02.11.2013 - Әдәбият

Китап безгә сабыйдай кадерле...

90нчы еллар уртасында  Башкортстанда татар телендә китаплар нәшер ителә башлау республикада яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә иҗат әһелләре өчен зур борылыш булгандыр. Бүгенге көндә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында ел саен татар телендә дистәдән артык әдәби китап, янә дә шулкадәр дәреслек дөнья күрә.   Һәм бу зур тәҗрибә, белем, түземлек һәм төгәллек таләп итүче җаваплы хезмәтне тыйнак кына ике ханым, ике яшьтәш, ике сабакташ, ике ахирәт башкара —  Фирдинә  Зиннәтуллина һәм Гөлшат Абдуллина.

1986 елда Башкортстан дәүләт университетының татар — урыс бүлеген тәмамлый алар. Татар әдәбиятына, тел гыйлеменә, журналистикага һәм мәгарифкә көчле дулкын булып килеп керә галим Алмас Шәйхулов кураторлыгындагы әлеге студентлар төркеме. Филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов,  “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире  Рәдис Ногманов, “Тулпар” журналыгың баш мөхәррире Рамил Миңнеәхмәтов, “Башкортостан укытыусыһы” журналының  бүлек мөдире Тәнзилә Миңнеәхмәтова, хәер, “Алмаз абый төркеме”ннән чыгучылар республика мәктәпләрендә дә җитәрлек. Һәм аларның күпчелеге быел гомерләренең алтын сызыгына аяк баеты.

— Без бик бәхетле чорда укыдык. Кураторыбыз Алмаз Галимҗан улы яшь булса да, безне аталарча курчалады, җаваплылыкка, төгәллеккә, максатчыл эшләргә өйрәтте, — дип  студент елларын сагынып искә ала  27 ел “Китап” нәшриятында хезмәт салучы Башкортстанның мәгариф отличнигы, атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фирдинә  Зиннәтуллина.

Фирдинә — Благовар районы кызы, Яңа Бүләк авылында туып үскән, Былышлы урта мәктәбен тәмамлаган.  Гаиләдә дүрт кыз үсә алар. Кызганычка каршы, әниләре яшьли дөнья куя. Йортта нәнәй булу, мәрхәмәтле, йомшак күңелле икенче  әни  табылу  кызларның очар канатын ныгыта.

— Мин гаиләдә малай урынына булдым. Ихатадагы авыррак эшләр минем өстә иде. Әтием бригадир булгач, аңа ияреп кырлар гизәргә яраттым. Теләгем — агроном булу иде. “Агроном — ир-ат һөнәре”, дип әтием миңа башка һөнәр сайларга киңәш итте, — ди ул.

Фирдинә  Наис кызына, тыштан тыйнак булса да, эчке бер тәвәккәллек, кыюлык балачактан хас булгандыр, күрәсең. Студент вакытында ук мәхәббәтен очратып, гаилә камыты киде. Тулай торакта аерым бүлмә алу өчен төзелеш отрядына язылып, цемент, ком ташучы студентканың берничә айдан әни булачагын беркем белмәде. Академ ялы да алып тормыйча, үзенең тырышлыгы, ахирәтләренең ярдәме белән имтиханнарны вакытында тапшырып, университетны уңышлы тәмамлады ул. Ә диплом алганда инде аның кулында  көлеп торган улы — Эдуарды да бар иде.

— Балага яшь ярым булгач, мотлак эшкә чыгарга кирәк, дигән уй мине, Коммунистлар урамындагы 210нчы заводка  кереп карарга этәрде. Шул ук көнне кадрлар бүлегенә пропуск тикшерүче итеп эшкә алдылар. Ләкин: “Университет тәмамлап, завод эшчесе буласың­мыни?” — дип ирем каршы төшкәч,  иртә­гәсен үк документларны кире барып алдым, — дип көлеп искә ала ул олы тормыштагы юл башын.

Урам буйлап эш эзләп йөргән яшь ханым Ленин урамындагы “Китап палатасы” бинасына да сугыла. Очраклы рәвештә зур гына түрәнең кабинетын шакып керә. Җитәкче  яшь белгечкә якты чырай күрсәтә һәм “Китап” нәшриятына юллый. “Фәлән Фәләновичтан, дип әйтерсең”, — дип  тә өсти.

— Ул елларда әле нәшриятта татар телендә китаплар чыгарылмый иде. Пропискам да булмауга карамастан, нәшрият директоры Нурислам Нуретдинов эшкә алды. Андагы хезмәт­кәрләрнең: “Ул башкорт телен беләме соң?” — дигән соравына: “Өйрәтерсез! Аюны да биергә өйрәтәләр!” — дип катгый фәрман бирде директор. Мине дәреслекләр редакциясенә кече редактор итеп билгеләделәр. Остазларым бик мәрхәмәтле булды. Соңрак урыс телендә чыгучы китапларны әзерлә­дем. 1994 елда, нәшриятта  Башкортстан халыклары әдәбияты секторы ачылгач,  татар телендә чыгучы дәрес­лекләрне редакцияләүгә алындым, — ди Фирдинә Зиннәтуллина.

