16.11.2013 - Әдәбият

Үз җиренең ханбикәсе ул

Хан булырга омтылган шагыйрьгә караганда, шагыйрь булырга омтылган ханнар күбрәк, диләр. Ихтимал. Әмма нихәл итәсең, Аллаһ тарафыннан бирелгән илһам — газаплы ләззәт кеше йөрәгендә икегә бүленә алмый: тәхет биеклеген сайлыйсың икән, әйдә, илаһи шигърият белән саубуллаш, ягъни араны өзәсең; тәхет үз күңелеңә киртә ул. Үз күңелеңнең ханы булып калу — шагыйрьләрнең тәхетсез бәхете ул димәкчемен.

Зәлифә Кашапованың шигъ­риятенә (“Кояш тотам”, 2013, Уфа) байкау ясаганда сүземне шушындый югары тонда башлавым сәеррәк тоелырга мөмкин. Әмма мин моны аңлап, белеп эшлим. Шигырь ул, гадәттә, шәхеснең күркәм һәм саф уй-теләкләре, хыял-омтылышлары аркасында дөньяга туа. Китапта бер парадоксаль шигырь бар: “Үтәр юлымда очрый мең алыш, Кайсысы — табыш, кайсысы — чалыш”, — ди ул. Тормыш шома, әзер юлдан бармый, һәр ялгышлыкның кыйммәткә төшүе ул — бүгенге көн; ул авторның йөрәгенә салынган яралар... Һәм анда эчкерсез була алу, каршылыкларны җиңә килеп, үз сүзеңне әйтә алу үзе генә дә кечкенә казаныш түгел. Шигырь белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләрне бары тик ихлас булганнар гына яулыйдыр.

Зәлифә Мирзахәниф кызының иҗади йөзен ачарга аның шәхесе дә, кешелек сыйфатлары да ярдәм тә. Ул иҗатчы буларак та, шәхес буларак та үтә гади. Чыннан да, эчендәге — тышында булмаса, әйбәт шигырьләр язып булмыйдыр да! Күзләреннән эчке бер җылылык бөркелеп торучы каләмдәшемә рәхмәтләрем күп минем. Әйбәт фикердәш ул. Шигырьләрен укысам, рухи дөньям ачылып киткәндәй. Серләребез уртак. Үземнең нинди темага язуымны әйтеп, “Сезнең дә язарга теләгегез юкмы?” — дип сорыйм. Шунда Зәлифә: “Йөрәк эше инде анысы”, — дип җавап кайтара. Уйлап карасаң, шигырь һөнәр галәмәте түгел, ул — йөрәк җимеше. Иҗат — уй-фикерләр, тирән хисләр, якты тойгылар дөньясы. Теләк белән генә берни майтарып булмый.

Шагыйрәне үз халкының язмышы, тарихы, рухи дәрте һәм моңы кызыксындыра. Иҗаты лиризмга бай. Буыннар бәйләнешен күрсәтүче шигырьләре — “Туган җирем төсе”, “Корылтай”, “Иң изге йорт”, “Мин яшәргә килдем”, “Сабантуйлар шаулап үтсен” һ.б.; илнең киләчәге өчен борчылулары — “Дуслык тамгасы”, “Мәшһүр курай”, “Җирсәп очкан кошың мин”, “Мәңге тере”, “Ветеран”, “Ак күңел нурларында” һ.б. Менә шушы фәлсәфи төшенчәләр уку­чының игътибарын җәлеп итә. Кешеләр бәхете, ил язмышы турында тирән борчылу, нәтиҗә ясау белән төгәлләнә. Шигырьләренең исемнәрендә үк табыш бар: “Көз­ләрдән язлар эзләдем”, “Сөю җилә­гем”, “Кояш тотам”, алар хисләндерә, сер дөньясына тарта. Шигъри бизәкләр үрә белү осталыгы белән отышлыдыр да ул.

“Җәннәткә тиң якта үскән, мин бер моңлы ак каен”, — ди икән, без һәрчак аның шушы изге бурычын үтәргә омтылуын күрәбез.

Шигъриятьтә үз юлын яручы шагыйрә, балалык хыялы булган укытучы һөнәрен сайлап, Башкортстан дәүләт педагогия институтыннан соң туган авылы Иштирәктә озак еллар балаларга математикадан белем бирә. “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсында (2009) җиңүче дә ул. Бүген ул хаклы ялда. Райондагы “Илһам” әдәби-музыкаль клубының рәисе, “Балкыш” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе. 2008 елда “Хыял” җилкәне, быел балалар өчен “Изге әманәт” дигән китаплары дөнья күрде. Безнең халыкта: “Ир гомере илледән соң дигән мәкаль бар. Юккамыни аксакаллар илле­дәгеләргә яшьтәш, диләр. Димәк, йөрәктә егәр җитәрлек... Ире Радик белән татулыкта ике ул үстергән шагыйрә үзе язганча, үз җиренең олтаны түгел, солтаны.

Шагыйрә яңа китабында уй-кичерешләрен, эчке дөньясын күрсәтә алган. Укучыны әрнүле дә, татлы да моңга төрә белә. Моңа ирешү өчен күп көч кирәк. Шигырь шунсыз тумый, әлбәттә. Каләм­дәшемнең шигъри дөньясы гармоник — кыю, киң колачлы.

Китапка баш сүз язган, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле башкорт шагыйре Хәсән Назарның якташымны “Илеш сандугачы” дип зурлавында хаклык бар. Зәлифә эзләнү юлында, киеренке тормыш белән яши — тәхет ханы түгел, үз шигъриятенең ханби­кәсе ул! Ул тәхеткә түгел, шигъри биеклеккә омтыла. Садәлеге, эчкерсезлеге белән сөендерә безне.

Рафаил Хафизов,

шагыйрь.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»