19.11.2013 - Әдәбият

Дүрт Бишенде арасында иң күркәме - Яңасы

Тормышының аерым бер мизге­лен­дә, кулына каләм алып, кешенең иҗат юлына чыгуы гадәти күренешкә әверелеп бара. Күпчелек очракта бу безнең кебек өлкән буын вәкил­лә­ренә хас. Тупланган бай тормыш тәҗ­ри­бәсе, үткән белән бүгенгене чагыштыру, шәхси  кичерешләр авторны бу уңайдан туган фикерләрен киң җәмәгатьчелек  игътибарына җиткерүгә этәрә. Ә менә Ок­тябрь­скийның билгеле малтабары, республикада киң билгеле “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе,  50 яшь үрен үткән Раил Фәхретдинов туган төбәге тарихы белән күптән кызыксына. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып, “Яңа Бишенде: тарих, кешеләр, вакыйгалар” китабы дөнья күрде.

Автор аны мәрхүм әти-әнисе, бакыйлыкка күчкән туган-тумачалары рухына багышлаган. Һәр кеше үзенең нәсел буыннарын белергә, шәҗәрәсен барларга бурычлы. Әлеге юнәлештә матур үрнәк күрсәтеп, автор Фәхретдиновлар токымының нәсел агачын унөченче буынга кадәр ачыклаган, әнисе яклап та шәҗәрәсен төзегән. Гомумән, туганнары турында җылы хисләр белән яза ул.

Туймазы районында Бишенде атамасы кергән дүрт авыл бар, алар шул исемдәге елга белән бәйле. Автор гаҗәеп җентеклелек белән Бишенде авыллары турында язылган тарихи әдәбият үрнәкләрен дә тикшергән. XVIII гасыр азагына авыл милли яктан катнаш авылга әверелә. Уфа провинциясе канцеляриясенең 1747 елның 17 мартындагы документында билгеләнүенчә, бирегә җиде гаилә белән ясаклы татар Бикмәт Бигашев килеп утыра. Раил Фәхретдинов ачыклавынча, 1762 елда бу төбәккә Казан өязенең Арча якларыннан янә 45 ясаклы татар күчеп килә. Югары Бишендегә төпләнгән бу кешеләр XIX гасырда Яңа Бишенде авылына нигез салуда да катнаша. Колхозлашу чорында алар хуҗалыкка Габдулла Тукай исемен бирә. Әйткәндәй, 60нчы елларда колхоз нигезендә “Туймазы” совхозы оештырылгач, Яңа Бишенде аның Тукай бүлекчәсе составына керә.

Туган авылының үткәнен өйрәнеп, автор ачыш дип саналырлык тарихи фактлар да таба алган. Алар барысы да архив документлары, җанисәп материаллары белән ныгытыла. Авылның тарихи үткәнен тикшергәндә халык авыз иҗаты, риваятьләр, истәлекләр, шәҗәрәләр файдаланылган. Әхмәтшакир Баһаветдинов, мәсәлән, үзенең нәсел агачын яхшы белә. Әтисе Гарәфетдин аңа үзенең 1870 елда, ягьни ата-бабалары Яңа Бишендегә күченеп килгән елда туганлыгын язып калдырган. Моны авыл зиратындагы кабер ташындагы язмалар да раслый. Бер сүз белән әйткәндә, китаптагы мәгълүматлар төрле чыганаклар белән нигезле ныгытыла.

Яңа Бишенде турындагы китапның янә бер отышлы ягы шунда – биредә игелекле гамәлләре белән авыл тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләр турында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Китапта Бөек Ватан сугышы батырлары, данлыклы нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы алдынгылары, үрнәкле гаиләләр турында да язмалар урнаштырылган, алар истәлекле фоторәсемнәр белән баетылган.

Китаптагы аерым бүлекнең Бөек Ватан сугышы чорына багышлануы гаҗәп түгел, чөнки запастагы офицер Фәхретдинов өчен хәрби тема аеруча якын. Аның картәтисе Шәйдулла сугыштан капитан званиесендә кайта, ул — ике сугышчан орден, өч медаль кавалеры. Яугир якташлары Гариф Сәйфуллин, Мөзәгыйть Хикмәтуллин, Миңнегәрәй Фазлыев, Шәкүр Ишкилдин, Мөдәрис Насыйров һәм башкалар турында да  автор җылы итеп яза. Китапта, шулай ук, авылдаш яугирләрнең, тыл ветераннарының тулы исемлеге бирелгән. Автор авылдашларының җыелма портретын тудыра алган. 

Яңа Бишенде авылы тарихын өйрәнү дәвам итә, чөнки авылдашларының үтенечен исәпкә алып, автор китапның тулыландырылган яңа басмасын чыгарырга ниятли.

Тимерҗан Идрисов.

Октябрьский шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»