27.11.2013 - Әдәбият

“Ничек яшим - шулай язам”

Иҗат кичәсе... Туган көнен билгеләүче өчен кү­ңел­­ле дә, җаваплы да көн бу. Ошатырлармы? Кеше килерме? Артык мактап ташламаслармы? Тиешле бәһа бирерләрме? Ә язучы өчен мондый  кичә үт­кәрү икеләтә җаваплы. Ни дисәң дә, юбилей вакытында ул бәйрәм итеп кенә калмый, ә иҗаты өчен җавап та тота, укучылары белән йөзгә-йөз очраша. Алдан күпме әзерләнсәң дә, теләсә нинди көтелмәгән хәл килеп чыгуы бар. Кыскасы, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк!

Күптән түгел Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Кырмыскалы районының Абдулла авылында 75 ел элек 15нче июльдә дөнья­га килгән  билгеле сүз ос­тасы, җәмәгать эшлеклесе һәм публицист Ирек Кинья­була­товның иҗат кичәсе үтте. Туган көне берничә ай элек узса да, Ирек абыйны котларга теләү­челәр китап­ханә залына сыймады.

Кичәне китапханәнең бү­лек мөдире Айгөл Бурангулова алып барды. Аның янәшә­сендә, кунакларга сөенеп, мактау сүзләренә коенып, шигъри, музыкаль һәм башка күч­тәнәчләр кабул итеп, елмаеп-балкып, Ирек Киньябулатов утырды.

Ирек Лотфый улын Баш­кортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, М. Өметбаев, М. Гафури, З. Биишева, Ф. Кәрим, Р. Гарипов, С. Чекмарев премияләре иясе булган өчен генә түгел, ә гадилеге, һәр кешегә ачык йөзле булуы, юморга әвәслеге өчен дә яраталар икән. Нәкъ шушы кешелек сыйфатлары бу залга бихисап кунакларны тартып китергән дә. Аерым алганда, шагыйрьне котларга Башкортстан Хөкүмәте Аппараты вәкиле Рәйлә Вахитова, Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, Башкорт­станның халык шагыйре Кадим Аралбай, академик, профессор, филология фән­нәре докторы Әхмәт Сөләй­манов, Ирек абыйның дуслары, рухташлары, журналистлар килгән иде.

Кичәдә һәркем Ирек абыйга булган бетмәс-төкәнмәс җылы сүзләрен, рәхмәтен әйтергә ашыкты. Чыгышлар музыкаль номерлар белән аралашып барды, китапханә залларын моңлы җырлар яңгыратты.

Ирек абыйның шигырьлә-рен яратып укучылар, ул шигырьләргә көй язучылар, шагыйрьнең үзенә багышланган шигырьләрнең күп икән­леге ачыкланды.

— Уфа шәһәре хакимияте мәгариф идарәсенең телләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Зөлфия Ханнанова, мәсәлән, “Ирек абый безнең авылның кияве дә”, дип сер тиште, җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Башкортстан дәүләт университеты профессоры Тимергали Килмөхәммәтов белән Мифтахетдин Акмулла исе­мен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия универ­ситетының башкорт филологиясе факультеты  Луиза Сәм­ситова шагыйрь иҗатының тел-стиль үзенчә­лекләренә анализ ясадылар. Чыгыш ясаучылар Ирек Киньябулатов­ның, Равил Бикбаев һәм Тимер Йосыпов белән беррәттән, башкорт әдәбиятын әйдәп баручылар исемлегендә булуын дәлил­ләде. Күренекле әдипне котларга күпсанлы студентлар да килгән иде, алар да Ирек абыйларына карата соклану һәм горурлану хис­ләрен белдерде. Шагыйрә­ләр Әнисә Таһирова һәм Гөлфия Юнысова шигъри күчтәнәчләр әзерләгән иде.

Иҗатыннан очкыннар чәчрәүче, ялкын бәреп торучы, һәркөн иртүк Матбугат йортына килеп, журна­лист­ларның хәлләрен белешеп торучы юбилярны “Башкортостан” гәзите мөхәррире Нияз Сә­лимов белән “Кызыл таң” гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тәбрикләде. Ике мөхәррир һәм кырмыскалы­лыларның якташлар оешмасы җитәкчесе Фәнил Кодакаев Ирек абыйга ниндидер серле корал бүләк иттеләр. Җые­лучылар бүләк хакында пышылдашып кына сорашып караса да, бу әлегә табышмак булып калды.

“Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева хезмәттәшләренең котлау сүзләрен җиткерде:

— Сезнең китаплары­гызның язмышы бәхетле булды, аларның берсе дә киш­тәләрдә тузан җыеп ятмады, һәркайсы укучылар күңеленә туры юл тапты. Сез — нәш­рияттан, нәш­рият Сездән уңды, — диде ул.

Чыгыш ясаучылар арасында академик, химия фәннәре докторы, Зәйнәп Биишеваның улы Тельман Әминев та булды. Ул Мәскәү шәһәреннән сәламнәр җиткерде. Туган районыннан килгән делегация дә ялкынлы чыгыш ясады.

Иң чагу делегация рес­публиканың Диңгезчеләр җые­лышыннан булгандыр. Диң­гезчеләр җыелышның мактаулы әгъзасы, “флот шагыйре” Ирек Киньябулатовка алар хәрби-диңгез кортигы бүләк итте.

— Ирек бала чактан диңгез турында хыялланган. Колхоз басуында эшләп йөргәндә дә аның уенда океаннар булган. Се­вастопольдә рулевойлар курсын тәмамлаган. Рулевой булып хезмәт кенә итмәгән, рулевойлар командасы оборонасы, флот гәзитендә күп­санлы язмалар да чыгарган кеше ул!  — диде котлаучылар.

Ирек абый, кунакларның котлавына һәм сорауларына җавап итеп шигырьләр укыды, оештыручыларга, кунакларга зур рәхмәтен җиткерде.

— Минем турыда сөй­ләгән­дә күпләр 75 яшьне телгә алды, ә минем әле аның төшкә дә кергәне юк! Мин һаман шул элекке дивана кебек йөреп ятам. Шулай яшәргә уйлыйм. Ничек язам — шулай яшим, ничек яшим — шулай язам. Каләмдәшләремнең, дусла­рымның, бигрәк тә студент­ларның, монда ки­лүенә бик шатланам. Бу кичәнең безнең мәккәбездә  — Зәки Вәлиди исемен йөртүче китапханәдә үтүе минем өчен бигрәк тә шатлыклы. Монда минем иң якын дусларым, рухташларым, замандашларым килгән. Аларга зур рәхмәт белдерәм. Минем иҗат хакында гына түгел, шигърият хакында, заман хакында сөй­ләшер өчен килгәнсездер, дип уйлыйм. Безнең сөйлә­шүләр арытаба да дәвам итәр әле...

Шагыйрь җыелучылар белән шулай хушлашты. Әмма өч сәгатьтән артык барган кичәдән халык таралырга һаман ашыкмады. Ирек абыйга таба кул кысарга, рәхмәт әйтергә, кочаклашырга, бүләк бирергә теләүчеләр чираты сузылды...

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»