09.10.2013 - Әдәбият

Ике халыкны тоташтыручы

Уфа заллары “гү” килә,

Шауламый иде элек.

Барыбызны чәмләндереп,

Миңнуллин килә җилеп.

 Ирек Киньябулатов.

Якташыбыз,  Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга шаяру һәм җитди киная белән язылган бу юллар чыннан да хакыйкатькә туры килә. Миңнуллин кайтса, Уфа җанланып кала,  кемдер чәмлә­нә, кемдер илһамлана. Тик шагыйрь беркайчан да бушка чабата туздырмый. Һәрвакыт мәгънәле, эшлекле, кызыклы аның сәфәрләре.

Күптән түгел үзенең 65 яшен бәйрәм иткән әдип янә Уфада булып китте. Бу юлы М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында аның юбилее уңаеннан  “Тугандаш халыклар әдәбиятында традицияләр күчә-килүчәнлеге” дигән темага Бөтенрусия гыйльми-гамәли конференциясе  узды, һәм җит­ди чараның күңелле дәвамы буларак, универси­тетның Ак залында язучының “И, газиз якташларым!” китабы тәкъдир ителде.

Конференциядә Уфадан, Казаннан,  Ижевсктан,  Йошкар-Оладан, Чабаксардан кил­гән галимнәр,  язучылар катнашты һәм чыгыш ясады. Гый­льми җыенны ачып, универси­тетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,  филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов сүзне проректор Алмаз Мостаевка бирде.  Күп  чыгышлар һәм докладлар Роберт Миң­нуллин иҗатына багышланды.  Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги халыклар арасындагы иҗади дуслык, шигъри тәрҗемәләр турында сөйләде. Казан федераль университетыннан  филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева  “Роберт Миңнуллин тәрҗемәләренең шигъри табигате” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Казан мәдәният һәм сәнгать институты галиме Рамил Сар­чинның чыгышы Роберт Миң­нуллин иҗатында урыс әдә­бияты традицияләренә багышланды.  Ә М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры, ватан тарихы кафедрасы профессоры Марат Ямалов  “Роберт Миңнуллин поэзиясенең феномены” дигән  доклад тәкъдим итте.  Шунысы мөһим — гыйльми эзләнүләрдә кабатлаулар юк, һәр галим үз юлын тапкан һәм язучы иҗатына үзенчә ачкыч яраткан. Чын талантны тулысынча аңлатып та, шәрехләп тә, анализлап бетереп тә булмый торгандыр. Шуңа да Роберт Миңнуллин иҗаты кызыклы, һәр буын аңа үз бәясен бирә, һәр чор аннан үз хасиятен таба, шул рәвешле ул милли әдәбият тарихына чын ядкәр булып уела.

Конференциядә гыйльми яктан киңрәк, ягъни тугандаш халыклар әдәбияты проблемаларын күтәргән чыгышлар да байтак булды. Алар арасында бигрәк тә Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Алмас Шәйхуловның  Исмаил Гаспралы һәм җәдитчелек турындагы чыгышы үзенчәлекле булды. Шушы кафедра доценты Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар әдәбияты үсеше хакында уйланырлык фикерләр әйтте. Чыннан да, бүгенге көндә Башкортстанда татар телендә иҗат итүче  талантлы  язучылар байтак. Аларны  иҗади яктан  үстерү, язганнарын халыкка җиткерү, китаплар бастыру буенча  шактый җитди мәсьәләләр тора. Казан — татар телендә иҗат итүче һәркем өчен рухи мәркәз. Роберт Миңнуллин кебек халыклар арасындагы дуслык күперләрен ныгытучы булганда, Уфа-Казан бәйләнешләре яңарып торганда Башкортстанда да татар әдәбияты сүнеп калмас, Кол Галиләрдән, Тукайлардан килүче милли әдәбиятыбыз диңгезенә көчле дәрья булып кушылыр, дигән ышаныч бар.

