03.12.2013 - Әдәбият

Илешебезгә мәдхия

Туган ягын, аның гүзәл табигатен, хезмәт сөю­чән кешеләрен данлаган, мактау җырлаган язучы-шагыйрьләр бик күп. Алар арасында якташыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәга­рифенең  атказанган хезмәткәре, Галимҗан Иб­ра­һимов исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов аерым урын алып тора. Аның “И, газиз илем — иманлы Илешем” китабы иҗат әһелләре, укытучылар, хезмәт кешеләре, якташлары — илешлеләр тарафыннан гаять зур җылылык белән кабул ителде.

Күптән түгел Югары Яркәйдәге Тәлгать Рахманов исемендәге урта мәктәптә бу китапның исем туе үтте. Күренекле драматург Наил Гаетбай, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов, район хакимиятенең бүлек начальнигы Рамил Нуретдинов һәм башкалар китап турында фикерләре белән уртаклашып, Суфиян Шәм­сетдин улына изге теләк­ләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Дөмәй һәм Кадер урта мәктәплә­ренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәйрүзә Җиһа­нурова һәм Даһира Гый­ләҗетдинова, китап­ханәчеләр Альбина Ялалова һәм Зәйтүнә Маликова  китапның эчтәле­генә аерым тукталдылар. Китапка кергән очерк герое – Исәнбай авылыннан Дан орденының тулы кавалеры Раһиб Бәдертдинов Илеш игенчесен данлаган өчен әдипкә рәх­мәт сүзләрен җиткерде. Чараны Т. Рахманов исе­мен­дәге урта мәктәп укучылары башкаруында җырлар һәм бию­ләр бизәде. Башкорт­стан­ның атказанган мә­дәният хезмәткәре Илшат Сибә­гатуллин Суфиян Поварисов сүзләренә композитор Мөдәрис Морзаханов иҗат иткән “Мәхәббәтем” җырын башкарды. Чараны укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Ләйсән Шәрипова алып барды.

Суфиян Шәмсетдин улы, үз чиратында, чараны оеш­тыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, киләчәккә максатлары һәм эш планнары белән уртаклашты.

Алсу Басыйрова.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»