13.11.2013 - Әдәбият

“Туйга өч көн кала...”

Быел Башкортстан әдәбиятында бер тарихи вакыйга булды. Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” проза әсәрләре җыентыгы дөнья күрде. Кызганычка каршы, бу вакыйга киңкүләм мәгълүмат чараларында аз яктыртылды. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләренда урамнарга бу китапны рекламалаучы язмалар да эленмәде. Шул ук вакытта, тәүге дисклары чыккан яшь җырчылар белән әңгәмәләр телевидениедән күрсәтелә, радиолардан яңгырый. Уфаның үзәк урамнарында да чит ил язучыларының бестселлерларын данлаучы реклама язмалары урнаштырыла. “Фикер” әдәбият сөючеләр клубы мондый гаделсезлек белән килешмәде. Авторның үзен, бер төркем галимнәрне, әдәбият белгечләрен чакырып, буявы да кипмәгән җыентыктагы әсәрләр турында фикер алыштык.

Венера Мәҗитова әсәрләрендә нинди көнүзәк мәсьәләләр күтәргән? Кайсы әсәре аеруча уңышлы килеп чыккан? Авторга нинди киңәшләр бар? Чарада катнашучылар шушы хакта да фикер алышты.

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА,

педагогия фәннәре кандидаты, доцент:

— Тел — җир, әдә­бият — гөл. Һәркемгә билгеле: мул уңыш алу өчен җирнең туендыру көче — гумус катламы күләме һәм дәрәҗә­сенең югары булуы да, ул җирнең яхшы һәм белеп эшкәртелүе дә мөһим. Әдәби гөлбакча күз явын алып утырсын, яңа үсентеләр белән баесын, дисәк, һәрберебез, үз мөмкинлекләребездән чыгып, җиребезгә-телебезгә хезмәт итәргә, аны сакларга, баетырга, аның изгелеген танып, аның алдында баш ияргә, тезләнергә бурычлыбыз.

Әдәби гөлбакчабызның бүгенге торышын күзәтү нигезендә аңыбызда нинди күренеш-сурәт барлыкка килә соң? Бакчабыз ни хәлдә? Аны чүп-чар басып бармыймы? Булган затлы гөл, чәчәкләребез корып, сулып, хәлсезләнеп утырмыймы? Яңа үсентеләр бармы?..

Күпсанлы шушы сорауларның берсенә генә тукталыйк — әдәбиятка яңа көчләр килү-килмәү мәсьәләсе. Бу мәсьәлә иң “авырткан” урынга барып тия, чөнки чүлгә әйләнеп барган җирлектә гөлчәчәкләр тернәкләнеп китми терләкләнсә дә, озын гомерле була алмый. Шулай да яшь тавышлар авазы ишетелеп-ишетелеп ала. Венера Мәҗитова — үз тавышына дәгъва итүче яшь язучыларның берсе.

Аның прозасы мине, укучы буларак, нәрсәсе белән җәлеп итә ала соң? Китапның төп уңышын мин аның укымлы булуында күрәм. Укымлы булу сәбәпләренең берничәсен атап китик.

Яшь язучы күтәргән тема-проблемалар актуаль һәм заманга аваздаш: гаилә, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр, эчкечелек, рухи һәм матди дөнья бәрелеше, мәхәббәт һ.б. Аның герой һәм персонажлары актив, эшлекле, үз язмышларын үз кулларына алырга омтылучы кешеләр булуы белән кызыклы.

Якты төсләргә саран дөньяда яшь авторның хикәяләре үзенең позитивлыгы белән аерылып тора. Венера тудырган әдәби дөньяга оптимизм хас. Бик авыр тормыш шартларында да геройлар өметтән өзелми (“Биана”, “Коръән ашы” һ.б.). Һәм бу ягы белән дә китап укучылар күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

Аристотель фикеренчә, фабула —хикәяләү нигезе; фабуланың башы, уртасы, азагы булырга тиеш; алар кирәкле тәртиптә бирелсә, укучы эстетик канәгатьләнү хисе ала. Язучы осталыгы фабула элементларын төрлечә трансформацияләү-үзгәртүдә дә чагыла. Әдәбият теориясендә күрсәтелгән берничә модельне В. Мәҗитова хикәяләре мисалында да күзәтергә була. Мәсәлән, персонажлар арасындагы баштагы мөнәсәбәтләрнең капма-каршыга үзгәрүе (“Өлкәннәр көне”, “Очрашу”), киләчәктән куркудан, күзаллаудан аны тормышка ашыруга күчү (“Җирәнчәч”, “Араларда ай гына”), авыр проблема һәм аның хәл ителеше (“Мафия”, “Туйга өч көн кала...”) һ.б. Венера Мәҗитовада вакыйгалар үсешен, үз­гәрешен сюжет элементлары белән үреп бирү осталыгы да бар: язучы теге яки бу вакыйганы, аларның бәйләнешен, персонажлар “тормышы”н, “яшәү логикасы”н аларның хис-тойгылары, уй-кичерешләре, тормыш шартлары, социаль-мәдәни фон һ.б. белән аңлатырга омтыла.

