06.11.2013 - Әдәбият

Электрон китапханәдә заман сулышы

Зәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсе, заманча төзекләндерелеп,  җиһазландырылып кына калмады, хәзер инде ул электрон китапханә статусы да алды.  Теге яки бу китапны, архив материалын эзләп килүче саргаеп беткән басмалар белән түгел, ә компьютер төймәләренә  басып кына эш итә хәзер. Кешелекнең моңарчы булган һәм хәзерге акыл хәзинәсен әнә шулай итеп электрон төргә күчерү, әлбәттә, күп тырышлык, акыл хезмәте, заман техникасы казанышларын  нәтиҗәле файдалануны таләп итә.

Милли китапханәдә сирәк архив материаллары дүрт юнәлештә эшкәртелә. Алар аудио, видео, китап һәм матбугат. Мәсәлән,  “Китаплар” бүлегендә Башкортстан язучы­ларының цифрлаштырылган форматта китаплары, сирәк кулъязмалар, XIX-XX гасыр архив документлары саклана. “Аудиоматериаллар” бүлегендә фольклор, Башкортстан композиторлары әсәрләре тупланган. “Видеоматериаллар” бүлегендә кулланучы Салават Юлаев, Мифтахетдин Акмулла  кебек легендар шәхесләр турында фильмнар карый ала.

Күптән түгел Милли китап­ханәдә  электрон китапсаклагычны презен­тацияләү булды. Хәзер китапханәдән ялгыш та китап эләктереп чыгармын димә. “Электрон сакчылар” шунда ук юлыгызны бүләчәк.   “Башкорт әдә­бияты һәм туган якны өйрәнү” бүлегендә китап  алуның автоматлаштырылган системасы эшли башлаган.

Электрон китапханә белән таныштыру тантанасында чыгыш ясап, Мәдәният министры урынбасары Валентина Латыйпова әлеге зур эшкә фатыйха биргән һәм бу проектны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә рәхмәт сүзләре юллады. Китапханә директоры Айгөл Моратова чарада катнашучыларны электрон саклагычның эш үзенчәлекләре белән таныштырды. “Полифорт” һәм  “Xerox” компанияләре вәкилләре әлеге проектны тормышка ашыру, аннан ничек файдалану турында тәфсилле итеп аңлатты, сорауларга җавап бирде.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»