калын китаплары сатылмыйча ята. Шул ук вакытта, киштәдә 2011 елда гына чыккан язучы, “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире Марат Муллакаевның “Нәнәй” китабы юк. Сәбәбе — укучылар аны сатып алып беткән. Шуңа күрә,  авторның нәкъ шушы китабы республиканың мәдәният  министрлыгы оештырган “Башкортстандагы иң яхшы китап – 2013” конкурсында җиңеп чыгуы зур яңалык булмады. Бүләкләү тантанасы Башкортстан дәүләт филармониясендә мәдәният министрлыгының 60 еллыгын билгеләү кысасында оештырылган чарада үтте.

— Китап нәшер ителгәч ел эчендә сатылып бетте, — диде Марат Нуриәхмәт улы. — Укучылар соравы буенча, янә өч мең данә чыгардым. Монысы да җитмәде. Тагын ике мең данә “Нәнәй” үз укучысын тапты. Әйткәндәй, авылларда халык китабымны чиратлашып, кулдан-кулга йөртеп укыды. Мәсәлән, Чишмә районы Салих авылында “Нәнәй”не укырга унсигез кеше чират торуы турында ишеттем. Авылга барып, һәммәсенә дә берәр китап бүләк иттем. Якын киләчәктә тагын бер мең данә чыгарачакмын. “Нәнәй”не укучылар ни өчен үз иттеме? Бу хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк. Төп герой Хәят-апа — башкорт хатыннарының гына түгел, бөтен халыкның җыелма образы. Ул федералларга да, яралы чечен солдатларына да ярдәм итә. Сәяси карашлардан ерак торганга, сугышны бары тик кешелеклелек нигезләренә таянып кына күрә. Бер генә язучы да үзе күрмәгән, белмәгән өлкә турында тасвирлап, укучыны ышандырырдай әсәр яза алмый. 1995 елда Чечен Республикасында гуманитар ярдәм илтүче Башкортстан делегациясе составында булдым. Шуннан бирле урыс-чечен сугышы турында әсәр язу теләге белән янып йөрдем. Берничә тапкыр кулыма каләм алсам да, эш барып чыкмады. Ниһаять, повестьны 2011 елда язып беттем. Әсәр тәмамланса да, ачык финаллы. Укучы уйланып, повестьның ахыры турында үзе уйлансын.

Әйткәндәй, Марат Муллакаев  балалар  өчен кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр дә иҗат итә. Соңгы ике елда гына 32 мең  данә балалар өчен китаплары чыгып, тиз арада таралып бетүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Каләмдәшебез, бик күп китаплар авторы Марат Нуриәхмәт улына киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

 Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»