“Кемгә мөрәҗәгать итә?” дигәндә, автор-ның төп адресаты хатын-кыз буларак күзаллана. Хикәяләрнең төп герое да — хатын-кыз: алар образы җыентыкка кергән 9 хикәянең 7сендә үзәктә тора. Бәлки шуңа да, китапта тормыш картиналары белеп, танылырлык дәрәҗәдә сурәтләнгән, күпчелек очракта образларның яшәү рәвеше ышандыра, ягъни автор тәкъдим иткән вакыйгалар чылбырының буыннар бәйләнеше бар. Өч хикәядә (“Очрашу”, “Биана”, “Җирәнчәч”) вакыйгалар беренче зат исеменнән сөйләнеп кенә калмый, ә сөйләүче төп герой — протагонист ролендә чыгыш ясый, калганнарында вакыйгалар өченче зат — күзәтүче исеменнән тасвирлана.

Укымлылык әсәрнең төп җирлеккә — телгә тамырлану дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Венераның сөйләме җанлы, чөнки ул халыкның җанлы сөйләмен белә дә, аны шактый уңышлы куллана да, дип әйтер идем. Кайбер кытыршылыклар күзгә бәрелсә дә (лексик кабатлаулар, урынсызрак фразеологизмнар һәм мәкаль-әйтемнәр), алар күп түгел һәм гомуми күренешне бозмый. Яшь милләттәшләребез арасында “телне тоемлау” дигән сыйфатның юкка чыгып баруын эшемдә көн саен күзәтергә туры килгәнлектән, мин Венерада табигый, ләкин әдәби эшкәртелгән телне тоемлау сәләтенең саклануын күреп куандым.

Венера — яшь язучы, ул әдәбиятта үз юлын яңа салучылардан. Шулай да мин аңардан аеруча форма өлкәсендә яңалык көтәм. Язу осталыгы, кызыклы фабула бирү, аны сюжет дәрәҗәсенә җиткерү күнекмәсе формалашкан икән, язучыдан әдәбиятка яңа эчтәлек һәм формалар алып килү өстендә эшләүне көтү, оксюморон кебек яңгыраса да, объектив өмет буларак кабул ителергә хаклы.

Гомумән алганда, Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” җыентыгын кыскача күзәтүдән соң: “Әдәбият бакчасына хуш киләсез, Венера!” – дигән сүзләр урынлы булыр. Бу бакчада без үзебез бакчачы да, үзебез шул бакчаның чәчәге дә булырга бурычлы икәнебезне һәрдаим истә тотсак, бакча матурлыгы һәм байлыгы чәчәкләр төрлелеге белән билгеләнүен дә онытмасак, әдәбият бакчасы шигрин күнгә дә, шыксыз чүлгә дә әйләнмәс, иншаллаһ, диясе генә кала.

Ләйсән КӘШФИ,

филология фәннәре кандидаты:

— Венера Мәҗи-тованың “Туйга өч көн кала...” китабында төп урынны биләүче “Биана” повесте турында фикеремне матбугатта язып чыккан идем ин­де. Китаптагы хикәя­ләрне укып чыккач, өс­тәп шуны әйтергә була: автор тормыш чынбарлыгын әдәби әсәр дә­рә­җәсенә күтәрә белә. Журналист булып эшләве, кешеләр белән актив аралашуы аңа яңа темалар һәм сюжетлар табарга ярдәм итә. Каләм иясе күзәтүчән, геройларын күңел күзе белән күреп, тәфсилле сурәтли, тормышта туры килү очракларына зур әһәмият бирә, сюжетны кора, конфликтны таба белә. Чәчмә әсәрнең мондый формаль якларына аны өйрәтәсе юк. Гомумән, китап уңай тәэсир калдыра. Китабың дөньяга чыкты икән, ул инде кулдан очып киткән кош кебек, синеке түгел — укучыныкы. Хәзер аның бер хәрефен дә төзәтеп булмый, ә менә кайбер фикерләрне киләчәктә файдаланырга булыр иде.

Акыл ияләренең “Дөнья белән идеяләр идарә итә” дигән сүзләре бар. Шуңа күрә дә һәр каләм иясе, иң беренче чиратта, язасы әсәренең идеясе, үзәк концепциясе турында уйларга тиеш. Бу әсәр укучыга ни бирә, ул аны ялгыш юлга өндәмиме, бүгенге күп фильмнар кебек тәрбиясезлеккә, әдәпсезлеккә этәрмиме, милләтнең менталитетына тап төшермиме — болар барысы да мөһим.

Бу яктан бүгенге прозада үрнәк итеп куярдай әсәрләр күп түгел. Нишләптер, һәр каләм иясе бриллиантны чүплектән эзләмәкче. Ә бит бәхет әдәплелек, тәрбиялелек, сабырлык, иман кебек төшенчәләр артында!

Идея, дидек, монысы — беренчедән.

Икенчедән, иртәгә язылачак әдәби әсәр фәһемле булсын иде. Яхшы прозаик энциклопедик белемгә ия булырга тиеш. Укучы синең китабыңны дәреслек урынына укысын, белемен арттырсын, өстәл китабы итеп тотсын! Үзем, шәхсән, диңгезче-язучы Миргазиян Юныс, Нур Әхмәдиев әсәрләрен бу яктан югары бәялим. Заман прозаигы үз сутында кайнарга тиеш түгел, ул тарих, илкөн, сәясәт, икътисад һәм башка өлкәләрдә тирән мәгълүматлы булырга тиеш.