Гыйльми җыеннан соң Роберт Миңнуллинның Башкортстандагы  каләмдәшләре, иҗатташ дуслары — сәхнә йолдызлары катнашлыгында китап туе булды. Аны “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, язучының якташы һәм дусты Фаил Фәтхетдинов алып барды.  Язучыны бу шатлыклы көне,  матур бәйрәме белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева котлады.

“И, газиз якташларым!” китабы турында күренекле  башкорт язучылары Хәсән Назар, Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Ирек  Киньябулатов, Марсель Сәлимов үз фикерләрен белдерде. Аларның һәркайсын Роберт Миңнуллин белән  иҗат юллары, дуслык күпер-ләре, бергә узган әдәби очрашулар, кичәләр, кайгы-шатлыклар, югалту-табышлар бәйли. Әйе, якташлар турындагы китап һәркемнең кү-ңеленә керерлек. Җыентыкта санап үтелгән каләмдәш язучыларның һәркайсы турында да матур истәлекләр, багышлау-шигырьләр, бергә төшкән фотосурәтләр бар.

Гомерен китаплар нәшер итүгә багышлаган милләтпәрвәр Динә Морзакаева Роберт Миңнуллинны үзе җитәкләгән “Сәхибҗамал”  татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән котлады. Башкортстанда чыккан китапларны Татарстан телевидениесеннән пропагандалаганы өчен язучыга рәхмәт әйтте.

Китап бәйрәме  җыр-бию  белән үрелеп барды. Язучының  сыйныфташы, эстрада йолдызы Фәнүнә Сираҗетдинова балачак хатирәләре белән уртаклашты, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны башкарды. Язучының якташы, җырчы Идрис Кәлимуллин да  иң матур җырларын бүләк итте.

Конференция кунаклары Мифтахетдин Акмулла һәйкәле янында.Әлбәттә, кичә түрендә талантлы якташыбыз, халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин  үзе булды. Бер үк вакытта гади дә,  тирән акыллы да, шаян да, гаять җитди дә. Нишләптер, бик дулкынланган иде ул иртәдән кичә кадәр сузылган әлеге бәйрәмдә. Дулкынланмаслыкмыни, якташларына булган мөкиббәнлеген, кайнар мәхәббәтен, иң изге хисләрен,  иң кадерле истәлекләрен, йөрәк сүзләрен шушы саллы китап аша ирештерде бит ул!  Язучы сөйләвенчә, якташлар турында китап чыгару уе туганнан соң ике-өч атна эчендә басма нәшрият табасыннан төшә. Эзләп йөрмәсә дә, спонсоры да табыла.  Шунысы гаҗәп — “И, газиз якташларым!” — бер ел, өч ел эчендә генә эшләнә торган китап түгел. Моның өчен һичьюгы Роберт Миңнуллин кебек 65 ел яшәргә, Мостай Кәрим, Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми кебек аксакалларның ышанычын яуларга, алардан хәер-фатиха алырга,  замандаш шәхесләр белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга, аларны хөрмәт итәргә һәм үзең дә хөрмәт казанырга кирәктер. Һәм искиткеч педант булырга!

Гомер буе җыйган, кайдадыр басылган  һәм басылмаган мәгълүматны  тиз арада системага кертү өчен генә дә үз иҗатыңа һәм башкаларныкына  никадәр игътибарлы булу кирәк!

Китапны бизәгән фотолар — Роберт Миңнуллин өчен үзе бер дөнья. Ул малай чагында ук күренекле язучылар белән фотога төшкән, бүген дә һәр очрак өчен Роберт Миңнуллинда фотосурәт әзер. Һәм ул аларның һәркайсын кадерләп саклый.  Китап үзе үк шул хакта сөйли. Ә иң мөһиме — кешеләрнең кадерен белү һәм аларны  ярату хисе. Һәр язма, һәр истәлек, һәр шигырь дәлилли моны.

Китап туенда туган ягына һәм аның кешеләренә булган илаһи мәхәббәт, кайтаваз булып, шагыйрь-нең  үзен  биләп алды. Бәлки, бу халәтне гади сүзләр белән генә аңлатып та булмыйдыр.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»