07.12.2013 - Әдәбият

Кулыма китап алдым

Соңгы вакытта татарча китап укучылар арасында Зифа Кадыйрова әсәрләре зур танылу алды. Китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа ханым әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә үтә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итте ул.

Тумышы белән Зифа Кадыйрова Учалы районы Ахун авылыннан. Бүген Чаллы шәһәрендә яши һәм төзелеш компаниясендә эшли. 2006 елда көтмәгәндә кулына каләм ала. Гаилә өчен бик авыр көннәр — улы авариягә эләккән чор була ул. Шулай бервакыт төнге сәгать уникедә утырган да таң атканчы 30 бит язган. Бу — “Сагынырсың — мин булмам” повесте. Бу китапны кулдан-кулга йөртеп, дөньяларын онытып укыйлар. Бер тында укылучы бу повестьта самими Сөмбел язмышы аша һәрберебезнең тормышында була торган олы хис — мәхәббәт чагылыш тапкан. Минем үземә иң ошаганы да шушы китап инде. Күпме укысам да укып туялмыйм.

“Үземне язучы дип санамыйм, мин әлегә өйрәнчек кенә. Тормышның бер авыр мәлендә үземне коткару өчен дигәндәй, китаплар язарга тотындым. Шул вакытта барлык проблемалар үтеп китте шикелле, иҗатымны да халык җылы кабул итте. Мин алай ук булыр дип уйламаган идем. Әсәрләремдәге геройлар тормыштан алынган. Китапны язу барышында кайберләре үзләре килеп керә. Алар белән бергә үзем дә елыйм, кайгырам, сөенәм”, — ди иҗатчы.

Соңгы биш елда 65 мең данә китап чыгарган Зифа Кадыйрованың “Фатыйма”, “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан” дигән китапларын укучылар инде менә ничә ел кулларыннан төшерми. Автор тормышның бик авыр, четерекле проблемаларына кыю үтеп керә һәм аны бер генә урыннан түгел, бәлки озын гомер буена ачып сала. Аның әсәрләрендә — башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре. Ул кеше язмышын берәмтекләп тикшерә, геройларын утлар-сулар аша кичтереп, һәркайсына үз хөкемен чыгара. Китапларының яратып укылуының сере шундадыр.

Күптән түгел Илеш район үзәк китапханәсендәге әдәбият сөючеләрнең “Илһам” клубында “Маяк” гәзите редакциясе белән берлектә Зифа Кадыйровага багышлап оештырылган “Кулыма китап алдым…” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Әлфия Ситдыйкова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, якташыбыз, Фәнис Гәрәев, Дүртөйле районыннан Фәнис Рәхмәтуллин, Светлана Васикова, Рафаил Хафизов катнашып, язучыга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук матбугат ветераны Гөлфинә Сәлимова, Югары Яркәйдәге 1нче гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Галимә Галиева, авыллардан килгән китап укучылар Зифа Кадыйрова иҗатына соклану хисләрен белдерделәр. Кичәне музыкаль яктан Ринат Мәҗитов, Рәсилә Мостафина, Илсөяр Әһәдуллина, Рүзил Вәлиев, Айсылу Хәлиуллина бизәде. Сөйләшүне китапханәчеләр Клара Хәлиуллина, Роза Мамалимова әзерләп, эчтәлекле итеп алып барды.

Ахырда шуны әйтәсе килә: әсәрләрен Зифа ханым кебек гади кеше яратып укырлык язучылар булганда китап беркайчан да онытылмас, аны Интернет та, башкасы да алмаштыра алмас. Чөнки төрле начарлыктан, бозыклыктан балаларны, яшьләрне саклар һәм җан азыгы алыр өчен нәкъ менә бүгенге көндә Зифа Кадыйрованың әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларны укыганда вак-төяк күңелсезлекләр онытыла, эчке дөнья байый.

Гөлназ Тимерханова.

Илеш районы.

Фото: Фәнис Гәрәев белән Зифа Кадыйрова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»