Өченчедән, заман прозасына структур яктан да таләпләр арта. Проза әсәре архитектура сәнгатенә тиң булганда гына укучыны дулкынландыра, сокландыра, хозурландыра, уйландыра ала. Классик әсәрләрне укыганда, аның композициясенә, сюжет төзелешенә игътибар итегез. Бер үк мәгълүматны укучыга төрле алымнар, юллар белән җиткерергә була ич. Әсәр ялыктырмаска, укыган саен үзенә ныграк җәлеп итәргә тиеш. Вакыйгалар хәрәкәтчәнлегенә, хронотопка, динамикага ирешү юллары хакында да уйланырга кирәк.

Дилбәр БУЛАТОВА,

“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире:

— Венераның китабы нәшриятка тәкъдим ителер алдыннан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе утырышында тикшерү үткән иде инде. Мәрхүм Марис абый Нәзиров үткәргән ул утырышта без яшь иҗатчыга үз теләклә­ребезне, киңәшлә­ребезне әйткән идек. Нәтиҗәдә, кайбер өйрәнчек язмалар төшереп калдырылып, тәүге җыентыкка “җитлеккән” хикәяләр генә тупланган. Димәк, бүгенге утырышта без авторга карата җитдирәк таләпләр дә куя алабыз, аның хикәяләрен ваграк иләктән дә или алабыздыр.

Әдәби әсәргә төрле яктан бәя биреп була. Мин исә кешелеклелек идеяләренең, аерым алганда, мәхәббәт хисенең ничек чагылыш табуына, ничек үстерелешенә карап, кайбер әсәрләрне аңларга-аңлатырга тырышмакчымын.

Киңрәк төшенчәдә алганда, мәхәббәт – якыннарыңа, шулай ук башка кешеләргә, барлык кешелеккә ихтирам белән багу, үзеңнән бүтәнне нәрсәдер өчен ниндидер мәгънәсез ярышта көндәш итеп, дошман итеп түгел, үзеңнең тиңең итеп кабул итү, ул кешенең дә синең кебек үк Адәм белән Һәва токымыннан икәнен тану, аның да синең кебек үк Ходай рухыннан өрелгән җанга ия булуын тану ул. Әдәбиятның иң гүзәл үрнәкләре борын-борыннан шушы гуманистик идеяне һәртөрле ысуллар ярдәмендә җиткереп килә. Һәм, миңа калса, әдәби әсәрнең яхшымы-түгелме икәнен билгеләү өчен бу идеянең әсәрдә ни дәрәҗәдә чагылуына күз салу да җитә.

Дөрес, әсәр “сөям”, “яратам” дигән сүзләр белән шыплап тутырылган булырга мөмкин, тулаем мәхәббәт тарихына багышланган булырга да мөмкин. Ләкин мәхәббәт хисе кемгә багышланган бит әле. Ул хис ничек үсә, үз-үзен ничек яклый-саклый, үзгәрә, ниһаять, өлгерә һәм нинди җимешләр бирә бит — менә шунысы мөһим. Кайчак геройлар кемгәдер гашыйк булдым, шашып яратам, дип йөри, ләкин чынында ул үз-үзен, үзенең шәхси мәнфәгать­ләрен ныграк яраткан булып чыга. Ягъни бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кызны сөю бик җиңел. Ә ул җыерчыклы әбигә әверелгәч, мәхәббәтне ничек сакларга? Чын мәхәббәт, илаһи мәхәббәт исә, кем әйтмешли, сукыр була: Мәҗнүн өзелеп сөйгән Ләйлә дә кеше күзе төшмәслек ямьсез булган, диләр бит...

Венера Мәҗитованың “Очрашу” хикәя-сендә Гүзәлнең, әнисе сүзен тыңлап, Рәфискә түгел, Динарга кияүгә чыгуы, ләкин Рәфисне оныта алмавы, Рәфис белән очраклы күрешкәч, аның әдәпсезлегеннән, дорфалыгыннан күңеле кайтуы турында бәян ителә. Сорау туа: ә Рәфис уңай сыйфатларга баеган булса, элеккедәй беркатлы, эчкерсез, күзгә генә карап торучы булса, Гүзәл, елмая-елмая, аңа ияреп китеп барыр идеме икән? “Бер мизгелдә ап-ак сөюем кап-карага әйләнде, күңелемдә тәүге сөйгән ярыма булган иң садә хисләрем кар суыдай эреп юкка чыкты”, — ди Гүзәл.

Әйе, бер яктан, табигый хисләр. Әмма уйлап карыйк әле, мәхәббәт хисе, әгәр ул чынлап та мәхәббәт икән, тышкы күренешкә, ниндидер шартларга бәйле булып кала аламы? Мисалга ана мәхәббәтен китерик. Ул баласын нинди булуына карап яратамы? Баласы ямьсез булса да, гарип булса да, хәтта ки җинаятьче булса да, ул аны бар күңеленнән өзелеп ярата ич! Әрнеп-газапланып ярата. Ә без Гүзәлнең андый әрнү-газаплар кичерүен күрмибез, киресенчә, ул “ун ел буена аны сукырларча яратуым өчен үземне-үзем кызганып куйдым хәтта”, дип, үзен кызгана. Димәк, Гүзәлнең әнисе мең кат хаклы булып чыккан, тәҗрибәле карашы белән яшьлек чорына хас гашыйк булу хисен илаһи мәхәббәттән аера белгән.