Нәкъ шул елларда аның мөхәррир­лек осталыгы, оештыру сәләте ачыла. Фирдинә Наис кызы берничә кыю иҗат проектына башлангыч бирә.  Аның башлангычы белән татар телендә туган як тарихы, географиясе буенча  укыту кулланмалары нәшер ителә. Татар мәктәпләре өчен сыйныфтан тыш уку кулланмасын чыгару  өчен мөхәррир үзе авторлар коллективы туплый һәм бу проектны нәтиҗәле тормышка ашыра.  Аның тырышлыгы белән татар мәктәп-ләре өчен диктант, инша җыентыклары дөнья күрә. Нәтиҗәдә Башкортстандагы татар балалары республикада нәшер ителгән дәреслекләрдән укый башлый.  Фирдинә Зиннәтуллинаның тырышлыгы белән республикада беренче тапкыр мари телендә “Әлифба” китабы да  дөньяга чыга.

“Китап” нәшриятында ел саен татар телендә  уннан артык дәреслек нәшер ителә.  Дистәләгән автор белән эшләү, басманы заман таләпләренә җавап би­рерлек итеп әзерләү, балалар кызык­сынып укырлык матур төсләр, рәсемнәр белән бизәүне оештыру өчен Фирдинә Наис кызы тырышлыгын да, иҗат көчен дә, фантазиясен дә кызганмый.

— Үзең чыгарган китап үз сабыең кебек газиз бит ул, — ди  гомерен “Китап” нәшриятына багышлаган  Фирдинә Зиннәтуллина.

Аның бу фикере белән ахирәте, хә­зер инде нәшриятның Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөдире  Гөлшат Абдуллина да килешә.  Сабак­ташларның бергә эшләүләренә дә инде 12 ел.

— Сүзне остазыбыз Динә  ападан башлыйсы килә, — ди Гөлшат ханым, хәзер лаеклы ялдагы нәшрият ветераны, татар китабына канат куючы Динә  Морзакаевага ишарәләп. — Нәшриятка килгәнгә кадәр гади завод эшчесеннән алып, төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килде.  Татар  әдәбияты бүлегенә корректор булып килгәч, күп нәрсәгә яңадан өйрәндем. Иң мөһиме — Динә апа безгә китапны яратырга, эшкә җитди карарга, авторлар, галимнәр, язучылар белән уртак тел табып иҗади эшләргә,  тәнкыйтьне тыныч кабул  итәргә һәм нәшрият таләпләренә башкаларны да инандырырга үз үрнәгендә өйрәтте.

Сөйкемлелеге, тыйнаклыгы, шул ук вакытта үз эшенә җитди каравы белән җылы тәэсир калдыручы Гөлшат  Мирсәгыйть кызы  инде  өч  ел остазы Динә Морзакаеваны алыштырып, матур әдәбият секторы мөдире булып эшли.  Китап чыгару беркем өчен дә җиңел түгел — автор өчен дә, мөхәррир өчен дә. Елына дистәгә якын китап чыгару планга кертелсә, йөзләгәне чират көтә.  Көтеп-көтеп көтек булганнарга җавап бирү ансат түгел. Кульязмаларның сыйфатына карап, карарны нәфис әдәбият советы кабул итсә дә, кулъязма авторлары алдында сектор мөдире җавап тота.

Китабы чыгып килүче авторлар белән эшләү өчен дә байтак түземлелек, дипломатлык, шул ук вакытта үз фикереңдә нык тору кирәк. Иҗат кешесе еш кына холыксыз, үзсүзле була. Мөхәррир төзәтүләре белән килешмичә, пыр тузарга да мөмкин ул. Сектор мөдиренә шуңа күрә дә Гөлшат  Мирсәгыйть кызы кебек түземле, кешелекле булу шарт. Әлбәттә, авыл кызларына хас түземлелек, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар Гөлшатны гомере буе озатып бара. Илеш районының Үрнәк авылы кызы кечкенәдән фармацевт булырга хыяллангангамы, һәр күңелгә дәва таба белә, китап  авторлары белән килешеп эшли. Быел гына да аның  акыл хезмәте, күз нурлары  сеңгән  җиде китап дөнья күргән: Сәгыйдулла Хафизовның “Гомерем мизгелләре”, Хисаметдин Исмәгыйлевның “Зимагурлар”, Рәсим Шәфинең “Тәүге тукталыш”, Зәлифә Кашапованың “Кояш тотам”, Фатыйма Гыйльметдинованың балалар өчен “Сипкелле малай”  китаплары, яшьләр сериясеннән Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала”  чәчмә әсәрләр җыентыгы укучы хозурына тапшырылган.  Ел ахырына кадәр тагын берничә татар китабы чыгу көтелә.

Фирдинә Зиннәтуллина һәм Гөлшат Абдуллина менә дигән мөхәррирләр генә түгел, ирләре өчен сөйкемле хатын, балаларына кадерле әниләр дә. “50 яшь —  гаиләнең кадере тагын да арткан, тормыш агачының җимешләре пешкән,  ә хезмәт тәҗрибәсе тагын да зуррак  иҗади уңышларга рухландыра торган мизгел ул”, — ди алар.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»