Әйтелгәннәрдән чыгып, “Очрашу” хикәясе яшьлектәге гашыйк булу хисенең тормыш чынбарлыгына бәрелеп челпәрәмә килүе турында, дияргә мөмкин. Төп геройның иң соңыннан “беренче мәхәббәтемә булган иң кайнар хисләремне күңелемнең иң төпкел почмагына гомерлеккә бикләп куярга өлгергән идем инде” дип әйтүе генә тойгыларның чынлыгын дә­лилли.

“Кыз сорату” хикәясендә без инде чын мәхәббәт тарихына шаһит булабыз. Бу — ананың балага карата мәхәббәте. Мәүҗидә ханымның кызы Гөлгенә язмышы өчен сызлану-сыкранулары, көенечле-сөенечле хисләре ышандыргыч һәм табигый сурәтләнгән. Биредә инде мәхәббәт сынавын күрше егете, авырлы Гөлгенәдән баш тарткан Вәсил үтә алмый.

Кешеләр арасындагы эчкерсез, ихлас мөнәсәбәтләр “Биана” хикәясендә дә чагылыш таба. Вакыйгаларның тышкы үсеше килен кешенең аякка баса алу-алмавы, исән калу-калмавына бәйле үстерелсә, тирәндәрәк яткан “су асты агымы” — авыру киленгә карата ире­нең, бианасының, авылдашларының мөнә­сәбәте. Аларның авыру кешегә мөнәсәбәте үзгәрерме? Әсәрнең полифоник яңгырашы, тышкы вакыйгалар үстерелеше белән беррәт­тән, мәхәббәт хисенең дә үсеш кичерүен, каршылыкларны җиңеп чыга алуын сурәтләү хикәяне китаптагы башка әсәрләрдән бер баш өстен куя, минемчә.

“Араларда ай гына” хикәясендә ятим үскән Хәлимнең үзен ташлап киткән әнисен эзләп табуы, күңел газаплары кичерүе, ләкин бәгы­рендәге ташның эремәве, әнисен гафу итә алмавы сурәтләнә. Күрүебезчә, биредә дә егет мәхәббәт сынавын үтә, дөресрәге, ана мәхәб­бәтеннән мәхрүм калу сынавын. Һәм тормышта еш кына шулай була да: бер гөнаһ башка гөнаһка этәрә. Кечкенә чагында мәхәббәт нурыннан, назыннан мәхрүм ителгән Хәлим, үсеп балигъ булгач, әнисен гафу итәргә үзендә көч таба алмый.

“Җирәнчәч” хикәясендә язучы гүя үзен борчыган сорауга, башка хикәяләрдә дә кызыл җеп булып сузылып килгән сорауга Айсылуның сүзләре белән җавап бирә: “Матурлык, әни әйтмешли, кешенең күңелендә булырга тиештер, минемчә. Күңеле матур кешенең йөзе дә якты, уйлаган уйлары да чиста-пакь була бит. (...) Тышкы һәм эчке матурлык тәңгәл килгәндә генә кеше бар яктан да камил шәхес була аладыр ул”. Мәктәп елларында кызны саксыз сүз әйтеп рәнҗеткән Алмаз белән Айсылуның дистә ел үткәч бергә калуы лирик картиналарда отышлы сурәтләнә. Эчке һәм тышкы конфликт артык киеренке булмауга карамастан, хикәя уңай тәэсир калдыра.

Кайбер хикәяләрдә кешелеклелек идеяләре автор позициясендә гәүдәләнеш таба. Мисал­га, авторның мәхәббәтле карашы “Коръән ашы” хикәясендә – изге ашка җыелган карчыкларга, юмористик рухтарак иҗат ителгән “Өлкәннәр көне”ндә килен һәм бианай мөнәсә­бәтләренә төбәлгән. Имгәнеп, кыйналып, туган нигезенә, әтисенең аягына кайтып егылган Фәрит (“Мафия”) күңелендә кайнаган оят, тәүбә тойгылары ата-анага, туган нигезгә, авылдашларга ышаныч, хөрмәт хисе буларак та кабул ителә.

Яшь кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, тормышта ясаган тәүге адымнарын, кырыс чынбарлык белән очрашуларын сурәтләгән әлеге хикәяләр уртак бер сыйфатка ия. Геройлар тормыш мәйданында үзләрен расларга омтыла, хаталана-ялгыша, сабак ала-ала үз бәхетләрен эзли, яхшылыкка, гүзәллеккә омтыла. Шунысы кыйммәтле: алар, усаллык, күралмау, нәфрәт, хөсетлек сазлыгына батмыйча, кешелеклелек дәрәҗәсен саклап кала. Яшәешне, кешеләрне сөю хисе, әсәрләрне теге яки бу рәвешле үтәдән-үтә сугара. Һәм яшь язучының тәүге китабы үзе бер шатлыклы вакыйга булса, китаптагы әсәрләрнең гуманистик кыйммәткә ия булуы — икеләтә сөенеч.

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ,

Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы:

— Китап, иң беренче чиратта, укучының игътибарын үзенең тышлыгы белән җәлеп итә. Алсу фонда чибәр хатын-кыз йөзе, ай су­рәте, күк йөзенә чәчел­гән йолдызлардан чагылган нур… Китапның рәссамы Л. И. Нигъмәт­җановага рәхмәт әйтер­гә кирәктер. Иҗади якын килү, фантазия, тәҗрибә яхшы җимеш биргән. Китапка күз төшү белән ул үзенә әйди, чакырып тора. Куллар әллә аңлы, әллә аңсыз рәвештә шул китапка таба сузыла. Кичекмәстән аның эчен ачып карыйсы, андагы бер әсәргә булса да күз йөгертеп үтәсе килә. Күңелне кызыксыну хисе биләп ала.

Китапның тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бер-берсенә тәңгәл килгәнме? Әллә гармония бозылганмы? Китап эчендә урын алган әсәрләрнең матурлыгы кайтышракмы? Яисә, киресенчә, йөз, мең тапкыр чагуракмы? Бу күпсанлы сорауларга җавап табар өчен, һичшиксез, андагы әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Китап “Биана” дигән хикәя белән ачыла, әсәр килен белән биана мөнәсәбәтләрен яктырта. Гадәттәгечә, укучы алар арасында гасырлар буена күнегелгән эт белән песи мөгамәләсен көтә. Ә автор, тормыштагы типиклыктан, стереотиплардан арынып, икенче төрле диалоглар тезмәсен тәкъдим итә. Сәхибҗамал улының хатынына “Бәбкәм” дип кенә эндәшә. Килен исә, үз чиратында, ике сүзнең берендә “Әнкәй” дип кенә тора. Сүз яссылыгында гына түгел, җылылык, үзара олы хөрмәт гамәлләр яссылыгында да чагылыш таба. Алар тәүлек әйләнәсенә бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Нинди генә авырлык төшмәсен, бергә күтәрәләр. Килене аяксыз калып түшәккә яткач, аны кем карый? Әлбәттә, биана кеше. Ул киленен ничәмә айлар буена дәвалый, нинди генә дәвалау алымнарын кулланып карамый! Һәм үз максатына ирешә  —  − киленен аякларына бастыра. Бианасы чирләп урынга ятса, һичшиксез, килене дә, үзен аямыйча, шундый фидакарь адымнарга барыр иде.

Хикәя “Биана” дип аталса да, әсәргә ничек кенә якын килмә, анда никадәр яхшы биана, шулкадәр яхшы килен турында да сүз бара.

Биана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләр Венера Мәҗитованың “Өлкәннәр көне” хикәясендә дә үзәккә алына. Монда инде аралар ул кадәр җылы түгел, салкынча. Үтә киеренке. Шул киеренкелек әсәрнең азагына кадәр сакланып килә. Мәрзия Өлкәннәр көнендә котлаулар кабул итә. Кызы, оныклары, авылдашлар тәбрикләргә ашыга. Улының хатыны Гөлгенәдән генә кош теледәй хәбәр дә юк. Болай да киленен яратып бетермәгән бианага шул да җитә. Килененә үзаллы зарлана, сукрана. Уенда аның барлык начар сыйфатларын барлап чыга. Меңнәр арасыннан улының шундый тормыш иптәше сайлаганга да өлеш чыгармый калмый. “Мәрзия бураннары” Өлкәннәр көненең азагына гына тына. Тынмас иде дә, бәйрәм уңаеннан затлы бүләкләрен, телне йотарлык күчтәнәчләрен төяп, килене кайтып төшә. Шул мизгелдә Мәрзияне алмаштырып куялармыни? Аның Гөлгенәгә булган мөнә­сәбәте йөз сиксән градуска үзгәрә. Аңардан да яхшырак, сөйкемлерәк, юмартрак кеше табылмый җир йөзендә.

Әсәр антитезалы композициягә корылган. Төп геройның бер чиктән икенче чиккә ташлануы, күңеленең тиз арада бер халәттән икенче халәткә күчүе, капма-каршы уйлар йөгереклеге, көчле магнит кебек укучының игътибарын тартып тора. Бу магнитизм әсәрнең азагына кадәр тамчы да кимеми, кыска гына хикәяне тәмам укымлы итә.

“Коръән ашы” хикәясе үзенең масштаблыгы, нигезендә яткан проблемасы, үзенчә­лекле геройлары белән кызыклы. Монда автор бер гаилә, шул гаилә эчендә туарга мөмкин булган четерекле тормыш мәсьәләләрен гәүдәләндерү белән генә чикләнми. Язучының сурәтләү даирәсе киңәя.

Зәфирнең барлык эшкә дә өлгер хатыны Коръән ашы җыеп алмакчы була. Гаилә кануннары байтактан килә: өстәлне мул итеп әзерләү — Зөлхәбирә карамагында, ә мулланы, әби-бабайларны чакыру — Зәфир эше. Барысы да алдан төзелгән план буенча бара. Изге ниятләрне тормышка ашыру юлында көтел­мәгән киртәләр калкып чыкмас кебек. Чынбарлыкта исә алар адым саен очрый. Зәфир, Коръән ашына чакырып, кемнең генә йорт ишеген шакымасын, кемгә генә мөрәҗәгать итмәсен, берсе дә өздереп кенә ризалыгын бирми. Төгәлрәк әйткәндә, киләм дип ризалык бирерлек хәлдә булмыйлар. Шактый салмышлар. Җитмеш-сиксән яшьлек әбиләргә, савапларын арттыра-артыра, биш вакыт намазын укып, изге рамазан аенда ураза тотып, бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешеп гомер кичерергә дә бит. Юк, яшәү ямен бозып, аракы уртлап, көн үткәрергә күнегеп киткәннәр. Кая анда кемгәдер Коръән ашына бару!

Шулай да өметләнеп, сабырлыгын җыеп, йорт хуҗасы авыл әбиләренең килүен көтә. Әллә язмыш галәмәте, әллә Ходай кодрәте — тегеләр тиешле вакытка килеп җитә. Үзләренчә төзәнгән-бизәнгәннәр, матур күлмәкләрен кигәннәр, чагу яулыкларын ябынганнар. Аларны шундый кыяфәттә күреп, Зәфирне шатлык хисе биләп ала. Күңелендә: “Их, шушы Коръән ашыннан соң авызларына тамчы да капмасыннар иде”, — дигән ихлас хыялы туа. Шул хыял тиз арада тормышка да аша. Ни өчен дисәк, Зәфир күңелендә яралган мәлдә үк ул күктәге фәрештәләрнең дә, җирдәге авыл мулласы авызыннан да “Амин” сүзе яңгырый.

Венера Мәҗитованың бу әсәренә әнә шулай нокта куела. Урыны-урыны белән анда арттырулар, типик булмаган вакыйгалар чагылыш тапса да, авторның һәр сүзенә, һәр җөмләсенә ышанасы килә. Бигрәк тә Коръән ашы мәҗлесеннән соң Маһира, Әминә, Хәерниса кебек авыл әбиләренең шайтан суыннан тәмам баш тартуларына.

“Араларда ай гына” хикәясе М. Гыйзетдинов белән Х. Мөдәрисова иҗат иткән җыр юллары белән башланып китә:

Яр астында тал гына,

Яратмасаң, кал гына.

Ә яратсаң, йөгереп төш,

Араларда ай гына...

Ул җыр әсәр героен һәрвакыт озатып йөри. Әле өйдә, әле эш урынында яңгырый. Инде шул җырдан азга гына арынып торыйм дип урамга чыкса, урамда да ишетелә. Ишетелеп, бернинди хис, тойгы уятмаса бер хәл, ул Хәлимне төрле уйларга чорный. Бигрәк тә сабый чактан ук йөрәгенә төзәлмәс яра салган әнисе хакында уйлата. Уйлатып кына калмый, гамәлләр кылырга да этәрә. Аның тәэсирендә герой ерак юлга чыга. Гомер буе күрмәгән туганнары, әнисе белән очраша. Очрашу вакытында шул җыр кабат, әмма әсәр тукымасында соңгы тапкыр Хәлим колакларына барып ирешә. Автор сүзләренә якынлаштырып әйткәндә, аның бала чакта күргән барлык кайгы-хәсрәтләре, борчу-сагышлары, әнисенә булган үпкә-рәнҗешләре соңгы тапкыр хәтерендә яңара.

Шулай итеп, Венера Мәҗитова, сүз сәнгате мөмкинлекләре белән музыка сәнгате мөмкинлекләрен тиешле күләмдә отышлы кулланып, аларны үзара үреп, күркәм хикәя иҗат итүгә ирешкән. Бу — язучының үзенә күрә бер казанышы. “Араларда ай гына” җыры әлеге очракта коры исем биреп кенә калмый, аны бар булмышында боҗрага ала. Укучыга төп геройның эчке кичерешләрен, психологик халәтен дөрес аңларга ярдәм итә. Бу әсәр турында сүз йөрткәндә, шуны да өстәп әйтергә кирәктер: шул җыр әсәргә үзенчәлекле моң, аһәң өсти. Шуңа микән, ул авторның башка әсәрләреннән аерылып тора. Кемгә ничектер, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.

Венера Мәҗитованың “Мафия” хикәясе үзенең гомум поэтикасы белән К. Караның “Лашбайга сәяхәт” повестен хәтерләтә. Исе­гездә булса, анда Фәрит исемле ир-егет зур акча­лар өмет итеп сәфәргә чыга һәм ахыр чик­тә, уй-хыялларын тормышка ашыра алмыйча, туган авылына кайтып егыла. Монда да шундый картина күзәтелә. Фәрит исемле егет тиз генә баю нияте белән шәһәргә юллана. Мафия белән турыдан-туры җылы мөнәсәбәт­ләр урнаштыра. Тора-бара үзе шул мафиянең әгъзасына әверелә. Кешеләрне талый, кан коя, хәрәм юл белән акча эшли. Тик бер көнне Фәрит мондый яшәү рәвешеннән арый. Һәм, төпле карарга килеп, кешеләргә зыян салудан баш тартырга, мафия оешмасыннан чыгарга була. Мафия түрәләре Фәритнең акыллы адымына риза булса да, җиңел генә җибәрми. Бөтен тәне канга батканчы, аяк-куллары сынып-сыдырылып беткәнче кыйныйлар. Фәрит могҗиза белән генә исән кала, көч-хәл белән әти-әнисе яшәгән йортка кайтып ава.

ХХ гасыр азагында — ХХI гасыр башында мондый типтагы, заманны ничек бар, шулай реалистик калыпларда сурәтләгән, заман кешеләренең рухи кыйблаларын югалтып, ялган кыйммәтләргә ышанып җан асраулары турында әсәрләр байтак язылды. Шундыйлардан К. Караның “Лашбайга сәяхәт”, Х. Мөдә­рисованың “Яр”, Ф. Латыйпованың — “Югалган бриллиантлар”, А. Зәкиевның “Ак юл” хикәя һәм повестьларын атап үтәргә була. В. Мәҗи­тованың “Мафия”се — шушы әсәрләр тезмәсен тулыландыручы яңа әсәр. Аның хәзерге милли әдәбиятыбыз җирлегендә пәйда булуын без яхшыга яисә яманга дип бәяләргә базнат итмибез. Шулай да бу әсәрнең киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен язылганлыгына бер тамчы шигебез юк.

Хатын-кыз язучы мәхәббәт турында каләм тибрәтмәсә, сәер тоелыр иде. Аллага шөкер, В. Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” китабында мәхәббәт хисен яктырткан хикәяләргә шактый урын бирелгән. “Җирәнчәч”, “Очрашу”, “Кыз сорау” кебек әсәрләрендә автор шул хис турында фикер йөртә, аны ничек күрә, шулай кабул итә, шулай тасвирларга омтыла.

Язучылар, гадәттә, мәхәббәтне җиде күк катына мендереп мактый, мәдхияләр укый, геройларын мәхәббәт тәэсирендә акыл калыбына салып карап булмаган гамәлләр кылырга этәрә, әсәрләр эчендә чынбарлык һәм хыял дөньяларының чикләре җуела. Венера Мәҗитова исә сөю-сәгадәт мәсьәләсен яктыртканда андый адымнарга бармый. Аның тарафыннан мәхәббәт кеше тоя алган той­гы­ларның миллионнан берсе буларак сурәтләнә. Ул кайдадыр галәм киңлегендә адашкан ят планетада түгел, ә Җирдә яралган. Геройлар күп очракта шул тойгыны ничек бар, шулай кабул итә. Артыгы соралмый.

Гомумән алганда, хикәяләр җыентыгының тышы никадәр матур булса, аның эче, эчтәлеге дә шул дәрәҗәдә матур икән. Әйе, безнең күз­ләргә яшьлек шаукымы, әсәрләрдә тема тарлыгы, кешелек проблемаларына караганда, ае­рым кешеләрнең шәхси проблемаларына өстенлек бирү, урыны-урыны белән кеше ышанмаслык вакыйгаларны үзәккә алу кебек каләм кимчелекләре чалынмый калмый. Шулай да алардан гына гомум картинаның төсе тоныкланмый, китапны укып чыккач туган җылы мөнәсәбәт суынмый. Әфарин, Венера сабакташ, булдыргансың! Киләчәктә дә укучыла­рыңны яңадан-яңа әсәрләрең белән сөендереп торырсың дигән өметтә калам.

Айдар ЗӘКИЕВ:

— Укучы әдәби әсәрне ни өчен укый? Аны әсәрдәге метафоралар, чагыштырулар, табигать күренешләре кызыксындарамы? Бик шикле. Әллә ул, үзе дә сизмәстән, язучының “элмәкләре”нә эләгә-ме? Бу алымны классиклар оста файдаланган. Заман язучылары да мондый “элмәкләр”-не оста куллана. Шулай булмаса, Джоан Роулингның “Гарри Поттер”ы 2011 елда 67 телгә тәрҗемә ителеп, 450 миллион данә сатылыр идеме? Харуки Муракаминың “iQ84” романы Япониядә нибары унике көндә бер миллион данә сатылган. Дэн Браунның “Ангелы и Демоны” романы, 44 телгә тәрҗемә ителеп, 81 миллион данә басылган. Билгеле, санап үткән язучылар даими рекламалана, аларның әсәрләре буенча Голливудта кинолар төшерелә. Китапларның уңыш казануына әсәрләрнең, башлыча, инглиз телендә таралуы да йогынты ясый. Шулай да югарыда санап үтелгән язучылар укучыны, барыннан да бигрәк, “элмәк”ләре белән җәлеп итә.

Венера Мәҗитова әсәрләрендә “элмәк”-ләр бармы? Нигездә, алар дүртәү: каршылык, хәвеф-хәтәр, сер һәм яңалык. Яшь авторның әсәрләрен шушы формулага нигезләнеп укыдым. “Туйга өч көн кала...” әсәренең аталышы ук яхшы “элмәк”. Бу вакытта нинди вакыйгалар була? Килен белән кияү егете кавышачакмы? Әллә аларның хыялларын яман көчләр челпәрәмә китерәчәкме? Бу серне ачу өчен әсәрне укый башлыйсың. Вәзиргә әнисенең бертуган энесе Хатыйп Язиләнең томанлы үткәне турында сөйли. Менә тагын бер “элмәк” — хәвеф-хәтәр. Коточкыч вакыйгадан соң, туй булмый. Язилә чит илгә — Дубайга оча. Самолетта янәшәсенә Вәзиргә ике тамчы судай охшаш егет килеп утыра. Чираттагы “элмәк” — сер. Әлбәттә, сер кайчан да булса ачылырга тиеш. Әсәрне укучыга язучы шул рәвешле рәхмәт әйтә. Венера да бу турыда онытмаган. Ахырда укучы янә бер “элмәк”кә — сергә “каба”. Вәзир белән Нәзир бертуганнар булып чыга.

Гомумән, Венера Мәҗитованың һәр әсәре шушы формула буенча сүтелә. Димәк, әдәбиятка тагын бер язучы аяк басты дияргә тулы нигез бар. Ак юл сиңа, Венера!

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары,

татар телендә иҗат итүче әдипләр берләшмәсе җитәкчесе:

— Венера Мә-җитова — күренекле журналист Фәрит абый Фаткуллин белән ике-безнең канат астыннан үсеп чыккан иҗат-чы. Шуңа күрә без аның тәүге китабы басылып чыгуына ихлас күңел­дән куандык. Бу китапны күрүгә, әлбәттә, кү­ңелдә: ”Әдәби әсәрлә­рендә гәзит стиле сизелми микән?” — дигән шик туды. Китапны укып чыгуга ул шик үзеннән-үзе таралып юкка чыкты. Иң мөһиме — китапта Венераның үз тавышы, үз йөзе төсмерләнә. Шунысы куандыра.

Күптән түгел мин аның берничә хикәясен һәм шигырьләр шәлкемен Казанга — татар әдипләреннән укыттырырга һәм тикшерт-терергә җибәрдем. Озакламый үзен дә Казанда үтәчәк яшь язучылар семинарына алып барырга җыенам. Шунысын да әйтергә кирәк: аның ике хикәясе быел Татарстанның “Мәйдан” һәм “Идел” журналларында да дөнья күрде. Мин авторның киләчәктә дә республикабызның һәм күрше Татарстанның матбугат басмалары белән тыгыз бәйләнештә торуын, аларда яңадан-яңа әсәрләре басылуын теләр идем. Барасы юлың якты һәм матур булсын, иҗади уңышлар сиңа, Венера!

Венера МӘҖИТОВА,

автор:

— Быел җәйдә З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында тәүге хикәяләр җыентыгым дөнья күрү үзе бер куаныч булса, хезмәттәшем Айдар Зәкиевның китап чыгу уңаеннан “Кызыл таң”­да “әдәби суд” оештыруы минем өчен янә бер шатлыклы вакыйга булды. Беркемгә дә сер түгел, дәүләт нәшриятында чыккан һәр китапка да тәнкыйтьчеләр тарафыннан тиешле игътибар бирелми. Ә язучы китабына карата нинди дә булса сүз, тагын да төгәлрәге — объектив тәнкыйть көтә. Тукай бабабыз да “Тәнкыйть — кирәкле шәйдер” дип юкка гына әйтеп калдырмаган бит.

Шәхсән минем үземә тәнкыйть бик килешә. Ничәмә тапкырлар сынаганым бар: “тәнкыйть уты”на эләккәннән соң мин иҗат җимеш­лә­ремне тагын да шәбрәк, әйбәтрәк яза башлыйм. Бу җәһәттән язган әйберләремне һәрвакыт тәнкыйтьләп, аларны хикәя дәрәҗәсенә җиткерүгә үз өлешен кертүче остазым Дилбәр Булатова турында берничә сүз әйтәсем килә.

Әдәби әсәрләремне язып бетерү белән мин иң элек аның хөкеменә тапшырам һәм зур түземсезлек белән остазымның бәяләмәсен көтә башлыйм. Дилбәр апа әсәрнең хикәя булып җитешкәнме-юкмы икәнлеген, кытыршырак урыннарын шунда ук күреп ала. Күреп кенә калмый, шул урыннарны шомарту, яки үзгәртеп язу буенча үзенең төпле киңәш-тәкъдимнәрен дә бирә. Әдәбият өлкәсендә әнә шундый киңәшчең-остазың булудан да зуррак бәхет юктыр ул, минемчә. Форсаттан файдаланып, шигърият дөньясыннан җитәкләп алып чыгып, проза бакчасына алып кереп киткәне, киңәш-теләкләре белән яңадан-яңа әсәрләр язарга рухландырып торганы өчен мин Дилбәр апага зур рәхмәтемне белдерәм.

Тагын шунысын әйтеп китәсем килә: мин — профессиональ язучы түгел. Мин, иң тәүдә, хатын-кыз: ир хатыны, ике бала әнисе, аннан соң гына иҗатчы. Иҗатны үз тормышымда иң арткы урынга куюым да очраклы түгел. Хатын-кыз иң башта гаиләсендә бәхетле булырга, аннан соң гына эше, иҗаты, карьерасы турында уйланырга тиештер, дигән фикердә торам. Яшермим, һәрвакыт вакыйгалар өермәсендә кайнаучы журналист буларак, минем буш вакытым аз кала. Әнә шул сирәк-саяк кына килеп чыккалаган буш вакытымны мин хикәяләр язуга бүләм. Ниндидер югары исемнәргә дәгъва итеп, тәнкыйтьчеләрдән мактау сүзләре ишетергә теләп тә түгел, ә бары тик күңелем кушуы буенча, язмыйча түзеп булмаганга язам.

Данлыклы “Китап” нәшриятында китап бастыру кайчандыр минем өчен буй җитмәслек бер хыял гына иде. Китап чыкты, тәнкыйтьчеләр үз фикерен әйтте, “беренче коймагы”мның “төер”ле урыннарын күрдем. “Әдәби суд” үткәрелмәгән булса, мин ул “төер”ләрнең кай­берләренә, бәлки, артык игътибар да бирмәгән булыр идем. Ә хәзер инде яңа әсәрләремне язганда төп игътибарны нәрсәгә бирергә кирәклекне төгәл беләм. Форсаттан файдаланып, фикер алышуда катнашкан һәммә кешегә рәхмәт белдерәм. “Китап” нәшриятында басылган һәр татар китабы шушындый “әдәби суд” аша үтсен иде дигән теләктәмен.

Зәки Мидхәтов язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»